Сыйныф, БРТ, язу методикасы, мастер-класс ачык дәрес планы

«Татарстан Республикасы Биектау районы Алат төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль

бюджет гомуми белем учреждениясе

9 нчы сыйныфта үткәрелгән мастер- класс дәресе

Тема: Шәриф Камалның «Буранда» хикәясеннән алынган текст буенча сочинение- фикерләмәнең кереш өлешен язырга өйрәнү

Башкарды: 1 нче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина

Зөләйха Габделбәр кызы

2015 нче ел

Максатлар: текстны анализлау күнекмәләрен ныгыту, исбатланырга тиешле фикерне, текстның проблемасын билгеләү күнекмәләрен камилләштерү, укучыларны проблема төрләре белән таныштыру,кереш өлешне язырга өйрәтү, укучыларның сөйләм телен үстерү, әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес төре: Яңа материалны аңлату дәресе.

Җиһазлау: интерактив такта, презентация, шаблоннар, карточкалар, чиста кәгазь битләре.

Кулланылган структуралар:

ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН

ТИК-ТЭК-ТОУ

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Материал: Шәриф Камалның «Буранда» хикәясеннән алынган текст

Эпиграф:

Ана!

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке Ана булуда!

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру

  1. Алган белемнәрне актуальләштерү

У: Укучылар, үткән дәресләрдә без сочинение — фикерләмәнең төзелеше белән таныштык . Текст белән эшли башлаганчы, искә төшереп китик әле.

36 стр., 17828 слов

�осиф Александрович Бродский. Об ...

Одним иРобстоятельств является тот факт, что элегия эта -- на смерть поэта.      Всякое стихотворение "На смерть...", как правило, служит для автора не только средством выразить свои ощущения в связи с утратой, но и поводо ...

ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН( укытучы әйткән фикер белән килешүче укучылар урыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала.)

-Сочинение- фикерләмәдә төп 3 элемент булырга тиеш (Әйе)

— Сочинениедә 1 дәлил дә җитә (Юк)

-Сочинениенең эчтәлеген сөйләп чыккан эшкә 0 балл куела(Әйе)

-Текст өч абзацтан кимрәк булырга тиеш (Юк)

3) Уку мәсьәләсен чишү:

У: Рәхмәт, укучылар, сез өйдә Шәриф Камалның «Буранда» дип аталган хикәясеннән алынган текстны укып килергә тиеш идегез. Бу текст сездә нинди тәэсирләр калдырды? Текст нинди стильгә карый?

Көтелгән җаваплар:

1) Авыр, кызгану, жәлләү хисләре

2) Текст хикәяләү стиленә карый.

У: Сочинение фикерләмәнең беренче абзацы- кереш өлеше. Без бу өлештә нәрсә эшләргә тиеш?

Көтелгән җаваплар:

Исбатланырга тиешле фикерне күрсәтү, текстта күтәрелгән проблеманы билгеләү. слайд 10

У: Укучылар, бу текстта исбатланырга тиешле фикер нинди?

Көтелгән җаваплар:

Әниләрне һәрвакыт яратып, хөрмәт итеп, саклап торырга кирәк, соңыннан үкенерлек булмасын.

У: Әнисе Мостафаны яратамы? Без моны ничәнче җөмләдә күрәбез?

Көтелгән җаваплар:

6 нчы җөмләдә әнисенең бишек янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне «балам» дип уздырганын күрәбез.

У: Димәк, автор нинди теманы яктырткан?

Көтелгән җаваплар:

Автор аналар мәхәббәте темасын яктырткан.

У: Укучылар , сез текстта күтәрелгән проблеманы табырга тиеш дидегез. Ә нәрсә соң ул проблема?(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Проблема- текстта автор күтәреп чыга торган мәсьәлә. Күп очракта, текстта берничә мәсьәлә була. Слайд

У: Шулай итеп, бирелгән текстта иң мөһиме кайсы мәсьәләләр? (слайд 10)

Көтелгән җаваплар:

-Ана белән бала мөнәсәбәте

— Әниләрнең балалары өчен үзләрен корбан итүләре

-Соңлап үкенү

У: Кайсы мәсьәлә сезнең күңелегезгә якын, һәм яхшы аңлашыла?

