Болгар дэулэте турында

211kb. 17.11.2011 04:08

  • Смотрите также:
  • [ реферат ]
  • [ документ ]
  • [ лабораторная работа ]
  • [ лабораторная работа ]
  • [ документ ]
  • [ лабораторная работа ]
  • [ лабораторная работа ]
  • [ документ ]
  • [ лабораторная работа ]
  • [ лабораторная работа ]
  • [ лабораторная работа ]
  • [ лабораторная работа ]

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ХӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ МЭГАРИФ ЭШЕ БУЕНЧА ФЕДЕРАЛЬ АГЕНТЛЫК

РОССИЯ ДӘҮЛӘТ СӘҮДӘ-ИКЪТИСАД УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ

КАЗАН ИНСТИТУТЫ (ФИЛИАЛЫ)

ГУМАНИТАР ФӘННӘР КАФЕДРАСЫ

ШИФР У-07266

ВАТАНЫМ ТАРИХЫ БУЕНЧА КОНТРОЛЬ ЭШ, Темасы: Болгар дэулэте, Тикшэрде: _________________

КАЗАН 2007

ЭЧТӘЛЕК

1. Идел буендагы беренче болгарлар. Яңа болгар дәүләте—Идел Болгары оешу

2.Болгар дәүләтенең җире, халкы, күршеләре

3.Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм хәрби эшләр

4. Иҗтимагый-сәяси төзелеш

5.Болгар шәһәрләре. Болгар һәм Суар

6. Бүләр һәм башка шәһәрләр. Авыллар

7. Мәдәният һәм мәгърифәт

8. Тышкы элемтәләр

^

Болгарларны, урыннарыннан кубып, Идел буйлап югары күтәрелергә һәм үзләренең элекке дала киңлекләрен урман-далаларга алыштырырга нәрсә мәҗбүр иткән? Бу хакта кызыклы фикерләр яши. Мәсәлән, С. А. Плетнева болгарларның күченүен яһүд диненә мәҗбүр итү һәм шул сәбәпле Хәзәр каханлыгында ыгы-зыгылар кубу белән бәйләп карый.

Болгарлар Урта Иделгә берничә кабилә бергә җыелып килгәннәр. Икенче төрле әйткәндә, чын болгарлар белән бергә барсиллар да, бәләнҗәрләр дә, савирлар да булган. Тик X йөзнең тарихи чыганакларында бу кабиләләр яңа җирдә чак кына башкачарак аталганнар — бирсула, бәрәнҗәрләр һәм суарлар дип йөртелгәннәр. Соңгылары — суарлар хакында төрле фикерләр яши: күпчелек тикшеренүчеләр аларны нәкъ шул күченеп килгән савирлар дип саныйлар, ә кайбер тарихчылар суарлар бөтенләй башка кабилә кешеләре булган дигән фикер әйтәләр. Әлбәттә, Урта Идел буена югарыда аталган кабиләләр берсе дә калмыйча күченеп утырган дип булмый. Күпчелек савирлар, барсиллар, бәләнҗәрләр туган илләрендә утырып калганнар, Хәзәр каханлыгы халкының зур өлешен тәшкил иткәннәр.

Болгарларның Урта Иделгә күченеп килгәнлеген археологик мәгълүматлар раслый. Татарстанда һәм аңа янәшә төбәкләрдә, мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә тикшерелгән матди культураларның калдыклары көньякта Азов-Кубан буендагы болгар җирләрендә табьшган археологик истәлекләрнең материаллары белән бик охшаш. Ул бигрәк тә элгәре болгарларның каберлек материалларында ачык күренә. Ике төбәктә дә—көньяк-көнбатыштагы протоболгар дөньясында һәм Урта Иделдә яңа болгар җирләрен—мәетне җирләү рәвешләре һәм каберлекләрдән табылган әйберләр (кием һәм корал калдыклары, йола савытлары һ. б) бер-берсен кабатлыйлар яисә бер-берсенә нык охшаганнар.

Татарстан җирендә элгәреге болгарларның каберлекләре Тәтеш районының Олы Тархан, Спас районының Танкеевка һәм Алексеевский районының Зур Тигәнәле авылы, шулай ук Ульяновск өлкәсенең Кайбелы авылы янында табылдылар. Олы Тархан һәм Кайбелы каберлекләре чын Салты-Маяк культурасы истәлекләре булып исәпләнәләр, ә Танкеевка каберлегендә, борынгы болгарлык билгеләре белән бергә, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан килгән икенче кабиләләрдән калган әйберләр дә табылды. Бу табылдыклар Урал арты халкының угор төркеменә хас. Гомумән, угорлар һуннар баскыны чорында төрки дөньясына ныграк сыенганнар. Нәкъ менә һуннар, көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә, үзләре белән Көнбатыш Себер һәм Көньяк Уралдагы угор кабиләләрен ияртеп алып килгәннәр. Шуңа күрә угорлар, һуннар урдасына кушылгач та һәм шуннан соң Идел-Урал төбәгендә борынгы төркиләр арасында яшәгәндә дә, бик нык төркиләшкәннәр. Төньякта яңа болгар дәүләте халкының оешуында аларның катнашы ярыйсы ук көчле булган. Менә шушы хәл Танкеевка һәм шулай ук Зур Тигәнәле каберлекләре материалларында ачык күренә дә инде.

Каберлекләрдән тыш, соңгы берничә дистә ел дәвамында күп кенә башка борынгы археологик истәлекләр өйрәнелде. Алар арасында авыл калдыклары һәм кайбер шәһәрлекләр бар. Барлык бу истәлекләр археологлар кулына урта гасырларның башлангыч чорындагы Урта Иделнең матди культурасы турында өр-яңа мәгълүматлар бирде. Мәсәлән, балчыкны изеп ясаган савыт-саба арасында рәвешләре һәм төшерелгән бизәкләре ягыннан өр-яңалары табылды. Алар көньяк-көнбатыштагы протоболгарлар каберлекләрендә һәм авыл урыннарында очрый торган керамикадан бик нык аерылалар. Алар башка этник дөнья— угызлар, бәҗәнәкләр һәм кыпчаклар дөньясы өчен хас билгеләр. Шул рәвешчә, Урта Иделдә бу борынгы чорда ук, болгар кабиләләреннән тыш, башка этник төркемнәр дә яшәгән. Алар арасында Урал буеның төркиләшкән угорлары һәм Урал аръягы-Арал буеның бераз соңрак яшәгән угыз-кыпчак кабиләләре дә булган.

Алай гына да түгел. Без югарыда күреп үткәнчә, бу якларда болгарлар килгәнче үк төрки телле башка төркемнәр яшәгәннәр.Әмма барлык бу кабиләләр өчен бер уртаклык бар—алар барысы да борынгы төркиләр, бөтенесе дә диярлек чыгышлары һәм монда килеп утырулары белән теге яки бу дәрәҗәдә һуннарга бәйле. Әлбәттә, борынгы Татарстанда һәм күрше районнарда, югарыда әйтелгәнчә, җирле кабиләләр—фин кабиләләре дә яшәгән. Болгарларга кадәрге һәм болгар чорындагы төрки телле халыклар, монда урнашкач, алар белән киң этник һәм мәдә элемтәләргә кергәннәр.

Төрки халыкларда бер аллалыкның башлангычы саналган тәңречелек яшәсә дә, алар барыбер әле мәҗүсиләр булып калганнар, һәр кабилә иске йола нигезендә үз тотемына табынуын дәвам иткән. Дөрес, болгар җәмгыятендә Урта Азиядән кабул иткән ислам диненең беренче яралгылары күренә башлаган. Мәсәлән, тарихта мәгълүм беренче болгар бие Алмас мөселман булган. Болгарларның кайсыдыр бер өлеше көньякта хәзәрләр арасында яшәгән чорда бу яңа дин белән танышкан.

Ләкин барлыкка килгән идарәче сыйныфларның хакимиятен ныгыту, патшаның дәрәҗәсен күтәрү, ниһаять, болгар ыруын һәм башка кабиләләрне бер гомуми сыйнфый дин, бердәм идеология җирлегендә аерым бер дәүләткә тәмам берләштерү өчен ислам динен бөтен халыкның кабул итүе кирәк була. Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә мөмкин. Ул кеше — Багдад хәлифәсе була. Алмас, аңарга илчеләр җибәреп, үз илендә ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга мөселман динен өйрәтү өчен үзенә фәкыйһ—шәригать хокукларын яхшы белүче кеше җибәрүне үтенгән.

Болгар биенең үтенече канәгатьләндерелгән: 922 елда Багдадтан Урта Азия аша болгарларга илче Сусан әр-Расси һәм илчелекнең сәркатибе Әхмәт ибне Фадлан җитәкчелегендәге вәкиллек килеп җиткән. Нәкъ менә илчелекнең асылда төп вазифасын үтәүче Ибне Фадлан Багдадка әйләнеп кайтканнан соң үзенең «Рисалә»сен язган. (Рисалә—берәр мәкалә, кечерәк китап дигән сүз.) Авторның үз кулъязмасы әлегәчә табылмаган, әмма аның аерым күчермәләре безгә кадәр килеп җиткән, һәм менә мәшһүр гарәп сәяхәтчесенең китабы безгә илчелекнең болгар җиренә ничек барып җитүе вакыйгасын күзалларга, шулай ук болгарлар тормышыннан бик тә кызыклы хәлләр белән танышырга мөмкинлек бирә. Илчелек борынгы болгарлар иленә һиҗри белән 310 елның 121 мөхәррәмендә аяк баса. Бу безнеңчә ел исәбе белән 922 елның 12 маена туры килә.

Һиҗри (Һиҗрәт)—гарәпчә «күчеп китү» дигән мәгънәдә — 6221 елда Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган шәһәре Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күчеп китүен аңлата. Шул ел башы бүгенге көнгә кадәр ай календаре нигезендә мөселман елы исәбен алып баруда башлангыч нокта булып тора. Мөселманнарның ай елы христианнарның кояш елына караганда 11 көнгә кыскарак, чөнки анда 31 көннән торган айлар юк. Айлар 29 (так сан) һәм 30 (җеп сан) көннән тора. Әгәр Европаның кояш календарена күчерсәң, ай елы башы — беренче хәррәм (ягъни яңа ел) — һәр елны 11 көнгә алдарак бара.

Болгар патшасы Алмас (Ибне Фадлан аны, дәүләт башлыгы буларак, «мәлик» дип атый, гарәпчә патша дигән сүз) илчелекне ифрат зур тантана белән кабул иткән. Гарәпләр аңа кыйммәт бүләкләр һәм хәлифәнең яклавы билгесе итеп дәүләт байрагы тапшырганнар. Берничә көннән, җомга көнне, тантаналы төстә гыйбадәт кылганнар, хөтбә, ягъни җомга намазы укыганнар. Мөселман динен тотуда ул гаять зур йола булып санала. Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында Алмас исламны кабул итүне рәсми төстә бөтен халык исеменнән игълан иткән.

Шул рәвешчә, дәүләт дине итеп исламны кабул итү болгар һәм аларга кардәш кабиләләрне берләштерүне төгәлләр чоры, төньякта болгарларның үзәкләштерелгән яңа дәүләтенең—Идел Болгарының тәмам оешып җитү вакыты булып санала.

1989 елда — Һиҗри белән 1410 да — Идел Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы (1410—310= 1100) тантаналы төстә билгеләп үтелде. Тантаналар Идел буенда Болгар шәһәрлегендә дә үткәрелде. Бу зур юбилейда катнашу өчен Шәрыкның 20 дән артык мөселман иленнән һәм шулай ук Көнбатыш Европаның байтак илләрендәге ислам җәмгыятьләреннән вәкилләр килде. 1100 ел электәге кебек үк, гаҗәеп күп җыелган халык алдында, азан әйтелгәннән соң, хөтбә укылды. Бу вакыйга Татарстан һәм күрше республикаларның рухи тормышында бик зур бәйрәм төсен алды.

^

Идел Болгары заманына күрә зур мәйдан биләгән. X—ХI йөзләрдә аның төньяк чиге Каманың уңъяк яры, көнбатышта сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена—Жигули таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән.

