Р. Төхфәтуллинның “Шомырт нигә елый?” әсәре буенча

(1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, бер җәйне бик күңелле ял иткән идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.

(3) Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык. (4) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, сәлам бирә.

(5) Аннары без шомыртыбыз янына аның шау чәчәккә төренер вакытын чамалап киләбез. (6) Бу вакытта чияләр, алмагачлар, миләшләр үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар. (7) Бу дөньяда үзләре генә белә торган тантана көннәрен көтәләр алар.

(8) Җәй азакларына таба да без шомыртыбызга кунакка киләбез. (9) Дустыбыз безне, авызны бераз бөрештерсә дә, бик тәмле чем-кара җимешләре белән сыйлый.

(10) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (11) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.

(12) Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. (13) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (14) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.

(15) Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (16) Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (17) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (18) Урлар чәчәк калмагач <…> кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер ботагын сындырып ук төшергән. (19) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (20) Каерылган урындагы кызгылт-сары җәрәхәттән, дымланып, кан саркый сыман. (21) Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган иде. (22) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.

(23) ‒ Шомырт… елый, — диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

(24) Әйе, елый иде шомырт…

“ ‒ Шомырт… елый, — диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

Әйе, елый иде шомырт…”

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез . Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

10 стр., 4549 слов

Китап укып елый алганнарны к еленд булмый каралык

... йрәнәбез Сочинение язу җиңелме? Сочинениенең төп төрләре Сочинениегә куелган кайбер таләпләр АВТОРДАН Бу китап ата-аналарның, ... ннәр дә, укырга кергәндә, көтелмәгән авырлык алдында торгандай, югалып калалар. Күчереп булмый, сорарга укытучы юк, язышырга апа-абый ... рнең башкалардан (кайвакыт хәтта сүзгә-сүз!) алынганлыгын күрә һәм үзен алдангандай сизә. Чыгарылыш имтиханнарын фәнне йомшак үзләштерү ...

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Р. Төхфәтуллинның “Шомырт нигә елый?” әсәре буенча сочинение

Текст ахырындагы җөмләләрне укыгач, йөрәк сызлана башлый, “таланган” шомырт белән бергә үксеп-үксеп елыйсы килә. Автор экологик проблема күтәреп кенә калмаган, кешеләрнең гамьсезлегенә, ерткычлыгына тирән әрнүен дә белдергән.

4 нче, 5 нче җөмләләрдән күренгәнчә, ата белән улның сердәшенә, “якын дусты”на әйләнгән шомырт ничә еллар буе табигать бизәге булып, тирә-якка ямь таратып утырган. Әйе, утырган… , әмма беркөнне аның чәчәкләрен өзеп бетереп, үзен сындырып, имгәтеп киткәннәр. Табигатьтә матурлык белән әнә шундый кансызлык янәшә яши икән ләбаса. 17-20 нче җөмләләрдә шул турыда сөйләнә. Кызганыч, мондый ерткычлык һәм корткычлык күренешләре елдан-ел арта бара. Табигатьне яратам, дип сөйләнеп йөрүчеләр болын-кырларны пычратып, сулыкларны агулап кына калмыйлар, бертуктаусыз урманнарны кыралар. Шул рәвешле кешелек дөньясына экологик катастрофа куркынычы яный.

Табигать үзенә кырын караганны кичермәячәк. Кеше үзе утырган ботакка балта чабуын аңларга тиеш. Ямьле урманнарыбыз, саф сулы чишмәләребез, чәчәкле болыннарыбыздан башка яшәешебезне күз алдына китерү дә кыен. Текстта юк ителгән шомырт агачы турында гына сүз бармый, ә кешенең табигатькә мөнәсәбәтен үзгәртү кирәклегенә басым ясала. Шомырт һәм каеннарыбызны “елатмыйк”, табигать белән гармониядә яшик, чөнки ул үзен-үзе яклый алмый, аны яклау һәм саклау – безнең бурычыбыз.

Йомгаклап, шуны әйтергә телим, табигать белән кеше бербөтен булып яшәгәндә генә, дөнья ямьле, яшәеш мәгънәле булачак.