По татарской литературе «ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА» (11 класс)

Фольклор – ул инглизчә сүз булыр, халык хикмәте дигәнне аңлата. Хикмәт буларак, аның мәгънәсе бик киң, шулай булгач, эчтәлеге дә киң. Шуның белән фольклор дигәнгә халыкның авыз иҗаты гына түгел, аның барлык кара ышанулары да, хорафат һәм мифологиясе дә, башкасы да керә. Билгеле, термин буларак ул сүз Көнбатышта нык урын алган һәм хәтта халык иҗаты белән шөгыльләнүче фән үзе дә фольклористика дип йөртелә.

Балалар авыз иҗаты дигәч тә, ул балаларның үз иҗатлары дигән сүз генә түгел. Бала тугач, бишеккә кергәннән алып тәпи басып сөйли башлаганчы, аңа багышлап олылар тарафыннан нинди генә җырлар көйләнми дә, нинди генә такмак-такмазалар сөйләнми.

Балалар авыз иҗатын балалар үзләре һәм әти-әни, әбиләре, бала багучылар, гомумән, балага якын торучы һәм аны каручылар кулланып йөртәләр.

Балалар фольклоры дигәннән без, башлыча, балалар арасында киң таралган, үз традицион авыз иҗатларын, уенлы җыр-көй, биюләрен, шулай ук аларга зурлар тарафыннан багышлап чыгарылган халык авыз иҗаты әсәрләрен дә аңлыйбыз.

Татар халык иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан “Балалар фольклоры” төшенчәсе безнең гасырның егерменче еллар ахырында гына фәнни кулланышка кертелсә дә, халык иҗаты әсәрләренең нәниләр телендә борын-борыннан яшәп килеүнә шик-шөбһә юк. Алар хакында кайбер борынгы кулъязма ядкарьләрдә дә искә алына.

Балалар телендә фольклор әсәрләренә игътибар итү, аларны төрле дәреслек, җыентыкларга кертү, тәрбия эшендә файдалану XIX йөз урталарыннан башлана. Шундыйлардан М. Иванов, С. Күкляшев, К. Насыйри, Т. Яхин, Г.Фәезхановларның уку китапларын күрсәтеп узарга мөмкин.

1907 елда Мәскәүдә нәниләр өчен “Тәрбият әл-әтфаль журналы чыга башлый. Ул ябылгач, аның дәвамы берсе буларак, 1913 елда Казанда “Ак юл” журналы оештырыла. Балалар матбугатына нигез салучыларның берсе Ф. Агеев редакторлыгында чыккан бу журнал балалар фольклорын җыеп бастыру өлкәсендә дә шактый эш башкара. Журналда, балаларга багышланган әдәби әсәрләр белән беррәттән, фольклор материаллары да дөнья күрә. Әкиятләр, табышмаклар, төрле башваткычлар, балалар уеннары әледән-әле басылып тора. Бу материалны җыеп бастыруда бигрәк тә Г. Үзбәк (Г. Рәхим) актив эшли.

Оренбургта чыга торган “Шура” журналы да балалар иҗатына даими игътибар бирә. Аның битләрендә, табышмаклар, төрле башваткычлар белән беррәттән, балаларның уеннары да урын ала. М. Акчурина, К. Гали, Т.Ченәкәй кебек авторларның уеннар турында фәнни-популяр мәкаләләре басыла.

Гомумин, бу елларда балаларны халыкның фольклор традицияләрендә тәрбияләүгә җитди игътибар бирелә. Казандагы “Шәрекъ” клубында еш кына балалар өчен кичәләр уздырыла. Кичәләрдә халык иҗаты әсәрләре башкарыла һәм аңа нигезләнеп оештырылган тамашалар да куела.

4 стр., 1937 слов

Без бер ана балалары

... карашларыбыз янә очраша да инде. (6) Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. ... здән Ханә Сөләйманова Сочинение №8** Оста кадере 1) Безнең ... р, тәнкыйть мәкаләләре, балалар өчен тезмә әсәрләр ... (Илдар Гафур улы Юзеев) – Татарстанның халык шагыйре, драматург һәм тәнкыйтьче, Россия Федерациясене ... Галимҗан Гыйльманов (Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов) – язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме. Аның ...

Гасыр башында халык әдәбиятын өйрәнүне юлга салуда Г. Тукайның роле зур булды. Шагыйрь шулай ук нәниләр өчен әдәбият китаплары да төзеп бастырды. Китапларга балалар күңеленә якын булган шигырьләр һәм хикәяләрне кертергә тырышты. Аларның күбесе халык иҗатына, балалар фольклоры мотивларына нигезләнгән әдәби әсәрләр иде.

Г. Тукай балалар фольклорын үз иҗатында киң файдалануы белән нәниләр телендәге халык әдәбиятының да зур кыйммәткә ия булуын күрсәтте, игътибарны аларны җыю кирәклегенә юнәлтте.

Балалар фольклорының әһәмиятен аңлап, махсус җыю һәм бастырып чыгару эше Х. Бәдигъ тарафыннан башлап җибәрелә. Тукай киңәше буенча, ул унынчы елларда “Халык әдәбияты” исеме белән бер серия китап бастырырга ниятли. Халык арасында йөреп, шактый гына материал җыйганнан соң,ул бер-бер артлы фольклор җыентыклары чыгара. 1913 елда дөнья күргән “Халык әдәбияты. Табышмаклар, такмак-такмазалар” дигән китабына шактый күләмдә бишек җырлары, балалар такмак һәм такмазаларын да кертә. Галим балалар уеннарын да туплый, аларны төрле җыентыкларда, журналларда бастыра.

Егерменче елларда Ф. Туйкә дә балалар фольклорын өйрәнүгә көч куя. Ул 1927 елда “Безнең юл” журналында “Халык әдәбиятын тикшерү юлында” дигән мәкалә белән чыга һәм анда такмаза, санамыш кебек жанрларга билгеләмә биреп, аларның идея-эстетик кыйммәте һәм шигъри төзелеше турында кызыклы фикерләр әйтә.