XII йөздә дәүләтнең социаль-икътисадый һәм сәяси үсеше нәтиҗәсендә аның чикләре киңәйгән. Мәсәлән, төньяк чикләре Казан елгасына кадәр күтәрелгән—соңгы вакытта без анда нәкъ менә шул гасыр ахырлары тирәсендә барлыкка килгән бераз авыл урыннары таптык. Чама белән шул ук чорда Болгарның җирләре көньяк-көнчыгышка таба да киңәйгән. Иң борынгы рус елъязмаларыннан берсе—Лаврентий елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәсәлән, XVI йөздәге «Казан тарихы» дигән русча язмада, татар тарихи чыганагы булган «Дәфтәри Чыңгызнамә»дә Идел белән Камадан Җаекка кадәрге җирләр болгар җирләре дип аталган. Биредә, әлбәттә, болгарларга буйсынган җирләр, Болгарның дәүләт чикләре турында сүз алып барыла. Болгарлар үзләре яшәгән җирләр, икенче төрле әйткәндә, этник территория аңарчы да һәм бу чорда да көнчыгышта Шушма елгасы чигеннән үтмәгән. Көньяк-көнчыгыш тарафта, дала ягында бу чик Олы Чирмешән елгасының югарыгы агымына барып җиткән һәм көньякка таба Иделнең сулъяк ярында бер тар аралык булып Самар тугае буйлап сузылган. Кыскасы, болгарлар яшәгән җирләр X—XI йөзләрдәге чикләрдә сакланган. Аннан ары археологларга болгарлар тупланып яшәгән башка урыннар очраганы юк әле. Тик Алтын Урда чорында гына Самар һәм Кинәл елгаларының түбәнге агымында кайбер авыллар барлыкка килгән. Көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба сузылган далалар Болгар иленең этник территориясенә кермәгән, әмма алар күчмә халыкларның һөҗүмнәреннән саклану өчен даими күзәтү астында тотылган.

Болгарның этник составы X—XI йөзләрдә, ягъни бу дәүләтнең башлангыч чорында, шактый чуар булган. Безгә мәгълүм болгар, бирсула, суар, бәрәнҗәрләрдән тыш, X йөз чыганакларында тагын искилләр (эсегеллар) дә телгә алына. Шунда ук әйтелгәнчә, болгарлар да, бирсулалар да, искилләр дә тормыш итүләре ягыннан бер үк дәрәҗәдә булганнар. Кайбер зур шәһәрләрнең атамалары шушы төп кабиләләрнең исемнәре белән бәйле. Мәсәлән, болгарлар — Болгар шәһәре, суарлар — Суар шәһәре. XVII йөзнең күренекле рус тарихчысы В. Н.Татищев, безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән кайбер тарихи чыганаклардан файдаланып, Бүләр шәһәрен билирләр шәһәре дип атый. Ә билирләр Көнбатыш Европа чыганакларыннан да билгеле: X йөз азагында аларның бер төркеме Хәсән би җитәкчелегендә Венгрия җиренә күченеп утырган һәм анда Пешт дигән шәһәргә, ягъни бу илнең башкаласы булган Будапештның икенче өлешенә нигез салган. Шул ук Татищев тагын ниндидер чалмат кабиләләре булганлыгы турында да яза.

Болгарның этник төрлелеге нигездә дәүләтнең оешу чоры өчен хас. Соңгырак дәвер сәяхәтчеләре, мәсәлән, XII йөздә бу илгә килгән гарәп әл-Гарнатый һәм башка географлар, болгарлар арасында без әле генә санап үткән кабиләләрне телгә алмыйлар. Аларның язмаларында бүтән, яңа кабиләләр турында да мәгълүматлар юк. XII гасырда «болгарлар» дигән гомуми исемдә бердәм халык оешкан дип карала.

Идел Болгарында, үз халкыннан тыш, аның сәяси, икътисадый һәм мәдәни йогынтысы астында яшәүче башка кабиләләр да булган. Барыннан да элек болар болгарларның иң якын күршеләре — фин-угор телләре төркеменә, тагын да төгәлрәге, фин телләре төркемчәсенә керүче кабиләләр: хәзерге мари, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларның бабалары. Кайбер төрки телле кабиләләр дә болгарларга шундый ук бәйлелектә яшәгәннәр. Беренче чиратта Болгар җиреннән көнчыгыштарак күченеп йөргән маҗарларны атап үтәргә кирәк. X йөз башының танылган гарәп географы әл-Бәлхи мәгълүматларына караганда, маҗарларның ике мең кешедән торган (ике мең сугышчыдан дип фараз итү дөрес булыр) бер төркеме болгарларга буйсынып яшәгән. Шушы мәгълүматка таянып, күпләр аларны борынгы башкортлар дип язалар. Ләкин бу чыганакта ап-ачык итеп маҗарлар дип әйтелгән (кайбер язмаларда, дөрес, «башҗар» төре дә очрый, ләкин моны баш хәрефләрнең контаминациясе, ягъни яңгырашка ярашып алышынуы гына дип карарга кирәк, мондый хәреф-аваз, хәтта сүзләр чиратлашу күп кенә телләргә хас күренеш).

Әлегә кабиләләр Алтын Урда чорында инде татар һәм башкорт халыкының оешуында турыдан-туры катнашканнар.

Болгарларның ерактагырак күршеләре дә булган. Якындагылары кебек үк, алар да болгарларга ясак түләгәннәр. Мәсәлән, болгар җиреннән 20 көннән бер айга кадәр юл ераклыгында (бер көнлек юл 35 км чамасы саналган) төньякта вису кабиләләре яшәгән. Алар турында Ибне Рустә белән Ибне Фадланнан башлап күп кенә көнчыгыш сәяхәтчеләре һәм географлары язганнар. Гарәпчә «вису» дип язу рус елъязмаларының «весь» дигәненә туры килә. Соңрак бу кабиләләрнең бер өлеше руслашкан, ә бер өлеше үзенең этник йөзен саклап кала алган. Алар—фин-угор телләре төркеменең Балтик буе фин төркемчәсенә карый торган хәзерге вепслар, телләре белән эстоннарга, шулай ук карелларга һәм финнарга якын торалар. Хәзерге вакытта алар Карелиядә, беразы Ленинград һәм Вологда өлкәләрендә яшәүче 8 мең кешене тәшкил итәләр.

Менә шул борынгы ыруглык җәмгыяте дәрәҗәсендә яшәүче ерак төньяк кабиләләре Төньяк-Көнчыгыш Европаның беренче феодаль дәүләтенә — Идел Болгарына буйсынган булганнар. Шулай ук гарәп чыганакларында «йура» дип, ә рус елъязмаларында «югра» яки «угра» дип аталган кабиләләр дә болгарларга бәйлелектә яшәгәннәр. Алар тагын да еракта — үзләренең көньяк күршеләреннән өч айлык юл арырак тормыш иткәннәр. Нуралар хәзерге хантлар (остяклар) һәм мансиларның (вогулларның) бабалары саналалар.

Болгарлар әлеге төньяк кабиләләреннән ясак та җыйганнар, алар белән сәүдә дә иткәннәр. Ләкин ул сәүдә үзенчәлекле, алыш-биреш сәүдәсе булган: төньяк кабиләләрендә ул чорда акча-сәүдә мөнәсәбәтләре булмаган, шуңа күрә алар товарга товар алыштыруны гына белгәннәр. Мондый алыш-бирешне телсез сәүдә итү дип тә атаганнар, чөнки әлеге кабиләләр, чит ил сәүдәгәрләреннән куркып, шәхси аралашу, аңлашу мөнәсәбәтенә кермәгәннәр, кешесенә күренмичә генә, читтән торып, алдым-бирдем ясаганнар. Бу сәүдә менә ничек барган. Болгарлар йуралар иленә киләләр, үзләре белән алып килгән малларын билгеле бер урында калдырып, бераз ары китеп, көтеп торалар. Йура кешеләре киләләр дә үз товарларын чыгарып тезәләр һәм, әгәр күңелләренә ошаса, болгар әйберләрен алып, үз әйберләрен шунда калдырып китеп баралар. Әгәр дә инде болгар товарлары ошамаса, алар берни алмыйча читкә китеп торалар. Сәүдәгәрләр яңадан киләләр һәм, тагын нәрсәдер өстәп, читкә китеп басалар. Йуралар үзләренең яшеренеп торган җирләреннән чыгалар да, товар ошаса, аны алып, үзләренекен калдыралар…

Болгарларның көнбатышта фин-угор җирләре артындагы ерак күршеләре Киев Русеның халкы булган. X—XI йөзләрдә бу ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр, берничә ызгышны: тынычлык килешүе белән тәмамланган 985 елгы рус походын һәм Идел белән Үкә (Ока) елгасында үзләренең сәүдә кәрванын талаган өчен 1088 елда болгарларның Муром шәһәрен алуларын исәпкә алмаганда, нигездә, үзара аңлашучылыкка корылган булган. Идел Болгары белән Борынгы Рус дәүләте арасындагы киеренкелек бераз соңрак башланган.

^

Болгар хуҗалыгының шактый алга киткән төре булып игенчелек саналган. Җирне авыр сабаннар һәм җиңел сукалар белән сөргәннәр. Бодай, арпа, тары, ясмык чәчкәннәр. Бу хакта XI йөзнең башында ук әле Ибне Рустә язып калдырган: «Болгарлар—игенчелек белән көн күрүче халык һәм һәртөрле иген ашлыгы үстерәләр, әйтик: бодай, арпа, тары вә башкасы». Болгарларның игенчелек продуктлары һәм гомумән ничек тукланулары хакында шуңа охшашлы сүзләрне аз гына соңрак Ибне Фадлан да әйткән: «Аларның ризыгы—тары белән ат ите, һәм [аларда] бодай белән арпа да бик күп, һәм ни чәчкән, аны үзе өчен җыеп ала». XI йөзнең безгә инде мәгълүм фарсы географы һәм тарихчысы әл-Гардизи бодай белән арпага ясмыкны һәм шулай ук кайбер бакча үсемлекләрен, мәсәлән, кабак һәм ногыт борчагын өстәгән. Идел Болгарында феодализмның башлангыч чорында азык-төлек төрләре менә шулай ярыйсы ук бай булган.

Ибне Фадлан сүзләреннән тагын шул мәгълүм: болгар кешесе бөтен уңышын үзендә калдырган. Монда шундый сорау туарга мөмкин: кеше шул дәүләттә иминлектә көн күрә икән, ул үз табышыннан дәүләткә нинди дә булса салым-мазар түләргә тиеш бит? Бу сорауга шул ук Ибне Фадлан җавап биргән: әмма «падишаның моңа (чәчүлеккә) һичнинди хакы юктыр, тик шунысы гына бар, аңар һәр йортның һәр кешесе исәбеннән бер кеш тиресе түләнә».

Салым сыйфатында дәүләткә кеш тиресе белән түләү галимнәрдә бәхәс кузгатты. Чөнки кеш дигән җәнлек ул урман-дала төбәгендә яшәмәгән, шуңа күрә һәр болгар бу төньяк җәнлеге тиресен таба алмаган, әлбәттә. Хикмәт шунда: кайбер гарәп сүзләре төрле кулъязмаларда төрлечә языла һәм укыла, чөнки хәрефнең астына яки өстенә куела торган диактрик нокталарның булуы яисә төшеп калуы мәгънәне бик нык үзгәртергә мөмкин. «Кеш» сүзе белән дә шулай килеп чыккан, гарәпчә кулъязмаларда язылу чорына һәм күчереп язучысына карап ул төрлечә бирелгән. Ә Ибне Фадланның үз кулъязмасы әлегәчә табылмаган. Аның китабы безгә төрле күчермәләрдә генә килеп җиткән. Шул нөсхәләрнең берсендә без моңарчы «кеш» дип укыган сүз гарәпчә «үгез» дигәнгә туры килә.

Яки менә шул мәсьәлә буенча Ибне Фадланга кадәр нибары 10—15 ел элек язган кешегә—Ибне Рустәгә мөрәҗәгать итеп карыйк: «Алар (болгарлар) падишага салымны ат һәм башка терлекләр белән түлиләр». Бу Ибне Рустәнең узган йөздә үк Д. А. Хвольсон тәрҗемә иткән китабында шулай. Соңгырак чор тәрҗемәчесе, гарәпче галим Б. Н. Заходер салымның бу төрен «йөк терлеге» дип бирә. Әгәр дә Ибне Фадландагы үгезне һәм Ибне Рустәдәге атны йөк ташый торган җанвар дип саныйбыз икән, монда әллә ни зур аерма калмый, һәм салымның мондый төре, «кеш»тән аермалы буларак, әлбәттә, чынлыкка ныграк туры килә.

