Язуга әзерлек 9 нчы сыйныф (татар төркеме)

Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре

3нче гимназия муниципаль белем бирү учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдиятуллина Мәдинә Хафиз кызы

Тема: Сочинение язуга әзерлек

9 нчы сыйныф ( татар төркеме ).

Максат :

1.Укучыларны бирелгән текстка нигезләнеп сочинение язуга әзерләү, сочинение язу күнекмәләрен камилләштерү;

2. Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү;

3. Тексттагы мәгълүматны анализларга өйрәтү

.Җиһазлау:Ә.Ш.Юсупова, Г.Р.Мөгътәсимова, Г.Ә.Нәбиуллина, Р.Р.Шәмсетдинова .Татар теле, 9 нчы сыйныф. Яңа формада дәүләт(йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Рус мәктәбендәге татар балалары өчен.Казан. «Гыйлем» нәшрияты. 2015; Э.Н.Денмөхәммәтова, М.Н.Вәлиева, Г.И Тарханов. Җыйнакландырылган изложениене һәм сочинение- фикерләмәне ничек язарга? Казан. «Гыйлем» нәшрияты, 2014; Сочинение язуга әзерлек буенча папка, компьютер, интерактив такта, презентация, орфографик сүзлекләр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

— Укучылар, бүген без дәрестә ДЙАәзерләнү кысаларында сочинение язарга өйрәнербез. Сочинение язу буенча алган күнекмәләрне камилләштерербез. 1 нче слайд. Сочинение язуга әзерлек

Сочинение язуга әзерлек папкаларына, ДЙАәзерләнү кулланмасына игътибар итәбез.(Документ камера аша «Сочинение язуга ярдәмлек» күрсәтелә).Орфографик сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин.Без язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның «Нигә мине татарча өйрәтмәдегез? тексты белән эшләрбез.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

  • Укучылар, искә төшерик әле, сочинение ничә өлештән тора?(җаваплар тыңлана) 2 нче слайд.Сочинение өлешләре.

— Димәк, сочинение 3 өлештән тора: кереш(тезис), төп өлеш (дәлилләр һәм мисаллар), йомгак(нәтиҗә).Бу өлешләрнең берсе сочинениедә булмаса, баллар югала.

2 стр., 888 слов

Гүзәл ягым Теләче (БСҮ. язуга әзерлек дәресе)

... әчәккә планнарында, хезмәт нәтиҗәләрендә. 3.Сочинение язуга әзерлек. 1)Туган як сүзенә эпитетлар табу: газиз, кадерле, җанга якын, ... туган төбәгебез Теләче турында сөйләшербез. Төгәлрәге сочинение язарга әзерләнербез.Бүгенге дәреснең темасы: Гүзәл ягым ... 2004. 4.Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына.Казан: “Яңалиф”,2005. 5.И.Х. Хәлиуллин. Теләче йолдызлыгы. Казан: ”Татарстан” нәшрияты, ...

III.Сочинение язу күнекмәләрен камилләштерү.

1.Сочинение кереш- тезистан башлана.Ул- исбатланырга тиешле фикер.Тексттан алынган өзекнең мәгънәсе 1-2 җөмлә белән формалаштырыла.Авторның исеме күрсәтелә.

-Кереш өлешен язганда, нинди сүзләр тезмәсен кулланырга мөмкин?(җаваплар тыңлана)

3 нче слайд. -Текст «…» сүзләре белән тәмамлана.

-Әлеге текст авторы безне … мәсь әләсе турында фикер йөртергә чакыра.

-Минемчә, бу өлештә текстның төп мәгъ нәсе чагыла.

— Минем фикеремчә, миңа калса кебек кереш сүзләр куллану.

Укытучы. Хәзер текстны игътибар белән укыйбыз һәм кереш өлешен язып карыйбыз.(Берничә укучының эшләре документкамера аша тикшерелә, хаталары кисәтелә)

2.Төп өлеш.

Кереш һәм йомгактан зуррак була.Тема (текст нәрсә турында), идея (автор нәрсә әйтергә теләгән?)билгеләнә. Тексттан бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларны үз сүзләрең белән аңлатып язарга кирәк. Бу өлештә эчтәлек сөйләүдән качу,ә фикер йөртү һәм текстны анализлау сорала.

4 нче слайд.Төп өлеш.

