Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәр»

Реферат

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче гимназия муниципаль

Реферат

Тема: Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре

Эшләде: Яшел Үзән шәһәре 3 нче гимназиянең

8 нче А сыйныфы укучысы Ахметшин Р.Р.

Җитәкче: 3 нче гимназиянең югары категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы Сибгатуллина Ф.Ф.

Яшел Үзән – 2016

Эчтәлек

I. Кереш. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары………………………….3

II. Төп өлеш………………………………………………………………………………………….5

1. Календар

2. Татар халкының дини бәйрәмнәре…………………………………………………….17

III. Йомгаклау………………………………………………………………………………………22

Кереш

Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт. Аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Татарлар барлык халыкның 52,9 %, руслар39,5%, чувашлар 3,4% ын ,ә башка милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы — республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын һәм катлаулы юл үткән.

2 стр., 950 слов

Язуга әзерлек 9 нчы сыйныф (татар төркеме)

... язарга? Казан. "Гыйлем" нәшрияты, 2014; Сочинение язуга әзерлек буенча папка, компьютер, интерактив такта, презентация, орфографик сүзлекләр. Дәрес барышы. I.Оештыру. Дәреснең ... белү- ул иң кирәкле һәм мөһим нәрсә.Һәр милләт кешесе үз телен белергә,үз ана телендә матур итеп с ... өйләшергә тиеш.Кызганыч, Ленарга әбисе татар телен өйрәтә башласа да, әти- әнисе дәвам итмәг ...

Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.

Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.

Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Бу гадәтләр югалмасын өчен без аларны онытмаска, хөрмәт итәргә, белергә тиеш. Аларны белсәк, безнең телебез дә югалмас, сакланыр. Шуңа күрә хәзерге заманда бу бик актуаль проблемаларның берсе дип уйлыйм.

Проектның максаты:, Пректның бурычлары:

— татар халкының календар

— йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрнең төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен дәлилләү;

— әдәби әсәрләргә нигезләнеп, йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрнең

буыннан-буынга тапшырылып килүен ачыклау;

— татар әдәбиятында гореф-гадәтләрнең, йолаларның чагылышын күрсәтү.

Проектның актуальлеге:

Көтелгән нәтиҗә:

— татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре белән татар һәм рус аудиториясендә чыгыш ясау;

— проект эшен аудитория каршында яклау.

Төп өлеш

Календарь йола уеннары

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

14 стр., 6888 слов

Мусульманское искусство татар Среднего Поволжья: истоки и развитие

... искусства отразила процессы взаимодействия с культурой народов арабо-, ирано- и тюрко-мусульманского мира. Взаимодействие этнических традиций региональных и локальных групп татар способствовало становлению общенационального стиля ... и Республике Татарстан с начала 1990-х гг. Материальная и духовная культура татар Поволжья и Приуралья восходит в своем генезисе к древнетюркской цивилизации, является ...

Р.Фәйзуллин

Сабантуй

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылапүткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре. Шуңа күрә эшемне ике өлешкә бүлдем: календарь йола уеннары, бәйрәмнәре; татар халкының дини бәйрәмнәре.

Календарь йола уеннары, бәйрәмнәреннән минем беренче Сабантуй бәйрәменә тукталып китәсем китә. Кем генә бу бәйрәмне белми икән? Ә ул элек ничегрәк үткәрелгән соң? Хәзерге вакытта без аның үткәрү тәртибен беләбезме?

Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Гадәттә, «Сабантуй» дигәннән без, язгы чәчүләр беткәч, авыл халкының мәйдан оештырып, шунда Сабантуйга хас уеннар (көрәш, йөгереш, баганага менү һ. б.) уйнап, күңел ачуын күз алдында тотабыз. Әмма бу бәйрәмнең борын-борыннан көнкүрештә үтәп килгән вазифасы ул гына түгел. Аның төп вазифасы — язгы чәчүгә чыгар алдыннан, жир-суга хөрмәт күрсәтү. Б. Урманче сүзләрен дәвам итеп әйткәндә, «кеше, табигатьнең бер кисәге буларак, үзенең сәнгати көчен, дәртен табигать шаукымына кушарга, яшерен гыйбадәтен үтәргә тели. Сабантуйның эчке мәгънәсе — табигатьнең терелүенә шөкрана кылып, гыйбадәт тойгысы белән бәйрәм итүдән гыйбарәт, ул—«келәү» (“кел” борынгы төрки телдә «гыйбадәт» дигән сүз)