Салым—салым инде, тик болгарлар казнаны, әлбәттә, ашлыксыз калдырмаганнар: үзләреннән артканны алар дәүләткә сатканнар. Рус елъязмаларында тагын шундый бер вакыйга турында язылган: 1229 елны болгар әмире, ягъни олуг бие, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе Юрий Всеволодовичка Идел буйлап 30 зур көймәгә төялгән бодай бүләк итеп җибәргән. Ул чакта Русьта зур ачлык булган, һәм руслар болгарларга ярдәм сорап килгәннәр. Күршеләре аларга күп итеп ашлык сатканнар.

Бер уңайдан шунысын да әйтеп үтик, Русьта ачлыклар элек еш булып торган, анда да аларга көнчыгыш күршеләре ярдәм итеп килгәннәр. Мәсәлән, байтак елъязмаларда 1024 ел алдыннан Суздаль җирләрендә зур ачлык булуы турында язылган. Бу очракта да руслар болгарларга барганнар, алардан ашлык төяп кайтканнар һәм, шулай итеп, үлемнән котылып калганнар. Шуңа күрә Тверь елъязмасы белән танышу урынлы булыр. Иске славян теленнән тәрҗемәсе болай була: «Фетнә бик куәтле булды, һәммә җирдә ачлык котырынды, ир хатынны белмәс булды, адәм ашау галәмәтләренә барып җитте. Барча кеше Идел буйлап Болгарга бардылар, һәм дә бодай, һәм дә ризык (икмәк, бөртек) алып кайттылар вә шуның белән җан саклап калдылар».

Кыскасы, Болгарда ашлык җитәрлек булган. Илдә игенчелекне үстерүгә болгарларга кадәр яшәгән җирле кабиләләрнең җир эшкәртү тәҗрибәсе дә ярдәм иткән. Җир эшкәртүдә болгарлар пар системасы кулланган дип исәпләнелә. Кайбер тарихчылар исә андый ук система булмаган, җирне ташлап тору (перелог) тәртибе генә яшәгән дип язалар.

Игенчелектә пар системасы — чәчү әйләнешенең бер төре ул. Бу ысул белән эшләгәндә басуның зур өлешенә ашлык чәчелә, ә кечерәге туфракның уңдырышын тергезү өчен парга калдырыла. Пар җире бер ел яз чәчелми, буш тотыла. Шул чор эчендә эшкәртелгән, чүптән арындырылган җирдә туфракның уңдырышы, дым саклау мөмкинлеге арта.

Игенчелекнең ташлау җире дип аталган төре дә булган. Анысы — җир эшкәртүнең иң гади, примитив ысулы. Бер басуда күп ел рәттән иген иккәч, туфрак уңдырышы яңадан кайтсын дип, аны ун еллар чамасы ташлауга калдырганнар, эшкәртми тотканнар.

Игенне ураклар белән урып җыйганнар; әйтергә кирәк, археологик тикшерүләр вакытында ураклар еш табыла. Шулай ук череп бетмәгән бодай, арпа һ. б. ашлык калдыкларына юлыгасың. Аерым шәһәрләр һәм авыл урыннарын казыганда имән такталар белән эчләнгән ашлык саклау базлары да табыла. Ашлыкны балчыктан ясалган махсус зур чүлмәкләрдә дә саклаганнар.

Игенчелектән башка терлек асраучылык белән дә шөгыльләнгәннәр: ат, сыер һәм вак хайван тотканнар. Болгарлар сунарга да йөргәннәр, сусар, тиен, кондыз һәм башка төр җәнлекләр аулаганнар. Аларда тире һәм мех мул булган. Болгарлар аларны кирәкләренә дә калдырганнар, читкә дә чыгарганнар. Гәрчә кыйммәтле мехларның шактый өлешен үзләренең күршеләреннән, беренче чиратта төньяк кабиләләрдән алып кайтсалар да, үзләре дә яхшы аучылар булганнар. Алар шулай ук балык тоту һәм бал җыю белән, ягъни урманда агач куышлыкларындагы корт ояларын карау белән кәсепләнгәннәр. Идел һәм Кама суларында, аларның күп санлы кушылдыкларында һәм якын-тирә күлләрдә балык, ә урманда бал корты күп булган. Бу байлыкның да бер өлеше башка илләр белән алыш-биреш итүгә тотылган.

Болгарда төзү эше һәм һөнәрчелек нык алга киткән. Мәгәр IX—X йөзләр чигендә ярым күчмә тормыш сакланып, җәйләрен кешеләр тирмәләрдә яшәүгә күчсәләр дә, шәһәрләр барлыкка килү белән акрынлап архитектура үсә башлаган, төзү эше колач җәйгән. Кирпечтән һәм ак таштан сарайлар, мәчетләр, җәмәгать мунчалары, хәтта торак йортлар да салганнар. Ләкин корылмаларның күп өлеше агачтан булган. Шул ук вакытта балчык сылап эшләнгән һәм яртылаш җиргә кергән өйләрдә дә яшәгәннәр.

Металлургия, беренче чиратта тимер эшкәртү, зур үсеш алган. Тимердән күп санлы эш кораллары һәм тормыш-көнкүреш әйберләре: балта, пычкы, чүкеч, чалгы, урак, кискеч, өтерге, борау, боҗра, күгән, кадак, йозак, кармак һ. б. ш. нәрсәләр ясаганнар. Тимерчеләр арасында сугыш кораллары ясаучылар аеруча дан тоткан. Алар барлык төрдәге диярлек коралларны ясый белгәннәр һәм ясаганнарының бер өлеше, мәсәлән, тимер кием-көбә хәтта чит ил базарларына да чыгарылган.

Болгарларда бакыр һәм сөяк эшкәртү, чүлмәк ясау, тире иләү, эрләү һәм туку, ташка сурәт төшерү вә башка шундый һөнәрләр югары дәрәҗәдә үсеш алган. Алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясаучы осталар бик-бик еракларда шөһрәт казанганнар. X йөздә ике зур мәшһүр шәһәрдә — Болгар белән Суарда көмеш акчалар сукканнар. Болгарлар баштарак читтән кергән акчалар — гарәп дирһәмнәре белән эш иткәннәр, соңрак аларны үз шәһәрләрендә суга башлаганнар, ә аннары олуг биләре — әмирләре исеменнән үз акчаларын коюны да җайга салганнар. Идел Болгарында X йөздә үк акча сукканнар, ләкин ул шуннан соң тукталып торган, һәм XI—XII йөзләрне хәтта акчасыз гасырлар дип тә йөртәләр. Әмма бу хәлгә әле һаман да фәнни аңлатма бирелмәгән.

Болгар илендә хәрби ныгытмалар төзүгә аеруча игътибар бирелгән. Шәһәр һәм кирмәннәр биек җир өемнәре һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган, өемнәр өстенә ике рәтле имән стена—кура һәм шактый биек башнялар (машлар) эшләнгән булган. Бу хакта Суар, Болгар, Бүләр һәм башка кайбер шәһәрләрнең урыннарын казып тикшерү вакытында табылган материаллар, шулай ук Ашлы, Бүләр шәһәрләренең хәрби ныгытмалары турында рус елъязмалары калдырган мәгълүматлар сөйли.

Идел белән Каманың биек ярларында, чик буйларында һәм кәрван юллары очрашкан урыннарда андый җирләрне һәм юлларны саклау максатында хәрби кирмәннәр — форпостлар төзелгән. Ә чик буе һәм эре шәһәрләр тирәсендә урыны-урыны белән хәтта унар чакрымнарга сузылган махсус ныгытмалар тезелеп киткән.

Кораллар ясау, гомумән, кораллану тиешле дәрәҗәдә торган. Ибне Рустә болгарлар атка атланып йөриләр, көбә кием кияләр һәм баштанаяк коралланганнар дип язып калдырган. Болгар шәһәрләрен һәм авылларын казып тикшергәндә кылыч, сугыш балтасы, кистән, ук һәм сөңге очлары, дошманның атлы гаскәр һөҗүм итеп килгәндә аяк астына ташлау өчен өч япьле чәнечкеле тимерләр, типке (шпора), көбә, шишәк кебек барлык төр кораллар һәм хәрби киемнәр дә табыла.

^

Идел Болгары гадәти феодаль дәүләт булган. Илдә әмир хакимлек иткән. Дәүләт оешкан башлангыч чорларда аның башлыгы эльтебер дип аталган. Әле Төрки каханлыгында ук, соңрак Хәзәр илендә кабилә берләшмәләренең гаскәр башлыкларын нәкъ шулай дип йөрткәннәр. Бу сүзнең төгәл мәгънәсе ачыкланып бетмәгән, алай да аның тамыр сүзе «эль» борынгы төркиләрдә кабиләләр берлеге, дәүләт яки ил дигәнне белдергән. Ул бүгенге төрки халыклардагы «ил» дигәнгә туры килә, һәм «эльтебер» сүзе илтабар дигән мәгънәне аңлаткан булса кирәк (Урта Азия төркиләрендә, мәсәлән, Илтотмыш дигән хан да булган).

Соңгырак чорда, мөселманлык киң таралганнан соң, бу терминны «әмир» дигән гарәп сүзе алыштырган. Шул ук вакытта кайбер авторлар, беренче чиратта Ибне Фадлан, гарәп дөньясында гомуми кабул ителгәнчә, болгар хакимен уртак термин белән патша, падиша мәгънәсендә «мәлик» дип тә атаганнар.

Болгарларда дәүләткә салым түләү ат яки башка йөк терлеге бирү белән генә чикләнмәгән. Ибне Фадлан шундый бер күренешкә игътибар иткән: «Кем дә кем туй ясый яки мәҗлес үткәрә икән, мәҗлеснең күләменә карап, ул патшага салым түләргә бурычлы». Бу «салым»ны гарәп сәяхәтчесе шәрехләп биргән, аның бал эчемлегеннән торуын һәм шуның өстенә тагын күпмедер күләмдә бодай бирелүен әйткән. Улыңны өйләндерәсең яисә кызыңны кияүгә бирәсең килсә — үз хәлеңә карап дәүләткә дә өлеш чыгарасың. Дәүләттә яшисең, ул сине яклый, син дә аңа булышырга тиешсең, бу—гражданлык бурычы.

Идел Болгарында феодализм барлыкка килгәч, башта ул дәүләт формасында үсеп киткән. Ул шуннан гыйбарәт: крестьяннар феодалга бәйлелеккә кергәнче, бәйсез халык төрле дәүләт йөкләмәләрен үтәгән. Дәүләт файдасына салымнарның югарыда әйтелгән төрләреннән тыш, илнең бәйсез халкы бүтән төрле мәҗбүри эшләр башкарырга тиеш булган. Мәсәлән, алар олы юллар өстендә, чик буйларында хәрби ныгытмалар коруда, гомумән шәһәрләр һәм дәүләткүләм әһәмиятле башка торак урыннары төзүдә катнашырга тиеш булганнар. Дөрес, бу эшләрдә хәрби әсирләр дә катнашкан, тик азат халык җилкәсенә дә аз төшмәгән.

Ләкин Болгарда, башка һәр феодаль илдәге кебек үк, аерым бер алпавытка буйсынып яшәү рәвеше дә булган. Бу хакта язма чыганакларда төгәл мәгълүматлар очрамаса да, феодаллар (тарханнар) һәм феодаль мөнәсәбәтләр яшәве Болгар дәүләтенең төп җирләрендә бик күп шәһәрлекләр — феодал кирмәннәренең калдыклары табылу белән раслана. Алар—мәйданы 3—4 гектардан артмаган, әмма куәтле ныгытмалар һәм берничә авыл белән уратып алынган зур булмаган шәһәрлекләр. Авылларда алпавытка, тарханга буйсынган халык көн күргән, ә тархан үзенең кечерәк гаскәре белән ныгытылган кирмәнендә яшәгән.

