Татар теле сочинение ирекле темага

Бердәм республика тесты — нәрсә ул?

Соңгы елларда, уку-укыту системасына яңалыклар кертелү сәбәпле, укучылар һәм укытучы алдына куелган таләпләр үзгәрде, башка бурычлар куела башлады. Алар уку-укыту әсбаплары алышынуында, дәрестә яңа эш төрләрен һәм алымнарын куллануда, мәгълүмати технологияләрне файдалануны активлаштыруда, белемне тикшерү системасы үзгәрүдә һ. б. да чагылыш табалар. Мондый үзгәрешләр, башка барлык фәннәргә караган кебек үк, татар теле дәресләрен дә читләтеп үтми.

IX сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Сынаулар традицион формада узды. Туган (татар) телендә белем алган укучылар — сочинение элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза алды. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотты. Моңа кадәр укучылардан укылган яки тыңланган текстка мөмкин кадәр якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз фикереңне белдереп, сочинение язу таләп ителә иде. Ә бердәм республика тестында күләме ягыннан чикләнгән, җыйнакландырылган изложение һәм укылган текстта әйтелгән фикерне дәлилләп язылган сочинение язу таләп ителә.

2014 елдан Татарстан республикасының барлык мәктәпләрендә дә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңача, тест рәвешендә тапшырдылар.

Татар теленнән башкарылган тест эшләре укучыларның лингвистик белемнәрне күрсәтү, шулай ук танып белү, төркемләү һәм фикер йөртүгә кагылышлы белем һәм күнекмәләрне чагылдыра. Тестта бирелгән контроль бәяләү материаллары укучыларның лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын белү һәм ачыклауга юнәлдерелгән. Биремнәрнең үтәлеше укучыларның белем дәрәҗәләрен һәм гомуми белем оешмаларында уку дәверендә ирешелгән нәтиҗәләрен бәяләргә ярдәм итә.

Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнә.

Татар теленнән БРТ, Татарстан Республикасында гамәлдә булган уку-укыту программаларына нигезләнеп, 3 төркем өчен махсус әзерләнгән контроль бәяләү материаллары буенча үткәрелә: беренче төркем — татар телендә гомуми белем бирүче оешмаларның IX сыйныф укучылары өчен, икенче төркем — рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен, өченче төркем — рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен әзерләнгән материалларга нигезләнә.

1 стр., 447 слов

Татар теленн н сочинение рн кл ре брт

... яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам !” Тексттан китерелгән сүзләрнең мәгънәсен анлатып, сочинение языгыз. Фикерләрегезне дәлилләү өчен, тексттан 2 мисал ... китерегез. Сочинение күләме 70 сүздән дә ким булмаска ...

«Бердәм республика тестына әзерлек» курсының эчтәлеге

_____