Балалар иҗатын өйрәнүдә язучы һәм галим Г. Толымбайскийның да өлеше зур. 1928 елда ул “Мәгариф” журналында “Балалар фольклорының кайбер төрләре һәм жанрларына аңлатма бирә, материал җыючылар күз алдында тотарга тиешле мәсьәләләрне күрсәтә һәм журнал укучыларны балалар иҗатын җыюда катнашырга чакыра.

1940 еллардан соң балалар фольклорын өйрәнү эше танылган язучы һәм фольклорчы галим Н. Исәнбәт исеменә бәйле. Ул яшь вакытыннан ук балалар телендәге фольклор әсәрләре белән кызыксынып, аларны җыеп бара. Күпьеллык хезмәтенең нәтиҗәсе итеп, 1941 елда “Балалар фольклоры” дигән җыентык “Нәниләр шатлана”, 1970 елда “Балалар дөньясы”, 1984 елда “Балалар фольклоры һәм җырлы- сүзле йөз төрле уен” дигән фольклоры җыентыкларын чыгара. Әлеге китаплар татар балалар фольклорын өйрәнүдә зур уңыш булды. Н. Исәнбәтнең бу хезмәтләре гади фольклор җыентыклары гына түгел иде. Ул аларда нәниләр иҗаты әсәрләрен төркемләү, жанрларын билгеләү буенча фәнни тәҗрибәләр дә ясады, балалар фольклоры мәсьәләләре турында кыйммәтле фикерләр әйтте. Бу китаплар чыкканнан соң балалар фольклоры әсәрләре төрле дәреслекләргә, популяр җыентыкларга да күпләп кертелә башлады.

Соңгы елларда балалар фольклорына игътибар тагын да артты. Әдәбиятчеләр, халык педагогикасын, музыкасын өйрәнүчеләр, фольклорчылар, этнографлар һәм телчеләр үз хезмәтләрендә нәниләр иҗатына еш мөрәҗәгать итә башладылар. Бу җәһәттән И. Надиров һәм Х. Гатина, Р. Мөхәммәтҗанов. Ә. Абдуллин, М. Нигъмәтҗанов, Р. Исхакова-Вамба,.Р. Мөхәммәтова, Я. Ханбиков һәм Э. Галиев, Х. Курбатов, Р. Уразманова, Р. Кукушкин хезмәтләрен искә алырга кирәк.

27 стр., 13184 слов

Сочинение народная мудрость в произведениях русского фольклора

... понятно, что по сути фольклор и означает народную мудрость, и неважно, в какой художественной форме она выражена. В чем проявляются красота и в произведениях устного народного творчества Русский фольклор в мире считается одним из ... на лучшую жизнь. Благодаря таким произведениям можно даже изучать историю того или иного народа. Хотя сюжет или образы главных героев могут быть сильно приукрашены, но тем ...

Балалар фольклоры өлкәннәр тарафыннан бәбиләр өчен башкарыла торган һәм нәниләрнең үз мөхитендә яшәп килгән егермеләп жанрдагы халык иҗаты әсәрләрен берләштерә.

Бу әсәрләр халык иҗатында шартлы рәвештә аерым бер төркемгә бүленеп йөртелсә дә, “балалар фольклоры” белән “зурлар фольклоры” арасында бернинди чик сызыгы юк. Ул халкыбыз поэтик мирасының аерылгысыз бер өлеше. Әмма бу төркемгә кергән әсәрләр үзләренең тематикасы белән бала күңеленә якын, шигъри тукымасына балалык рухы “сеңгән” булулары белән аерылып торалар.

Төп өлеш

Әкиятләр.

Әкиятләр нәниләрнең рухи үсешендә зур роль уйный, аларның тәрбияви әһәмияте бәхәссез. “Әгәр минем тәрбияләнүчеләремнең рухи тормышында әкиятләр зур урын тотмаган булса, — дип яза атаклы совет педагогы В. А. Сухомлинский, — алар гомуми фикерләү күнекмәләре ала алмаслар иде… Әкият аркасында бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә тагып белә… Идея тәрбияясенең башлангыч этабы да әкият ярдәмедә була”. Бөек рус педагогы К.Д. Ушинский да әкиятләрнең әһәмиятен югары бәяләгән. Әкиятнең борын-борыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак яшәп килгәнлеге мәгълүм нәрсә.

Әкиятләр тематикасы һәм поэтикасы ягыннан күптөрле. Аларның кайсын балалар әкияте дип санарга? Билгеле ки, балалар барлык әкиятләрне дә яраталар. Аларны тыңларга да, сөйләргә дә, укырга да атлыгып торалар. Тик монда бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: ничә яшьтә ул бала? 5-6 яшьтәге баланың тыңлаган, сөйләгән әкиятләре 9-10 яшьлек балага бер дә кызык түгел. 12-13 яшьтәге бала күңеленә 9-10 яшендә тыңлаган әкиятләр бөтенләй хуш килмәскә мөмкин. Кыскасы, балаларның репертуары аларның яше һәм зәвыгы үсешенә тыгыз бәйләнгән. 5-7 яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне яраталар, ә 10-12 яшьтәгеләр озын маҗаралы әкиятләрне яратарак төшәләр.

Аннан соң инде алар тормыш-көнкүреш әкиятләре белән кызыксына башлый.

Без 13-14 яшькә кадәргеләрне балалар дип саныйбыз. Шәт шулай икән, димәк, “балалар әкияте” дигән термин астына барлык төр әкиятләр дә керә дигән сүз.

Әкият — халык авыз иҗатының борынгы, шул ук вакытта киң таралган һәм мавыктыргыч жанрларыннан берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәктә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый,кешеләрне игелекле,тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Күп кенә язучылар үзләрендә беренче тапкыр иҗат дәрте уянуның халык әкиятләре тәэсирендә булуын әтәләр. Алар гомумән әкиятләргә илһам чыганагы һәм иҗади осталык үрнәге итеп карыйлар. Бу поэтик җәүһәрләргә А. С. Пушкин, Г. Тукай кебек бөек шагыйрьләр дә ихлас күңелдән сокланганнар һәм алардан үз иҗатларына азык алганнар.

