V—VIII сыйныфларда язарга өйрәтүнең фәнни нигезләре

Әдәбият дәресләрендә укучылар әдәби әсәрнең сюжеты, идея эчтәлеге белән танышалар, тормыш күренешләрен һәм вакыйгаларны сурәтләүне күзәтәләр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән чагыштыралар һәм фикер йөртәләр. Шунлыктан V—VIII сыйныфларда үткәрелә торган әдәбият дәресләре укучыларны фикерләрне язмача әйтергә өйрәтүдә бик мөһим чыганак ролен үтиләр дип хаклы рәвештә әйтергә мөмкин.

Әдәбият дәресләрендә сорауларга язма җавап бирү, план төзү һәм башкалар язма эшләргә өйрәтүгә бәйле.

V сыйныфның «Әдәбият» дәреслегендә (М.Ш. Җәләлиев, Г.М. Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина, Казан, 1991 ел) урын алган кайбер әсәрләр буенча, мәсәлән, Г. Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен укыганнан соң, «Кырлай авылы — минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын» дигән темага бергәләп план төзегез (56 бит).

Нәҗип образын характерлау өчен киңәйтелгән план төзегез (79 бит).

Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча: Закирның күтәренке күңеле, җиңел хәрәкәтләренә охшаш хәлләр сезнең тормышыгызда очрыймы? Үз хисләрегезне кушып, тасвирлап сөйләгез, кебек биремнәр тәкъдим ителә.

Алга таба мондый биремнәр катлауландырыша барып:

  • «Асрарга бала бирәм, кем ала?» (миниатюр сочинение);
  • «Исемдә калганнар» әсәре сездә нинди хисләр уятты? Үз фикерегезне кушып хикәя кылыгыз (56 бит);
  • «Минем яраткан эшем» темасына сочинение языгыз («Нәҗип» хикәясе буенча, 79 бит);
  • «Нәни солдатның тапкырлыгы» (Ф. Кәрим буенча, 147 бит).

VI сыйныфта Ә. Фәйзинең «Тукай» романыннан соң Шәпеш хәлфә белән Сираҗи хәлфәгә чагыштырма характеристика бирегез (60 бит) дигән бирем бар.

Тышкы яктан караганда сорауларга язмача җавап бирү сочинениене хәтерләтә: бер темага багышлана, фикер эзлеклелеге саклана. Ләкин ул сочинениедән фикер эзлеклелеге әзер килеш бирелүе һәм сочинение өчен кирәкле мөстәкыйльлек булмау белән аерыла.

Сорауларга язма җаваплар алу, укылган әсәргә нигезләнеп сочинение язу укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм ныгыту, аңа нигезләнеп фикерләү сәләтен үстерү максаты белән дә эшләнә.

VI—VIII сыйныфларда образларга характеристика бирү катлаулана бара.

Әдәбият дәресләре белән беррәттән, сочинение язарга өйрәтү ана теле дәресләрендә дә алып барыла. Мондый дәресләрдә телнең сурәтләү чаралары, грамматик төзелеше, дөрес язу кагыйдәләре, җөмләләрне үзгәртеп кору мөмкинлекләре өйрәтелә.

Укучы сочинениене яхшы итеп яза алсын өчен, беренче чиратта, аның материалны нык үзләштергән булуы, тема буенча мөстәкыйль фикер йөртә белүе бик әһәмиятле. Бу, әлбәттә, укучының укытучы җитәкчелегендә сыйныфта системалы эшләвенә, мөстәкыйль рәвештә әдәби китапларны күп укуына бәйле. Үз фикереңне төгәл итеп язып яки телдән аңлатып бирә белү сөйләм культурасына ия булуны да таләп итә. Кыскасы, мәгълүматлылык — укучының сочинениене уңышлы яза алуына кирәкле шартларның берсе.

Укучыларның сочинениеләре өчен төп чыганак — тормыш үзе (тирә-як мохит, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре).

Мәктәп практикасында әдәби материалларга нигезләнгән сочинениеләр күбрәк яздырыла. Бу эш, билгеле булганча, V сыйныфтан XI сыйныфка кадәр дәвам иттерелә.

Мәгълүм ки, укучыларны сочинение язарга өйрәтү эше тулысы белән мәктәп өстенә төшә. Менә шушы чорда беренче карашка гади булып күренгән, әмма бу катлаулы эшкә зыян китерә торган кимчелекләр белән дә очрашасың.

Әйтик, VII—VIII сыйныфларда өйрәтү характерындагы эш таләп ителүгә карамастан, укытучылар арасында, укучыларның иҗади мөстәкыйльлекләрен үстерүгә омтылып, аларны артык үз ирекләренә кую очраклары да булгалый. Укытучы тактага теманы язып куя да шуның белән үз өстеннән бурыч төште дип саный. Укучыга аз гына юнәлеш бирми. Ләкин моңа һич тә юл куярга ярамый. Әгәр сочинениене нинди дә булса әдәби әсәргә нигезләнеп яздыру планлаштырыла икән, укытучы әсәрне өйрәнә башлаганчы ук сочинение темаларын билгеләргә тиеш. Әсәрне анализлаганда, шул юнәлешләргә аеруча басым ясала: әсәрне өйрәнү, анализлау барышы укучыны сочинение язуга хәзерләсен, аның фикерләрен, хис-тойгыларын баетсын, әсәрдәге геройларга, андагы идея юнәлешенә дөрес бәя бирергә өйрәтү күздә тотылсын. Әсәрне өйрәтү процессында шул юнәлештә эш алып барылса, сочинениегә хәзерләү өчен махсус дәресләр үткәрүнең бәлки кирәге калмас, алган белемнәрен кабатлау, системага салу да җитәр.

