Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

Атка атланып Тимерхан Ташлытауга таба чыгып китте.

  • Запас пирвый категори, – диде Шәйхи хәлфә аның турында. – Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.

Сугыш, сугыш…

әсирлеккә төште

телсез калды

кирәк булып чыкты

Тәндә җаным

Әсирлеккә бергә эләккән башка татарлар алдында ул монды сүзләр белән чыгыш ясады:

мөкатдәс анабызга каршы көрәштермәкче булдылар

немец алпавытында

чат саен җыелышып

Авылда иң беренче повестка Тимерханга килде. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде. Аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. Шуңа күрә аңа повестка килү берәүне дә гаҗәпләндермәде. Беренче категория икән беренче инде, нихәл итмәк кирәк? Барсын, күрсен, бәлки ул арада германны әле куып тә чыгарырлар. Соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланды! Аннан, күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, МОПР значоклары бар!

Шулай тагын ике көн узды.

күн аяк киеме киергә тырышырга

ашыгыч рәвештә

Сугыш шулай башланды.

Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак җыю мөмкинлекләре бар иде – бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, килен белән кайнана талашалар, бер-берсенә авыр сүзләр әйтәләр иде – хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар була иде – үпкәләүләр бетте. Сугыш донъяның вак-төяген оныттырды. Бүгенгә кадәрге бөтен тормыш – бер төш күрү генә булган икән.

Хәкимулла кичен үзенең яңа йортында Миңлегали белән сөйләшеп утырды.

– Шушы йортта Васфикамал белән бер генә кич куна алмадым бит, энем җаным, – дип өзгәләнде. – Васфикамалга ярдәм ит, туганым, яме. Морҗаны чыгарсын. Васфикамалны яратам мин. Теле зәһәр зәһәрен, әтиләре дә бик җәберләде баштарак. Ну яратам… Эшкә бик булган бит…

Миңлегали исә үз кайгысын сөйләде. Ул ике елдан бирле Зөләйха исемле бер кыз белән йөри иде. Сугыш башланган көнне төшендә Зөләйханы күргән.

Яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри

Төн уртасы авышкач кына юрган-мендәрләр күтәреп Васфикамал белән Хәкимулла морҗасыз өйгә йокларга килделәр. Моңа өндәүчеләр Шәяхмәт белән карчыгы Зәйнәп булды.

  • Барыгыз, бар, – диде Зәйнәп җиңги аларны озатканда, – барыгыз. Бер кич булса да үз нигезегездә кунып калыгыз. Бисмилла әйтеп ятыгыз. Барыгыз, балаларым. Йа алла, хәер-рәхмәтеңнән үзең ташлама… Үзеңә тапшырдык.

Ләкин яңа өйдә күзгә йокы кермәде. Хәкимулла белән Васфикамал таң атканчы серләштеләр. Аларның тора башлаганнан бирле мондый итеп сөйләшкәннәре юк иде. Васфикамал Хәкимулланың кытыршы , сөялле кулларын үзенең яңагына куеп елады, берөзлексез сөйләнде.

6 стр., 2844 слов

«Сугыш һәм безнең нәсел»

... әләр. Әнисе Казанда яшәүче улы белән сугыш башланганны ишеткәч, “безнең кияүне дә беренче итеп алып җибәрәләрдер, чөнки ... кызына өйләнә. Авылга 1935 нче елны Газ АА – полуторка дип аталучы беренче машина кайта. Минголны шул машинаны йөртүче шофер итеп куялар. Ха ... “ана” - Нурлы апасын онытмый, аңа посылкалар җибәреп тора. Нурлы әби сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да бик тырышып колхозда эшләг ...

– Без яши белмәдек синең белән. Тормышның кадерен белмәдек. Юкка-барга сүз чыгарып синең җаныңны яраладым. Шуның өчен җәза бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән әрәм иттек. Без яши белмәдек…

  • Малай туса, ни исемле кушарсың? – диде Хәкимулла авыр сулап. – Мин нишләптер малай булыр дип уйлыйм.

Васфикамал аңа тагы да ныграк сыенды.

  • Малай булса Нариман, кыз булса Сәрия куябыз. Тик син генә тизрәк кайт.

Хәкимулла авыр сулады.

-..Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Мунча кергән, кырынган кызмача ирләр бер-берсенә керәләр, кызу-кызу тәмәке тарталар. Кайдадыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга кадәр барды. Повесткада сәгать сигездә Ташлытауда булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды. Халык Ташлытауга чыгып китә торган юл чатына агылды. Күперне чыккач, бер арба ирләр җыр башлады:

Ал кисәргә, гөл кисәргә

Үтмәс кайчыларыбыз;

Киләсе ел бу вакытта

Булмас кайсыларыбыз…

шом салды

– Җәмәгать, – диде ул тимер тавыш белән, – җәмәгать! – Гармуннарны шул минутта ук туктаттылар. – Җәмәгать! Мин сезгә менә нәрсә әйтмәкче булам. – Ул ап-ак кулъяулыгын белән авыз кырыйларын сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды.