Көтелгән җаваплар:

4 стр., 1717 слов

Разработка по татарскому языку в 11 классе «Работа с текстом ...

... тирәндә. Укытучы. Текстта күтәрелгән проблемалар кайсы җөмләләрдә күренә? (Җаваплар алына) - ... әдәби-иҗади сочинение языгыз. Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килг ... телендә ышаныч белдерсә ,шифаханә залларында татарча стендлар булдырса,татарча тапшыруларда катнашып, киңәшен бирс ... белергә тиеш. (Слайдлар күрсәтелә. Критерийлар белән таныштырыла.) III . Текст өстендә ... рлек, әхлаклылык, туган телгә хөрмәт ...

Ана белән бала мөнәсәбәте

У: Проблеманы аңлатып, «Проблема нинди була ала?» дигән белешмәлек белән танышыгыз.

-фәлсәфи — әһәмиятле

-политик -җитди

-әхлакый -бәхәсле

— көнүзәк -үткен

У: Укучылар, бу текстта күтәрелгән проблема кайсы төргә карый?

Көтелгән җавап: әхлакый

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы буенча физкультминут

4)Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

а)ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы кулланыла.

«Ана мәхәббәте » темасы буенча бер сүздән торган 9 карточка тәкъдим ителә. Карточкалар 3х3 итеп таратып куела. Диагональ, өстән аска, уңнан сулга куелган 3 сүзне кертеп кереш җөмлә төзергә.

ә) Шаблон гыйбарәләр буенча кереш өлешне укучылардан яздыру.

  • Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә … аңлата.

  • Текст «…» сүзләре белән тәмамлана. Минемчә, … турында әйтелгән.

  • Әлеге текст авторы укучыларны … мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.

  • Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул … аңлата.

  • Бу өзектә автор … турында сөйли.

  • Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: …

5) Рефлекция

У: Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап: Сочинение- фикерләмәнең кереш өлешен язырга, күтәрелгән проблеманы билгеләргә өйрәнергә тиеш идек

У: Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап: Исбатланырга тиешле фикерне күрсәттек, күтәрелгән мәсьәләләрне ачыкладык, проблема төрләре белән таныштык, кереш өлешне язарга өйрәндек.

Укучыларга билгеләр кую

6) Өй эше: «Әниләр- сизгер күңелле»темасына сочинение язырга.

«Татарстан Республикасы Биектау районы Алат төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль

бюджет гомуми белем учреждениясе

9 нчы сыйныфта үткәрелгән дәресе

Тема: Шәриф Камалның «Буранда» хикәясеннән алынган текст буенча сочинение- фикерләмәнең төп һәм йомгаклау өлешен язырга өйрәнү

6 стр., 2741 слов

Как описать проблему в сочинении ???? проблемы в сочинениях ???? Лингвистика

... правильно ее аргументировать, опираясь на читательский и жизненный опыт. Также не стоит забывать, что проблему необходимо определить верно, иначе даже самое лучшее сочинение не будет засчитано. Как найти проблемы ... выглядеть следующим образом: Вступление. В приведенном тексте (имя автора) поднимается проблема (формулировка проблемы). Названная проблема действительно важна в современном мире (или ...

Башкарды: 1 нче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина

Зөләйха Габделбәр кызы

2015 нче ел

Максатлар: текстны анализлау күнекмәләрен ныгыту, тезиста чагылган фикернең дөреслеген дәлилләү, тексттан 2 мисал таба белү күнекмәләрен камилләштерү, ,кереш өлешне язырга өйрәтү, укучыларның сөйләм телен үстерү, текстка нигезләнеп эшләргә өйрәтү. Укучыларда аналарның эшләгән яхшылыкларын аңлап, алар каршында булган бурычыбызны үтәргә теләү хисе уяту.

