БСҮ. Дуслык, иптәшлек темасына фикер алышу, сөйләшү. Галимҗан Ибраhимовның әсәре нигезендә язарга әзерләнү

БСҮ. Дуслык, иптәшлек темасына фикер алышу, сөйләшү.

Галимҗан Ибраhимовның әсәре нигезендә сочинение язарга әзерләнү.

Максат: 1) “Кызыл чәчәкләр” әсәрен тулысынча анализлау.

2) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3) Укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч hәм

матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү.

Җиhазлау: Әдәбият дәреслеге, тест, ноутбук, аудиоязма.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Бик биектауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

  • Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.

  • Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.

  • Без, Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит.

  • Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер?

  • Дуслыкны. Ни өчен?

  • Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән.

Димәк, бүгенге дәрестә без сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык. (Тема белән танышу)

II. Төп өлеш.

1) Дус – сүзен сез ничек аңлыйсыз?

2) Дуслык турында нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

а) Дуслары булмаган кеше ярты гомер генә яши.

б) Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач – тиз алыштырма.

в) 100 сум акчаң булганчы – 100 дустың булсын.

г) Дус авырлыкта беленер һ.б.

д) Кош- канаты белән, Кеше — дусты белән көчле.

е) Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.

е) Дус кайгыда сынала.

ж) Дуслыкны акчага сатып алып булмый.

3 стр., 1490 слов

Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

... сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды. Бәхил ...

3) Әңгәмә.

— Ни өчен акыллы кеше ахмаклар белән дуслаша алмый?

— “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, “Бүреләр белән яшәсәң, бүреләрчә улыйсың” мәкальләрен сез ничек аңлыйсыз?

  • Чын сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Чын дус йөз елдан соң да дус булыр).

4) “Дус – ул шундый…” темасына тәмамланмаган җөмләләр.

— Без төрле фикерләр ишеттек. Әмма минем бер сорау туды:

  • Без укыган әсәрдәге биш малайны дуслар дип атап буламы?

  • Чын дуслык нинди булырга тиеш?

Моны ачыклар өчен мин сезгә бу җөмләне тәмамларга тәкъдим итәм: “Дус – ул шундый…”

Мәсәлән:

  • Авыр минутларда тыңлый белгән.

  • Берсе дә аңламаган вакытта, сине аңлаучы.

  • Синең бөтен кимчелекләрең белән, ничек бар шулай кабул итүче.

  • Сиңа ошамасада, һәрвакыт дөресен әйтүче.

  • Синнән бернинди дә файда өмет итмәүче.

  • Синең өчен үзенең иң кадерле: вакытын, интересларын һәм хаттә үзенең гомерен дә корбан итәргә әзер булган.

  • Кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең шундый дус табасы килә?

(балалар кулларын күтәрәләр)

5) Уен “Син дустыңны беләсеңме?”

— Сез үзегезнең дусларыгызны яхшы беләсезме икән? Игътибарлымы икән сез? Аның нәрсә яратуын, нәрсә белән кызыксынганын, нәрсә турында хыялланганын беләсезме икән? Кулларыгызны күтәрегез әле, кем үзен чын дус дип уйлый.

(Ике-өч пар кул күтәрә.)

Безнең сыйныфта кемнәр чын дуслар икән, бөтенегездә күрсен өчен мин аларны такта янына чакырам.

(Дуслар такта янына чыгалар, сыйныф аларны алкышлый.)

Хәзер без “ Син дустыңны беләсеңме?” дигән уен уйнап алабыз. Бу уенда бер пар дуслар катнаша. Мин сораулар бирәм. Дусларның берсе тактага җавап яза, аннары без икенчесен тыңлыйбыз. Җавапларны чагыштырып карагач, нәтиҗә ясарбыз. Дуслар бер-берсен әйбәт беләләрме икән.

(Бер уенда катнашучының күзләрен бәйлибез. Икенчесе такта янына баса, җавапларны язу өчен.)

Катнашучылар әзерме, уенны башлыйбыз.

(Укытучы сорау бирә, бер укучы тактада яза. Җавап язылып беткәч, икенчесе телдән җавап бирә)

  1. Аның иң яраткан дәресе?

  2. Аның яраткан ел фасылы?

  3. Кайсы спорт төрен ярата?

  4. Үсеп җиткәч кем булырга тели?

  5. Кайсы хайванны ярата?

    3 стр., 1099 слов

    «Мин яратам сине, Башкортостан»

    ... тормышыбызны, телебезне сакларга өйрәнергә кирәк.Тик шундый кеше генә ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән ... йөрәккә сихри моң булып уелып кала. Тормыш дулкыннары мине кая гына илтмәсен, нинди генә юллар үтмим, һаман туган ... кеше беркайчан да Туган иленең хәерче, ирексез булуына юл куймый. Башкортостанны бүген ботен дон Йөзен нурлы, сулышың киң, Юлларың иркен сине ...

  6. Нинди китап укырга ярата?

  7. Кайсы фәнне ярата?

III . Ял минуты. Гөлнара Тимерҗанова башкаруында “Дускаем” җырын тыңлау.

IV. Йомгаклау.

— “Дуслык – ул эчкерсез, ныклы бәйлелек”- бөек рус галиме, язучы Владимир Иванович Даль үзенең данлыклы аңлатмалы сүзлегендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер,чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы гомерлек дуслары була ала.

V. Нәтиҗә ясау (рефлексия)

— Укучылар, безнең бүгенге дәрес сезнең өчен файдалы булдымы? Барыннан да күбрәк нәрсә исегездә калды?

Өй эше: Сочинение язып килергә.

Тест “Син яхшы дусмы?”

  1. Синең дустың һәр вакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?

А. Бер дә оялмыйча – 1, Б. Чын исемен әйтмичә -2, В. Беркайчан да – 3

2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?

А. Бер дә икеләнмичә – 2

Б. Акчам юк дип бирмисең -1, В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен кире кагасың — 3

  1. Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди…

Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың–2, А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың – 3, В. Тавыш куптарасың – 1

4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?

А. “Син миңа дус түгел!”- 2

Б. “Нәрсәсе бар инде аның!”- 3

В. “Йә мин, йә ул!”- 1

5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син…, А. Дуслыктан баш тартасың – 1, Б. Кисәтергә тырышасың – 3, В. Берни булмагандай кыланасың -2

6. Чын дус синеңчә…

А. Барысын да сөйләргә тиеш – 1, Б. Кирәк дип тапканын гына – 3, В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2

7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.

А. Бик килешә дисең – 1

Б. Бу костюм сиңа килешми дисең – 2

В. Эндәшмисең — 3

8. Синеңчә…

А. Дустың синнән акыллырак – 2, Б. Синнән калыша – 1, В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә — 3

Нәтиҗә: 19-24 балл

Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.

12-18 балл

Дусларың бар , әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.

18 стр., 8769 слов

Пример сочинения-рассуждения 15.3 на высший балл

... я хочу привести пример из своей жизни. Моя подруга всегда ... баллов за сочинение по критериям С3К1–С3К4 9 Если сочинение ... примера-аргумента: один пример-аргумент приведён из прочитанного текста, а второй – из жизненного опыта, или экзаменуемый привёл два примера-аргумента из прочитанного текста. 3 Экзаменуемый привёл один пример-аргумент из ... тезиса можно привести предложение 15 из текста В.В Чаплиной. В ...

8-11 балл

Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-якта-гылар читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал.