На татарском языке про елабугу

Помогите сочинение написать про Елабугу))пожалйста срочняяк. на татарском языке минимум 10 предложений даю 36 баллов

Твердите адрес электронной почты и получите 10 баллов.

Школьные Знания.com

Сочинение Елабуга моей жизни..

Помогите пожалуйста,заранее спасибо!

Попроси больше объяснений следить Отметить нарушение ДевушкаЗагадка 10.09.2013

Ответы и объяснения

katya4229

Katya4229 новичок

Город Елабуга. — Дорогая родина. — Ситуация города; вид Елабуги с реки; перспектива окрестностей. — Огражденное село Трехсвятское, как начало колонизации в этой местности. — К вопросу об основании Елабуги. — Предположение Шишкина; заслуживает ли оно вероятия. — МестнСг предание. — Оправдывается ли оно историею. — Предполагаемый мною год основания Елабуги. — Первая Елабужская церковь. — Старинная царская икона. — В какой части предание имеет силу достоверности.

Город Елабуга, отстоящий от Москвы в 1001 версте, находится при впадении речки Тоймы в Каму. Расположен он на одной береговой террасе, которая образует небольшую, но довольно высоко приподнятую над низиной равнину. По этой низине и протекают две названные реки; в половодье вся низина затопляется водою, доходящею до подножия приподнятой террасы.

С парохода Елабуга, рельефно выдающаяся из-за прибрежной понизи, выглядит хорошо ранжированным и нарядным городком. Нарядность эта сообщается каменными постройками церквей и домов, украшающих Набережную улицу; а ранжировка — прямолинейностью расположения города. Вид из города на окрестности отличается богатством перспективы. Среди видов этих окрестностей первое место занимает, разумеется, течение Камы, удаленной от города на полторы версты. Кама представляется отсюда в виде широкой полосы, и все пароходы и суда, идущие по ней, ясно видны. Вторым предметом, привлекающим внимание зрителя, служат западные холмы, замыкающие низину. Ряд этих холмов, с Чертовой горой в конце, высоких, обнаженных, пересекаемых глубокими изрезами, поражает дикостью своего величия. Хороши и живописны и закамские дали, с их округлыми холмами, синеющимися лесами и белеющимися церквами сел уфимских. Справа виднеется здесь село Прости, а слева — Бетьки и Бережные Челны, церкви которых стоят точно рядом, несмотря на десятиверстное расстояние между ними. На пути к с. Прости есть ближайшее Собалеково, но оно, как стоящее на низине левого берега Камы, по условиям перспективы, скрыто для вида. Вообще надо сказать, что Елабуга не лишена живописных видов, которые открываются взору ее жителей.

5 стр., 2235 слов

История развития города Харьков

... году составляла 297 тыс. К началу XX века Харьков превращается в крупный промышленный центр и железнодорожный узел. В 1904 году в городе насчитывалось 1200 предприятий, где было занято свыше ... Значительного развития достигло ремесленное производство: в 1904 году в городе было 22785 ремесленников. 6. КОНЕЦ XIX - НАЧАЛО XX ВЕКА К концу XIX века Харьков стал крупнейшим интеллектуальным, торговым и ...

Елабуга — один из старых городов Прикамского края. Образовался этот город из села Трехсвятского. Как поставленное в земле беспокойных инородцев и близкое прежде к Восточной степной украйне, селение это, надо полагать, с самого же своего основания, ограждено было деревянною стеною, валами и рвом. Признаки этих валов были заметны еще в половине нынешнего столетия, а о стене и башнях упоминается у здешних летописцев. Такое укрепление давало право Трехсвятскому именоваться с первых же пор не селом, а городом, как это понималось в старину. Несомненно, что укрепленное Трехсвятское, представлявшее некоторую защиту от нападений инородцев, было первым в этой местности и в то же время центральным: только под прикрытием этого городка стали в его соседстве возникать другие русские поселения.

Борынгы Алабуга

Серле дә, шомлы да «Шайтан каласы» белән күпләргә билгеле борынгы шәһәр үзебезнекеме, түгелме?

Алабуга республикабызның Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы билгеле шәһәрләре исемлегенә керә. Аны мәшһүрләребез – рәссам Иван Шишкин, шагыйрә Марина Цветаева, кавалерист кыз На дежда Дурова, невропатолог Владимир Бехтеревлар танытты.