Халык арасында кеше ышанмастай нәрсә сөйләнсә, гадәттә,”әкият бу” диләр. Телдә “әкият” һәм “ялган” сүзләре синоним булып йөри, чөнки әкияткә гомумән уйдырма хас.

Борынгы кеше дөньяның,кешенең һәм гомумән җанлы һәм җансыз табигатьнең барлыкка килүен, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне,кешенең тормышындагы төрле хәлләрне – барысын да мифологик карашлар нигезендә анлаган, һәм аларның аңлатмалары миф – мифик риваять формасында йөргән. Бу хикәяләрнең бер өлеше изге итеп саналган. Алар теләсә кайда, теләсә кайчан һәм теләсә кемгә сөйләнмәгән. Мондый хикәяләрне сөйләү изге йоланы үтәү белән бергә алып барылган һәм бары тик балигъ кешеләргә генә җиткәрелгән,ягъни мифлар ритуал белән тыгыз бәйләнештә булган. Гамәлдә вазифа үтәгән бу мифик риваятьләр әкиятнең иң борыңгы формасы дип санала.

3 стр., 1490 слов

Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

... кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды. Бәхил ... булды. Барыгыз, бар, – диде Зәйнәп җиңги аларны озатканда, – барыгыз. Бер кич булса да үз нигезегездә кунып ... кимулла белән Васфикамал таң атканчы серләштеләр. Аларның тора башлаганнан бирле мондый итеп сөйләшкә ... Ташлытауда булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды. Халык Ташлытауга чыгып китә торган юл чатына агылды. Кү ...

Чын мәгънәсендәге әкиятнең туу вакыты – ул нәкъ менә изге хикәянең (әкият “баба”сының) нәфис хикәягә әверелеп киткән чагы. Бу хәл исә изге хикәянең ритуалдан аерулуы нәтиҗәсендә була. Чөнки йоланы барлыкка китергән шартлар вакытлар узу белән бетә.

Әкият сюжетында уйдырма мөһим урын тота. Уйдырма ул – фантазик үзе генә уйдырманы тудыра алмый. Моның өчен элек тормыш материалы кирәк. Ә тормышта әкияткә кулай материал һәрвакыт булган: кеше белән табигать, иске белән яңа арасындагы көрәш, искенең кире кагылуы нәтиҗәсендә туган комизм, тормышта очрый торган игътибарга лаеклы төрле вакыйгалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешеләрнең дөньяга карашындагы үзгәрешләр һ.б.

Әкиятләрдә уйдырма – ул ниндидер мәгънәсезлек түгел, бәлки реаль тормыш, реаль чынбарлык күренешләренең, шулай ук кеше хыялларының үзенчәлекле чагылышы. Әкияттән тормыштагы тәңгәллекләрне эзләү нәтиҗәсез һәм хәтта мәгънәсез эш булыр иде.

Әкиятләр күп гасырлар дәвамында зур үзгәрешләр кичергән, һәм һәр чор аларда үзенең эзен калдырган. Шуңа күрә, бүген без белгән әкиятләрдә, борынгы катлам белән беррәттән, сыйнфый җәмгыятләргә хас билгеләрне дә һәм хәзерге тормыш детальләрен дә таба алабыз.

Татар халкы – әкиятләргә бик бай халык. Ләкин бу хәзинә бик соң җыела башлаган. Беренче басма әкиятләр белән без Мартин ьян Ивановның 1842 елда Казанда чыккан «Татарская хрестоматия” дигән китабында очрашабыз. Бу китап дәреслек сыйфатында нәшир ителгән. Шуңа күрә андагы әкиятләрнең (барысы 8 тетст) кайда, кайчан һәм кемнән язып алынганлыгы күрсәтелмәгән.

Салимҗан Күкләшевнең “Диване хикәяте татар” дигән хрестоматиясендә (Казан, 1859) шулай ук шактый урынны фольклор материаллары били. Алар арасында М. Иванов хрестоматиясендә булган әкиятләрнең дә кайберләре урын алган.

Себер татарлары фольклорын өйрәнүдә академик В. В. Радлов күп көч куйган. Ул узган гасырның 60 елларында Көнбатыш Себернең татарлар яши торган урыннарында булып, халык иҗатының төрле жанрларына караган бик күп әсәрләр язып алган. Галим 19 авылдан җыелган фольклор үрнәкләрен аерым бер том итеп бастырып чыгарган. Бу томда башка жанр әсәрләре белән бәргә 40 ка якын әкият тә урнаштырылган.

XIX йөздә басылган әкият җыентыкларының иң зуры – Т. Яхинның балаларга атап нәшер ителгән “Дәфгылькәсәл мин әссабый вә сабыят” (Казан, 1900) дигән китабы. Анда йөзгә якын текст урнаштырылган.

Күренекле мәгърифәтче К. Насыйри да әкиятләр җыю белән шөгыльләнгән. Ул туплаган уннан артык әкият нигезендә, П. А. Поляков тарафыннан “Казан татарларының әкиятләре һәм аларны башка халыклар әкиятләре белән чагыштыру” дигән хезмәт тә языла.

XX гасыр башына кадәр татар халкының төрле этник төркемнәренә караган әкиятләр җыела, аларның күбесе басылып чыга, һәм әкиятләрне фәнни өйрәнү өлкәсендә беренче адымнан ясала.

6 стр., 2610 слов

Урман безнен байлыгыбыз на татарском языке

... й урман хуҗалыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе, урманчы. Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа СОЧИНЕНИЕ НА ТЕМУ « ... куак һәм төрле үләннәр, җәнлек һәм кошлар турындагы белемнә-рен киңәйтү; укучыларда урманның кешегә китергән файдасы турында к ... иләк-җимеш өлгерүен, кошлар кайтуын, кыргый хайваннар, киекләр, бөҗәкләрнең язгы уянуын күзәтә. Кыскасы, хуҗалык белгечлә ...