Сабан туе – халкыбызның борыгыдан килгән бәйрәме. Аның белән башка халык вәкилләре дә кызыксынганнар. Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак, авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабантуй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч, гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Ләкин, тулаем алганда, сабантуй кунак чакыру, кунакка йөрешү вакыты түгел. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар Һ.б.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

... очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори ... кебек чылтыратып килэ торган кызнын исеме Румия ... синен безнен авылга килеп, эллэ кайчан читкэ ... Гадел. Куптэн инде узенэ аерым кече предприятие ... хатыннар узбэкчэгэ бераз татар сузлэре кыстырып анлатырга, ... булып эшкэ урнашты. Авыл яшьлэренен кубрэге Казанга ... упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен ... Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе улгэндер ...

Сабантуй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар. Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабантуеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә. “ Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган”.

Сабантуен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.

Сабантуенда нинди генә уеннар уйнамаганнар. Сабантуйның төп ярышы булып көрәш тора. Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән, аннары яшүсмерләр, егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән.

Гомәр Бәширов “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә дә Сабантуй күренешләрен бик матур итеп күрсәтә. Анда балаларның бәйрәмгә ничек әзерләнүе, Сабантуй ярышлары оста итеп күрсәтелә. Бигрәк тә язучы көрәшне яратып тасвирлый. Бирелгән өзектә халыкның көрәштән нинди ләззәт алуы бик оста тасвирланган.

1 стр., 447 слов

Татар теленн н сочинение рн кл ре брт

... яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам !” Тексттан китерелгән сүзләрнең мәгънәсен анлатып, сочинение языгыз. Фикерләрегезне дәлилләү өчен, тексттан 2 мисал ... ң чатырына ут төрткән, чатыр дөрләп яна башлаган. 15) Ул кешеләр килгәнне генә көтеп торган да, тырышып-тырышып, янгын сүндерерг ...

“…Мәйдан уртасына сирәк кенә коңгырт сакаллы староста килеп чыкты. Күкрәгендә җиз калай.

Халык дулкынлана, гөжли, тора-торгач үзеннән-үзе кычкырып җибәрә, эһелдәп куя. Халык “аһ” итеп бөтен мәйданы белән кузгалып куйганда Айбан егете әллә кая, мәйдан кырыена ук барып төшкән иде.

Җиңүче егет, ашыкмыйча, салмак кына атлап кырыйга барып чүгәләде. Мәйдандагы халыкның һәммәсе дә диярлек, куәт биреп, төрле яктан кычкыра башлады…

  • ..Көрәш озакка сузылды. Егетләрнең әле берсе тилпенеп карый, әле икенчесе йолкып алмакчы була. Барып чыкмый гына бит!

Әхәт абый “һоп”дип кычкырып та җибәрде, Кәче егетен суырып та алды. Халык дәррәү урыныннан торды. Инде тотып ата дигәндә Кәче егете кулын күтәрде.”

Бу өзекне укыганда ук күз алдына шау-гөр килеп торган көрәш мәйданы килеп баса. Үзеңне чынлап та шунда кебек хис итәсең. Халыкның күңел күтәренкелеге, үз авыл батыры өчен горурлану хисләре катыш халәтен тоясың.

Бигрәк тә татар халкы ат чабышын яратып карый. Яшьләр, малайлар ат чабышына берәр ай алдан әзерләнгәннәр. Атларны аерым ашатканнар, һәр кич чаптырып кергәннәр. Г.Ибраһимов та үзенең “Алмачуар “дигән хикәясендә сабан туендагы ат чабышының чын мәгънәсендә драматик мизгелләрен аеруча калку итеп тасвирлый:

“… атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Буласы бик зур бәла икән: инде тигезләп бетердем дигәндә, я берәрсенең аты кузгалып алга китеп бара, я баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:

  • Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде.

Ул “Һайди”ның “һ” сен әйтеп бетерә алмаганнардыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар…Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы — әле дә аерып җитә алмыйм…Очкан кошлар кебек , бер-беребезне таптап, узып, кауланшып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек…

Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янында кала…

Алмачуарым “эһ” дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, Күк биянең алдына барып чыга…

  • ..Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез… Кара болыт икегә ярыла. Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!

Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәшхәр көне!

Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.” Тик хикәя генә үкенечле бетә.

Сабантуенда т өрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган. Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.

Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.

Гомәр Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик әсәрендә сабантуй бәйрәме нәкъ мин алда язып киткәнчә оештырылган. Ул аны яшьлегенең бик матур мизгеле итеп тасвирлаган. Кечкенә малайның йомырка җыюдан соң кичергән шатлык хисләрен, бәйрәмнең җанлылыгын укучыга шулай сурәтләгән ки, әсәрне укыгач, үзеңне шунда кебек тоя башлыйсың.

4 стр., 1557 слов

Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре

... физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз өчен яхшы җирлек тудырырга булыша. Г.Исхакый ... Зөһрә карчык Камәр кебек кызларны кулдан-кулга тапшырып акча эшли, үз файдасын кайгырта торган кеше итеп бирелә. Чарасызлыктан кая барырга белми ... кызның булачак фаҗигасенә нигез сала. Чөнки ул анда кызлар алдауны үзенә кәсеп иткән өлкән кибетче ...

Сабан туе темасы татар язучылары һәм шагыйрьләре өчен кадерле һәм мөһим тема. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Еники, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мөхәммәдиев, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапты.

Сөмбелә бәйрәме

“сары башак”

Каз өмәсе

Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.

Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе.

Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Билгеле булганча, мендәр өемннән башка татар йортын күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел; каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз… дисеңме. Җәй көннәрендә кипкән каз ите белән ит юклыгы да сизелмәгән. Каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.

Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә каз өмәсенең “Кызлар килде утырмага ”бүлегендә бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә. Ул каз өмәсенең авыл тормышындагы бер кызыклы вакыйгасы итеп бирә, чөнки бу иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үз-үзеңне күрсәтү чарасы да булып торган. Шаян сүз, җыр, көлке өмәне җанландырган. Әсәрдә язылганча, каз өмәсе үткәрелә торган чорда авылга кунак кызлары да килгән. Гадәттә, кунак кызларын ихтирам күрсәтелгән, алар каз өмәсенең иң түрендә булган.

Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм үткәрүнең үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, чакыруны балаларга кушалар.

Әйтелгән көнгә кызлар иртүк килеп җитәләр. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сындыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый. Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнелә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.

1 стр., 358 слов

Татар теле сочинение ирекле темага

... якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз фикерең ... әлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгелән ... ә. Татар теленнән БРТ, Татарстан Республикасында гамәлдә ...

“Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларныа берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызының куллары буш… Күпереп торган сыек зәңгәр күлмәгенең итәген керләнмәсен дипме күтәргән.., буен-сыны уйнатып төшеп килә, агай, без күзләребезне ала алмас булдык.

Башка кызларның да өсләрендә гел яңа күлмәк белән кешлеккә генә кия торган яхшы бишмәт йә жикет, башларына күзеңнең явын алырдай аллы-яшелле шәлләр бөркәнгәннәр. Исең китмәле!”

юарга матур киемнәрен киеп барганнар.Чөнки кызларга, гадәттә,

“Казларны юып келәт киштәсенә менгереп эленгәч, кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел, зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. Китә шуннан су ташу!.. Күпер төбендәге егетләр һаман уйный да җырлый. Яннарынан узган кызларга берәр шаян сүз әйтеп йә булмаса күз кысып, каш сикертеп калалар.”

Су буеннан кайтуга, кызларны “каз коймагы” көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин. Кичке караңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре чакырыла. Аларны каз шулпасында пешкән токмачлы аш, каз ите белән бәлеш пешереп сыйлыйлар.

Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты “сата”. Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат “сатып” алганнан соң гына кертелә.

Кич белән хуҗалар бөтен каз, бәлеш, каз боткасы пешерәләр. Кичке мәҗлескә, каз ашына кунаклар да чакыралар. Кунак җыю, кунак сыйлау – татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, аш-суга йөрешепяшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган1.

Каз өмәсенә багышлангап, шагыйрьләребез шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән. Мәсәлән, Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе ” шигыре шундыйлардан.

Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Ярлар табып калыгыз.

Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән гадәт

Татарның каз өмәсе.

Каз мамыгы яшь киленгә

Түшәк, ястык, юрганга.

Мамыктай кулын сөйгәнең

Иңнәреңә куйганда,

Сокланырсың сылу кызга,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән гадәт

Татарның каз өмәсе…

Юл аягы – каз коймагы –

Сыйланасың, суык тимәс.

Каз йолка белмәгән кызны

Егет солтаны сөймәс.

Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән йола

Татарның каз өмәсе.

Нардуган бәйрәме

Ул кыш көне, декабрьнең 24-25ләрендә башлана һәм унике көнгә сузыла. Нардуган көннәрендә, өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, төрлечә күрәзәлек итүләр, кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп маскарад ясап йөрү һәм башка күңел ачу уеннары уздырыла. Нардуган йоласы Идел буендагы күрше халыкларда да билгеле: чуваш, удмурт, мари, мордва һ.б. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап, тантаналы төстә билгеләп узганнар. Мондый календарь бәйрәм “Нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасын монголча “нар”( кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Әгәр бу шулай икән, нардуган, димәк, “кояш туган” дигән сүз булып чыга. Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. “Нардуганга бармасаң, җитен булмый” кебек ышанулар шуңа дәлил булып тора. Заманнар узган саен, Нардуган, башка йолалар белән катнашып, алардан күп кенә яңа ритуаллар үзләштергән. Атап әйткәндә, Раштуа, Святки бәйрәмнәренең йогынтысы зур булганлыгы күренә. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгән:

10 стр., 4776 слов

По татарской литературе «ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА» (11 класс)

... без Мартин ьян Ивановның 1842 елда Казанда чыккан «Татарская хрестоматия” дигән китабында очрашабыз. Бу китап дәреслек ... авыз иҗатларын, уенлы җыр-көй, биюләрен, шулай ук аларга зурлар тарафыннан багышлап чыгарылган халык авыз и ... җаты әсәрләрен дә аңлыйбыз. Татар халык иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан “ ... ә борын-борыннан яшәп килеүнә шик-шөбһә юк. Алар хакында кайбер борынгы кулъязма ядкарьләрдә дә искә ...

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбарак булсын,

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыгыз артсын,

Игеннәрегез уңсын…

Табигый ки, Яңа ел алдыннан һәркем үзенең киләчәк бәхете, язмышы турында күбрәк уйланучан була. Шуңа күрәдер, Нардуган кичәләренең репертуарларында фал ачу уеннары зур урын алып торган. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга яраткан. Мин инде олы яшьтәге кеше, яшь чакта шул аулак өйдә булганым булды. Өй хуҗасы белән килешеп, күпмедер хакка “сатып алган” өй – Нардуган өе була. Безнең кебек малайларны анда бик кертмиләр иде, качып керсәң генә… Яшьләр йомырка, май, башка ашамлыклар алып килә, шулай Нардуган өен “сатып алалар”. Аннан соң яшьләр биешәләр, такмак әйтәләр, уйныйлар, чәй эчәләр, ашыйлар. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга ярата. Башта кемне булса да бәкедән су алып кайтырга җибәрәләр. Кайтканда сөйләшмичә, артына әйләнеп карамыйча кайтырга тиеш ул. Шулай алып кайтылган су тылсымлы, серле көчкә ия дип ышанганнар. Уенда катнашучылар йөзекләрен җыеп, аларны су тутырылган тирән савытка салалар. Шуларны эшләгәч, бер куплет җыр башкарыла. Уен башы савыттагы йөзекләрне бутый да, карамыйча гына берсен тартып чыгара. Һәм баягы җырның эчтәлегенә карап, йөзек иясенең алдагы тормышын юрау башлана. “Нардуганым нар төсле, матур ярлар бар төсле” кебек җыр өзекләреннән дә аңлашылганча, яше җиткән кызларны күбрәк “быел кияүгә чыгаммы?”, “нинди кешегә тап булам?” кебек сораулар кызыксындыра. Күрәзәлек итүнең башка ысуллары да була. Әйтик, төн уртасында абзарга кереп караңгыда бер сарык тоту: карт сарык эләксә – карт кешегә, яше эләксә – яшь кешегә тормышка чыгасың, имеш. Яки капка аркылы киез итек ыргыту – итек башы кая карап ята, шул якка кияүгә чыгасың һ.б.