Соңгы елларда Алабуга республикабыз бюджетына сизелерлек өлеш кертергә сәләтле туристик шәһәргә әверелде. Ул – искиткеч бай тарихлы борынгы кала. Җирле халыкта «Шайтан каласы» дип йөртелгән борынгы тарихи истәлек тә шәһәрнең янәшәсендә үк урнашкан. Галимнәр шәһәр тарихының борынгы чорларын тикшерүне әле XVIII йөздә үк нәкъ менә шул Шайтан каласыннан башлап җибәрәләр.

Безнең шәһәрме, түгелме?

Озак еллар буена тарихчылар арасында, Алабуга шәһәренә XVI гасыр урталарында, йә булмаса, шул гасырның икенче яртысында нигез салынган, дигән фикер өстенлек итеп килде. Тарихи энциклопедияләргә дә кертелгән бу фаразда мантыйк бар иде, әлбәттә: нәкъ шул чорда хәзерге Алабуга территориясендә урыс авылы һәм каласы барлыкка килә. Ә инде 1614‑1616 елларда борынгы болгар каласы урынында Троица ирләр монастыре ачыла.

Әмма узган гасыр урталарында киң таралган, хәтта аксиома дәрәҗәсенә җитә язган яңа фараз тарафдарлары Алабуга тарихын 1780 елдан башлап җибәрергә тәкъдим иттеләр. Хәтта 1980 елда шәһәрнең 200 еллык юбилеен да билгеләп үттеләр. Әлбәттә, бу фаразның да нигезе юк түгел: 1780 елда Екатерина II фәрманы белән волость үзәге булып торган Алабуга шәһәрчеге өяз шәһәренә әверелә һәм чын шәһәр статусын ала.

XVII гасырга караган кайбер чыганакларда әлеге рус авылының исеме Трёхсвятское дип бирелә. Гафу итегез, аңлашылып җитми, дип туктатыр безне игътибарлы укучы. Нишләп соң әле ул шәһәрнең исеме Трёхсвятское түгел, ә Алабуга?

Урынлы сорау. Эш шунда ки, шул вакытка караган архив документларының барысында да диярлек Трёхсвятское авылы һәм Троица монастыре «Алабуга» исеме белән янәшә кулланылган: «Трёхсвятское, тож Елабуга», «село Трёхсвятское, что на Елабуге», «Троицкий каменного городища монастырь, что на Елабуге» һ.б. Ни өчен дисезме? Чөнки Трёхсвятское һәм Троицкий кебек авыл, монастырьлар күп ич алар Рәсәйдә, шуңа күрә берсен икенчесе белән бутамас өчен боларның Алабугада урнашканнарын күрсәтә торган булганнар. Ни генә димә, Алабуга бит инде данлыклы кала, үзенең Шайтан каласы белән еракларда мәгълүм.

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

... йгән. Иң борынгы рус елъязмаларыннан берсе—Лаврентий елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер ... чен хас билгеләр. Шул рәвешчә, Урта Иделдә бу борынгы чорда ук, болгар кабиләләреннән тыш, башка этник төркемнәр д ... м төньяк-көнчыгыштан килгән икенче кабиләләрдән калган әйберләр дә табылды. Бу табылдыклар Урал арты халкының угор т ...

Шулай икән, Алабуга тарихы Трёхсвятскоега караганда борынгырак булып чыга түгелме соң? Әлбәттә. Әле 1960нчы елларда ук танылган тарихчы Евгений Чернышев тарафыннан төзелгән «Казан ханлыгы чорындагы торак пунктлар исемлеге»нә юкка гына кертелмәгәндер инде ул. Ханлык чорындагы Алабуга халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә очрый:

Алабуга – ак шәһәр, тарихы озак яшәр,

Дошманга, яуга бирелмәс, юлына каршы төшәр.

Алабуга урыс кулына Сәүгән ханнан калгандыр,

Сәүгән ханның маҗарасы тарихта язылгандыр.

Алабуга – болгар шәһәре һәм ул XII йөздә үк барлыкка килгән! Әлеге сенсацион хәбәр 1993 елда Шайтан каласында профессор Альберт Халиков җитәкчелегендәге экспедиция туплаган табылдыкларга нигезләнгән иде. Алабуганың борынгылыгы турындагы яңа хәбәрне галимнәр шикләнебрәк каршы алды. Бигрәк тә Әби патша фәрманына табынган урыс туганнарыбыз пошаманга төште. Рус шәһәре бит инде ул Елабуга, чишмә башы – Трёхсвятское, нигә тагын казынып ятарга, янәсе.

Казан кремлендә казу эшләрен башлап җибәреп, башкалабызның тарихын монголларга кадәрге чор белән бәйләрдәй табылдыклар килеп чыга башлагач, без башкачарак фикер йөрттек: Кама аръягында гына түгел, аның бирге ягында да X–XII йөзләргә караган болгар калалары булган икән, димәк, Казанның «яшьтәшләрен» эзләп карарга кирәк.

Алабугадыр, бәлки? Шайтан каласының XII гасырдан сакланып калган таш манарасы хәзерге шәһәрнең борынгылыгына ишарәли кебек.

Шайтан каласы Алабуганың көньяк-көнбатыш чигендә, Кама белән Тойма елгасы кушылган җирдә, биеклеге 50–64 метрга җиткән тау башында урнашкан. Табигать тарафыннан яхшы гына ныгытылган булуга карамастан, ясалма саклану корылмалары да бар – җирдән өеп ясалган өч рәт үрләр һәм тирән чокырлар. Кызганыч, начар сакланган борынгы калабыз. Ныгытмаларның беренче һәм икенче рәтләре, культура катламының күп өлеше бөтенләй диярлек җимерелгән (биредә 1938-1962 елларда ак таш карьеры булган).

Болгар чорыннан калган атаклы таш манара шәһәрлекнең көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Шайтан каласы серләре

Шайтан каласын һәм ул тирәдәге таш бина хәрабәләрен беренчеләрдән булып 1769 елда штабс-капитан Н.П. Рычков тикшерә. Ул вакытта әле бу бинаның өч манарасы һәм алар арасындагы дивар сакланып калган була. Хәрабәләрне Рычков болгарлар чорыннан калган мәчетнеке дип бәяли.

1820нче елларда шәһәрлектә Казан университеты галимнәре Фёдор Эрдман һәм Николай Кафтанников булып китәләр. Бу вакытта инде әлеге таш корылманың бер генә манарасы калкып торган, калган икесе җимерелеп юкка чыккан. Галимнәр ике катлы манараны рәсемгә төшерәләр, шәһәр ныгытмаларының планын сызалар. 1855 елда тиздән дөньякүләм танылачак яшь рәссам Иван Шишкин Алабугадан чыккан Мәскәү профессоры Капитон Невоструев үтенече буенча сакланып калган ныгытмаларның һәм таш хәрабәләрнең рәсемнәрен ясый.

3 стр., 1391 слов

БДИ (БРИ) бирергә әзерләнәбез методическая разработка (11 класс)

... ән халык. Бердәм республика имтиханнарына әзерләнүчеләр өчен Тема: Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр Бу телләрдән кергән ... зур урын алып торалар. Идел Болгар дәүләте 922 елда Ислам динен кабул иткәннән соң, гарәп җиреннән бик күп укымышлылар, сәү ... солдатлар, тол һәм ятим калган аналар, балалар. Сугыштан соңгы авылны бары тик әнә шулай гына сурәтләп була. Бу текстта нәкъ шул проблема – сугыш ...

Шайтан каласы рәссамнең әтисен, Алабуга тарихында якты эз калдырган шәһәр башлыгы Иван Шишкинны да, күптән кызыксындырып килгән. 1867 елда аның тырышлыгы белән борынгы таш бинаның ике катлы манарасы төзекләндерелеп, элекке рәвешендә үк булмаса да, торгызыла. Шул хәлендә әлеге манара – монголларга кадәрге болгарларның безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бердәнбер архитектура һәйкәле – һаман да Алабуганың күрке, шәһәрнең үзенчәлекле символы булып, ераклардан ук күренеп тора.

1888 елда Алабуга шәһәрлегенә күренекле рус археологы Александр Спицын килә һәм таш корылма хәрабәләрне үлчи һәм алар янында казу эшләре үткәрә. Бу борынгы бинаның нигезе квадрат формасында булып, почмакларына түгәрәк манаралар утыртып куелган була. Александр Спицын раславынча, әлеге бина XIII гасырдан элегрәк төзелгән һәм ул йә кәрван-сарайның бер өлеше, йә берәр атаклы мөселман «изгесенең» төрбәсе булган. Шушы төрбәне карарга XIV йөз ахырында Аксак Тимер килмәдеме икән әле, дип яза ул, дилетант тарихчыларның чынбарлыктан ерак торган шикле мәгълүматларына таянып. Галимнең тагын бер ачышы шуннан гыйбәрәт: үзенең казылмаларында ул элгәреге тимер гасырына, Ананьино чорына караган әйберләр дә таба. Бәлки, өч рәт балчык ныгытмаларның һичьюгы берсе шул чорда ук төзелгәндер?

Узган гасыр урталарында Алабуга шәһәрлеге совет болгар фәненә нигез салган атаклы археолог, профессор Алексей Смирновның да игътибарын җәлеп итә. Шәһәрлектә ул казымый, үзенә кадәр тупланган мәгълүматларны гына өйрәнә. «Әлеге кала борынгы ыруглык җәмгыяте чорында, моннан якынча 2600–2700нче еллар элек, хәрби ныгытма буларак төзелгән – ди ул, Спицын материалларына таянып. – Бу җирләргә X–XI гасырларда болгарлар килә һәм алар борынгы кала территориясендә таштан биек манаралары белән яңа корылма – цитадель торгызып куялар». Болгар иленең төньяк чигендә иң мөһим хәрби пункты, крепосте була ул. Алабуга каласыннан болгарлар күрше удмурт кабиләләренә яу чапканнар, аларны феодал бәйлелектә тотканнар, салым түләткәннәр.

1981 елда, Спицын тикшеренүләреннән соң йөз елга якын вакыт үткәч, Алабугада тагын бер археолог, СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре Морат Кавиев казу эшләре үткәрә. Ул ныгытмаларның икенче рәте болгар чорында төзелгәнен ачыклый, Ананьино (б.э.га кадәр VII–V гасырлар) һәм Имәнкискә кабиләләре (IV–VII гасырлар) белән бәйле катламнарны аерып ала һәм, болгарлар калада даими яшәмәгәннәр, сугыш куркынычы килеп туганда гына качу-саклану урыны буларак файдаланганнар, дигән нәтиҗә ясый.

1993 елда Альфред Халиков Алабуга шәһәрлегендә киң казу эшләре үткәрде. Болгар катламы калын түгел, әмма таш бина хәрабәләре нәкъ шул катлам белән бәйләнгән иде. Нигезе яхшы гына сакланган: һәр як стенасының озынлыгы 21 метр, почмакларда диаметры 6 метрга җитә торган түгәрәк манаралар. Бүгенге көнгә кадәр сакланган манараның гына диаметры зуррак – 10 метр чамасы. Күрәсең, бу манарада бинага керү өчен ишек тә булган. Бинаның тагын бер кызыклы һәм әлегә аңлашылып җитми торган үзенчәлеге бар: өч якның стеналары уртасында ярымтүгәрәк, ә дүртенчесендә өчпочмаклы манаралар. Нигә кирәк булган алар? Шунысы да әһәмиятле: бина өчпочмаклы манара ягы белән төп-төгәл кыйблага карап тора. Шуңа күрә дә Альфред Халиков аны мәчет дип атады. Бер үк вакытта ул кечкенә крепость ролен дә үтәгәндер, мөгаен. Төзелү вакыты XII гасырның икенче яртысы дип фаразлана, әмма тагын да борынгырак булуы мөмкин.

5 стр., 2342 слов

Имтиханнар алдыннан

... әчәк язма имтиханнарга хәзерлиләр. Ә инде югары сыйныфларда имтиханнар өчен сочинение темалары үзләренең катлаулы булуы, әдәби материалга нигезлән ... Әмирханга һәйкәл кую вакытында сөйләнгән нотык). Сочинение-экскурсия. Болгар номерларында Г. Тукай музей-бүлмәсе ачылу уңаеннан үтк ... кирәк һәм фикерләрне бергә туплаганнан соң гына яза башлау уңышлы булыр. Сочинение язу өчен план төзелсә, эшнең күп ...

Казылмалардан искитәрлек әйберләр чыкмады, барысы да гадәти табылдыклар, әмма алар арасында Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караганнары да аз түгел. Шуның белән кыйммәтле алар.

Ачышлар, табышмаклар

1994 елдан башлап биредә Алабуга дәүләт педагогика университеты галимнәре эшләде. Кала ныгытмаларыннан 130 метр чамасы читтәрәк культура катламының җимерелгән участокларын чистартканда археологлар хатын-кыз каберенә юлыктылар. Сакланып калган әйберләр арасында көмештән эшләнгән чигә алкасы һәм шалтыравык асма бизәк чылбыры бар иде. Чигә алкасы X–XI гасырларда Идел Болгарында, ә асма бизәкләр борынгы удмуртларда һәм угыр халыкларында бик еш очрый торган әйберләрдән санала. Табылдыкларны угырлар археологиясе буенча зур белгеч Евгений Казаковка күрсәттек.

  • Бу каберлек X гасыр ахырында Урал якларыннан Кама буйлап күченеп килгән угырларныкы, – диде ул. – Угыр телле халыкларга хантлар, мансилар һәм венгр-маҗарлар керә. Биредә, һичшиксез, бер маҗар кызы күмелгән.

Бу фикер белән килештек. Болар инде шактый гына төркиләшкән угырлар, дип кенә өстәмәкче булабыз. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, Алабуга шәһәрлегендә тупланган табылдыкларның яртысыннан артыграгы шушы угырларга карый.

Угырлар артыннан ук бирегә болгарлар килеп төпләнә. Бу вакытта Болгар дәүләте күзгә күренеп ныгый, чикләрен төньякка һәм дә көнчыгышка таба киңәйтә, яңа җирләр үзләштерә, күрше фин халыклары (мари, удмурт, комиларның борынгы бабалары) белән сәүдә, икътисадый мөнәсәбәтләрен җайга сала. Болгарлар Алабуга каласында тукталып калалар. Бар яктан да уңайлы урын була ул: табигать тарафыннан яхшы ук ныгытылган, сәүдә итү өчен янәшәдә генә су юлы, тирә-юньдә бай көтүлекләр, урманнар…

Нәкъ шулай, Калатауда эзләре бар болгарларның, хәтта таш мәчетләре дә шунда, тик йортларын, каралты-кураларын һаман таба алмыйбыз. Кайда яшәгән соң ул борынгы Алабуга халкы? Хәзерге Алабуганың элгәресе, чишмә башы дип санап буламы соң тау башындагы бу каланы? Бераз шикле.

Әлеге табышмакны да әкренләп чиштек.

Әле 1911 елда ук хәзерге Алабуганың үзәгендә, иске шәһәрдә, кечкенә бер хәзинә табылган. Бүгенге көндә ул дәүләт Эрмитажында саклана. Бу хәзинәдә дүрт көмеш алка, 17 көмеш гривна (борынгы акчалар) һәм өстенә алтын йөгертелгән төймә була. Табылдыклар XI–XIII гасырларга карый. Очраклы гына күмелмәгәндер ул, дип уйладык, бистә халкы яшәгәндер биредә.

Шәһәрнең иске өлешендә, Спас һәм Покровский чиркәүләре арасында археологик тикшеренүләр үткәрергә кирәк, дигән карар кабул ителде.

1997 елдан башлап, Олы Покрау урамында казу эшләре үткәрелде. Культура катламы Казан кремлендәге кебек артык калын булмаса да, болгар-татар (XIV–XVI гасырның беренче яртысы) һәм болгар (X–XIII гасыр башлары) чорында тупланганнарын аерып алырга мөмкин булды. Борынгы катламнардан чыккан табылдыкларның яртысыннан артыгы болгарларныкы түгел, ә хәзерге Пермь якларында яшәгән фин-угырларныкы. Ә менә мәетләрен алар мөселман йоласы буенча күмгәннәр.

10 стр., 4776 слов

По татарской литературе «ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА» (11 класс)

... р белән без Мартин ьян Ивановның 1842 елда Казанда чыккан «Татарская хрестоматия” дигән китабында очрашабыз. Бу китап дәреслек сыйфатында нәшир ... дә керә дигән сүз. Әкият - халык авыз иҗатының борынгы, шул ук вакытта киң таралган һәм мавыктыргыч жанрларыннан берсе. Әкиятләрдә ... әре башкарыла һәм аңа нигезләнеп оештырылган тамашалар да куела. Гасыр башында халык әдәбиятын өйрәнүне юлга салуда Г. Тукайны ...

Табылдыклар коллекциясенә тагын бер тапкыр күз төшерик: төрле асылташлардан һәм пыяладан ясалган муенса төймәләре, бакырдан эшләнгән беләзек, үрдәк рәвешле асма бизәк, тимер кайчы, пычаклар, ачкыч-йозаклар, ук очлары, орчыкбашлар һ.б. Соңгырак катламнан Үзбәк хан идарә иткән чорда (1312–1342 еллар) сугылган бакыр тәңкә чыкты. Ат фигурасы кебек эшләнгән бронза йозак бик кызыклы. Мондый йозакларны монголларга кадәр Биләр остаханәләрендә ясаганнар.

Каберлекләр ни сөйли?

Борынгы Алабуга территориясендә урнашкан зират Тукай урамындагы бер шәхси йортның яшелчә бакчасында чокыр казыганда табыла. Унбишләп муенса төймәсе, көмештән ясалган чигә алкасы, ватылмыйча сакланган болгар чүлмәге ише табылдыклар турындагы хәбәрне ишетүгә, археологлар йорт хуҗасы янына килеп җитә, матур гына сөйләшеп, үгетләп, әллә нинди юллар-ысуллар табып, археологик казу эшләренә рөхсәт ала.

Алабуганың яшен ачыклауда әлеге казылмалар хәлиткеч роль уйнады дисәк тә артык булмастыр. Биредә дүрт кабер ачыла. Аларның беренчесендә 20–30 яшьләрдәге хатын-кыз күмелгән. Баш янына болгар кувшины куелган, кулбашы тирәсендә муенса төймәләре сибелгән, шунда ук – көмештән ясалган чигә алкасы. Скелетның күкрәк өлешендә ике ягына вак кына чылбырлар белән шалтырама шарчыклар беркетелгән колак чистарткыч ята. Уң кулының терсәге янына тимер пычак куйганнар. Санап кителгән табылдыкларның датасы X гасырның ахыры – XI гасыр башы белән билгеләнә.

Икенче кабердә тәртипсез рәвештә аунап яткан кеше сөякләре, шул исәптән, 16–18 яшьлек кызның баш сөяге, каеш аелы, пычак, чүлмәк ватыклары табылды. Монголларга кадәрге болгар чорында күмелгән, кайчандыр таланган кабер.

Өченче кабердә 16–20 яшьлек хатын-кыз мөселман йоласына туры китереп күмелгән. Агач табуттан дүрт кадак кына сакланган. Башка әйберләр юк.

Дүртенче кабер дә начар сакланган, скелеттан калган бер-ике сөяк кенә аунап ята. Табылдыклардан бер тоткалы чүлмәк һәм шалтырамалы асма бизәктән башка әйбер юк иде.

Әлеге зират X гасыр ахырында барлыкка килә. XII гасырга кадәр күмгәннәр, дип уйларга җирлек бар. Әмма бу саф болгар зираты түгел. Мәҗүсилектән мөселманлыкка күчеп, болгарлаша баручы угырлар яисә финнар җирләнгән булса кирәк.

Казылмаларда табылган әйберләрне, һәм иң әһәмиятлесе, борынгы йорт һәм хуҗалык корылмалары калдыкларын өйрәнеп, без Алабуганың X гасыр ахырында, йә булмаса XI гасыр башында барлыкка килгәнлеге һәм шул вакыттан башлап шәһәрнең берөзлексез – Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында һәм соңрак та яшәп килүе турында мөһим нәтиҗә ясадык. Әлеге нәтиҗә Татарстан Фәннәр академиясе президиумы һәм Россия Фәннәр академиясе галимнәре тарафыннан расланды.

XI гасыр башлары (1006-1026 еллар)– Болгар илендә мәшһүр Ибраһим хан хакимлек иткән чор. Икътисадның һәм мәдәниятнең гөрләп чәчәк ата башлау, Казан һәм Алабугадан башка Кирмән, Кашан, Ашлы, Җүкәтау, Чаллы кебек күпсанлы шәһәр-калаларга нигез салынган чор. Борынгы Алабуга каласы урнашкан биек тау башына куелган болгар әмире Ибраһим бине Мөхәммәт һәйкәле – халкыбыз хәтерендә данлыклы бабаларыбызның истәлеген мәңгеләштерүче бер символ ул.

7 стр., 3169 слов

«Ф.Яруллин ижатында бәхет темасы»

... стәүче- олы җанлы, саф күңелле ак чәчәк. Ярты гасыр ул шагыйрь белән бергә, Нурсөя ... әсәрләрем сәламәт булды,”- дип яза Ф. Яруллин. Түземнәр генә бәхеткә лаек . Ф.Яруллин ... атына хас тапкырлык, сагыну-сагышларны, милләтебезгә хас булган башка асыл сыйфатларын күрергә мөмкин. Узган гасырның алтмышынчы ... р җилдә сынала” әсәренә тукталып үтәсем килә.Әлеге әсәрендә язучы укучыларына болай дип мөрәҗәгать итә: ...