30 елларның икенче яртысында оста әкиятләрне табуда һәм әкиятләрне югары сыйфатлы итеп язып алуда Г. Толымбай шактый гына эшчәнлек күрсәтә. Аның тарафыннан җыелган материаллар Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор фондында саклана.

Шуннан соңгы чорда халык әкиятләрен җыю һәм бастырып чыгару, иясе аларны фәнни өйрәнү беренче чиратта Г. Бәширов, Х. Ярми, Э. Касыймов, Ф. Әхмәтова исемнәре белән бәйле.

Әкият – халкыбызның гаять кыймәтле рухи байлыгы.

Әкият дигән сүз гарәпчә хикәят (сөйләп бирү, хикәя) сүзенең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Өлкән буын вәкилләре арасында әкиятне хикият дип атаучылар әле бүген дә очрый.

Керәшен татарлары әкиятне мәсәлә дип йөртәләр. Мәсәлә – гарәптән кергән мәсәлә сүзенең үзенчәлекле әйтелеше. Мәсәл исә мисал, үрнәк дигән мәгънәне белдерә. Себер татарлары әкияткә йомак диләр. Йомак өю, йомак ишү әкият сөйләүне аңлата. Ә йомак әйтү – табышмак әйтү. Йомак – әкиятнең беренче, ягъни борынгы гамәли вазифасына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән һәм бүгенгәчә сакланып калган иң борыңгы елларда нәшер исеме. Мәсәл-мәсәлә, хикәят дигән атамалар исә әкиятнең соңгырак дәвердәге исемнәре. Ә әкият – иң соңгы, яңа исем. Бу сүз басма чыганакларда беренче мәртәбә А. Троянскийның 1833-1835 елларда нәшер ителгән сүзлегендә очрый, һәм аңа “басня, сказка, небыль, небылица, пустошь, вздор” дигән аңлатма бирелгә.

Әкият – фольклорда катлаулы күренеш. “Әкият – ул халык поэтик авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик, башлыча чәчмә сәнгать әсәре. Әкият дип телдә яши торган сәнгатьле прозаның төрле төрләрен (хайваннар турындагы гыйбрәтле хикәяләр, тылсымлы әкиятләр, маҗаралы повестьлар, сатирик мәзәкләр) атыйлар.

Фәнни-тикшерүне максатларында әкиятләр күп халыкларда нигездә өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.

“Халык арасында “Салам-Торхан”, “Аю, Бабай,Төлке”, “Кәтән Иванович”, “Төлке”, “Шәрә бүре”, “Торна белән Төлке”, “Кәҗә беән Сарык” әкиятләрендәге сюҗетлар аеруча киң таралган.

Мондый әкиятләрнең төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре һәм җәнлекләр, кошлар, сөйрәлүчеләр, балыклар, бөҗәкләр.

Хайваннар белән туганлык мөнәсәбәтенә ышану борынгы община строе чорында һәр ыруның ниндидер берәр хайванны үзенең нәсел башы итеп санавына китергән (тотемизм).

Бу хайванны, ягъни тотемны, үтерергә ярамаган, чөнки ул әлеге ыруны яклаучы һәм саклаучы дип ышанылган. Тотемга ышану нәтиҗәсендә хайваннар культы барлыкка килгән.

Хайваннар турындагы бүгенге әкиятләр үзләренең борынгы рәвешеннән (хайваннар турындагы хикәяләрдән) бик нык аерылалар. Бүгенге әкиятләрдә сүз хайваннар турында барса да, инде чынлыкта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр сүрәтләнә, икенче төрле әйтсәк, бу әсәрләрдә читләтеп әйтү, киная, ягъни аллегорик сыйфат өстенлек алган.

Татар легендаларында акыллы, изге, көчле персонажлар булган аю һәм бүре хайваннар турындагы әкиятләрнең берсендә дә уңай яктан сүрәтләнми. Әкияттә алар – аңгыра,ахмак,юньсез, куркак. Мәсәлән, “Төлке”, “Аю белән Төлке”, “Аю, Бүре, Төлке”, “Хәйләкәр Төлке” әкиятләрендә аю һәм бүре төлке тарафыннан алдана. “Батыр әтәч” дигән әкияттә шул ук аю һәм бүре кәҗәдән куркып, качарга мәҗбүр булалар.”Җүләр бүре” әкиятендә дә эт кәҗә тәкәсе, дуңгыз бүрене көлкегә калдыралар, һәм аңгыралыгы нәтиҗәсендә, бүре һәлак була.

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

... елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәс ... кулына урта гасырларның башлангыч чорындагы Урта Иделнең матди культурасы турында өр-яңа мәгълүматлар бирде. Мәсәл ... көньяк-көнбатыштагы протоболгарлар каберлекләрендә һәм авыл урыннарында очрый торган керамикадан бик нык аерылалар. Алар башка этник дөнья— ...

“Аю, Бабай, Төлке”, “Шәрә бүре”, “Мәче, Юлбарыс һәм Кеше” кебек әкиятләр нәкъ менә табигать көчләренең буйсындырылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип уйларга нигез бар. Бу чорда инде, кеше, әлбәттә,хайванга караганда акыллырак, тапкыррак булырга тиеш. Андый әкиятләрнең кайберләрендә көчле хайванга каршы карт (ягъни, физик яктан йомшак, ләкин акыллы һәм зирәклеге белән көчле) кеше куелу моны тагын да ачык күрсәтә. Әлеге әкиятләрдә аю,бүре, юлбарыс кебек көчле хайваннар кеше тарафыннан алданалр һәм үтереләләр.

Шулай итеп, кайчандыр изге саналган хайваннар кешелек җәмгыяте үселешендәге билгеле бер чорда үзләренең элеккә дәрәҗәләрен җуялар һәм көлке объектына әвереләләр, алай гына да түгел, хәтта хөкем ителәләр, үтереләләр.