Идел Болгарында феодализмның үсүенә дәүләт оеша башлаганда ук бер аллага табыну дине — ислам кабул ителүе нык ярдәм иткән. 922 елдан соңгы чор—мөселманлыкның бөтен ил буенча таралыш дәвере. Еллар һәм гасырлар эзлеклелеген саклап, тарихи чыганаклар белән танышканда моңа берсүзсез ышанырга мөмкин. Берничә мисал китереп карыйк. Ибне Фадланның замандашы, безгә мәгълүм әл-Бәлхи болай дип язган: «Илнең исеме Болгардыр, халкы ислам дине тота». X йөз ахырының «Хөдүд әл-галәм» («Дөнья чикләре») дигән атаклы фарсы язмасы Болгар халкын шулай ук мөселманнар дип атаган.

Исламның болгарларда рәсми дин сыйфатында таралуы турында 986 елгы тарихи вакыйгалар уңае белән рус елъязмаларыннан да кызыклы мәгълүматлар табарга мөмкин. Шул елны Киев кенәзе Владимирга үз диннәрен тәкъдим итеп болгар илчеләре барганнар. «Кенәзнең: нидән гыйбарәт соң ул динегез?»—дип соравына болгарлар сөннәтләү кирәклеген, дуңгыз ите ашау һәм аракы эчү тыелуын әйткәннәр… Елъязмачылар раславынча, Владимир үзенә, янәсе, сөннәтләнү һәм дуңгыз ите ашауны тыю гамәленең ошамавын әйткән, ә аракы хакында өзеп: «Русь эчмичә, күңел ачмыйча яши алмый», дигән. Болгарлардан соң Киевкә немецлар, хәзәр яһүдләре, греклар килгәннәр һәм барысы да үз диннәрен мактаганнар. Олуг кенәз икенче елны үзенә боярларны җыйган да алардан киңәш сораган. Боярлар шул илләргә кешеләр җибәреп анда ни барын үз күзләре белән күреп кайтырга киңәш иткәннәр. Шулай эшләгәннәр дә. Киев илчеләре Болгарга килгәннәр, анда мөселманнарның үз мәчетләрендә дога кылуларын карап торганнар, тезләнеп җиргә иелүләре аларга ничектер сәер: «гел сагыш, күңел ачулар юк», булып күренгән. Кыскасы, киевлеләргә мөселманлык ошамаган, кайткач, кенәзләренә үзләре күргәннәрне җиткергәннәр, һәм ислам кире кагылган. Тагын бер ел үткәч, ягъни 988 елда, Русь христианлыкны кабул иткән.

XI йөз авторлары Болгарның шулай ук мөселман иле булуын әйткәннәр. Харәземнең энциклопедик галиме Бируни һәм XI—XII йөзләрдә яшәгән, инде безгә мәгълүм булган әл-Мәрвази Болгар җирен нәкъ шулай дип, ә болгарларның үзләрен мөселманнар дип атаганнар. XII йөзнең мәшһүр испан-гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнатый, 1135 һәм 1150 елларда Болгар җирендә булып кайткач, китап яза һәм шуңа бер хикәят тә кертә. Ул аны болгарлы Йакуб ибне Ногманның «Болгар тарихы» дигән китаптан укыган булган. Бу хикәяттә сүз шул хакта бара: Бохарадан килгән, медицинаны да яхшы белгән бер фәкыйһ—мөселман диненә өндәүче — болгар патшасын һәм аның хатынын дәваларга була, тик аларга ислам диненә күчү шартын куя; «алар савыгалар һәм ислам кабул итәләр, һәм ул илнең халкы да исламга күчә». Әлеге фәкыйһнең исеме, аның кайсы вакытта булуы бу китапта әйтелмәгән (Ибне Ногманның хезмәте безнең көннәргә кадәр сакланмаган).

Вәгазьченең мөселман иленнән килүе һәм патшадан соң бөтен халыкның исламны кабул итүе турында сүз барганлыктан, бу фәкыйһ Ибне Фадлан бульш күз алдына баса: ул да фәкыйһ була һәм Болгарга Бохара аша килә бит. Ә әл-Гарнатыйның Болгарда булу вакыты—бу дәүләттә мөселманлыкның тагын да ныграк таралган дәвере. Шуның өстенә, болгарлар үзләре һәм Суар кешеләре Түбән Иделдәге Саксын шәһәрендә Җамигъ мәчетле мәхәлләләр тотканнар. Җыеп әйткәндә, ислам Идел Болгарына да гомумдәүләт күләмендә, хакимлек итүче идеологиягә әйләнгән.

Әмма шул ук Болгарда, бигрәк тә аның башлангыч чорында, мәҗүсилек тә яшәгән. Анда мәҗүсилек белән беренче буларак Ибне Фадлан очрашкан һәм аны үзенең рисаләсендә тасвирлап калдырган. Мәсәлән, кемнедер ялгыш үтергән кешегә мондый җәза биргәннәр: аны бер әрҗәгә кертеп япканнар, аңар ризык куйганнар («өч кабартма вә бер савыт су»), әрҗәне кадаклап баганага асканнар, кеше шунда акрынлап үләргә тиеш булган. Яки менә тагын бер мәҗүсиләрчә җеназа ысулы: кеше үлгәч, аны вакытлыча тирмәнендә калдыралар. Аның ишек катына ирләр киләләр дә үксеп-үксеп елый башлыйлар. Ибне Фадлан бу кешеләрнең ислам кануннарына бәйле булмауларын әйтә. Алар елаудан туктагач, коллар килеп җитәләр һәм үзләрен камчы белән кыйнарга тотыналар. Аннары мәрхүм тирмәненең ишеге төбенә байрак элеп куялар. Җирләгәннән соң кабер әйләнәсенә аның коралларын тезеп чыгалар һәм ике ел буена мәрхүм истәлегенә елауларын дәвам иттерәләр. Шулкадәр вакыт үткәч, байракны урыныннан алалар һәм туган-тумачасы «аш мәҗлесе» җыя — искә алу табыны үткәрә. Әгәр мәрхүмнең хатыны булса, шуннан соң ул икенче тапкыр кияүгә чыгу хокукы ала. Ибне Фадлан искәрмә ясый, бу йолалар мәрхүм «башлык булган» очракта гына тулысы белән үтәлә. Гади кешенең җеназасында йолаларның бер өлеше генә башкарылган.

^

Идел Болгарында беренче шәһәрләр X йөзнең 20 нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам кабул итү чорына туры килә. Бу — очраклылык түгел, ә законлы тарихи процесс. Нәкъ менә дөньяның иң куәтле диннәре, шул исәптән исламның таралуы шәһәрләр барлыкка килү, цивилизация үсеше белән бәйле. Болгарда да шулай булган. Бу дәүләттә беренче шәһәрләр үсеп чыгу белән бергә болгарларның үз акчаларын сугу да башланган.

Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20 нче елларыннан ике болгар шәһәрен — Болгар белән Суарны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә, һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X—XI йөзләрдә, охшаш булган. Хәзер, вакыт эзлеклелеген саклап, шул чыганакларның иң билгелеләренә мөрәҗәгать итеп карыйк. Бу шәһәрләр хакында беренче, бик кыйммәтле мәгълүматларны әл-Бәлхи язмаларыннан укырга мөмкин. Алдагы бүлектә аның хәбәрләреннән бер өзек китерә башлаган идек, шуны дәвам иттерәбез: «Болгар — ил исеме, аның халкы ислам дине тота; ул шулай ук шәһәр исеме дә, анда Җамигъ мәчет бар. Ул шәһәрдән ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан, анда да Җамигъ мәчет бар. Мөселман хатибы әйтте: ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә. Өйләре агачтан һәм аларда кышын торалар; җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр. Әлеге хатип җәйге көннәрнең озын һәм кышкы көннәрнең кыска, ә төннәрнең озын булуын да сөйләде».

Шундый ук хәбәрне X йөзнең 30 нчы һәм 60 нчы елларындагы гарәп авторлары әл-Истахри һәм Ибне Хәукал да язып калдырганнар. Тик алар әл-Бәлхигә бер әһәмиятле төзәтмә керткәннәр: Ун мең әлеге шәһәрләрнең гомуми халкы дигәнне аңлатмый, ә алардагы «ир-ат», икенче төрле әйткәндә, сугышчылар санын белдерә. Бу—дөреслеккә күбрәк туры килә, чөнки урта гасырларда берәр шәһәрнең күпме халкы барлыгын аның гаскәре санына карап билгели торган булганнар. Шундый ук хәбәрне X йөзнең ахырында фарсыча язылган, авторы билгеле булмаган «Хөдүд әл-галәм» («Дөнья чикләре») дигән әсәрдә дә укырга мөмкин: «Болгар—зур булмаган бер төбәкнең шәһәре, ул Идел буенда урнашкан. Аның бөтен халкы да мөселманнар; аннан 20 мең атлы чыга. Алар кяферләрнең һәр гаскәренә каршы, күпме булуына карамастан, сугышка чыгалар һәм җиңәләр. Таза, бай җир ул Суар—Болгар янындагы шәһәр; андагы халыкның дине дә Болгардагы кебек үк».

Янәдән әл-Бәлхигә мөрәҗәгать итик. «Итилдән Болгарга тикле дала буйлап бер айлык чамасы юл; судан барсаң, елгадан югарыга таба ике айлык, түбәнгә таба 20 көнлек чамасы юл»,—дип яза ул. Моны аңлавы кыен түгел, Болгар шәһәре Идел ярына, хәзәрләрнең үзәге белән ике арадагы су юлы буена утырган. Әл-Бәлхинен әлеге сүзләре безгә инде мәгълүм булган «Хөдүд әл-галәм» авторының һәм X йөз азагындагы атаклы гарәп географы әл-Мөкатдәсинең мәгълүматлары белән дә раслана. Әл-Мөкатдәси да Болгар шәһәрен Идел буенда итеп күрсәтә.

Болгарның X йөз башыннан, дәүләт оешканда ук, башкала сыйфатында үсеп китүе табигый булган. Чөнки ул бик уңайлы урынга, Идел белән Кама тоташкан җиргә—Көнчыгыш Европаның икътисадый һәм стратегик яктан зур әһәмияте булган ике зур су юлы буена утырган. Башкаланы шундый мөһим урында төзү болгар җирләрен бер үзәк дәүләткә берләштерүдә, Идел Болгарын һәм аның башкаласын Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында икътисадый һәм мәдәни элемтәләр үзәгенә әверелдерүдә ифрат зур роль уйнаган. Бу очракта дәүләтнең сәяси үзәге шул дәүләтнең үзенең һәм аның төп халкының исеме белән аталуы бик тә табигый булган.

XII йөздә Болгарга ике гарәп сәяхәтчесе килеп чыккан. Аның берсе—безгә аз таныш әл-Җәвалики, икенчесе инде берничә тапкыр телгә алынган әл-Гарнатый. Әл-Җәвалики Болгарга 1145 елда килгән, тик аның язмалары безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Революциягә кадәрге татар тарихчысы М. Рәмзи Казан, Болгар һәм татар дәүләтләре турындагы китабында аңардан кайбер өзекләр биргән: «Аларның (болгарларның) корылмалары Рум (Византия) корылмаларына охшаган. Алар зур халык, аларның шәһәре Болгар дип атала. Ул бик зур шәһәр».

Әл-Гарнатыйның Болгар шәһәре турындагы мәгълүматлары бераз кыскача, әмма бик кыйммәтле, чөнки алар шәһәрнең шул чактагы тышкы йөзен сурәтлиләр: «Ә Болгар да гаять зур шәһәр, ул гел нарат агачыннан гына төзелгән, ә шәһәр дивары — имәннән». Шәрык географиясендә шулай ук «эчке» Болгардан, ягъни Болгар шәһәренең үзеннән тыш тагын дәүләтне тышкы дөнья белән бәйли торган сәүдә урыны сыйфатындагы «тышкы» Болгар турында да хәбәрләр очрый. Анысы—Идел буендагы атаклы Ага-Базар, зур ярминкә урыны. Тарихи чыганакларда шулай ук Болгарның аннан 20 көнлек юл арасында урнашкан борынгы Русьның башкаласы Куябтан, ягъни Киевтән кечерәк булуы әйтелә.

Монголларга кадәрге чорны чагылдырган рус елъязмаларында шәһәр буларак Болгар исеме очрамый («Бөек Болгар» билгеләмәсе беренче тапкыр XIV йөз азагында барлыкка килә—ул турыда Алтын Урда хакындагы бүлектә сөйләрбез).

