БДИ (БРИ) бирергә әзерләнәбез методическая разработка (11 класс)

Сорауларның С өлешендә иҗади эш – сочинение язарга туры килә. Сочинение язуның аерым бер

I. Кереш өлеше.

  • Бу текстта авторның (автор конкрет күрстелә) әсәреннән (мөмкин булса, әсәр исеме дә күрсәтелә) алынган өзек бирелгән.
  • Текстта сүз нәрсә турында бара, нинди тема яктыртылган?
  • Берничә җөмлә белән текстка аңлатма бирелә. (Бу тема аша автор нәрсә әйтергә теләгән, теманы ачу өчен нинди алымнардан файдаланган?)

II. Төп өлеш.

1. Проблеманы күрсәтү.

Бу тема белән бәйле рәвештә автор иң актуаль проблемарның берсен (берничә проблема күтәрелгән булырга мөмкин: сугыш, гаилә, мәхәббәт, табигатьне саклау һ. б.) күтәреп чыга.

2. Проблема төрле яклап ачыла: бу проблеманы яктыртып, автор, беренче чиратта, аның әһәмиятенә басым ясый (һәр фикереңне дәлиллисең), кешелек тормышында нинди урын алып торуына ишарә итә. Минем уйлавымча, автор бу проблеманы тиешенчә яктырта, аңлата алган (дәлиллисең, аргументлар китерәсең).

Моның өчен ул төрле сурәтләү чараларын (метафора, символлар, чагыштырулар, аллегория һ. б.) кулланган. (Мисаллар белән ныгытасың.)

3. Автор позициясенә аңлатма бирү:

Автор позициясе. Аның әйтергә теләгән фикереннән төп позициясе дә ачык чагыла. (Мәсәлән, гаилә проблемасы мисалында аңлатыйк.) Автор гаиләнең җәмгыять чылбырында әһәмиятле урын алып торуына басым ясый. Гаилә генә балага тиешле тәрбия бирә ала. Гармоник тәрбиянең нигезендә дә гаилә тора. Гаилә ныклы булганда, җан тынычлыгы да була. Күңелле тормыш, бәхетле балачак, нәтиҗәле хезмәт, бер-береңә хөрмәт – гармонияле гаиләнең чын атрибутлары әнә шулар. Автор фикеренчә, гаилә бәхетен татымаган кеше чын бәхеткә ирешә алмый.

  • Автор фикере белән килешү. Аның фикере белән килешмичә булмый, чөнки… (тезислап, үз дәлилләреңне китерәсең.)
  • Әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан аргументлар китерелә. (Фактик хаталар җибәрергә ярамый, мисаллар бу темага туры килергә тиеш.)
  • Тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләү. (Мисаллар ачык итеп, конкрет дәлилләү өчен кирәк.)

III. Йомгаклау.

4 стр., 1526 слов

БСҮ. Дуслык, иптәшлек темасына фикер алышу, сөйләшү. Галимҗан ...

... Төп өлеш. 1) Дус – сүзен сез ничек аңлыйсыз? 2) Дуслык турында нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез? а) Дуслары булмаган кеше ... үгенге дәрестә без сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәрг ... булдымы? Барыннан да күбрәк нәрсә исегездә калды? Өй эше: Сочинение язып килергә. Тест “Син яхшы дусмы?” Синең дустың һәр вакыт ниндидер ма ...

Тексттан күренгәнчә, автор бу теманы уңышлы сайлаган. Авторның әдәби теле матур, җыйнак һәм бай, сурәтләү чараларыннан иркен кулланган. Ул тормышның иң әһәмиятле проблемаларын кузгатып, укучылар игътибарын җәлеп итә алган.

2011 елда укытучыларга тәкъдим ителгән БРИ (ЕРЭ) сорауларының С өлешендә Ш. Мостафин тексты бирелгән иде. Шул текст буенча язылган сочинениенең бер вариантын тәкъдим итәм.

Буш нигезләр булмасын

Бушап калган нигезләр, кешесез калган авыллар, көтеп-көтеп тә кайтмаган имәндәй нык ир-егетләр – солдатлар, тол һәм ятим калган аналар, балалар. Сугыштан соңгы авылны бары тик әнә шулай гына сурәтләп була.