  • Тезиста чагылган фикернең дөреслеге төп өлештә дәлилләнә.

  • Ике дәлил,һәр дәлил берәр мисал белән раслана.

  • Мисалларны 3 төрле ысул белән биреп була.

  • -Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның… җөмләсенә игътибар итик.

  • -Бу нәтиҗәнең дөреслеген …җөмлә мисалында расларга мөмкин.

Проблема күрсәтелә.

-Укучылар, нинди прблемалар күтәрелергә мөмкин? (җаваплар тыңлана) 5 нче слайд. Проблемалар.

  • Сугыш, аның кешеләргә бәхетсезлек китерүе.Автор фикеренчә,сугыш-фаҗига.Ул үлем, кайгы китерә.Сугышны булдырмаска кирәк.

  • Кеше һәм табигать.Табигатьне саклау. Автор фикеренчә, кешеләр табигатькә карата мәрхәмәтсез.Ул безне табигатьне рәнҗетмәскә чакыра.

  • Туган тел, аның рухи кыйммәте. Туган телгә мәхәббәт.Автор фикеренчә,кеше үз ана телен онытмаска,туган телдә аралашырга,аны яратырга тиеш һәм башкалар.

    3 стр., 1216 слов

    Туган тел җәүһәрләре

    ... дәрес сездә нинди хисләр уятты? - Без сезнең белән бүгенге дә ... әяхәт вакыт буенча да, Идел елгасының агышы буенча да булыр, елганың ... н. Һәркем уйланырга тиеш. Уйлан, кеше, туган туфрагыңа, Бурычлы син гомерең ... ә кимеми. Идел бер, чишмәсе мең. Идел башыннан болгана, ... Дәрестә җавап биргән укучыларга билгеләр куела. Өйгә эш: «Иделнең дә бар бит үз язмышы, Иделнең дә бар бит үз юлы», - дигән темага сочинение ...

-Өзектә автор нинди проблеманы күтәргән?

-Туган тел проблемасын.

-Кайсы җөмләләргә игътибар итәбез?

-Бу фикерне раслау өчен 9 нчы җөмләгә игътибар итәбез.Аның телне начар белүен14 нче җөмләдән дә күрәбез.

Димәк, Туган телне белү- ул иң кирәкле һәм мөһим нәрсә.Һәр милләт кешесе үз телен белергә,үз ана телендә матур итеп сөйләшергә тиеш.Кызганыч, Ленарга әбисе татар телен өйрәтә башласа да, әти- әнисе дәвам итмәгән. Егеттә без ике төрле хис көрәшүен күрәбез.

-Беренчесе нинди хис?

-Ярдәм сорау.

-Икенчесе?

-Үкенү хисе.Моны 19 нчы җөмләдәге мисаллар белән расларга мөмкин. Ленар өчен иң беренче, мөһим эш- тизрәк авылга кайтып, әбисеннән туган телен өйрәнү.Аның фикеренчә,илен бөтен дөньяга таныткан кешегә үз ана телен белмәү- хурлык.(Төп өлешне укучылар язалар һәм укыйлар)

III.Йомгаклау.

.Йомгаклау төп өлештән зур булмаска тиеш.Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә.

-Йомгаклау өлешендә нинди сүзләр кулланырга мөмкин? (җаваплар тыңлана) 6 нчы слайд. Шулай итеп,

Димәк,

Алдагыларга нәтиҗә ясап,

Тексттан күренгәнчә һ.б.

-Йомгаклау өлеше буенча үрнәк белән танышабыз.7 нче слайд.

Шулай итеп, текстның авторы туган телне өйрәнергә кирәклегенә басым ясый. Кем булуыңа, нинди үрләр яулавыңа карамастан, һәркем үз туган телен белергә һәм аның белән горурланырга тиеш.

IV.Рефлексия .Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек? Нинди нәтиҗә ясый алабыз?

-Текстны игътибар белән укырга;

-Караламага язарга;

-4 абзац булырга мөмкин;

-Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш;

-Кереш сүзләр өтер белән аерымлана.

8,9,10 слайдлар. «Алтыда белгән ана телең-

алтмышта да онытылмас.» (Укытучы И.Юзеевның «Мин телим дусларга»шигыреннән өзек укый)

V.Өй эше. 3 нче вариант М.Рәфыйковның «Ятим»тексты буенча сочинение язарга.