Татар теленн н сочинение рн кл ре брт

1) Дөньяда әле кешеләр юк чагында күк йөзе кап-караңгы бушлык булган дип сөйлиләр. 2)Атабыз Адәм, җир йөзендә пәйдә булып, беренче мәртәбә яхшы эш башкарганнан соң, күктә беренче йолдыз кабынган. 3)Адәмнәр дөньяга килә торганнар, яхшылык эшли торганнар, күктә йолдызлар арта барган. 4) Йолдыз никадәр яктырак янса, аның иясе шулкадәр күп яхшылык кылган булыр. 5)Кеше яманлык эшләгән саен,аның йолдызы тоныклана барыр. 6) Әгәр дә кешенең эшләгән яманлыклары яхшылыкларын каплап китсә, билгеле, йолдыз бөтенләй сүнә икән.

7) Аяз кичләрне малайлар җыелганнар да күккә карап йолдызлар барлыйлар икән.

8) Думпас исемле бер малайның гына йолдызы булмаган . 9) Думпасның дөньяга туганнан бирле бнр генә кешегә дә, ярма бөртегедәй генә булса да, яхшылык эшләгәне юк икән.

10) “ Иртәгә минем дә йолдызым яначак! 11) Мин дә яхшылык эшләргә тотынам !”- дип ант иткән Думпас.

12) Әмма , үч иткәндәй, яхшылык эшләргә җай чыкмаган.

13) “Их, күршеләрнең чатырлары яна башласын иде дә, мин сүндерсәм иде!” – дип хыяллана икән, ләкин чатырга ут капмаган. 14) Шуннан Думпас , кешеләр күрмәгәндә генә, күршеләренең чатырына ут төрткән, чатыр дөрләп яна башлаган. 15) Ул кешеләр килгәнне генә көтеп торган да, тырышып-тырышып, янгын сүндерергә тотынган. 16) Чатырны уттан саклап калганнар. 17) Думпасны мактаганнар, рәхмәт әйткәннәр.

18) Кич җиткәч, ул йолдызын эзләргә чыккан, ләкин башка йолдызлар арасында яңа йолдыз күренмәгән.

С2. “ Иртәгә минем дә йолдызым яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам !” Тексттан китерелгән сүзләрнең мәгънәсен анлатып, сочинение языгыз. Фикерләрегезне дәлилләү өчен, тексттан 2 мисал китерегез. Сочинение күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

А1-А7 биремнәрен үтәгез. Һәр биремгә дүрт төрле җавап бирелгән, аларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапларны билгеләгез.

A1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

  1. 9 биремнәрен текстка нигезләнеп үтәгез. Җавапларны сүзләр яки саннар белән языгыз, кирәк урыннарда өтерләр белән аерыгыз.

B1. 4-6 җөмләләрдән иялек килешендәге исемне табып язарга.

B2. 13-17 нче җөмләләрдә юклык формасындагы ничә фигыль бар?

B3. 15-17 нче җөмләләр арасыннан катнаш кушма җөмләнең номерын яз.

B4. Аерымланган рәвеш хәле булган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә язарга.

4 стр., 1875 слов

Тукай әдәбият йолдызы

... сыйныф вәкилләреннән торган Дәүләт думасының халыкка бернинди яхшылык эшләмәячәген фаш иткән «Мөхарәбә в ... һичшиксез, XX йөз башындагы татар җәмгыятенең энциклопедиясе дияргә була. Тукай татар тормышына бәйле темаларны гына түгел, гомумән Россиядә һәм ... белән шагыйрь үзенең бу сүзләрен тулысынча раслады. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Арча районы Кушлавыч авылында мулла ...

B5. Беренче кызыл юлдагы кушма җөмләләрнең санын языгыз.

B6. 6-8 җөмләләрнең кайсысында тиңдәш хәбәрләр бар?

B7. 10 нчы җөмләнең грамматик нигезен табып яз.

B8. 3 нче җөмлә ничә гади җөмләдән тора?

B9. Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Шуннан Думпас , (1)кешеләр күрмәгәндә генә, (2)күршеләренең чатырына ут төрткән,(3) чатыр дөрләп яна башлаган.