«Болгар» сүзе Алтын Урдага хәтле чорда гомумән болгар җире атамасы буларак кына кулланыла. Ә борынгы Болгарны 1164 елда Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзенең Идел Болгарына явы уңаеннан елъязмада телгә алынган Бряхимов (Ибраһим) шәһәре итеп карау гадәткә кереп киткән. Димәк, Болгар әле ул вакытта башкала булган. Ул XII йөзнең беренче яртысында да шулай булып калган; һәрхәлдә, әл-Җәвалики һәм әл-Гарнатый аны илнең баш шәһәре итеп язганнар, алар шул шәһәрдә тукталганнар да.

Болгарның тарихка кереп калган икенче зур шәһәре Суар булган. Бу ике шәһәр хакындагы төп мәгълүматлар безгә билгеле инде. Тагын икенче төр чыганаклар—нумизматика материаллары, ягъни борынгы акчалар сезне кызыксындырмый калмас. Мәгълүм булганча, Урта Азиядә Саманилар идарә иткән чорда (IX—X йөзләрдә) Европа белән Азия арасында сәүдә багланышларында гарәп дирһәмнәре—куфи көмеш тәңкәләре зур урын тоткан. X йөзнең 20 нче елларыннан башлап болгарлар, саманиларга охшатып, үз идарәчеләре исеменнән, тик елларын һәм Урта Азия шәһәрләренең исемнәрен куеп, акчалар сугарга өйрәнгәннәр. Мәсәлән, Микаил ибне Җәгъфәр атлы болгар әмире исеменнән сугылган, ләкин Сәмәрканд, Шаш (Ташкент), шулай ук Фарсының, ягъни Иранның Бәлх, Нисабур шәһәрләренең исемнәре куелган акчалар йөрүе билгеле. Әмма озак та үтмәстән Болгарда, үз шәһәрләрен күрсәтеп, күпләп үз акчаларын сугу башланган. Мәсәлән, 931, 948—959 елларда Насыйр ибне Әхмәт һәм Талиб исеменнән сугылган акчалар мәгълүм.

Талибның соңрак идарә иткән улы Мөэмин бер үк вакытта Суарда да, Болгарда да акча суккан. Аның 976 елда суккан тәңкәләре табылды. Тик шуннан соң, 980 елга кадәр, акча сугу бүтән Мөэмин—Ибне Хәсән исеменнән бары Болгарда гына алып барылган. Әлеге хәл Суарның бу вакытка, элекке сәяси куәтен югалтып, илнең башкаласы булган шәһре Болгарга тулысынча буйсынуын күрсәтеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, болгар акчаларының таралыш географиясе бик зур булган. Бай хәзинәләр эчендә алар бер-бер артлы Югары Идел буенда, Новгород һәм Псков җирләрендә, Балтыйк буенда, Скандинавия илләрендә һәм хәтта Даниядә табылды (Даниядә табылганы—Суар тәңкәсе).

XI йөздә Суар ике күренекле чыганакта телгә алына. Урта Азиянең атаклы төрки тел галиме һәм географ Мәхмүт Кашгарый үзенең мәшһүр «Дөнья картасы» дигән хезмәтендә шулай ук Болгар Һәм Суар шәһәрләрен билгеләп куйган. Ләкин ул Суар шәһәрен ялгыш Каспий диңгезе буендагы Саксын шәһәре белән бутаган, чөнки аңа үзенә бу шәһәрләрне күрергә туры килмәгән була. Ә менә икенче бер авторның, әл-Мәрвәзинең, мәгълүматлары бик кыйммәтле: «Аларның (болгарларның) ике шәһәре бар. Шуларның берсе Суар дип йөртелә, ә икенчесе Болгар дип атала; ике шәһәр арасы—бик куе әрәмәләргә төренгән елга яры буйлап ике көнлек юл. Алар анда дошманнарыннан саклану өчен ныгытмалар төзеп урнашканнар». Бу хәбәр Болгар һәм Суар шәһәрлекләре калдыкларының бүгенге топографиясенә гаҗәеп туры килә.

Атаклы совет археологы, болгар тарихы белгече профессор А. П. Смирновның 1930 нчы елларда Суар урынында алып барган казу эшләре нәтиҗәсендә бик кыйммәтле мәгълүматлар тупланды. Эшнең башында ук тикшеренүчеләр уңышка юлыга: алар шәһәрлек уртасында бер бик зур кирпеч корылма калдыгына килеп чыгалар— анда бер бай түрәнең таш сарае булганлыгы ачыклана. Сарай ике катлы булган, үзәктән ягып җылытылган. Бинаның алды бик матур итеп, бизәкләп эшләнгән булган, уң якта манара калкып торган. Сарай таш стена белән әйләндереп алынган, ишек алдына да таш түшәлгән. Бу сарай X—XI йөзләрдә төзелеп, монголлар явы вакытында җимерелгән, әмма тиздән янәдән торгызылган һәм XIV йөздә, шәһәр белән бергә, яшәүдән туктаган.

Шул ук казулар нәтиҗәсендә, фәндә беренче тапкыр буларак, болгар шәһәрләренең хәрби ныгытмаларын күзалларлык бай археологик мәгълүмат тупланды. Безнең көннәргә кадәр сакланган урлар (валлар) өстенә ике рәт биек имән кура, ягъни ныгытма эшләнгән, рәтләр арасына ныклык өчен балчык төеп тутырылган. Бөтен кура буйлап, бер-берсеннән аткан ук очып җитәрлек ераклыкта аралар калдырып, хәрби машлар тезелеп киткән. Тышкы яктан тирән чокыр казылып, аңа су тутырылган һәм аның төбеннән очлы казык-бүрәнәләр тырпаеп торган. Чокыр артында тагын бер ур сузылган булган, аның өстендә шулай ук очлы имән бүрәнәләрдән койма торгызылган. Бөтен кура өстендә сөңгеләр, еракка ата торган җәя һәм уклар белән коралланган сакчылар басып торган. Менә шушы көчле ныгытма урта гасыр шәһәре булган Суарны төрле һөҗүмнәрдән саклап килгән.

^

Болгарны җимергәннән соң Аксак Тимер Бүләргә юнәлә. Менә аның гаскәрләре шәһәргә килеп җитә һәм аның куәтле ныгытмалары алдында тукталып кала. Шәһәр башлыгы аксакаллар белән киңәш кора — бу явыз илбасарның дәһшәтле явына каршы тора алырбызмы, юкмы? Аксакаллар озак бәхәсләшәләр: сугышыргамы, әллә дошманнан рәхимлек сорап бирелергәме? Тик уртак бер фикергә килә алмыйлар. Менә арадан берсе биек манарага күтәрелә һәм, диңгез ташкыныдай ябырылып килгән дошман явын күреп, юкка кан түкмәскә, ә капкаларны ачарга киңәш бирә. Дошман шәһәргә бәреп керә һәм халкының күп өлешен кырып бетерә…

Бу—риваять. Әмма моннан тыш Бүләр хакында тарихи чыганаклардан дөреслеккә якынрак торган мәгълүматлар табарга мөмкин. Мәсәлән, елъязмалар шундый хәбәр җиткерә: Андрей Боголюбский үзенең улы Мстислав һәм Муром кенәзе белән бергә 1164 елда Идел Болгарына яуга чыккан. Анда әйтелгәнчә, руслар болгарларны җиңгәннәр. Тик болгар бие үз гаскәре белән Олуг шәһәргә кереп яшеренгән. Ә бу шәһәрнең кайда булганлыгы анда әйтелмәгән.

Әлеге шәһәрнең урыны шул ук рус елъязмаларында ачыклана төшә: 20 елдан соң, ягъни 1184 елда, тик бу юлы башка рус кенәзе, Андрей Боголюбскийның энесе Всеволод (Всеволод III) җитәкчелегендә руслар кабат яуга чыгалар, һөҗүм алдыннан шундый бер вакыйга булып ала. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләте үзенең иң якын күршесе Русь белән күптән сәүдә багланышлары алып барган. Югары Идел һәм Үкә елгасы буендагы рус шәһәрләрендә Болгарның сәүдә кешеләре яшәгән. Ләкин Рязань, Муром һәм кайбер башка шәһәрләрнең ниндидер юлбасарлары болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, җитмәсә, Идел буендагы болгар шәһәрләренә һәм авылларына һөҗүм итә башлыйлар. Болгарлар, мондый талауларны туктатуны сорап, ике тапкыр Всеволодка мөрәҗәгать итәләр, ләкин ул юлбасарларны туктата алмый. Талаулар дәвам итә. Түземлекләре беткән болгарлар Русьның үзенә яу чыгалар, Городец, Муром шәһәрләрен туздыралар, Рязаньга барып җитәләр. Бу вакыйга 1183 елда була. Всеволод болгарлардан үч алырга уйлый һәм аларга каршы зур яу җибәрә. Анда Русьның башкаласы Владимир шәһәренең төп көчләреннән тыш Киев, Чернигов, Переяславль, Смоленск гаскәрләре дә катнаша. Руслар Олуг шәһәргә, ягъни Бүләргә кадәр килеп җитәләр, аны ун көн буе камап торалар. Тик ала алмый кире кайтып китәләр.

Елъязмалар шушы Олуг шәһәрне («Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Әлеге елга—Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге—Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи Бүләр шәһәре була инде. Аның беренче тапкыр 1164 елда телгә алынуы һич тә очраклы түгел, нәкъ менә шул чакларда халыкара хәлләр киеренкеләнеп китә, көнбатыштан үзсүзле һәм рәхимсез кенәз Андрей Боголюбский җитәкчелегендә походлар башлана.

Андрей Боголюбский — Владимир-Суздаль кенәзе, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе (1157—1174), Юрий Долгорукийның улы, Русьның үзендә дә сугышчанлыгы һәм кансызлыгы белән танылган, рус шәһәрләренә каршы да походлар оештырган кеше; 1169 елда, мәсәлән, Киевне басып алган. 1174 елда боярлар фетнәсе нәтиҗәсендә үтерелгән: фетнәгә Кучковичлар — бояр Кучканың уллары җитәкчелек иткән. Ә Кучканың үзен элек Андрейның атасы Юрий Долгорукий үтерткән булган. Боголюбскийга каршы күтәрелештә аның үз хатыны да катнашкан. Кенәзнең хатыны исә, чыгышы белән болгар кызы, Тверь елъязмасы хәбәр итүенчә, «күп тапкырлар болгар җирен басып алганы һәм болгарларга күп явызлыклар эшләгәне» өчен иренә үч тоткан булган.

Көнбатыштан һөҗүмнәр ешаю аркасында Идел һәм Кама буйлары куркыныч урыннарга әйләнгән. Болгарның бу ике елга кушылган җирдәге элекке башкаласы илнең эченәрәк—ераграк һәм тынычрак булган Чирмешән буена күчерелгән. Хәер, бу турыда бер генә чыганакта да берни дә язылмаган. Шул чордан башлап Идел Болгары тарихына башкала дәрәҗәсен гәүдәләндереп «Олуг» дип аталган шәһәр килеп өстәлгәнгә күрә фараз кылып әйтү генә бу.

Югарыда китерелгән вакыйгалардан соң рус елъязмаларында Олуг шәһәр тагын берничә тапкыр телгә алынган: 1220 елда кенәз Святославның болгар шәһәре Ашлыга яу чыгуы, монголларның 1232 елда Болгарга беренче тапкыр һөҗүм ясап караулары турында язганда һәм, ниһаять, 1236 елда монгол гаскәренең Идел Болгарына һөҗүм итүен, «шөһрәтле Олуг болгар каласы»ның басып алынуын сурәтләгәндә. Шул вакытта шәһәр җимерелгән, әмма яшәүдән туктамаган. Алтын Урда чорында башка шәһәрләр шикелле торгызылып, акча сугу үзәгенә әверелсә дә, ул инде үзенең электәге куәтен югалткан. Хәзерге Биләр төбәгендә, ягъни Бүләр шәһәре урынында һәм шул тирәләрдә табылган тәңкәләрнең иң соңыннан сугылганы 1431 елга карый.

Күп еллардан соң, Казан ханлыгы басып алынуга йөз ел чамасы вакыт үткәч, борынгы Бүләр урынына рус укчылары («стрелецлар») килеп утырган. Борынгы шәһәр истәлегенә бераз гына үзгәртелеп Биләр (русча Биляр) дип исемләнгән рус авылы үсеп чыккан. Республикабызның хәзерге Алексеевский районындагы бу авыл борынгы кала урынының бер өлешен биләп тора.