Бу текстта нәкъ шул проблема – сугыш проблемасы, аның адәм баласына китергән афәте турында язылган. Проблеманың тирәнлеген күптәнге фотосурәт ачыктан-ачык чагылдырып тора. Куллары салынып төшкән ата да, ак яулыклы ана да улларын сугыштан көтеп ала алмаганнар. Аларның гомер иткән нигезендә уллары Миңнегаян гаилә корып, балалар үстереп яшәргә тиеш булган, тик сугыш бөтен өметләрне өзгән. Буш калган нигездә беркайчан да бала-чаганың шат тавышы да ишетелмәс, гөрләп-кайнап торган тормышның гүзәл мизгелләре дә чагылмас. Сугыш – кешелекне юк итәргә, бәхет-шатлыкны җимерергә сәләтле явыз нәрсә.

Бу проблеманы чагылдырган бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Ш. Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасын “сугыш чоры балаларына куелган һәйкәл” дип санарга була. Әсирлеккә эләккән совет солдатларының язмышын Н. Дәүли “Яшәү белән үлем арасында повестенда оста итеп сурәтләгән. Ә. Еникинең “Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугыш чоры кешеләренең кичерешләргә бай тормышын күрә алабыз.

Сугыш чорында тол калган әбиемнең сөйләгәннәрен бүген дә оныта алмыйм. Ничек күтәрә алганнардыр алар ул чорның авырлыгын, бу турыда күз алдына китерү дә кыен. Үзләре көн-төн эштә, ач балаларын туйдырырлык та икмәкләре юк. Бер-бер артлы үлгән балаларын җирләгәннән соң, чәчләренең бер төндә агарып чыгуы үзе генә дә күп нәрсәне аңлатмыймыни? Балаларын ач үлемгә дучар итәсе килмәгән күрше апа, бер уч икмәк белән белән тотылып, төрмәгә озатылгач, авылдашлары ниләр кичергәнне күз алдына китерү кыен түгел..

Гомумән, сугыш һәрчак кешеләргә бәхетсезлек кенә китергән. Автор Ш. Мостафин кузгаткан проблема бүген дә актуальлеген югалтмаган. Бүген дә байлыкка, җиргә туймаган затлар гаебе белән төрле илләрдә әледән-әле бәрелешләр килеп чыгып тора. Тагын күпме бала ятим калыр да, күпме аналар балаларын, ирләрен сугыш кырында югалтырлар. Боларны күрмәс өчен, әллә ниләр бирерсең. Буш нигезләр, вакытсыз картайган аналар булмасын өчен, кешелек дөньясы берөзлексез көрәшергә тиеш. Сугыш утын туктату җиңел булмаса да, бөтен халык, илләр күтәрелсә, минемчә, бер төркем башкисәрне – сугыш утын кабызучыларны туктатып калу мөмкиндер. Бу эштә безнең өлешебез икеләтә артык булырга тиеш, чөнки без – сугышларны иң күп күргән халык.

6 стр., 2844 слов

«Сугыш һәм безнең нәсел»

... шә. Әтиләре шунда һәлак була. Бу балаларына ул шахтадан әле күпмедер сумма рә ... соң, көлтә җыйганнан соң коелып калган, башакларны җыеп бара һәм капчыкка тутыра торган ... посылкалар җибәреп тора. Нурлы әби сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да ... елны Минголның абыйсы Фархулла Кукмарадан кайтып кергәч, салкын катык алып ашый, 3 к ... ре ике баланы үзе генә үстерергә тиеш була. Дөрес, Шәмсурыйны кияүгә ...

Бердәм республика имтиханнарына әзерләнүчеләр өчен

Тема: Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр

Бу телләрдән кергән сүзләр сөйләмебездә зур урын алып торалар. Идел Болгар дәүләте 922 елда Ислам динен кабул иткәннән соң, гарәп җиреннән бик күп укымышлылар, сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр күчеп килгәннәр. Болгарда күпләп мәдрәсә-мәктәпләр, мәчетләр салынган. Халыкны гарәп язуына һәм теленә өйрәткәннәр. 13-14 нче гасырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре тагын да көчлерәк үскән бер чорда галимнәр, шагыйрьләр әсәрләре аша гарәп һәм фарсы сүзләре тагын да күбрәк кергән һәм шактый иркен кулланыла башлаган. Алынма сүзләр телебездә шулкадәр киң кулланылган, тора-бара аларның читтән кергән сүзләр икәнлеге беленми дә башлаган. Мәсәлән, гарәп теленнән кергән рәсем, нокта, кер, тәртип; магазин, алгебра, химия (автор искәрмәсе: бу сүзләрне күпләр рус сүзләре дип уйлыйлар ), хат сүзләре һәм фарсы теленнән кергән шәһәр, бәхет, начар, рәвеш һ.б .