Бәхил булыгыз

Хисмәт шактый исерек иде. Арбага баскан килеш ак кулъяулыгын болгый-болгый ул җырлап җибәрде:

Агыйдел сулары кебек

Зур сулар булмас инде шул,

Зур сулар булмас инде,

Минем йөрәктәге кебек

Ярсулар булмас инде.

тамагы карлыккан

җебеп төшмәгез

ялварулы аяныч караш.

Әшһаде әнлә илаһә иллялла-а-а-һ!

Әшһәде әнлә Мөхәммәде рәсулулла-аһ!

Аның тавышы кабердән чыккан кебек тонык иде, ул калтырый-калтырый көйләде. Бу тавыш үлемне искә төшерде. Картларның өметсез аяныч карашлары, азан тавышы халыкка яшен төсле тәэсир итте. Тагын елаш, үкереш башланды. Нәрсә бу? Ни өчен? Моны берәү дә уйламады. Басу юлына төялеп чыгып киткән ирләр шул ук юлдан исән-сау кайтырга тиешләр иде. Боларның берсе дә үләргә тиеш түгел, үләргә хаклары юк иде… Әнә шуңа ирешү өчен эшләнгән барлык чаралар да бүген урынлы тоела иде.

Инде атлар кузгалдылар…

Авыл мәет чыккан йорттай тын калды.

Кичен күк йөзен болыт басты. Күптән яумаган яңгыр Ташлытау юлындагы тузанда тимер арба эзләрен тигезләде. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды.

3 стр., 1329 слов

Кыш килде на татарском языке

... үзенең ап-ак, йомшак юрганын ябынып, татлы йокыга китәр. Сочинение кыш килде на татарском языке 27.08.2019 20:49:46 Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, ... ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, ... Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкел ...

  • Бәндәләр күз яше бу, – дип, юеш тәрәзә пыялаларына битләрен терәп, киленнәр , апалар, карт-коры яшь койды. Яңгырга кушылып Васфикамал да өч көн рәттән елады. Бары тик Шәяхмәт кенә еламады.
  • Көненең дә… ачуым килмәгәе, чистый… канады, – дип сукранды ул. Чөнки, идарә әгъзасы буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми җыелыш жыйганчы аңа тапшырганнар иде .

Яңгыр тоташтан койды…

сыгылып төште

Бетмәс-төкәнмәс мәшәкате

Слова и выражения

  • чат саен җыелышып – собираясь на перекрёстках
  • башка чыгаргасъехать от отчего дома в собственный дом
  • морҗаны чыгарырга – установить дымоход
  • күн аяк киеме киергә тырышырга – постараться надеть кожаную обувь
  • ашыгыч рәвештә – срочно
  • зәһәр – злобный
  • эшкә бик булган – мастер на все руки
  • яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри – собирает стружку около сруба новопостроенного дома
  • җиңгижена брата
  • кытыршы, сөялле кулларын – шершавые, мозолистые руки
  • җәза – наказание
  • кызмача ирләр – подвыпившие мужики
  • шом салды – разбудило тревогу
  • кылыч борынлы – с острым носом
  • кара янган – в синяках
  • бәхил булыгыз – прощайте
  • икеле – сомнительно
  • тамагы карлыккан – горло охрипло
  • җебеп төшмәгез – не падайте духом
  • ялварулы аяныч караш – умоляющий скорбный
  • авышкан киртәгә сөялгән – облокотился на покосившийся забор
  • килен – невестка
  • Чөнки, идарә әгъзасы буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми җыелыш жыйганчы аңа тапшырганнар иде. – Потому что, будучи членом правления, должность председателя колхоза до общего собрания доверили ему.
  • сыгылып төште – поник
  • табаклар, ләгәннәр тезде – расставил тазики, корыта
  • бетмәс-төкәнмәс мәшәкать – нескончаемые хлопоты

*****

Интересный текст? Также предлагаем вам почитать вот эти произведения татарской классики:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

3 стр., 1384 слов

Предлагаю обсудить

... него природа – неотъемлемая часть нашей жизни. Именно проблеме взаимоотношения человека и окружающей среды посвящен предлагаемый ... самому себе". Сочинение К.Г.Паустовский – писатель, который чаще других обращался в своем творчестве к описанию природы средней полосы России. Для ... наполняя его сердце легкостью. Память о родном доме и семье оживает при виде причудливых горных ...

eydetat@gmail.com

Заходите на , каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в , , и . ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!