XVIII йөз азагында һәм XIX йөз башында Биләр шәһәрлеге мәйданында археологик күзәтүләр ясау нәтиҗәсендә борынгы архитектура корылмаларының хәрабәләре, алар арасында бер зур мәчет урыны барлыгы ачыкланган. Шул вакытта һәм бераз соңгарак анда бик күп әйберләр: алтын боҗра алкалар, көмеш беләзекләр, җиз көзгеләр, тимердән коелган сугыш балталары һ. б. истәлекләр табылган. Узган гасыр азагында һәм безнең гасырның беренче чирегендә Биләр шәһәрлегендә беренче археологик казулар үткәрелгән, ә 60 нчы еллар азагыннан бирле анда археолог, профессор А. X. Халиков җитәкчелегендә тикшеренүләр алып барылды. Күп кенә гыйбадәтханә һәм торак корылмаларының нигезләре, борынгы шәһәрнең хәрби ныгытмалары өйрәнелде, күп санлы көнкүреш әйберләре һәм керамик материал җыелды. Бу археологик мәгълүматлар ниндидер дәрәҗәдә китапларда һәм аерым мәкаләләрдә инде яктыртылса да, алар әле тагын да тирәнрәк һәм чын фәнни нигездә аңлатуны таләп итә.

Без сезне Идел Болгарының тарихта мәгълүм иң зур өч шәһәре белән кыскача таныштырдык. Әлбәттә, болардан башка шәһәрләр дә, әйтик, аерым кенәзлекләрнең үзәкләр дә, һөнәрчелек һәм сәүдә учаклары сыйфатындагы шәһәрләр дә булган. Сәяси әһәмиятләре ягыннан аларны шәһре Болгар белән дә, Суар яки Олуг шәһәр белән дә чагыштырып булмый булуын, әмма алар җәмгыять үсешенең төрле чорларында билгеле бер урын тотканнар. Иделнең уңъяк ярын урнашкан Ашлы шәһәренең язмышы фаҗигале. Идел Болгарының көнбатыш җирләрендәге зур гына билекнең үзәге булып саналган бу шәһәргә 1220 елда Всеволод III нең бертуганының улы Святослав һөҗүм иткән һәм җимергән, шуннан соң шәһәр яшәүдән туктаган. Елъязмаларда Ашлының хәрби ныгытмалары турында кызыклы хәбәрләр сакланган. Алар болгарларда хәрби-инженерлык эшенең югары дәрәҗәдә булганлыгы турында сөйлиләр.

Кашан шәһәре Каманың уң ягындагы бер билек-кенәзлекнең үзәге булган. Бу шәһәрнең монголларга кадәрге чоры хакында тарихи мәгълүматлар сакланмаган булса да (алар Алтын Урда чорына карый), археологик материаллар аның төньяк төбәктә бик әһәмиятле мәдәният һәм сәүдә үзәге булганлыгын раслыйлар. Кама буйлап чак югары, аның сулъяк биек яры өстенда Җүкәтау шәһәре утырган. Аның турындагы тарихи мәгълүматлар шулай ук Алтын Урда чорына караса да, археологик яктан Җүкәтау элегрәк чорга барып тоташа. Идел Болгарының көнчыгыштагы шундый үзәкләреннән берсе итеп Шушма елгасы буена урнашкан Тубылгытау шәһәрен дә атарга кирәк. Алтын Урдага кадәрге шәһәрләр арасында Кама аръягында Болгар дәүләтенең үзәк өлешендәге Төрек, Тукчын һәм Нократ шәһәрләренең булганлыгы да мәгълүм.

Безнең буын кешеләре хәзерге Алабуганың көнбатышында, биек яр өстендә «Шәйтан каласы» дигән сәер исем белән атала торган шәһәрлек калдыгын, бәлкем, яхшы беләләрдер. Бик күп риваятьләр сөйлиләр бу шәһәр хакында. Менә шуларның берсе.

-..Биек тау башындагы иске шәһәрдә бер ялгызы «шәйтан» яшәгән (христиан рухание мөселман изгесен кимсетеп шулай дип атаган).

Борынгы болгарлар шунда гыйбадәт кылырга йөргәннәр намаз укыганнар. Соңрак «Шәйтан» янына Казан кешеләре дә килә башлаганнар, хәлләрен җиңеләйтүдә ярдәм сораганнар. «Шәйтан» ярдәмен кызганмаган, кешеләрне төрле бәлаләрдән коткарган. Көннәрдән бер көнне, кяферләр белән сугыш башлангач, Казан сәете әлеге шәһәрчекнең хуҗасына килеп, изге сугышка фатиха бирүен сораган. «Шәйтан» ун көн буена намаз укыган, унберенче көнне мөнбәрдән тавыш биргән: «Мин сезгә, шәфкать ияләре, ярдәм итә алмыйм инде. Пәриләр мине моннан куалар. Мин моннан барып җиткесез ерак җирләргә мәңгелеккә китәм». Шәһәр эченнән кара төтен ургылган, өермәләнеп күккә күтәрелгән, шул төтен эченнән галәмәт зур елан килеп чыккан һәм ут булып көнбатышка атылган…

Бу риваять Казан ханлыгын җимергәннән соң бер рус рухание язып калдырган «Казан тарихы» дигән елъязмада китерелә. Аның язуына караганда, Казанны басып алганчы ул анда 20 ел яшәгән булган. Шунда әлеге риваятьне язып алган. «Казан тарихы» аша риваять руслар арасына да таралган. Шуңа күрә алар шәһәрлекне үзләренчә «Шәйтан каласы» дип атаганнар.

Бүгенге көнгә Урта Идел буендагы урта гасыр шәһәрлекләренең җыелма исемлеген төзү тәмамланды. Бу тарихи-археологик җыелма 161 истәлектән тора. Алар өч төркемгә бүленәләр: 38 шәһәрлек—элекке шәһәр яки шәһәр кремле калдыклары, 73 феодал кирмәне, 39 хәрби ныгытма-крепость (мәгълүматлар тулы булмау сәбәпле 11 истәлекнең билгеләмәсе ачыкланмаган).

Дөрес, барлык бу шәһәрләр, кирмәннәр һәм ныгытмалар борынгы Болгар чорына гына карамый. Аларның байтагы Алтын Урда чорында да яшәвен дәвам иттергән, шәһәрләрнең бер өлеше Алтын Урда дәверендә барлыкка килгән, Казан ханлыгы чорына кагылышлы шәһәрләр дә юк түгел.

Болгар дәүләтендә шәһәрләрдән тыш бик күп авыллар да булган. Бүгенге көнгә 900 дән артык авыл урыны билгеле. Аларның кайберләре шәһәр кремле ныгытмасыннан тышта, бистә сыйфатында барлыкка килгән. Әмма күбесе мөстәкыйль авыллар булып утырган. Кайберләре бик зур булган, 80—100 гектарга якын җир биләгән, ә күпчелегенең мәйданы 3—6 гектардан артмаган. Андый авыллар уртача 20—40 йорттан торгандыр. Югарыда әйтелгән 900 дән артык авылның өчтән икесе Болгар чорына карый, башкалары, кайбер шәһәрләр шикелле үк, соңгырак дәвердә—Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында барлыкка килгәннәр.

^

Болгарда шәһәрләр төзү һәм, гомумән, шәһәр мәдәнияте шактый югары дәрәҗәдә торган. Монументаль, икенче төрле әйткәндә, зур колачлы кирпеч-таш корылмаларның калдыклары археологлар тарафыннан төрле елларда һәм төрле урыннарда җентекләп өйрәнелде. Югарыда Суардагы ике катлы кирпеч сарай калдыгы хакында әйтелгән иде инде. Бу гаҗәеп корылманың түбәнге каты X—XI йөзләргә карый һәм, шулай итеп, борынгы болгарларның казып табылган таш архитектура истәлеге булып санала. Кирпечтән төзелгән йортлар һәм җәмәгать корылмаларының калдыклары Самар тугаендагы «Муром шәһәрчеге»н, Татарстанда, Иделнең уң ягындагы Хулаш, Чуашиядәге Зур Тояба шәһәрлекләрен һәм безгә инде мәгълүм булган шәһре Бүләрне казып өйрәнү вакытында табылды. Биләрдә күп еллар буе барган тикшерүләр аеруча нәтиҗәле булды, анда борынгы болгарлар дәвереннән калган төзелеш сәнгатенең шактый күп истәлекләре: мәчетләр, җәмәгать мунчалары, йортларның нигезләре һәм башка төзелеш калдыклары ачылды. Шәһре Болгарның җир өстендә сакланган архитектура истәлекләре XIII—XIV йөзләргә карый, һәм без алар белән Алтын Урда тарихына һәм мәдәниятенә багышланган аерым бүлектә киңрәк танышырбыз.

Без югарыда телгә алган «Шәйтан каласы»ндагы таш кальганың почмак манарасы—монголларга кадәрге Болгар дәүләтенең өлешчә исән калган архитектура истәлекләреннән бердәнбере. Бу ныгытманың планын узган йөздә Алабугада бөек рус рәссамы И. И. Шишкин эшләп калдырган. Кальга буе 21,3 м, иңе 19,17 м булган дүртпочмак рәвешендә. Аның һәр почмагында шундый берәр манара, ә һәр дивар уртасында тагын берәр ярым манара басып торган. А. П. Смирновның раславынча, үзенең зурлыгы (400 кв. м) һәм куәте ягыннан «Шәйтан каласы» урта гасырдагы Кавказның хәрби крепостьларыннан өстен торган.

Ул чорларда башлыча эре шәһәрләрнең кальга-ныгытмаларында, бәлки, кайбер кенәзлек үзәкләрендә һәм бик мөһим хәрби-стратегик пунктларда гына корылмалар таш-кирпечтән эшләнгән булган. Шәһәрләрдәге биналарның күпчелеге—йортлар, мәчетләр, каралты-кура һәм башкалар, авыллар турында әйтеп тә тормастан, нигездә агачтан төзелгән. Археологик казулар вакытында кайбер йортларның нинди булганлыгы да ачыкланды. Мәсәлән, Суарда казылган бер агач йортның түбәсе ике кыеклы, идәне такта һәм өй асты базы да булган. Агач өйләрдән тыш, казып эшләнгән җир яки ярым җир, землянкасыман өйләр яисә балчык диварлы йортларның калдыкларына да юлыгалар археологлар. Мондый гади өйләрнең мичләре дә йомшак комташтан гына, бик сирәгендә кирпечтән чыгарылган.

Йорт җиһазлары, тормыш-көнкүреш әйберләре һәм савыт-саба турында язма чыганакларда хәбәрләр аз булса да, аларны шул ук археологик табылдыклар тулыландыра. Ризык әзерләү өчен бронза һәм тимер казаннар, аш-су өчен кирәк булган башка төрле металл савытлар, гади һәм бизәкле балчык савыт-саба, әйтик, тәпәннәр, чүлмәк, кувшин, тәлинкә, табак, җамаяклар, тимер пычаклар, агач кашыклар һ. б. шуның ише әйберләр төрле еллардагы казу вакытында табылдылар.

Без югарыда болгарлардагы һөнәрчелек хакында сөйләгәндә, аларның тормыш-көнкүреш әйберләренең, эш һәм сугыш коралларының күптөрле булуын әйткән идек инде. Болардан тыш археологик эшләр вакытында, бигрәк тә очраклы рәвештә табылган бай хәзинәләр составында, борынгы акчалардан тыш, алтын, көмеш, җиз, бакыр, сөяк һәм пыяладан ясалган бик бай һәм төрле-төрле бизәнү әйберләре чыга. Алар арасында беләзекләр-йөзекләр, алкалар һәм балдаклар, муенса-күкрәкчәләр, төймәләр вә тәңкәләр, каптырма-прәшкәләр, көзгеләр, бил каешы бизәкләре кебек хәтта бүгенге ювелирлык сәнгате өчен дә үрнәк булырлык камил һәм гаҗәеп оста эшләнгәннәре бар. Мондый әйберләрне ясау һәм матурлау техникасы да бик төрле булган. Алар әйбергә алтын-көмеш йөгертү, бөртекләү, каралту, чүкү, үрү, асылташ һәм энҗе беркетү, металлга чокып һәм сугып бизәк төшерү кебек төрле ысулларны белгәннәр. Идел болгарларының зәркән (ювелирлык) сәнгате монголларга кадәрге чорда да, Алтын Урда дәверендә дә зур үсешкә ия булган.

Болгарларның зәркән сәнгате белгечләрдә дә, борынгы әйберләрне яратучы һәвәскәрләрдә дә һәрвакыт соклану тудырган. Мәсәлән, үрдәкле боҗра алкалар турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Бу алкалар хакында фәнни һәм популяр әдәбиятта шактый күп язылды. Әлеге ядкәр-истәлекләр Мәскәү, Петербург һәм Казан шәһәрләрендәге зур музейларның иң кыйммәтле хәзинәләрендә саклана. Аларның затлылыгы һәм таң калырлык оста эшләнүе күптәннән инде телгә кергән. Шундый хикәят бар. Уралның бер бик бай рус эшмәкәре заманында Әби патшага, ягъни Екатерина II гә кыйммәтле бүләк бирергә ниятли, борынгы болгар алкаларын тапшырмакчы була. Ләкин аңарда алка берәү генә була. Сыңар алка бүләк итмәссең бит инде. Бай үтенече буенча, Пермь ювелирлары аңа нәкъ болгарларныкы шикелле итеп ике алка ясап биргәннәр. Императрица да ошаткан аларны, рәхмәт әйтеп алган. Ләкин соңыннан, алар инде музейга эләккәч, алкаларның ясалма булуы ачыкланган. Пермь осталары барыбер андагы күп санлы алтын бөртекләрен болгарлар кебек оста итеп бер-берсенә беркетә алмаганнар.

Алканың боҗрасы эчендә утырган, томшыгына алтын бөртеге капкан үрдәкнең тирән мәгънәсе бар. Ул халыкның бер легендасын чагылдыра: бик борынгы заманнарда бөтен дөнья очсыз кырыйсыз дәрьядан гына торган. Дәрья өстендә бер ялгыз үрдәк йөзеп йөргән. Менә ул чумган да дәрья төбеннән бер бөртек балчык кабып алып чыккан, һәм шул балчыктан җир хасил булган. Әлеге риваять татар авылларының берсендә язып алынган. Нәкъ шуңа охшашлы легенда Дунай болгарларында таралган булган.

Монголларга кадәрге болгарларның тарихи этнографиясе турында язма чыганаклардагы кайбер мәгълүматлар аерым әһәмияткә ия. Ибне Фадлан һәм әл-Гарнатый болгарларның төп ризыклары итеп икмәк (бодай күмәче), ит, тары һәм балны атыйлар. Мәшһүр Багдад илчесенең болгар патшасы үткәргән аш мәҗлесендәге кайбер күзәтүләре кызыклы. Кыздырылган итне пычак белән кискәләп ашаганнар. Хәлбуки, ул чакта чәнечке-фәлән булмаган әле. Чәнечкене Кытайдан Европага беренче булып XIII йөзнең атаклы итальян сәяхәтчесе Марко Поло алып килгән.

Болгарлар идәнгә утырып ашаганнар, әмма һәркайсының алдында ризык тулы тәбәнәк өстәл торган. Җәмгыятьнең югары катлавы үткәрә торган аш мәҗлесләрендә шулай булган, ләкин мондый тәртип башкалар өчен дә хас булган дип санарга мөмкин. Икенче бер урында Ибне Фадлан болгарларның Шәрыктагыча аяк бөкләп түгел, ә тезләнеп, аяклары өстендә утырулары турында язган. Андый кыяфәттә утырып ашаганда каршында тәбәнәк өстәл торырга тиеш, әлбәттә.

Болгарларда кеше үтергән, зина кылган һәм әйбер урлаган өчен үлем җәзасы бирелгән. Җәзалау тәртибе бик рәхимсез булган — гаепле кешенең кул-аякларын дүрт баганага тарттырып бәйләгәннәр дә буеннан-буена урталай ярып төшергәннәр.

Ибне Фадлан борынгы болгарларның башка гореф-гадәтләре һәм йолалары турында да байтак кызыклы хәбәрләр калдырган. Аларның күбесе, борынгы мәҗүсилек белән бәйләнгәннәре, ислам кабул ителгәч, җәмгыять мөселманлашкан чорда югалган.Ислам белән бергә гарәп язуын кабул иткәнче, VIII—IX йөзләрдә болгарларда язу булган. Ул безгә Төрки каханлыгы тарихының таныш рун язуы. Аны башта хәзәрләр кулланганнар, аннары алардан болгарларга күчкән.

Идел Болгарында ислам кабул итү белән гарәп язуы гамәлгә кергән. Балалар мәктәпләрдә (башлангыч мәктәп) һәм мәдрәсәләрдә (урта мәктәп) укырга-язарга өйрәнгәннәр, гыйлем алганнар. Югары катлау кешеләренең генә түгел, гади халыкның, шул исәптән һөнәрчеләрнең дә гыйлемлелеген төрле археологик табылдыклардагы язулар раслый. Гарәп язуын кабул итү Шәрык белән тыгыз элемтә урнаштырырга, болгарларда әдәбиятны, мәгърифәтне һәм төрле фәннәрне үстерергә ярдәм иткән. X—XII йөзләрдәге гарәп-фарсы дөньясының язма чыганакларында болгар тарихчылары, табиблары, философлары һәм хөкемдарлары турында төрле хәбәрләр очратырга мөмкин. Мәсәлән, әл-Гарнатый Болгар шәһәрендә казый Йакуб ибне Ногман язган «Болгар тарихы» китабын укыган. Галим Борһанетдин ибне Йосыф дарулар ясау турында китап язган, Урта Азия философларының әхлак-этика турындагы, риторика (сөйләү сәнгате) хакындагы хезмәтләренә аңлатмалар эшләгән.

Болгар дәүләтендә матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты үсеш алган. Дөрес, монголларга кадәрге чор иҗаты турында мәгълүматлар күп түгел. Әмма XI йөздә болгарларда кайбер гомумтөрки әсәрләр таралу хакында хәбәрләр сакланган. Мәсәлән, борынгы татар әдәбияты белгечләре 1069 елда Караханилар дәүләтенең башкаласы Баласагун шәһәрендә Йосыф ибне Хаҗип язган, урта гасырларның иң күренекле әсәрләреннән берсе булган «Котадгу белек» («Бәхет турында белем») әсәренең Болгар дәүләтендә дә киң таралуын әйтәләр. Көнчыгыш Төрки каханлыгы таркалганнан соң көнбатышка күченеп киткән борынгы татарларның бер өлеше башлангыч урта гасырдагы кайбер дәүләтләрнең, шул исәптән яңа гына исеме аталган Караханилар дәүләтенең оешу» ында катнашкан. Шуңа күрә бу чорда, төрки телле башка халыклардагы кебек үк, борынгы татарларга да һәм борынгы болгарларга да башлангыч төрки матур әдәбияты әсәрләре яхшы таныш булган.

Мәхмүт Кашгарый дигән Урта Азия телче-галименең шул ук XI йөздә иҗат иткән «Диване лөгатет-төрек» («Төрки сүзләр җыентыгы») исемле мәшһүр сүзлеге, шөбһәсез, Идел буенда да таралган булган. Анда кыпчак һәм болгар телләреннән дә аерым үрнәкләр китерелгән: шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, сүзтезмәләр һ. б.

XII йөз төрки шагыйрьләргә тагын да бай була. Әхмәд Йүгнәки үзенең «Хибәтел хәкаик» («Хакыйкать бүләге») исемле зур поэмасында кешелеклелек, тугры сүзлелек, тыйнаклык, юмартлык, белемлелек фикерен алга сөрә. Аның:

«Белек берлә беленер сәгадәт (бәхет) юлы», яки: «Белекле ир үлде, аты (исеме) үлмәде» дигән сүзләре әле бүген дә бик тә мәгънәле һәм һәр татарга аңлаешлы итеп яңгырый.

Йүгнәкинең замандашлары Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый да шул чорның атаклы шагыйрьләреннән саналганнар. Беренчесенең «Диване хикмәт», икенчесенең «Бакырган китабы» исемле шигырьләр җыентыклары заманында да, шактый соңга таба да күпләргә мәгълүм булган, һәр икесе дә илаһи мәхәббәткә дан җырлаган, кешеләрне пакьлеккә, шәфкатьлелеккә, игелеклелеккә чакырган.

Санап үтелгән шагыйрьләр чыгышлары һәм яшәешләре белән Урта Азиянең Харәзем төбәгеннән. Соңыннан бу җирләр Алтын Урданың көнчыгыштагы бер өлешенә—Күк Урдага кергәннәр. Булсын борынгы татарлар төзегән Караханилар дәүләтендә, булсын шул ук татарлар белән бәйле булган Күк Урданың башлангыч җирендә—шунда туган бу ядкәрләр борынгы татар әдәбиятының иң беренче, кадерле үрнәкләре саналалар. Алар үз заманында да, ягъни XI—XII йөзләрдә, Идел буенда һәм, әлбәттә, Болгарда да, шулай ук соңга таба татар дөньясында да ифрат киң таралган булганнар. Алай гына да түгел, әлеге шагыйрьләрнең икенче тарихи чорлар, ягъни Алтын Урда һәм Казан ханлыгы шагыйрьләренә (Котб, Хисам Кятиб, Сәйф Сарай, Өмми Камал, Мөхәммәдьяр), соңра Тукайга һәм Дәрдемәндкә дә йогынтылары зур булган. XI—XII йөз шагыйрьләренең әсәрләре урта гасырда да, XX йөз башында да мәктәп-мәдрәсәләрдә, һәр татар өендә диярлек көйләп-җырлап укылган. Татар әдәбиятының бу башлангыч чоры турында сез, кадерле укучылар, киләсе елда, IX класс өчен язылган «Әдәбият» дәреслегеннән иркенләбрәк танышырсыз (дәреслекнең авторлары: профессор X. Й. Миңлегулов һәм доцент Ш. А. Садретдинов).

Мәшһүр шагыйрь Кол Гали 1233 елда үзенең «Кыйссаи Йосыф» дигән зур поэмасын язып бетергән. Анда ул Зөләйха белән Йосыфның эчкерсез саф мәхәббәтен тасвирлый. Поэмага нигез итеп алынган вакыйгалар ерак Мисырда барса да, аны болгарлар да, соңрак татарлар да үз иткәннәр. Бу әсәрнең соңгы йөз елда Казанда 80 тапкырга якын басылып таратылуы һич тә юкка түгел бит. Урта гасырлар әдәбиятының танылган әсәрләре белән бергә, бу китапның озын кышкы кичләрдә кулдан төшми һәр татар йортында диярлек йотылып укылуы шулай ук бик гыйбрәтле. Аның авторы, Шәрык поэзиясенең иң зур вәкилләреннән берсе Кол Галинең тууына 800 ел тулу уңае белән соңгы елларда гына үл татар һәм рус телләрендә тагын берничә тапкыр басылды. Бу юбилей 1983 елда ЮНЕСКО карары белән дөньякүләм вакыйга төсендә олылап үткәрелде.

^

Идел Болгары урта гасыр дөньясының бик күп илләре һәм халыклары белән җанлы икътисадый һәм сәяси элемтәләр тоткан. X—XII йөзләрдә яшәгән һәм бу ил турында язган географлар вә сәяхәтчеләрнең барысы да диярлек беренче чиратта аның киң сәүдә элемтәләре булганлыгын күрсәтәләр. Көньяктан һәм көнчыгыштан—Хәзәр иле, Кавказ, Урта Азия, Фарсы (Персия), хәтта Төньяк Һиндстан, төньяктан һәм көнбатыштан—Төньяк кабиләләре, Русь, Балтик буе һәм Скандинавия илләре, Византия Болгар белән сәүдә иткәннәр.