Төп персонажлары йорт хайваннары булган әкятләрнең күбесе үзләренең килеп чыгышы белән соңгырак чорга карый. Ул вакытта инде кешенең аңы шактый үскән һәм мифологик күзаллауларның зур өлеше онытылган була. Шуңа карамастан, андый әкиятләрнең кайберләрендә архаик мотивлар сакланып калган. Мисал итеп “Кәҗә белән Сарык” әкиятен күрсәтергә мөмкин.

“Торна белән Төлке” әкияте әнә шундыйлардан. Торна белән Төлке бер-берсен кунакка чакыралар. Төлке тары боткасын сай табакка салып, торнаны сыйлый. Әлбәттә , торна бер ярманы да эләктерә алмый, ризыкны төлке үзе ялап бетерә. Торна исә, чиратында төлкене кунакка чакыра, чумарны гөбегә сала. Нәтиҗәдә, торна үзе туклана, ә төлке ач кала.

Әсәрдә сыйнфый мотивлар юк,шулай ук бернинди мораль нәтиҗә дә ясалмый, бары тик хәйләгә каршы хәйлә генә бар.

Хайваннар турындагы әкиятләрдә иң популяр киек – төлке. Ул барлык әкиятләрнең яртысыннн артыграгында бар. Ә яртысына якынында аю һәм бүре катнаша. Калган кыргый җанварлар һәм кошлар (куян, арыслан, юлбарыс, бурсык, кабан дуңгызы, сукыр тычкан, гөберле бака, торна, тукран, бүдәнә, ябалак, чыпчык, песнәк, күке, ала карга һ.б.лар) бер-ике мәртәбә генә очрый.

Төлке барлык әкиятләрдә диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сүрәтләнә. Күпчелек очракта ул үзенең максатына ирешә. Аю һәм бүре, киресенчә, тупас, ахмак, хәтта куркак; еш кына алар алданалар, куркып качалар яки үтереләләр. Моның мисалларын без әле генә искә алынган әкиятләрдә күреп үттек. Аюны һәм бүрене йорт хайваннары гына түгел, төлке дә алдый, хурлыкка калдыра, хәтта һәлакәткә илтә. Мәсәлән, “Төлке” дигән әкияттә аю төлке киңәше буенча, балык тотам дип койрыгын бәкегә тыгып утырган аю, кешеләр кыйный башлагач, бозга каткан койрыгын өзеп кача. “Төлке белән Бүре” дигән әкияттә шул ук тозакка эләккән бүрене кешеләр кыйнап үтерәләр.

Арыслан һәм юлбарыс әкиятләрдә иң көчле хайваннар итеп сурәтләнәләр һәм рәхимсез тиран образын гәүдәләндерәләр. Алар барлык хайваннар өстеннән хакимлек итәләр. Үзенең көчсез хайваннарны эзәрлекли, ә аю һәм бүре кебек киекләрне бик оста адый торган төлке дә арыслан йә юлбарыс алдында баш ияргә, ялагайланырга, үз мәнфәгате өчен башкаларны әләкләргә мәҗбур була һәм бәла-казадан имин кала.

“Арслан, Төлке, Бүре” дигән әкияттә төлке бергә аулаган корбаннарны бүлгән вакытта аларның барысын да арсланга бирә. Биредә ул оста күзәтүче, мөхитне сизгер тоеп, һәр шартка яраклаша белүче, үзенә кирәк чагында көчлеләр алдында тәлинкә тотудан да тартынмаучы хәйләкәр һәм ялагай түрәне яисә эшкуарны гәүдәләндерә.

3 стр., 1399 слов

На татарском языке минем яраткан шагыйрем

... н, Сочинение «Минем яраткан язучым» Татар теле әткәм – әнкәм кебек үк якын дип язуы өчен, Габдулла Тукай минем яраткан язучым булып тора. Аның күп кенә әкиятл ... анга к ү ренерлек кадерле Тукаебыз!» Д ө рес, без аны чорына карап, ү зебезч ... н, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала. Юктыр. Д ... әтләнә. Ул үзенең иң кадерле кешеләре ...

Икенче бер әкияттә дә үзенең зирәклеге һәм мәкере белән төлке кыен хәлдән уңышлы чыга. Авыру арсланның хәлен белергә килүчеләр арасында төлке күренмәгәч , бүре аңа төлкене яманлый. Моны белгән төлке, арсланга килеп, үзенең дару эзләп кичегүен, әгәр ул бүренең арт аягындагы сеңере белән дәваланса, тереләчәген әйтә. Арслан шунда ук бүрене тотып, аның арт аягындагы сеңерен өзеп ала.

Ә менә “Хәйләкәр әтәч”, “Аю, Бабай, Төлке” дигән әкиятләрдә без төлкене ярдәмче вазифасында күрәбез. “Салам- Торхан” дигән әкияттә исә төлке, патшаны алдап, ярлы егетне шул патшаның кызына өйләндерә.

Шулай итеп, хайваннар турындагы әкиятләрдә төлке образы ике төрле тасвирлана. Әкиятләрнең күбесендә ул мәкерле, хәйләкәр һәм усал ерткыч булса, кайбер әкиятләрдә кешегә ярдәм итә торган акыллы, тапкыр һәм җитез хайван итеп тә сурәтләнә.

Хайваннар арасында ерткычлык табигате аеруча калку чагылган персонажлардан иң күп очрый торган – бүре. “Җирле бүре”, “ Шәрә бүре” дигән әкиятләрдә бүре комсыз, шул ук вакытта ахмак һәм беркатлы итеп сурәтләнә. Аны төрле хайваннар бик җиңел алдыйлар һәм рисвай итәләр.

Хайваннар турындагы күпчелек әкиятләр сыйнфый җәмгыять шартларында төрле сыйнфый төркемнәрнең узара мөнәсәбәтләрен ачык гәүдәләндерә. Аларда сыйнфый дошман мораль яктан гаепләнеп кенә калмый, бәлки физик яктан да җәзага тартыла һәм юк ителә.