Дәрес төре: Яңа материалны аңлату дәресе.

Җиһазлау: интерактив такта, презентация, шаблоннар, карточкалар, чиста кәгазь битләре.

Кулланылган структуралар:

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, МИКС-ФРИЗ-ГРУП

Материал: Шәриф Камалның «Буранда» хикәясеннән алынган текст

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру

  1. Алган белемнәрне актуальләштерү

( Модель-Фрейер структурасы. Альтернатив вариант слайд ) ( КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасын кулланып фикер алышу)

Көтелгән нәтиҗәләр:

а) сочинение -фикерләмәгә бәяләмә: Сочинение- фикерләмә-билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст

ә) Сочинение -фикерләмәгә характеристика: Текстта язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар белән дәлилләнеп барырга тиеш. Сочинение- фикерләмәдә төп 3 элемент булырга тиеш: тезис, аргументлар, нәтиҗә)

б)Дөрес язылган сочинениедә булырга тиеш: 3 абзац, 2 дәлил, тезис буларак китерелгән гыйбәрәләрнең мәгънәсен дөрес аңлау.

в) Еш күзәтелә торган хаталар: ике мисал дәлилнең булмавы, 2 абзацтан тору, тезис буларак китерелгән гыйбәрәләрнең мәгънәсен дөрес аңламау, сочинениенең бөтенләй башка темага каравы

3) Уку мәсьәләсен чишү:

(Слайд) Төп өлеш. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә. Тезиста чагылган фикернең дөреслеге дә төп өлештә дәлилләнә. (слайд 11) Бу текстның эчтәлеген сөйләп чыгу түгел, ә фикер йөртү һәм текстны анализлау. Моның өчен, текстны берничә тапкыр укырга, аның темасын (текст нәрсә турында?), идеясен (автор нәрсә әйтергә тели?) билгеләргә кирәк. Гадәттә, текстның идеясе нәкъ менә бирелгән өзектә чагыла. Димәк, текстка анализ ясаганда, безгә ТЕКСТКА НИГЕЗЛӘНЕП ЭШЛӘҮ ысулы ярдәм итәчәк.

2 стр., 545 слов

Слово о полку игореве сочинение победа или поражение

... Слово о полку Игореве” – единство Русской земли, призыв к русским князям прекратить взаимные раздоры и вместе выступить против общего врага. Неизвестный автор “Слова ... победу, русское войско позволило себе спасаться бегством. А великий мудрый князь Святослав предугадывал печальный исход битвы. В ночь перед поражением ... отцовский престол”. Автор сравнивает Всеволода с ярым туром, который в Древней ...

ТЕКСТКА НИГЕЗЛӘНЕП ЭШЛӘҮ ысулын аңлату, искәрмә ясау.

ТЕКСТКА НИГЕЗЛӘНЕП ЭШЛӘҮ — шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язу.( слайд)

Өзекнең мәгънәсен ачу өчен без сорауларга җавап бирербез.

У: Автор игътибарны нәрсәгә юнәлтә?

Көтелгән җавап: Мостафаның анасыннан бизүе өчен газап чигүенә

У: Аны бигрәк тә нәрсә борчый, шомландыра, ул нәрсәне ассызыклап үтә?

Көтелгән җавап: Мостафаның зур булгач та әнисеннән гафу үтенмәве

У: Текстта нинди проблема күтәрелгән дидек?

Көтелгән җавап: Ана белән бала мөнәсәбәте проблемасы

У: Бу проблема бүгенге көндә дә актуальме?

Көтелгән җаваплар:

Актуаль, чөнки һәрбер кешенең әнисе бар, кемнеңдер әнисе белән мөнәсәбәтләре яхшы, ә кемнекедер начар… Ләкин, кызганычка каршы, беребез дә алар янында күпме яшисебезне белмибез. Бу проблема мәңгелек.

У: Ни өчен бу проблема автор өчен мөһим соң? Исегезгә төшерегез әле.

