Кешелеклелек турында

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Аннан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

Укытучы һөнәрен тирә-юньгә яктылык, җылылык таратучы кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр көн саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яктылык кына. Башкача мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына яхшылык, саф хисләр бүләк итә. Балачак бик тиз уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, яхшылык кала, җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны алып бару өчен канат куя. Ул тәрбияли, белем бирә, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Әниемнең тормышка ашмаган һөнәре иде бу. Үземнән кечерәк балаларны укытырга, сеңелләремә дә дәрес бирергә яраттым. Мәктәптә укыганда да үзебездән кечерәк сыйныф укучыларын бәйрәмнәргә әзерләргә, алар белән уеннар оештырырга туры килә иде. Әнә шул балачак хыяллары, 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Арча педагогия училищесына китерде. Аннан соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультеты… Мөгаллимлек хезмәтемне Арча районы Яңасала урта мәктәбендә башладым. Биредә 22 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүем дә якты бер мизгел шикелле генә үтеп киткән.Яңасала авыл җирлеге башлыгы итеп куйгач та, мәктәбемнән,укучыларымнан аерылырга теләмичә, дәресләр укытып йөргән идем. Башлык булып эшләү дә эзсез узмаган,тәҗрибәмне арттырган. Коркачык мәктәбендә эшли башлавыма да 5 ел була. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә самими булып кала бит.

3 стр., 1490 слов

Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

... әргә хаклары юк иде... Әнә шуңа ирешү өчен эшләнгән барлык чаралар да бүген урынлы тоела иде. Инде атлар кузгалдылар... Авыл м ... сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды. Бәхил ...

Мин – укытучы. Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда, мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйлап та җиткермәгәнмендер. Өстәвенә, мин бит әле телебез сакчысы. Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, гомумән, иҗади шәхес тәрбияләргә тиеш.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”.

Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә,ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә… Укучыларым өчен укытучы апа түгел мин,ә киңәшче, ярдәмче. Аларга менү юлларын күрсәтмим, юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Мин укучыларыма чын дус, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, фикер алышсыннар һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында торуга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен кайгыртып кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен өйрәнеп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен — дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.

1 стр., 358 слов

Татар теле сочинение ирекле темага

... якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз фикерең ... әлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгелән ... ә. Татар теленнән БРТ, Татарстан Республикасында гамәлдә ...

Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Ә укытучыга заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала. Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Шуңа да дәресләрдә күбрәк сөйләштерергә тырышам. Үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Бары аралашып кына сөйләшергә өйрәтеп була.

Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта.

Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 26 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучың белән шигырь бәйгесендә дә катнашасың, олимпиадага да әзерлисең, фәнни-гамәли конференцияләргә, иреңне шофёр буларак яллап алып китәсең. Ничек тә кешедән калышмаска тырышасың.

Укучылар югары технологияләрне иярләгән чорда дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана бик тиз үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Ләкин нигәдер китап уку модасы гына югала бара. Укучылардан артка калмас өчен, барлык мөмкинчелекләрне дә эшкә җигәргә туры килә. Берни эшләр хәлең юк. “Татар теле нигә кирәк? ”- дип утырган рус баласын кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Атналыкларга да ныклап әзерләнәбез. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

6 стр., 2561 слов

Экология турында сочинение татарча

... укучыларым мине кабул итте бит… укытучы итеп таныды… ышаныч белдерде. Минем мәктәп тормышым башланды… Мавыктыргыч эш, хезмәт күңелеңне биләп ... -гади, ләкин мавыктыргыч гаҗәеп алымнар. Әдәбият дәресендә укучылар “Балык кылчыгы”ның ярты өлешен бәхет турындагы үз фикерлә ... алар күңеленә ничек ачкыч табарга? Бу сорауларга җавап табарга беренче сәйләнем ярдәмгә килде. Ул миңа: Укучыларың синең татар телен ...

Балаларны букеттагы чәчәкләргә тиңлим мин. Алар да бит төрле. Кайсы инде чәчәкләре белән күзләрне иркәли, исләре белән дә үзләренә җәлеп итә. Икенчеләре, бөреләнеп кенә килә. Күзләрне иркәләр көннәре алда әле. Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз матурлыгы.