Болгар иленнән чыгарылган яки аңа читтән кертелгән товарларның төрләрен күз алдына тулырак китерү өчен X йөздәге гарәп географиясе мәктәбенең иң атаклы вәкилләренә карыйк. Аларның берсе—шул мәктәпкә нигез салган, безгә инде таныш әл-Бәлхи болай дигән: «Хәзәрдән читкә чыгарыла торган бал, балавыз аларга (хәзәрләргә) рус һәм болгар җирләреннән китерелә. Шулай ук [Хәзәрдән] мехлары читкә илтеп сатыла торган кондызлар бары тик Болгар, Русь һәм Куяб (Киев) илләре елгаларында гына яши, миңа билгеле булганча, аларны бүтән бер җирдә дә очрата алмыйсың». Икенчесе—әлеге мәктәпнең соңгы вәкиле, X йөз азагы авторы әл-Мөкатдәси. Узган йөзнең Шәрыкны өйрәнүче немец галиме А. Шпренгер аны «моңарчы яшәгәннәрдән иң бөек географ» дип атаган. Озак сәяхәтләре һәм бик зур әдәби-картографик эшләренең нәтиҗәсе буларак, ул 985 елда «Климатларны өйрәнүдә иң яхшы бүленеш» исемле бик әһәмиятле хезмәтен язган. Анда Урта Азиянең урта гасырдагы иң зур цивилизация үзәкләреннән берсе булган Харәземгә Болгардан китерелә һәм аннан Шәрык дөньясына озатьша торган әйберләрнең тулы исемлеге бар: «Кеш, тиен, ас, сусар һәм урман сусары, төлке, кондыз мехлары; куян һәм кәҗә тиресе, балавыз, уклар, эре балык, бүрекләр, кырпы җилеме, балык тешләре, кондыз агынтысы, гәрәбә, йомшак кун, бал, чикләвек, барслар (ау этләре), кылычлар, көбәләр, каен агачы, славян әсирләре, сарыклар, мөгезле терлек. Болар һәммәсе Болгардан».

Кырпы җилеме — мәрсин (осетр) балыкларының куыгыннан ясалган, йөзем шәрабына ачык төс бирү өчен тотылган.

Балык теше — Идел һәм Кама буйларында күпләп табыла торган мамонт теше булса кирәк. Ул, әл-Гарнатый язып калдырганча, шулай ук Харәземтә чыгарылган; яисә ул рус елъязмачылары чынлап та балык теше дип аталган морж теше булырга мөмкин. Болгарлар аны төньяк кабиләләрдән ала торган булганнар.

Кондыз агынтысы — кондызның койрык яны бизләрендә ясала торган исле сыекча. Аны дару итеп кулланганнар, ислемай һәм яхшы сабын ясауга тотканнар.

Йомшак күн — мөгезле эре терлек тиресеннән иләп югары сыйфатлы итеп эшләнгән күн. Калынлыгы, чыдамлыгы һәм дым үткәрмәве белән аерылып торган. Чыдамлы аяк киемнәре, ат дирбиясе — камыт, ияр — тегү өчен кулланылган.

Югарыда әйтелгәнчә, читкә чыгарыла торган бу әйберләрнең берише болгарларның үзләрендә эшләнгән, кайберләре күршеләреннән, әйтик, төньяк кабиләләреннән, хәзәрләрдән, кайберләре башкорт, бортас, чирмеш, ар һ. б. кебек якын күршеләрдән һәм Русьтан кайтартылган. Кайбер мехлар (болгарлар кыйммәтле мехларның байтагын төньяк кабиләләреннән һәм якындагы фин-угор күршеләрдән алганнар), куян һәм кәҗә тиресе, терлекнең бер өлеше, уклар, бүрекләр, күн, көбә, бал, чикләвек, каен агачы болгарларның үзләренеке булган. Башкортлардан сарык, Русьтан ике ягы да үткен туры кылыч (меч), Балтик буеннан гәрәбә һәм Хәзәрдән затлы балыкның кайбер төрләрен алганнар.

Әл-Мөкатдәси исемлегендәге кайбер атамалар, мәсәлән, «славян әсирләре» гаҗәпләнү тудырырга мөмкин. Әгәр дә «әсир» дигәннән «кол»ны күздә тотсак, төньякта колбиләүчелек булмаганлыгын искә алырга кирәк. Дөрес, сугыш әсирләре булган. Әлеге сүз гарәпчәдән төгәл тәрҗемә ителмәгән. Кулъязмада ул, гарәп дөньясында гомумән ак йөзле төньяк кешеләрен атаганча, «сакалибә» дип бирелгән. Сүз дә юк, алар арасында славяннар да булгандыр, ләкин бу сүз киң мәгънә аңлаткан. Ибне Фадлан, мәсәлән, хәтта болгарларны да берничә урында «сакалибә» (саклаблар) дип атаган.

Халыкара товар алмашуда әһәмиятле арадашчы буын буларак, Идел Болгары бу сәүдәне үз кулында тоткан. Аңа аннан файда күп кергән. Шуның өстенә болгар әмире, халыкара килешенгән кагыйдә нигезендә, һәр чит илнең су һәм коры җир кәрваныннан үз дәүләте файдасына товарларьшың уннан бер өлешен алып калган. Шул ук вакытта болгар маллары үзләре дә Евразия сәүдә әйләнешендә яхшы бәя тотканнар, аннан да дәүләткә зур файда килгән, илнең икътисады үскән. Бу сәүдәдә көмеш тәңкәләр әһәмиятле урын тоткан. Башта, югарыда инде әйтелгәнчә, гарәп дирһәмнәренә охшатып ясалган тәңкәләр, ә соңрак Болгарның үзендә сугылган акчалар әйләнештә йөргән. Бу акчалар Болгар җирләрендә генә түгел, аннан еракта да—Урта Азиядә, Русьта, Балтик буе һәм Скандинавия илләрендә табылды. Билгеле булганча, алар X йөздә генә сугылганнар. XI—XII гасырлар Идел Болгарында гына түгел, күрше дәүләтләрдә дә акчасыз чор булган. Әмма болгарлар ничектер җаен тапканнар, мәсәлән, элеккеге тәңкәләрне файдаланганнар. Әл-Гардизи дә аларның бу акчаларны кисәкләргә сындырып, һәр кисәген аерым акча итеп йөртүләрен язган. Ә Гардизинең XI йөздә яшәгәнлеге безгә мәгълүм инде.

Акчалы сәүдәдән тыш, Идел Болгары ерак төньяктагы фин-угор халыклары белән турыдан-туры товар алмашып сәүдә иткән. Болгарларның алар белән ничек алыш-биреш ясаганлыклары турында әйтеп киттек инде. Тагын шуны гына өстисе кала, мондый төр сәүдә шактый озак яшәгән һәм, X—XI йөзләрдәге рәвешеннән әллә ни үзгәрмәгән килеш, берничә йөз ел дәвам иткән. Мәшһүр гарәп сәяхәтчеләре әл-Гарнатый белән Ибне Баттута, болгарларда үзләре булып һәм аларның төньяк кабиләләре белән мөнәсәбәтләре турында күп тапкырлар ишетеп, XII һәм XIV йөзләрдә дә шул ук алмашлы сәүдә ысулы яшәве хакында язып калдырганнар. Әл-Гарнатыйның болгарлар үз товарларына, мәсәлән, диңгез балыклары тоту өчен эшләгән гарпуннар һәм кайбер башка тимер әйберләренә алмашка төньяк кешеләреннән «кеш тиресе алып кайтып гаять күп табыш җыялар» дигән сүзләре бу сәүдәнең файдалы булуын раслыйлар. Болгарлар, төрле сәбәпләр табып, Шәрык сәүдәгәрләрен төньякка үткәрмичә, йөз еллар буена шул табышлы сәүдәне үз кулларында юкка гына тотмаганнар, билгеле.

Борынгы Болгарның якын күршеләре—Хәзәр каханлыгы һәм Киев Русе (Борынгы Рус дәүләте) булган. Болгар үзенең оешу дәверендә Хәзәр иленә аерым бер бәйлелектә яшәгән, ләкин X йөзнең 60 нчы елларыннан, каханлык таркалганнан соң, ул Идел буенда бердәнбер феодаль дәүләт булып калган.

Болгарның Киев Русе белән тышкы-сәяси мөнәсәбәтләре, аз-маз каршылыкларны исәпләмәгәндә, үзара татулыкка нигезләнгән булган. 985 елда Киев кенәзе Владимир үзенең гаскәр башы Добрыня белән (рус былиналарындагы баһадир Добрыня Никитич) Болгар иленә яуга барган. Славяннар болгарларны җиңгәннәр Һәм бәрелеш азагында солых төзелгән. Рус елъязмачылары теркәп калдырганча, шунда болгарлар: «Ташлар йөзеп йөреп, колмак суга бата башласа гына, безнең арада дуслык бетәр»,— дигәннәр, имеш. Бу аларның үз күршеләре белән ихлас күңелдән дус яшәргә теләгәнлекләрен күрсәтә. Һәм шуннан соң болгарлар белән борынгы руслар арасында берничә тапкыр сөйләшүләр булган, тынычлык килешүләре төзелгән. 1006 елда, мәсәлән, сәүдә килешүе ясалган, шуның нигезендә ике якның да сәүдәгәрләре Болгар һәм Русьның шәһәр һәм авылларында бернинди тоткарлыксыз алыш-биреш итәргә рөхсәт алганнар. Болгарларның, югарыда инде әйтелгәнчә, 1024 елда рус җиренә ачлык килгәч, русларга ярдәм итүләрен дә шундый ук дуслык гамәле дип карарга кирәк.

Киев Русеның Идел Болгары белән сәяси мөнәсәбәте нигездә тынычлыкка корылган булса да, XII йөздә, үзәге Владимирга урнашкан Төньяк-Көнчыгыш Русе оешу белән, рус-болгар мөнәсәбәтләре тарихында яңа дәвер башланган. Атап әйткәндә, ул Андрей Боголюбский һәм аның варисларының Болгарга бер-бер артлы яуга чыгулары белән башланып киткән. Киев Русе шулай да Болгардан ерактарак яшәгән, аның сәяси үзәге Днепр буенда булган. Ә менә башка Русь, үзәге Югары Иделдә булган Төньяк- Көнчыгыш Русь барлыкка килгәч, көнчыгышка һәм көньякка таба юнәлештә, Иделдән Каспийга кадәр һәм шуннан бөтен Шәрык дөньясына юл бөтенләй диярлек ачылган. «Бөтенләй диярлек» дип әйтергә туры килә, чөнки бу юлда, Идел буйлап чак кына түбәндә, Шәрык капкасын ябып, Болгар дәүләте аркылы утырган. Менә шуңа күрә дә Боголюбский башлап җибәргән яулар Болгарга ябырылган.

1172 елда болгар җирләренә Андрейның улы Мстислав җитәкчелегендә рус гаскәрләренең яңа һөҗүме ясала, аңа Муром һәм Рязань кенәзләре дә кушыла. Болгарлар моңа 1209 һәм 1218 елларда Рязаньга һәм Устюгка яу җибәрү белән җавап кайтаралар. 1220 елда Ашлыга Святослав явы килә. 1221 елда килешү ясала, ә 1229 елда тынычлык солыхына имзалар куелып ныгытыла. Ике якның да сәүдәгәрләренә дәүләткә пошлина түләп тоткарлыксыз сәүдә итәргә ирек бирелә, сугыш әсирләре азат ителә һәм алда нинди дә булса аңлашылмаучылык чыккан очракларда мөнәсәбәтләрне уртак тырышлык белән җайга салырга дип килешенә. Шуңа өстәп 1229 елда, Русь илендә яңадан ачлык башлангач, икмәк белән тагын ярдәм итүне һәм бер елдан соң болгар осталарының, Юрьев шәһәренә барып, русларга искергән чиркәүләре урынына яңа чиркәү салып бирүләрен, төзелеш өчен ташны да үзләре алып баруларын әйтергә кирәк. Җыеп әйткәндә, тыныч мөнәсәбәтләрне саклау өчен әйбәт җирлек әзерләнә. Әмма бөтен Көнчыгыш Европаны монголларнын басып алуы аркасында бу ике илнең һәм ике халыкның язмышы башка төрлерәк юнәлеш ала. Болгар үз бәйсезлеген югалта һәм яңа дәүләт—Алтын Урдага кушыла, Русь иле дә Урдага буйсындырыла.

Кулланган китаплар:

1.Равил Фәхретдинов татар халкы хэм Татарстан тарихы

2.Риза Бариев. Древние и средневековые государства Булгар

3.Фаргат Нурутдинов. История города Булгара

4.Шихабетдин Марджани. Россия тарихыннан сәхифәләр

5.Юрий Бегунов. Булгары и русы в древности