Көтелгән җавап: Чөнки Шәриф Камал да 16 яшендә кырыс холыклы әтисе белән ачуланышып, әнисеннән аерылып, өеннән чыгып китә. Ә аның әнисе бик тә йомшак холыклы, юаш хатын була.

У: Төп өлешне язу өчен автор позициясен чагылдырган 2 фикерне әйтегез.

Слайд №1 1 нче фикер: Автор аналарның балаларга карата мәхәббәте һәм шул мәхәббәт өчен үзләрен корбан итүләре турында фикер йөртергә куша. Аналар төннәрен йокламыйча, авыру балалары янында утырып чыга, алар өчен яраткан эшләре, шөгыльләре белән корбан итә.

У: Кайсы җөмләдә автор фикере ачык чагыла? Тексттан шушы фикергә туры килгән җөмләнең номерын табып әйтегез. Һәр мисал бирелгән фикергә туры килергә тиеш. Фикергә туры килмәгән мисал исәпкә алынмый.

Көтелгән җавап:

У: Укучылар, Мостафа мисалы белән автор безгә нәрсә әйтергә тели?

Слайд №15 2 фикер : Әниләрнең эшләгән яхшылыкларын аңлап, алар каршындагы бурычыбызны үтәү хисе безгә бик соң килүе турында уйларга куша. Мостафа да бит , кызганычка каршы, вакытында әнисенең аны ни дәрәҗәдә яратуын аңлап бетерми, әтисенең котыртуларына бирешә һәм шуның нәтиҗәсендә, гафу үтенергә соңга кала.

У: Тексттан шушы фикергә туры килгән җөмләнең номерын табып әйтегез.

Көтелгән җавап:

У: Слайдка игътибар итегез, дәлилләрне ничек формалаштырып була?

Сочинениедә мисалларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин.

2 стр., 518 слов

Не угадал проблему

... там не было никакого милосердия. Про это и пишу. Не угадал проблему - сочинения не засчитали. Кто в этом виноват? Очевидно, что не Леонов и не составители ЕГЭ, ... с перечнем тем и говорят, нет здесь проблемы "жалости, милосердия", значит сочинение не засчитано. 09.06.2018 16:23:08, было такое Это один в поле воин. 10.06.2018 08:16:23, От меня ...

  1. Бик озын булмаса, җөмлә цитаталана. Бу очракта җөмләне куштырнаклар эченә алырга кирәк.

  2. Кайбер очракларда җөмләне тулысынча цитата итеп биреп булмый. Төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокталар куярга кирәк.

  3. Мисалларны җөмләнең санын күрсәтеп тә формалаштырып була. Бу — җөмлә бик озын булганда кулланыла торган ысул.

У: Менә без сезнең белән автор позициясен ачыклый торган этапка җиттек. Нәрсә соң ул автор позициясе? (Слайд)

Автор позициясе- авторның теге яки бу проблема буенча фикер йөртеп, бер нәтиҗәгә килүе.

У: Текстта автор позициясе нинди? Ул әһәмиятлеме? Сез аның белән килешәсезме?

Көтелгән җавап: Әйе, мин аның белән килешәм, автор әһәмиятле проблема күтәрә: әти-әниләргә үзләре исән чагында ук хөрмәт күрсәтергә, аларны кадерләргә, рәнҗетмәскә кирәклекне ассызыклый.

У: Иң авыры төп өлешне язу, чөнки текст белән күп эшләргә, автор фикеренә туры килгән дөрес мисалларны таба белергә кирәк. Хәзер йомгаклау өлешен язу методикасын карап китербез. (Слайд)

Йомгак күләме ягыннан төп өлештән зур булмаска тиеш. Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бөйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән каршы килмәскә тиеш. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1)МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы буенча укучыларның алган белемнәрен тикшерү.

  • Автор фикеренә туры килгән ничә мисал кирәк? (2)

  • Сочинение ничә абзацтан тора?(3)

  • Сочинение -фикерләмәдә төп ничә элементның булуы таләп ителә?(3)

2)Төркемнәрдә эш. 1нче төркем 1 нче шаблон буенча, 2 нче төркем 2 нче шаблон буенча йомгаклау өлешен яза.