Фәнни җитәкче булу җиңел түгел. Укучыңа дөрес юнәлеш күрсәтү өчен, үзеңә дүрт-биш тапкыр күбрәк укырга, фәлсәфи фикер йөртергә кирәк. ”Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”, “Тәрбия” газеталары минем төп ярдәмчеләрем. Төрле бәйгеләргә дә җиңүчеләрне күпләп әзерләдем. Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен?! Мәктәпне тәмамлап чыгучыларның уңышлары өчен чын күңелдән шатланам. Тормышлары барып чыкмаса, җаным әрни, үз-үземне битәрләп, гаепне үземнән эзлим. Нәрсәне дөрес эшләмәдем? Кайда хата җибәрдем?

Сәләтле балалар белән юнәлешле эшләгәнлектән, укучыларым район конкурсларында уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Төбәкара бәйгеләрдә дә көчләрен сынап караучылар бар. Габдулла Тукай укуларында фәнни-гамәли конференциядә җиңүче дипломына ия булдылар. Р.Шәрипов исемендәге шигырь һәм поэмалар кокурсында ел саен призлы урыннар алып сөендерәләр. Сочинение бәйгеләрендә дә телебезнең байлыгын күрсәтергә тырышабыз. Күп кенә иншалар республикадагы иң яхшы эшләр җыентыгына кертелде. Татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнашып та 2 укучым дипломга ия булдылар. Кайбер көннәрдә үткәннәремне күздән кичерәм дә шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин эшемне бик нык яратам икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле. Өйдә дә үз балаларым мөстәкыйль рәвештә дәрес әзерләгәндә, дәрес планнары төзеп, төрле сыйныфтан тыш чараларга әзерләнеп, бәйгеләргә материаллар туплап утырам. Кайвакыт хезмәттәшләрем генә түгел, укучыларым да: «Сез ничек барысына да өлгерәсез?» дигән сорау куялар. Килешәм. Чыннан да, үз эшемә бирелгән кеше мин. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә. Укытучы гомер буе аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кәгазьдәй чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Укучы кызларга «кызлар-йолдызлар» дип эндәшәм. «Ничек инде без йолдыз булыйк?» дип әйтүчеләр дә бар. «Сез барыгыз да йолдыз, тик кабызырга гына кирәк», дим. Яхшы якларын да санап күрсәтәм. Укучыга үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне башка беркем дә аңардан да яхшырак итеп эшли алмаячагына төшендерү – минем төп бурычым. Һәр бала үзен шәхес, көчле итеп тоярга тиеш, дип уйлыйм. Төрле технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга өйрәтә.

Укыту — һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа.Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел алар белән сөйләшә.

Укучылар остазларын һәрвакытта яратып искә алсалар, киңәш сорап мөрәҗәгать итсәләр, кунакка килеп хәл-әхвәлеңне белешсәләр, мөгаллим булуың белән горурлана аласың. Алар белән янәшә бару, киләчәкләре турында кайгырту — безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе. Үз халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр укучым үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

5 стр., 2421 слов

Про сююмбике на татарском языке

... н картинасы буенча сочинение язу Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы Боерган төп гомуми белем бир ... 2014. Т. 4. Сочинение Помогите написать сочинение на тему соембикэ манарасы, на татарском ... өстәмә материал алып килергә. Укытучы сүзе: Бүген безнең бик ... ә багышланган иң беренче тарихи-публицистик хезмәт – Сөембикәнең романтик ... диварлары кешене үзенә аеруча җәлеп итеп тора булса кирәк, эчендәге агач ...

Чыгарылыш укучыларына алмашка кечерәкләре килә. Югыйсә һәр сыйныфны озатканда: “Иң яхшылары китә бит! Алмашлары булырмы?“ — дип уфтанасың.

Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең?! Мин тагын рухланып яңа бәйгеләр эзлим. Төрле конкурсларда катнашып, үзем дә мактау кәгазьләре, дипломнарга ия булдым. “Безнең яхшы укытучыбыз” республика конкурсы грантына ике ел рәттән ия булуым да эшкә гел рухландырып тора. “Ел укытучысы-2016”бәйгесенең муниципаль этабында татар теле укытучылары арасында 1 нче урынга лаек булдым.

Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Мин дәресләрдә компьютер технологияләрен, мультимедиа презентацияләр кулланам. Яңа теманы шушы слайдлар ярдәмендә еш аңлатам. Моңа ирешүдә 2010 – Укытучы елында Республика җитәкчелегеннән килеп ирешкән шәхси ноутбуклар да нык ярдәм итә. Иҗат лабораториямдә һәр дәрескә электрон, мультимедиа презентацияләр, тестлар зур урын алып тора. Башка хезмәттәшләремнән калышыйммы?! Уртаклашырлык тәҗрибәм юкмы?! Бик күп, әлбәттә!

Кызыклы бәйгеләр, язучылар һәм дәреслек авторлары белән очрашулар үткәрелде. Эчтәлекле район, республика яки төбәкара семинарлары оештырылды. Хезмәттәшләрем каршында күп тапкырлар чыгышлар ясарга, яңалыклар белән даими таныштырып барырга туры килде. Артка борылып карасаң үкенерлек түгел. Ә алдагысы бераз куркыта. Ни өчен борчылам соң мин? Халкымның тәкъдир-язмышы – төрле дәверләрдә баш июе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карашы да, чая матурлыгы да – ана телебездә чагыла. Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Ул – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм яшәү шарты. Тел — рухи экология. Туган телдә — мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Шушыларның барысын да укучыларыма җиткерә алырмынмы?

Уйлап карасаң, укытучы эшен мөһим һөнәрләргә санамыйлар. Чыгарылыш укучылары арасында да укытучы булырга бик ашкынып тормыйлар. Чөнки укытучыга карата мөнәсәбәт бик акрын үзгәрә. Телевизион ток-шоу, интернет-форумнар, сериалларда уйналучы юләр һәм явыз укытучы образлары моңа ачык мисал булып тора. Ә ни кызганыч! Ни өчен соң укытучыны ноутбуклы, киң фикер йөртүче иптәш итеп күрсәтергә теләмиләр? Моңа кем гаепле? Тормыш таләпләренә җавап бирү өчен укытучы нинди булырга тиеш?

Сораулар, сораулар… Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак булырга этәрде. Балаларга белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, үзгәрешләр кертергә кирәк! Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү — көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кереп бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен, Сингапур структураларын кулланып белем бирү — замана таләбе.

3 стр., 1421 слов

Электронное образование Республики Татарстан (2)

... хәтле ия булган кешене генә укытучы итеп кабул итәргә мөмкин. Ул балаларда белем, күнекмә, осталык, идеаллар һәм тормыш юнәлешләре формалаштыра. Кеше д ... дә кирәклерәк хезмәт юк дип әйтә алам. Чөнки һәр профессия кешесен иң беренче укытучы нәни кулларыннан тотып хәреф язарга ө ... , миннән инде ике башка зур булган укучыларымның: «Апа исәнмесез! - дип апа дип эндәшүләре мине чиксез бәхетле итә. Шуңа к ...

Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә! Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында калырга теләмиләр, аны юлны яктыртучы кояш итеп күрәселәре килә. Аларның кояшка, яктыга тартыласылары килә. Укучылар укытучыны үз фәнен генә белүче түгел, юридик яктан белемле, балалар психологиясен аңлаучы, технологияне яхшы белүче итеп күрергә телиләр. Аларның теләкләре белән килешергә кирәк. Мөгаллим уңышка, теләкләренә ирешсен өчен аның хыял канатларын гына кисмәсеннәр.

Р.Фәхреддин тарафыннын “Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар”дигән фикер белән килешәм мин. Галим мөгаллимдә түбәндәге сыйфатларны күрергә теләгәндер: төпле белем, гаделлек, сабырлык, укучыларга шәхси якын килә белү, үз белемен күтәрү, һөнәри осталыкка ия булу. Укытучы исемен зур хәреф белән язарлык Укытучы булып калыр өчен, безне дөнья мәшәкатьләре басмаска тиеш, дип саныйм мин.

Әгәр дә: “Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә булачак. “Бары тик укытучы!” Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!