Бу төр әкиятләрнең тагын бер мөһим сыйфаты бар: аларда аллегория аша кешеләргә хас гомуми кимчелекләр дә тәнкыйть ителә. Бу очракта хайваннарның гадәтләре, йөреш-кыланышлары кешеләрдә очрый торган тискәре сыйфатларны күрсәтү өчен файдаланыла.

Мәсәлән, “Әтәч патша” дигән әкияттә үзен иң матур, иң батыр дип санаучы әтәч образы аша кәпрәю, масаю, шапырыну кебек сыйфатлардан бик үткән көленә. Мактану өчен сылтау булган сыйфатлар чынлыкта аларның иясенә бернинди дә файда китерә алмый, нигезсез мин-минлек бик тиз көлке объектына әверелә. Әкияттә бер үк вакытта тәлинкә тотучылар да мәсхәрәгә кала.

Кешеләргә хас гомуми кимчелекләр йорт хайваннары образларында гына түгел, кыргый хайваннар образларында да чагыла. Мәсәлән, “Аю белән Төлке” әкиятләрендә алдакчылык, мәрхәмәтсезлек һәм хыянәт фаш ителә. Хәйләкәр төлке үзе белән бергә яшәүче аюдан яшереп, бал һәм майны ашап бетерә дә, авыру дустына ала ягып, аны бөтенләй ташлап китә.

Бу әкияттә төлке гаепләнә,чөнки аның хәйләсе һәм җитезлеге усал нияткә хезмәт итә.

Персонажларның составы ягыннан аларны өч төркемгә бүләргә мөмкин: 1) персонажлары кыргый хайваннар булган әкиятләр; 2) ) персонажлары йорт хайваннары булган әкиятләр; 3) персонажлары кыргый һәм йорт хайваннары булган әкиятләр.

Инде кыскача гына хайваннар турындагы әкиятләрнең кайбер художество үзенчәлекләренә тукталыйк.

Әкиятләрнең күбесенә хас башлам, гадәттә, бик кыска була: “Борын заманда”, “Борын заманнарда”, “Борын-борын заманнарда”, “Борын-борын да”, “Элекке заманда”, “Әүвәлге заманда”, “Бер заманда”, Бервакытны”, “Бер көнне”, “Көннәрдән бер көнне” һ. б.

Хайваннар турындагы әкиятләр, сирәк кенә булса да, тылсымлы әкиятләргә хас традицион бетемнәр очрый: “Бүген бардым, кичә кайттйм, бик сыйладылар, казык башына утырып чәй эчтем…(“Салам-Торхан”), “Бүген барып, төнәген кайттым, баш авыртып макмыр булдым” (“Салам-Торхан”).

13 стр., 6470 слов

По роману Герой нашего времени Лермонтова 9 класс рассуждение

... себя лично ответы на волнующие сердечко вопросы. Также читают: Картинка к сочинению Сочинение по роману Герой нашего времени Популярные сегодня темы Шолохов любил и боготворил свою родную землю, свою ... чтобы лучше донести его смысл и посыл. Сочинение рассуждение Герой нашего времени Лермонтова Что тут рассуждать? Я думаю, что этот самый герой времени так «неглубоко» чувствует, так быстро «остывает ...

Хайваннар турындагы әкиятләргә бигрәк тә диалог формасындагы сөйләм хас. Бу алым әсәрне аеруча җанлы һәм мавыктыргыч итә.

Диалог формасы геройларның реаль тормышын, алар яши торган табигый мөхитне ныграк тоярга, ачыграк күзалларга ярдәм итә.

Әкиятләрдәге персонажлар телендә ритмлы һәм рифмалы сөйләм дә очрый. “Кәҗә белән Бүре” әкиятендә, мәсәлән, кәҗә үзенең балалары янына һәрвакыт болай дип җырлап кайта:

Таудан тауга йөримен —

Тау җимеше җыямын.

Кырдан-кырга йөримен —

Кыр җимеше җыямын.

Бер имиемә сөт җыям.

Бер имиемә май җыям.

“Аю белән өч кыз” дигән әкияттә аюның сүзләре шулай ук тезмә формага салынган. Аю кыз кереп яткан капчыкны күтәреп, беркадәр араны узгач:

Арпадан да үттем,

Көрпәдән дә уздым,

Инде ачып караем,

Му-му, -дип

кабатлый. Бу такмакта ырым йә балалар уены мотивлары ишетелгәндәй була.Капчыктагы кыз әлеге сүзләрдән соң: “Күрекле күзем күрәләр”, — дип җавап бирә,һәм аю, кыз йорт җиллегеннән (чорма тәрәзәсеннән) карап тора икән дип, капчыкны ачарга базмый.

Хайваннар турындагы әкиятләрнең теле гади һәм образлары.

Әкиятләрдә очрый торган эпитетлар хайваннарның табигатенә туры китереп яки әкият таләпләренә яраклаштырып сайлана: ач бүре, ахмак бүре, җүләр бүре, хәйләкәр төлке, таза ат, акыллы кәҗә, бик батыр хәйләкәр әтәч, бик шәп айгыр һ. б.

Эпитетлар табигать күренешләрен сурәтләгәндә дә еш кулланыла: олы борын, яшел борын, салкын җилләр, калын агач, юан имән, киң тугай, матур көннәр,суык кыш, ап-ак кар, калын арыш уҗымы һ. б.

Әкиятләрдә, сирәк булса да, метафоралар да очрый: кабыргаларын санау (кайнау), кызыл бүрек (башы канаган бүре), кызыл ыштан (аягы канаган бүре) һ. б.

Хайваннар турындагы әкиятләрдә гибирдола күп кулланыла. Мәсәлән, бүре төлкегә: “Мин сине бер кабуда юк итәм”, — ди (“Наян төлке”).

Икегче бер әкияттә төлке бүрегә: “Койрыгының һәр бөртек йоны саен бер балык ияреп чыгар”, — ди (“Төлке белән Бүре”).

“Кәтән Иваныч” исемле әкияттә төлке мәче турында сөйләгәндә: “Бер ашаганда бер сарык, бер үгез ашый икән”, — ди. Ә “Аю улы Атыләхмәтгәрәй” дигән әкияттә герой “ай үсәсен көн үсеп, егерме биш көндә егерме биш яшьлек баһадир була» һәм үзе турында: “Мин кешеләр арасында яши алмам шул, берсен суксам, бишесе үләр”, — ди.

Әкиятләрдә сәнгатьле сүрәт чаралары образларның җанлы, вакыйгаларның тәэсирле булуына ярдәм итә.

Бүгенге көндә хайваннар турындагы әкиятләрнең күбесе балалар репертуарына күчкән. Алар яшь буынны эстетик һәм әхлякый яктан тәрбияләүдә мөһим урын тота.

Тылсымлы әкиятләр

“Әкият сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга серле дөньясы белән нәкъ

менә тылсымлы әкият килеп баса һәм бу тикмәгә генә түгел: тылсымлы әкиятләр-әкият жанрының үзәге ул. Алар сан ягыннан да күп, күләмнәре дә зур, алар фантазиягә бай, кызык һәм мавыктыргыч.

Ни генә юк ул әкиятләрдә: явыз убырлы карчык, диюләр, аҗдаһалар, оча торган паласлар… Алар һәрберсе төрле маҗаралар эшли.

9 стр., 4489 слов

Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының ...

... чувашлар 3,4% ын ,ә башка милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы - республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын һәм ... әкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә. “ Аннары ... ңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер ...

Тылсымлы әкиятләрнең күбесенә түбәндәге сюжет хас: булачак герой,үсеп җиткәч, ил гизәргә чыгып китә, төрле маҗараларга очрый, патша кызын дию пәриеннән коткара һәм патша кызына өйләнә.

Татар тылсымлы әкиятләрендә идеаль герой кече туган (“Таңбатыр”, “Алтын алма”).

Бу төр әкиятләрнең тагын бер үзенчәлеге-герой һәрвакыт урманга килеп чыга.

Дию- тылсымлы әкиятләрдә иң күп очрый торган персонажларның берсе (“Ак бүре”, “Өч дус”, “Дию патша”).

Дию кайда гына булмасын, әкият герое-баһадир егет, юлда очраган теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, аның биләмәсенә, керә һәм, аны үтереп, кызны да, башка тоткыннарны да азат итә. Дию бер үк вакытта асыл хәзинәләр хуҗасы да.

Тылсымлы әкиятләрдә геройның дошманы сыйфатында убырлы карчык персонажы очрый. Ул рәхимсез, усал. Аның язмышы бер төрле тәмамлана-ул әкият герое тарафыннан үтерелә. Кайбер әкиятләрдә ул киресенчә кешеләргә ярдәм итә (“Үги кыз”, “Көнгә күренмәс Сылу”).

Әкиятләрдә күп очрый торган персонаж-елан. Халыкта елан йөз ел яшәгәч, аҗдаһага әйләнә дигән ышану бар.

Аҗдаһа-геройның дошманы. Ул берничә башлы итеп сурәтләнә. Гадәттә ул диңгездә яши, кешеләргә су бирми. Су алыр өчен кешеләр кызларын корбан итәргә мәҗбүр. Ул кешеләрне ашый, авызыннан ут чәчә. Елан кешеләрнең җанын урлый дип уйлаганнар (“Серле балдак”…).

Тылсымлы әкиятләрнең бер тармагы булган батырлар турындагы әкиятләрд (мәсәлән, “Ак бүре”, Таңбатыр”, “Өч күгәрчен” әсәрләрендә) геройның икенче дөньяга- еш кына җир асты дөньясына сәяхәте һәм аннан кыз алып кайтуы-шаманның үлеләр дөньясына барып, авыру кеше җанын алып кайтуы гәүдәләндерелә.

Борынгы кеше тормышында тылсым шулай ук зур урын тоокан. Тылсым ул-дөнья белән идарә итүче кеше үзенең ихтыярына һәм максатларына буйсындыра ала дигән ышануга нигезләнгән күзаллаулар, хәрәкәтләр һәм ысуллар системасы.

Әкиятләрдә очрый торган күрәзәлек, ырым һәм сихер- барысы да тылсым белән бәйле.

Персонажларның тылсымнарында төрле үзгәрешләр барлыкка килә. Мәсәлән, бер селтәнүдә пәриләр чыгып, таң атканчы сарай салалар… “Турай батыр” әкиятендә герой, сәфәргә чыкканда, матчага каз каурыен кыстырып калдыра. Герой үтерелгәч, каз каурыеннан кан тама башлый.

Барлык әкиятләрнең дә үзәгендә идеаль герой образы тора. Кече туган еш кына таз итеп сурәтләнә, гадәттә башта аңа бер нинди дә өмет багламыйлар, олы туганнар тарафыннан “юләр” дип кимсетелә һәм җәберләнә. Шулай да ул олы туганнар кулыннан килмәгән эшләрне башкарып чыга, үзенең максатына ирешә һәм күп очракта патша кызына өйләнеп, үзе дә патша булып кала. Ә олы туганнар хурлыклы рәвештә җиңелүгә дучар булалар, кылган усаллыклары, җинаятьләре өчен хөкем ителәләр.

Тылсымлы әкиятләрнең композициясенә башлам, эпик, бетем өлеше хас. Башлам өлешендә герой белән таныштырыла. Төенләнештә герой чыгып китә, каршылыкка очрый. Вакыйгалар үсешендә дошман белән очраша, сугыша. Чишелеш өлешендә бәхетле финал хас: герой патша кызына өйләнеп, туган җиренә кайта, яисә кыз янында калып, тәхеткә утыра.

Максатына ирешү өчен юлында геройга күп вакыт ярдәмчеләр булыша. Шулай ук герой тылсымлы әйберләрдән файдалана (таяк, тырыс, бүрек…).

Тылсымлы әкиятләргә хас сыйфатларның берсе-вакыйганың күп мәртәбә кабатлануы (гадәттә өч мәртәбә).