Сүзләрнең гарәп һәм фарсыныкымы икәнне аеру да шактый кыен, бигрәк тә укучылар өчен. Шулай да гарәп һәм фарсы сүзләрен кайбер билгеләре буенча бер-берсеннән аерырга мөмкин.

Гарәп сүзләре

1) -ат, -әт, -ят кушымчалары ялганып ясала.

Әдәбият, нәшрият, хөррият (ирек), ахирәт, һәлакәт, сәламәт, әманәт, мәрхәмәт, мәдәният, хакимият, рухият һ.б.

2) -и, -ый формалы нисби сыйфатлар.

Әдәби, дини, сыйнфый, иҗади, гамәли, әхлакый, тәнкыйди, шәһәри, сихри, мәгънәви, фәлсәфи, даими.

3) Әл артикле ярдәмендә ясалу: әл мәктәбе (мәктәп), әл ислах.

4) Өч тартык килү юлы белән ясала:

а) җ м г: җ ә м ә г ать, җәмгыять, җомга, җәмигъ;

б) р х м: р ә х мә т , рәхим, мәрхәмәт;

в) х р м: х ә р ә м , мөхтәрәм, хөрмәт, мәхрүм, мәрхәмәт;

1 стр., 447 слов

Татар теленн н сочинение рн кл ре брт

... яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам !” Тексттан китерелгән сүзләрнең мәгънәсен анлатып, сочинение языгыз. Фикерләрегезне дәлилләү өчен, тексттан 2 мисал ... китерегез. Сочинение күләме 70 сүздән дә ким булмаска ...

г) к д р: к а д е р , кадәр, микъдар, кадыйр;

д) г л м: г ый л е м , галәм, галим;

е) х к м: х аки м , хөкүмәт, хикмәт, хөкем;

ж) к т п: к и т а п , котып, сәркатип.

Аерым кагыйдәләргә туры килмәгән гарәп сүзләре : ватан, дәүләт, дәрәҗә, гыйшык, зарар, игътибар, илһам, мәкаль, мәсәл, җөмлә, нокта, начар, нәфис, әмма, һәм, әлбәттә, сәгать, һаман, хикәя, шәһәр, җавап, һава, һәйкәл, тамаша, әлифба, шарт һ.б.

Искәрмә : гарәп һәм фарсы сүзләре җыелмасы Г.Х. Әхәтовның “Татар теленең лексикасы”, Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиевнең “Хәзерге татар әдәби теле” китапларында да бирелгән.

Гарәп сүзләренә кеше исемнәре дә керә. Аларның аерым сүзлеге бар.

Фарсы сүзләре

а) ханә сүзе кушылып ясала: шифаханә, китапханә, гыйбадәтханә, сырхауханә (шифа, китап, гыйбадәт, сырхау – гарәп сүзләре, ханә – фарсы сүзе);

б) –кәр, -гәр, -дар, -анә кушымчалары кушылып ясала:

сәүдә гәр , хезмәт кәр ; хәбәр дар , дуст анә ;

в) стан сүзе кушылып ясала: Гарәбстан, Төркестан;

г) на-, би — кушылып ясала: на хак (хак – дөрес, на – түгел мәгънәсендә йөри, нахак – дөрес түгел); би хисап (бик күп, хисапсыз), би ниһая (бик зур).

Фарсы сүзләре : абруй (авторитет), былбыл (сандугач), бәхет, баһадир, гөнаһ, дивана, дошман, зыян, зәһәр (усал), кәгазь, надан, падишаһ, көн исемнәре: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе ( җомга – гарәп сүзе), җанвар һ.б.