«Минем яраткан укытучым»

Мин үземнең яраткан укытучым – Роза Юныс кызы Исмәгыйлева истәлегенә аның турында язарга булдым. Бу язмам аның рухына дога булып барсын.

Кем соң ул укытучы? Укытучы хакындагы сүзләрнең гомер-гомергә кеше теленнән төшкәне юк. Авылда да, шәһәрдә дә алар күз өстендәге каш кебек: гел игътибар үзәгендә торалар. Ләкин бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем таный. Нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, укый-яза белергә өйрәтә. Ана баласын белемле, бәхетле итеп күрергә теләгән кебек, укытучыларыбыз да безне акыллы, әдәпле булырга өнди. Алар да укучыларның уңышлары өчен борчылып яшиләр.

Бүгенге көн укытучысы белем чыганагы гына булып калмыйча, галим дә, күпләр өчен идеал, үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, беренчедән алып, җиденче сыйныфка кадәр укыткан укытучым – Роза Юныс кызы Исмәгыйлева торды.

Укытучым 1944 елда Лениногорск районының Шишминка авылында гади колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Укытучылык эшен Роза апа башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1968 елда Ульяновск шәһәренең дәүләт педагогия институтында чит телләр факультетын тәмамлап, 1971 елда безнең мәктәптә немец теле укытучысы булып эшли башлый. Коллективта да, балалар һәм аларның әти-әниләре арасында да бик тиз зур абруй казана. Ә 1988 елда ул өлкән укытучы исеменә лаек була.

Республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителеп, рус мәктәпләрендә татар телен кертү эше башлангач, Роза Юныс кызына милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифасын тәкъдим итәләр. Шундый җаваплы эшне укытучым бер дә икеләнмичә үз өстенә алып, зур җаваплылык тоеп, җитдилек белән башкара. Бар көчен, вакытын эшенә, мәктәп тормышына юнәлтә.

Минем өчен татар теле – үз һәм газиз. Татарлык бөтен каныма, беренче чиратта, анам сөте белән сеңсә, аннары телгә мәхәббәт уятуда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Юныс кызының да өлеше зур булды. Аның дәресләре бер-берсенә охшамаган, тормыш белән тыгыз бәйләнештә булды. Укытучыбыз сөйләгәнне без авызларыбызны ачып, тын да алмыйча тыңлый идек. Төркемдәге ундүрт баланы бер йодрыкка төйнәп, бер гаилә итеп яшәтте ул, һәрберебезнең кечкенә генә талантын да күреп үстерә белде. Без үзебезне “бөек” рәссамнар, алып баручылар, җырчылар дип хис итеп үстек. Ул безне туган телебездә укырга, сөйләргә өйрәтте. Мактап, кайчагында шелтәләп, кирәк чакта шаян, назлы һәм шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була белде. Без тәртипсезләнсәк тә, Роза апабыз сабырлыгын җуймады. Киресенчә, яныбызга килеп, башыбыздан сыйпап, аркабыздан сөеп, безне тынычландырырга тырыша иде. Үзе җитди, ләкин юмор хисен югалтмаган, знергиясе ташып торган кеше буларак, безне дә шундый булырга өндәде. Үз ана телен яхшы белән кебек, рус, немец, француз телләрен дә “су кебек эчте”.

9 стр., 4489 слов

Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының ...

... башка милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы - республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан ... м бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның ... ннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән б ... генә уеннар уйнамаганнар. Сабантуйның төп ярышы булып көрәш тора. Көрәшне кечкенә ... әнүе, Сабантуй ярышлары оста итеп күрсәтелә. Бигрәк тә язучы көрәшне яратып ...

Роза Юныс кызы безнең өчен генә түгел, хәтта башка укытучылар өчен дә үрнәк, өлкән дус, остаз була белде. Һәрвакыт пөхтә, заманча, зәвык белән киенгән, озын толымнарын төйнәп җыеп куйган бу ханымның яшен беркем дә белми иде кебек. Ул мәктәпнең һәр укучысын, укытучысын, аларның гаилә хәлләрен белеп, аңлап, киңәшләрен белеп торды.

“Кирәк түгел ул татар теле”, – диючеләр дә булгалады. Аларга укытучыбыз тарихи шәхесләребезнең буыннан-буынга күчеп килгән канатлы сүзләрен мисалга китереп, татар теленең бөеклеген дәлилли иде: “Без – татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль камил тел ул. Үз теленнән бизгән кеше белән бер дә горурланмыйм”, – дип әйтә торган иде Роза апабыз. Шул сүзләрне раслап, безне татарча сөйләшергә өйрәтте, телебезнең матурлыгына төшендерде, мәктәп һәм шәһәр күләмендә уздырылган барлык чараларга әзерләде.

Кызганыч, шундый ару-талу белмәс, энергиясе ташып торган, гел изгелекләр генә кылган кеше яман авыру белән арабыздан вакытсыз алып китте.

Тик, кеше китә, эзе кала, диләр. Роза Юнысовна да безнең тормышта тирән эз калдырып китте. Ул барлык тормышын безгә – мәктәп балаларына, мәктәпкә багышланды. Мәктәпкә иң беренче булып килүче дә, иң соңыннан китүче дә ул иде. Башка укытучылар да аны җылылык белән искә алалар: “Мәктәптә ул үзара дус коллектив туплап, безне эшләргә өйрәтеп китте”, – диләр алар.

Авыр чакта терәк булганы, безне үз балаларыдай яратканы өчен, безгә – мәктәп балаларына икенче әни була белгәне өчен без аны мәңге онытмабыз.

  • .. Укытучы булган көннәрендә

Укытучы идең! Гомерең буе

Фәнең белән бергә

Балаларны сөйдең…

Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

8нче сыйныф укучысы

Гиззатова Айгөл Рамис кызы

(рус төркеме)