Һәр кабатлауда каршылык арта, хәл катлаулана бара. “Аучы” дигән әкияттә герой иң элек алты башлы аҗдаһаны үтерсә, икенче мәртәбә-тугыз, ә өченчесендә-унике башлысын үтерә Һәм башка күренешләр.

Халык әкиятләрендә “уртак урыннар” шактый күп кулланыла: аерым өлешләрнең һәм эпизодларның кабатлануы, күпләрнең туй белән тәмамлануы, геройның кече туган булуы һәм башкалар.

Әкиятләрнең башламында”Борын заманда”, бетем өлешендә “Бүген бардым, кичә кайттым”, “Ун көн уен, ун көн туен иттеләр” җөмләләре еш очрый.

Тылсымлы әкиятләр никадәр борынгы булсалар да, алар белән бәйле сюжет һәм мотивлар һәрвакыт заман таләпләренә җавап биргән: аларда һәрвакыт кешеләрнең теләк-омтылышлары, киләчәккә, юнәлгән өмет-хыяллары чагылган.

Хәзерге әкиятчеләр тылсымлы әкиятләрне дә күпмедер дәрәҗәдә бүгенге көнгә яраклаштырып сөйлиләр, ягъни заманга, бүгенге тыңлаучының, психологиясенә ярашлы рәвештә әкияттәге кайбер моментлар көчәйтелә, яңа детальләр кертелә, ә кайчак гомумиләштерелә.

Фантазиягә бай булган тылсымлы әкиятләр халкыбызның үзенчәлекле рухи хәзинәсе булып тора.

Көнкүреш әкиятләре

Көнкүреш әкиятләре башка төр әкиятләрдән чынбарлыкка якын торулары белән аерылалар.Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый чуар.

Тема берлеге һәм геройларның охшашлыгы буенча аларны түбәндәге төркемнәргә аерырга була: “Зирәкләр турында”, “Караклар турында”, “Ялкаулар турында”, “Байлар турында” һәм башкалар.

Татар көнкүреш әкиятләрен жанр ягыннан дүрт төркемгә бүләләр: гыйбрәтле, маҗаралы, юмористик, сатирик әкиятләр.

Гыйбрәтле әкиятләрдә халыкның бик күп буыннары тарафыннан тупланган тормыш тәҗрибәсе, акылы һәм зирәклеге чагыла. (“Зирәк карт”, “Өч килен”…).

Бу әкиятләрдә яхшы,начар сыйфатлар каршы куелган: акыллы-юләр, саран-юмарт, тугры-ялган…

Маҗаралы әкиятләрләрдә үгет-нәсихәт сизелеп торса, сатирик әсәрләргә хас сыйфатлар да табып була. (“Шамак карак”, “Җитез карак”).

Көнкүреш әкиятләренең иң зур өлешен юмористик һәм сатирик әсәрләр тәшкил итә. Юмористик әкиятләрдә кешеләргә хас кимчелекләр тәнкыйтьләнә. (“Ике саран”, “Әби белән бабай”…).

Бу әкиятләр тилеләр турында, көлдергеч әкиятләр, хәйләкәрләр турындагы әкиятләргә бүленәләр. (“Шыр тиле”, “Ике ялганчы” һ.б.).

Сатирик әкиятләрнең шактый өлешен дин әһелләренә каршы, сыйнфый көрәш аеруча нык сурәтләнә. (“Мулла белән мужик”, “Патша белән хезмәтче”…).

Персонажлар күп очракта исемсез: Тугры, Саран, Алдар, Юмарт…

Образлы тәгъбирләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар һәм табышмаклар көнкүреш әкиятләрендә еш кулланылалар.

Көнкүреш әкиятләренең сюжетлары мавыктыргыч, бигрәк тә сатирик һәм юмористик әкиятләрдә комик ситуацияләр зур урын алалар. Бу әкиятләрдә очрый торган кыска җырлар әкият сюжеты белән тыгыз бәйләнгән була. Аларда башлыча герой үзенең хәйләсен ача.

Көнкүреш әкиятләрендә табышмаклар да күп очрый. Биредә табышмак-әкиятләрне күздә тотыла.

Кинаяле табышмаклардан тыш, әкиятләрдә башваткыч сораулардан һәм җаваплардан гыйбарәт булган табышмаклар да очрый. (“Өч сорау”, “Акыллы килен”).

Көнкүреш әкиятләре, әкиятләрнең башка төрләре кебек үк, культурабызның күркәм сәхифәләреннән. Алар татар халкының бетмәс-төкәнмәс иҗат мөмкинлекләрен, юмор хисен, сатира көчен, акылын, зирәклеген һәм тормыш тәҗрибәсен чагылдырган гаять кыйммәтле рухи хәзинәсе булып тора.

Алдавыч әкиятләр.

“ – Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның булган, ди,кызлары. Исеме Сөйләмә булган, ди. Көннәрдән бер көнне шул кыз… Исеме ничек иде әле ул кызның?

Алдавыч әкиятләр бер-берсенә әкият сөйләгән мәлдә балаларның үз мохитендә дә кулланылышка керәләр. Алар нәниләр һәм багучы-тәрбиячеләр телендә хәзер дә еш очрый.

Йомгак

Әкият, әкиятче, әкияти дөнья… Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.

Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле бездә. Ә бала үзе укырга, язарга өйрәнгәч, теләсә нинди әкиятне укый ала, соклана.

Әкиятләрне бигрәк тә балалар ярата. Ни өчен икән?

Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә.

Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр.

Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Р.Ягъфәров. Татар балалар фольклоры. Казан «Мәгариф” нәшрияты, 1999 ел

2. Р.Яг ъфәров. Б алалар фольклоры. Казан «Мәгариф” 2000 ел

3. Н.Ссәнбәт. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен Төз..Казан: Татар китап нәшрияты, 1984 ел.

4. Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1978 ел

5.Х.Х.Гатина, Х.Х.Ярми. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 2 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1977 ел

6.Л.Ш. Җамалетдинов. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 3 китап. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел

7.Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Татар милли педагогикасы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

8.С. Исмәгыйлева. Халык авыз иҗаты мәктәптә. Алабуга, 2005.