Укучының Болгарга сәяхәте турында иншасы

423373, Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы,

Саклау-Баш авылы, Давыт Сөләйманов урамы, 37 нче йортТатарстан Республикасы Сарман ­­­муниципаль районы «Саклаубаш гомуми урта белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Сочинение темасы:

Минем Болгар шәһәренә сәяхәтем”

Автор

Фәнни җитәкче

7 нче сыйныф укучысы

Нәҗметдинова Исламия Азат кызы

Саклау-Баш авылы,

Ленин урамы, 11 нче йорт.

Тел. 8(85559)4-34-24

МБББУ “Саклау-Баш гомуми урта белем бирү мәктәбе” Сарман муниципаль районы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗан кызы

Сарман муниципальрайоны, Саклау-Баш авылы, Ленин урамы, 49 нчы йорт. Тел. 8(85559)4-43-24

Сарман, 2016 нчы ел

Бер дәрестә укытучым, ялкынланып, аерым бер ярату һәм хөрмәт белән Болгар дәүләте турында сөйләде.

Болгар дәүләте — Урта гасыр дөньясының билгеле һәм алга киткән мәмләкәтләренең берсе. Анда игенчелек, терлек асраучылык, һөнәрчелек бик нык үсә. Болгарлар, Европада беренче булып, чуен коя. Болгар осталары җитештергән өс һәм аяк киемнәре, зиннәтле ювелир әйберләр бөтен тирә-юньдә мәшһүр була. Ә Болгар шәһәре гаять зур шәһәр. Аның халкы суыкка бик чыдам, гыйлемле, курку белми торган гайрәтле халык. Аларга күрше булган халыклар барысы буйсынып, баш иеп торалар.

Мондый кызыклы фактлар миндә болгар халкы турында кызыксыну уятты. Минем бик тә ул җирләрне, Болгар шәһәрен күрәсем килде. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай әйткәнчә, шундый уйлар берлә таштай катты, китте башларым, бөтенләй хыялга бирелдем. Төш күрәм: имеш, мин Болгар шәһәренең иң биек калкулыгыннан шәһәргә сокланам, табигатьне күзәтәм. Күземне ачып җибәрсәм, әни сөенче ала: без, мәктәп укучылыры Болгар шәһәренә экскурсиягә барабыз икән.

Болгар шәһәренә дүрт-биш сәгать бардык. Иртән иртүк чыгып китсәк тә, авыл баласы булып, бер йокыдан торгач, күзгә йокы әсәре кереп тә карамады. Ләкин бу минем өчен бер дә авыр булмады, чөнки тәрәзәдән район, шәһәр, басулар, табигатьне күзәтеп бардым. Авылдан чыгып киткәч, бик кызык икән ул: капка-коймалар, аларның бизәкләре, өй формаларының әллә ниндиләре бар; кешеләр икенче төрле, хәтта эт-песиләрнең төсе дә миңа икенче төрле тоелды.

Болгар шәһәре бөек Идел елгасы ярында тигезлекле-калкулыклы урынга урнашкан. Табигате искиткеч матур, Идел елгасыннан талгын җил исә, кояш җиргә җылы нурларын сибә. Шәһәр мәйданына кергәндә, таштан төзелгән төрле корылмалар күренде. Алар зур-зур ташлардан төзелсә дә, матур, үзенчәлекле, чөнки бер төрлеләре ак, бертөрлеләре кара таштан төзелгән. Экскурсовод иң беренче серле багананы күрсәтте, билгеле ташның язуларын әлегә без укый алмадык, әмма, аңа кагылсаң һәм эчтән якыннарыңның саулык-сәламәтлегеөчен дога кылсаң, һичшиксез үтәләчәгенә ышандык. Барыбызуң кулны куеп, теләкләрне уйладык. Аннан музейга кердек: бүлмә саен кызыклы экспонатлар тупланган. Менә шәһәрнең чын сыман эшләнгән картасы, икенче бүлмәдә нинди генә ваза, савыт-саба, чүлмәк, агач, чуен, тимер, бронза, көмеш, алтын йөгертелгән эш, сугыш кораллары юк. Без татархалкының тырыш, оста, эшчән икәнен белә, әмма болгар бабаларыбызның моннан әллә ничә гасыр элек шундый әйберләр ясый белүен күз алдына да китерә алмый идек.Шаккату, соклануыбызның чиге юк. Шулай ук төрле кыйммәткә ия булган акчалар күрдек. Бер нәрсә борчып калды: алтын, көмештән ясалган бизәнү әйберләре – алка, чулпы, беләзек-йөзек, муенса, акчалар музейда сакланмый икән, чөнки аларның бәһасы чамадан тыш кыйммәт. Иң шаккатырганы олы матур, күз явын алырлык итеп елкылдап торган Коръән китабы булды. Әти хаҗга барганнан мин беләм –Коръән – мөселман диненең изге китабы. Аятьләре безне яхшылыкка өйрәтә. Менә шунда, гарәп графикасын өйрәнергә кирәк булыр, дип мин үземә максат куйдым.