Шаблоннар:

  1. Шулай итеп, ___________________саклау кебек җитди проблемалар турында яза

  2. Димәк, текстның автор_______________________________________________ аңлау мөһимлегенә ышандыра. _________________________________ булырга өнди.

    4 стр., 1878 слов

    Курмангазы автор инструментальных сочинений традиционной формы

    ... -я "Балбраун"). К этому же периоду творчества Курмангазы, относится кой "Бас Акжелей" (начальный Акжелей). Это кюй малой формы, носящий веселый, жизнерадостный характер. Эту музыку донес до ... нас известный домбрист Мурат Ускембаев. Память народная хранит поэтические предания в происхождении кюиев Курмангазы. Рассказывают, ...

5) Рефлекция

У: Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап: Сочинение- фикерләмәнең төп һәм йомгаклау өлешен язырга , автор фикеренә туры килгән мисалларны табарга, автор позициясен ачыкларга өйрәнергә тиеш идек

У: Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап: автор фикеренә туры килгән мисалларны таптык, автор позициясен ачыкладык, сочинение- фикерләмәнең төп һәм йомгаклау өлешен язырга өйрәндек.

Укучыларга билгеләр кую

6) Өй эше: Текстка тулы сочинение-фикерләү язып килергә.

Текст.

Аналар күңеле сизгер

1)-Анаң безне сөймәде, иргә китте… 2)Ул сине кыйнарга әйтә икән… 3)Яшь әнкәң безне сөя…

4)Менә ул вакытларда , анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда, атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына нинди салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.

5)Ул анасыннан бизгәнмени инде? 6) Әйе,ул, үзен тудырган һәм бишеге янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне «балам»дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!

7)Ул яшьрәк вакытында:

-Син минем анам түгел!- ди иде.

8)Хәтта бервакыт аның битенә көл сипкән иде. 9)Аны котырттылар.

10)-Мокай килгән, битенә көл бәр!

11)-Әйдә!…

12)Болар һәммәсе — яшь вакытында … 13)Әмма зур булгач? 14)Менә хәзер аның беренче мәртәбә бармагын тешләп аптыраганы да-үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш,атасы үлгәч тә,анасыннан гафу сорамавы,һаман аңар илтифатсыз һәм салкын мөгамәләсе өчен иде…

15)Төш вакыты узган, буран һаман дулый… 16) Карт бик дикъкатле һәм җанлы күренә иде.

17) -Ярты юлны килгәнбездер?-диде Мостафа.

18)-Артык булыр…19)Ястү вакытларында җитәрбез ,-диде карт һәм янә өстәде: -Хәзер анаң бик сөенеп көтә булыр…20)Сагынган булыр…дүрт ел бит!

21) -Егерме ел…Ләкин…бүген кайтасымны белми ул…

22) Карт бераз уйга калды.

23) -Аналар белә …алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар…-диде

24) Мостафа эндәшмәде.25)Ул бабайның «төзәп торалар» дигән сүзен аңларга тырыша иде: күңелләре һәрвакыт балада дигән сүздер …26)Юк! 27)Гаепне «сизәргә» ул гына җитмәс. 28)Юкса җаннары баланы күзәтәмә икән?

5 стр., 2486 слов

Әдеби . «Ар-намыс мәселесін автор «Батыр Баян» ...

... Қолдану «Ар-намыс мәселесін автор «Батыр Баян» шығармасында қалай көтерген?» эссе жазу. Оқушылар эссе жазады Аяқталуы Сабақты бекіту ... Пәнаралық байланыс Музыка, қазақ тілі. Алдыңғы оқу «Батыр Баян». Екінші тарау. Сабақтың жоспары Жоспарланғануақыт Сабақ барысы ... өзіне аудара алады. Тілдік құзіреттілік кейіпкерлердің іс-әрекеті мен автор берген портреттік мінездеме Ресурстар Оқулық, суреттер, топқа бө ...

12