5 стр., 2421 слов

Про сююмбике на татарском языке

... 2005. История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4. Сочинение Помогите написать сочинение на тему соембикэ манарасы, на ... төшәргә теләмичә, әнә шулай һәлак була. Халык горур кызы хөрмәтенә манараны С ... 7 нче сыйныфта К.Муллашевның «Сөембикә» картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе эшкәртмәсе ... нфәгатьләрне шәхси хисләре хакына корбан иткән шәрекъ хатын-кызы сыйфатындагы романтик натура ...

Чиләккә балдак салган кызлар киләсе елга кадәр йорт-җирнең иминлегенә, яшьрәк кызлар, киләчәккә язмышларын исәпкә алып, салынган йөзекләренә юрап бирергә җырлар көтә. Шулай итеп, һәркем, киләсе елга кадәр күңеленнән нәрсә дә булса юрап, балдак салган. Балдак салучыларга такмаклар, уен җырлары да әйтелә

Татар халкының дини бәйрәмнәре

Ураза гаете

Мөсөелман календаре буенча татар халкының дини бәйрәмнәреннән иң зурысы- Ураза гаете һәм Корбан бәйрәм.

Ураза гаете моннан күп гасырлар элек, 624 елда бәйрәм ителә башлый. Аны Җир шарындагы бар мөселман Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтә. «Рамазан» сүзе «яну» дигәнне аңлата. Ягъни бу айда ураза тотучының бар гөнаһы да «янып» бетә, тәмуг ишекләре ябыла һәм җәннәтнекеләр ачыла торган ай.

Гает алдыннан һәр мөселман кешесе зякәт, сәдака бирә. Бу акча ярлылар, мохтаҗларга бирелергә тиеш. Гает көнне, гадәттә, ир-атлар мәчеткә, бәйрәм намазына, вәгазь тыңларга бара. Хатын-кызлар исә, тәмле таба ашлары пешереп, аларны өйдә көтеп тора. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, күршеләрен сыйлыйлар. Мондый сый-нигъмәтне Хак Тәгалә безгә ай дәвамында ризыктан, начар гамәлләрдән тыелып торганга җибәрәдер. Бары шундый көннәрдә генә ризыкның кадерен, бер йотым суның да тәмен беләсең, тоясың. Шулай ук бу көнне мөселманнар мәчеткә генә түгел, ә зиратка барып, үлгән туганнары рухына да дога кылырга тиеш. Гает бәйрәме өч көн дәвам итә.

Ураза турында Карл Фуксның да әйткән сүзләре бик кызыклы. Ул 1814 нче елгы Рамазан гаете турында мондый сүзләр язып калдырган: “Барлык татарлар җомга көнне иртәнге сигездә Яңа Татар бистәсендә җыелдылар. Алар арасында яшьләр дә, картлар да бар иде. Барлыгы алты меңләп кеше ачык һавада үзләренең догаларын укыдылар. Шуның хәтле күп кешенең ачык һавада әле басып, әле торып дога укуы искиткеч иде. Мөселманнарның дога уку вакыты, алар фикеренчә, кояш агач биеклегенә җиткәч башлана. Соңыннан барысы да зиратка киттеләр һәм анда Коръәннең берничә сүрәсе укылды. Рамазан бетте һәм барысы да өйләренә төш җиткәндә генә таралыштылар. Бу көн аларның гает дип атала.”

Корбан бәйрәме

Корбан бәйрәме

Корбан бәйрәме

Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә.

Корбан бәйрәме — безнең һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык-һидаять бүләк итү бәйрәме.

Корбан 1. Ислам динендә: суеп аллага бүләк ителә торган хайван 2. Кемнең яки нәр. б. ниндидер теләкләрен канәгатьләндерү өчен үләргә, газапланырга тиешле җан иясе 3. Зур бәхетсезлек, афәт, сугыш һ. б. аркасында газап чиккән яки һәлак булган кеше.

Аллаһ җибәргән сынауларга түземлек күрсәтеп, аның ихтыярына тулысынча буйсынган Ибраһим пәйгамбәр белән бәйле вакыйга истәлегенә үткәрелә.

Пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан итеп китерүен төшендә күрә: «Мин төшемдә сине корбан итеп чалганымны күрдем. Моның төбендә нинди мәгънә ята икән, уйлап кара әле», ди ул. «Әтием, — дигән угыл, — нинди әмер бирелсә, шуны үтә. Аллаһка шулай кирәк икән, мине түземлеләр арасыннан табарсың» (Коръән, 37:102).

Ибраһим инде корбан чалырга әзер була, әмма Аллаһ, аның инануы хак икәнлегенә ышангач, «көн кебек ачык сынауның» тәмам булуын белдерә. Корбанга бәрән китерелә. Шуның белән ул кешеләрне корбан итүне тыя һәм кешеләргә җанварларны корбан итәргә тәкъдим итә, кеше каны акмасын дия. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһ тәгаләгә ел саен корбан китерәләр.

Гарәбстан территориясендә, Мәккәдә һәм аның тирә-юнендә К.б.н бәйрәм иткән көннәрдә хаҗ кылучылар иртәнге намаз һәм вәгазьдән соң Мина үзәнлегенә юнәләләр. Анда һәркем Иблисне гәүдәләндергән баганаларга 7 шәр таш ата. Корбан чалу йоласын корбан малын алырга мөмкинлеге булган һәр мөселман башкарырга тиеш.

Корбан бәйрәме иртә таңнан башлана. Мөселманнар (еш кына алар алдан мунчада юынган була), бәйрәмчә киемнәр киеп, мәчеттә гает намазы һәм Коръәннән сүрәләр укыйлар, вәгазь — имам-хатибның хөтбәсен тыңлыйлар. Вәгазьдә бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм аның мөселманнар өчен әһәмияте бәян ителә. Бәйрәм намазыннан соң, корбан чалу йоласы башкарыла; терлек ите, гадәттә, бергәләп ашау, күршеләргә, дус-ишләргә бүлеп бирү һәм фәкыйрьләргә тарату өчен 3 өлешкә бүленә. Мөселман-татарлар Корбан бәйрәме көннәрендә туганнарының, якыннарының хәлен белешәләр, аш мәҗлесләре («Корбан гаете» дип атала) үткәрәләр. ТРда Корбан бәйрәменең беренче көне 1992 елдан ял көне дип игълан ителде.

Корбан бәйрәменә без авылга кайтабыз. Авылда безне әби белән бабай көтәләр. Иртәнге сәгать дүрттә бабай, мин һәм абый белән әти мәчеткә барабыз. Мәчеттә ул вакытта бик күп кеше җыелган була. Башта Илдар хәзрәт бәйрәм догасы укый, аннары соң без барлык кешеләр белән намаз укыйбыз. Укып бетергәч, бабайлар мәчеткә килгән кешеләргә сәдака өләшәләр. Аннары соң яхшы кәеф белән без өйгә кайтабыз. Ә өйдә безне әби һәм әни бәйрәм табыны әзерләп көтеп торалар. Бу вакытта якын туганнар-әбиләр, бабайлар, абыйлар кунакка киләләр. Ә менә бу вакытта Казанда мәчеттә мулла бәйрәм догасы укый. Тыңлап без туганнар белән җыелышып бәйрәм итәбез. Бераздан без бабай, әти белән корбан сарыгы суерга чыгабыз. Гореф-гадәтләр буенча без итне дөрес иттереп мохтаҗ булган кешеләргә өләшәбез. Бу бәйрәм күңелгә рәхәтлек өсти, мәрхәмәтле булырга һәм кешеләргә булышырга өйрәтә. Менә шулай без Корбан бәйрәмен уздырабыз.

Йомгаклау

Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре бүгенге көндә дә сакланган.

Адәм баласы әти-әнисен, кендек каны тамган туган җирен, ана телен, динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Табигый, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әдәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана.

С

Татарстан халыклары үзара дус, тату яши. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә,

дуслыгын ныгыта.

Кулланылган әдәбият

1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.

2.Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.

3. Ф.Ф. Фарисов “Книга “Тайны татарского народа”

4. Фахд ибн Ахмад аль-Мубарак. “Книга “Ислам.Коротко о главном.”

5.

6.Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2002. — №1.

7.Ягъфәров Р. Татар халкының уен фольклоры. – Казан:Иман, 2002.

8.

9. Татар мөселман календаре. — Казан. — 1998.

10.