Ак пулат, Кара пулатларны күрдек. Һәрбер бинаның үз роле булганлыгын аңладык. Ак таштан мәчет төзелгән, экскурсовод әйткәнче инде мин аның ни өчен ак таштан төзелгән икәнен аңладым, ак төс татар халкының аклык, пакьлек, сафлык, чисталык төсе икәнен беләм. Мәчеттә изге эшләр генә эшләргә сүз бирелә. Әмма мәчет белән янәшә матур итеп реставрация ясалган чиркәү тора. Минем аңлавымча, аларның янәшә торуы — болгар татарларының һәм русларның дуслык билгесе, һәм бу халыкларның борын-борыннан үзара татулыкта яшәү, милләтара бәйләнеш билгесе.

Кыюлар Кече манараның иң очына кадәр менде, анда әйләнеч баскычтан шактый биеккә менәсе. Кызлар тәрәзәдән безгә изге сәламнәрен җиткерде, ул безгә азан тавышын хәтерләтте.

Хан төрбәсе турында тыңлагач, дәүләт җимерелү бик кызганыч тоелды. Әгәр басып алулар, сугышлар, изелүләр булмаса, ничек яхшы яшәячәк булганбыз икән. Кобрат хан дәүләтне төзеп, нинди генә илләр белән сәүдә элемтәсендә тормаган. Мин, замана баласы булгач, болай хөкем йөртәм: димәк, безнең республиканың яшәешендә ханлыклар чорындагы тәртип саклана, хан урынындагы президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннеханов (ул да ханнар нәселеннән булып чыга – Миннеханов) халык мул рәхәт тормышта яшәсен өчен бөтен көчен куя, татар халкын дөньякүләм таныта.

Ак кирпичтән төзелгән мунча серле икән. Дүрт почмакта дүрт бүлмә. Шул аерым бүлмәләрдә юынасың, кайнар, салкын су бар, моның өчен подвал өлешендә зур котёллар куелган, берничәсендә су кайнарланып тора, ә берничәсенә салкын су тутырылган була. Бүлмәләрдә хатын-кызлар ирләре белән никахлашкан булса гына бергә юына ала, ә никахлашмаса, бүлмәгә бергә керү тыела. Менә тагын милләтебезнең мөһим гореф-гадәте белән таныштык. Ә инде чистарынып алгач, ял итү залында, яхшы кәнәфигә утырып, рәхәтләнеп кәһвә эчеп, матур уйларга бирелеп, хозурланып аласың. Татар халкының һәрчак эше һәм ялының тәртип белән оештырылганына тагын бер кат инанасың.

Тегермән күрмәгән балалар өчен бу корылма гаҗәеп булды. Чыннан да белемле, укымышлы халык булган борынгы бабаларыбыз.

Җир астыннан сыкрап чыга төсле

Ташны ертып, еллар авазы.

Кайтавазы булып ишетелә күк

Болгар җыры, Болгар авазы.

X-XV гасырларда бик күп биналар, мәчет-мәдәрәсәләр төзелгән, зур шәһәрләргә нигез салынган. Шундыйларның берсе — Болгар шәһәреннән бик еракта булмаган Биләр шәһәре. Анда яңадан барырбыз.

Болгар шәһәреннән мин бик күп яңалык, истәлек, әти-әниемә бүләк-сувенирлар алып кайттым. Мин изге Болгар җирләрен күреп кайтуыма шатланам һәм тагын да ныграк үз халкым белән горурланам. Яшәсен бөек Тукайлар, Җәлилләр, Салих Сәйдәшевлар!

Дан Сезгә Бөек Ватан сугышында җиңгән батырлар!