Иң мөһиме шул: сочинение язганда укучы әдәбият дәресендә сөйләгәннәрне хәтердә яңартып, аны кабатлап сөйләп (язып) чыгу белән чикләнмәсен. Ул дәреслектә әйтелгәннәргә үз фикерен ачык, логик эзлекле итеп, бәяләп һәм аны тагын да үстереп бирергә кирәклегенә төшенсен.

Укытучы аны шуңа өйрәтергә тиеш. Югыйсә, укучыларның сочинениеләре бары тик дәреслек фикерләре җыелмасыннан гына торыр. Мондый укучылар өчен теманы төрләндеребрәк, мөстәкыйль фикергә этәрә торганрак итеп бирү файдалы. Мәсәлән, XI сыйныфта Г. Әпсәләмовның «Газинур» романыннан өзекләр өйрәнелгәч, Газинур образы турында сочинение язарга тәкъдим ителә. Дәреслектән читкә китеп яза алмаган укучылар өчен теманы «Газинур образы кайсы ягы белән мине үзенә тарта» яки «Газинурда булган нинди сыйфатларны мин үземдә тәрбияләр идем» һәм башка формада бирү отышлы булыр иде.

Сочинениенең эчтәлеге йомшак булу сочинение язарга өйрәтү сәгатьләрендә ныклы эш алып барылмаудан, бары тик гомуми таләпләрне генә санап чыгу белән чикләнүдән дә килә. Мондый алым укучыга, әлбәттә, берни дә бирми. Шуңа күрә хәтта VII—IX сыйныф укучылары да еш кына изложение белән сочинение арасындагы аерманы күз алдына ачык китерә алмыйлар. Шулай булмасын өчен IX сыйныфта сочинение язарга өйрәтүгә программада каралган вакытны тиешенчә файдаланырга һәм VI—XI сыйныфларда да бу эшне шулай дәвам итәргә кирәк.

Беренче дәрестә сочинение турында укучылар белән әңгәмә үткәрелә, сочинениенең изложениедән аермасы төшендерелә, бер-ике сочинение үрнәге белән таныштырыла. Икенче дәрес билгеле бер тема буенча эшләүгә (план төзү, материал, эпиграф сайлауга) багышлана.

V сыйныфта «Икмәкнең кадерен бел» дигән темага сочинение язарга өйрәтү дәресенә тукталыйк. (Лаеш районы Сиңгел мәктәбе укытучысы С.Х. Гайнетдинова тәҗрибәсеннән.)

Укытучы бу дәрестә ике максатны күз алдында тота:

  • бирелгән темага, сыйфатлама элементларын да файдаланып, хикәяләү формасында сочинение язу күнекмәләрен тирәнәйтү;
  • укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, халык милке булган икмәккә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрестә файдалану өчен укытучы мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, рәсемле карточкалар туплый. И.И. Шишкинның «Арыш басуы» картинасының репродукциясе һәм авылдашларының иген үстерүдәге күрсәткечләренә нигезләнеп плакат хәзерләнә.

Дәрес укучылар икмәк һәм игенче темасына әзерләп килгән мәкаль, табышмаклар һәм шигырьләр белән танышу, аларны уку һәм фикер алышудан башлана.

Тупланган материалларга бәйле рәвештә икмәкнең тормыш тоткасы булуы турында сөйләшү алып барыла.

Моны дәлилләү өчен V сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, авыл хуҗалыгы алдында торган бурычлар һәм жирле материаллар файдаланыла.

Икмәк үстерүчеләр хезмәтен хөрмәтләү, мәктәп ашханәсенә оештырылган рейд нәтиҗәләрен җиткерү, агымдагы елда республикабызда, колхозда бөртеклеләрнең тулай җыемы турында да укучыларга хәбәр ителә.

Рәссам И.И. Шишкинның «Арыш басуы» картинасы буенча әңгәмә үткәрелә.

Иң элек рәссам турында белешмә бирелә. Сораулар ярдәмендә картинаның эчтәлеге турында сөйләшү оештырыла.

  • Елның кайсы вакыты сурәтләнә?
  • Аны нәрсәгә таянып дәлилли алабыз?
  • Басу нәрсәгә өметләндерә?
  • Үзегезнең авылыгыз кырларында арыш басуын күзәткәнегез бармы?
  • Икмәк үстерүдә кемнәр катнаша?

Укытучы укучыларның фикерләрен тулыландыра һәм йомгаклап куя.

Бу дәрестә «Икмәкнең кадерен бел» дигән темага сочинение язарга хәзерлек алып барыла.

Дәреснең икенче этабы — сочинениегә эпиграф сайларга өйрәтү һәм план төзү өстендә эшләү.

Эпиграф сайлау өчен укучылар туплаган мәкальләр, әйтемнәр, җырларга мөрәҗәгать ителә. Бергәләп «Икмәк — тормыш нигезе» дигән эпиграф сайлап алына.

План төзү шулай ук бергәләп эшләнә. Укучылар уйлаган атамаларның иң уңышлылары сайлап алына.

1. Икмәк сүзе.

2. Икмәк үткән озын һәм катлаулы юл.

3. Икмәк һәркемгә кирәк.

4. Икмәккә хөрмәт.

Өйрәтү характерындагы сочинение өстендә эшләү барышында укытучы авыр үзләштерүче балаларга терәк сүзләр бирү, сочинениенең күләмен билгеләү кебек моментларны да онытмый. Укучылар планның һәр өлешен хикәяләп сөйләп карыйлар. Иң соңыннан укытучы үрнәк сочинение укып күрсәтә. Сочинение сыйныфта яза башлап, өйдә тәмамлау өчен биреп җибәрелә.Укучылар язып килгән бер язманы тәкъдим итик: