Яр Чаллы тарихы турында уйларым

Тарих ул – хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән яки аны бөтенләй оныткан халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган. Үз тарихын бөртекләп җыйган ул, чөнки борынгы тарихи кулъязмаларыбыз басып алучылар тарафыннан юк ителгән, исән калганнары дөнья буйлап таралган: Англия, Стамбул, Каһирә, Лейпциг китапханәләреннән табарга була әдәбиятыбызны, тарихыбызны чагылдырган материалларны!

Татар халкы − күпләргә үрнәк булып торырлык бөек тарихлы, мәдәниятле халык. Бүгенгесе көндә һәр татар баласының үз телен югалтмавын, милли үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шул чагында гына ул башын югары күтәреп, кимсенмичә, аягында нык басып торыр, горур булыр.

Киң прос­пект­ла­ры, ма­тур чә­чәк­лек­лә­ре, дан­лык­лы “КА­МАЗ”ы, эш сө­ю­чән, ты­рыш хал­кы бе­лән дөнь­я­га да­ны та­рал­ган шә­һә­ре­без ­− Яр Чаллының үткәне, бүгенгесе − шул тарихның бер зур өле­ше.

Ком­со­мол юл­ла­ма­сы бе­лән элек­ке­ге СССРның төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән кил­еп, дан­лы эш­кә кү­ңе­лләрен бир­еп төр­ле мил­ләт вә­кил­лә­ре төзегән за­вод­лар, то­рак йорт­лар, хас­та­ха­нә­ләр, ки­тап­ха­нә­ләр, мәк­тәп­ләр, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры, мә­дә­ни­ят са­рай­ла­ры бүгенге көндә заманча кыяфәткә кереп балкып торалар.

Ак шәһәрем бүгенгедәй гүзәл булсын өчен аның какшамас нигезе ничек барлыкка килгән соң?

Археологик казылмалар күрсәткәнчә, бу төбәктәге беренче авылларга бронза чорында, безнең эрага кадәр III меңьеллык урталарында бура кабиләләре нигез салган. Беренче язма истәлекләр шактый соңгы чорга туры килә. Бәхши Иманның 1680 елгы «Җәгъфәр тарихы» исемле болгар елъязмалары җыентыгында Яр Чаллы шәһәренә Кол Галинең («Кыйссаи Йосыф» поэмасы авторы) әтисе мулла Мирхаҗи Нәккар инициативасы буенча 1172 елда нигез салынуы (1 том, 317 бит) һәм аның XIV-XV гасырларда Болгар ханлыгындагы эре болгар шәһәренә һәм Яр үзәгенә әверелүе турында әйтелә. Итальян сәүдәгәрләре – бертуган Франсиско һәм Доменико Пициганоларның 1367 елгы карталарында һәм 1375 елгы Каталон атласында Яр Чаллы шәһәре Жар дип билгеләнгән (болгар теленең Казан диалектында «Яр» сүзе «Жар» рәвешендә әйтелә).

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

... тотуда ул гаять зур йола булып санала. Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында Алмас исламны кабул ит ... килде. 1100 ел электәге кебек үк, гаҗәеп күп җыелган халык алдында, азан әйтелгәннән соң, хөтбә укылды. Бу вакыйга Татарстан ... н бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәсәлән, XVI йөздәге «Казан тарихы» дигән русча язмада, татар тарихи чыганагы ...

Идел-Кама Болгары чорында хәзерге Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы территориясе әлеге дәүләт составында булган. 1992 елда Элеватор тавында табылган археологик табылдыклар, XIV гасырның икенче яртысына караган күп санлы болгар керамикасы калдыклары да шуны раслый. Шәһәргә нигез салынуның төгәл вакытын ачыклау өчен, күп төрле тикшеренүләр һәм фәнни эзләнүләр таләп ителә.

Дәүләт архивларында сакланган документлар буенча рус елъязмаларында беренче тапкыр Яр Чаллы 1626 елда искә алына. 1626 елда Алабуга авылында Федор Попов җитәкчелегендә «яңа алабугалы крестьяннар общинасы» оеша. Шушы елда «Попов биш тату гаилә белән, Кама (Чулман) елгасы аша чыгып, әзер өйләргә урнаша». 1626 елда нигез салынган авыл башта Чаллыбаш, соңрак Яр буе һәм ниһаять, Яр Чаллы исемен йөртә башлый.

Күпчелек тарихчыларның фикеренчә, «чал» сүзе болгарларда «таш» төшенчәсен белдергән, ә иске төрки сүзе − «чаллы» − таш белән әйләндереп алынган корылманы – ныгытма сүзен аңлаткан. 1647 елдагы халык санын исәпкә алу вакытында Чаллыбаш тирәсендә оешкан 10 авылда (шул исәптән: Бережная, Мыс, Орловка, Мироновка, Шилнә һ.б.) 296 крестьян һәм 55 ялгыз яшәүчеләр хуҗалыгы булуы, 683 крестьян һәм ялгыз ир-атлар яшәве билгеле. 1650 елда патша Алексей Михайлович фәрманы белән Чаллы елгасының Камага (Чулманга) коя торган урынында, калмык һәм нугай сугышчылары яуларыннан саклану өчен, Чаллы шәһәрчеге төзелгән. Хәзерге шәһәр урынындагы авыллар Челнинка, Мәләкәс, Шилнә елгалары ярларына урнашкан булган.

Ар­мый-тал­мый, ак күбек­ләр уйната-уйната куе урман­нар, биек тау итәк­ләрен­нән, матур әрәмәләр ара­сын­нан, жәе­леп ята тор­ган иксез-чик­сез тигез җирләр­не иңләп, мәһа­бәт Чулман елгасы бүген дә ага… Чулман­ның олуг елга, ягъни тирән һәм зур су икән­леген, татар­ның: «Чулман­ны чулман­га уты­рып кич­миләр» дигән мәкале ачык күр­сәтә. Чулман иде­ле дип без­нең бабаларыбыз Ка­ма елгасын атап йөрткән­нәр. Чулман агы­шы без­нең йөрәк тибешебез, яр буй­лары – газиз туган туф­рагыбыз, ата­масы – бабаларыбыз истәлеге. Алар белән без­не тоташ­тыра тор­ган хәтер күпере.

Кама (Чулман) үзәнлегендә язын су астында кала торган бик матур аланнар урын алган. Кызганыч, Түбән Кама сусаклагычы төзелгән вакытта, бу аланнарның күбесе су астында кала. Шулай ук бу урыннарда күлләр булуы да билгеле. Аларның күбесендә киек кошлар оя корган. Җирле халык балык тоткан. Әлеге күлләр Түбән Кама сусаклагычы төзү зонасына эләгеп, яисә грунт белән каплау нәтиҗәсендә юкка чыккан.

1930 нчы елның 10 нчы августында Чаллы авылына шәһәр исеме бирелә. Шәһәребезнең 2005 нче елда ясалган гербындагы алтын төс ныклыкны, байлыкны, зыялылык, хөрмәтне аңлата. Көмеш исә чисталык, камиллек, үзара аңлашуны күрсәтә. Зәңгәрсу төс − намус, яшел төс − сәламәтлек, яз, яңарыш, табигать; кызыл төс – хезмәт, тормыш энергиясе, матурлык, бәйрәм символы итеп бирелә. Йорт җылысын, өй учагын саклаучы буларак көймәнең борын өлешендәге кыз образы, туктаусыз хәрәкәт, каршылыкларны җиңү, максатка ирешү символы − көймә, уңыш турында сөйләүче киерелгән җилкән, милли орнамент – ләлә чәчәге, халыкның үз көче, үз хезмәте белән яшәвен күрсәтүче җиде ишкәк, Чулман елгасы ярларына Чаллы шәһәре урнашкан Түбән Кама сусаклагычын символлаштыручы көмеш дулкыннар – чаллылыларның чиста күңел дөньясын, матур яшәү рәвешен аңлаталар.

5 стр., 2273 слов

Классный час »Белый город на Каме — город Набережные Челны»

... орган, И просто речные прогулки по Каме. Учитель: Наш город по праву можно назвать самым зелёным городом в Татарстане. В Набережных Челнах много достопримечательностей. Различные памятники: М. Джалилю, Р. ... названия города на татарском языке «Яр Чаллы» — белый камень на берегу. Ученик: Мой родной город. Какой красивый город наш, Челны! Ведь здесь растут деревья и цветы, ...

Әйе, шәһәремнең халкы батыр да, матур да булган.

1941-1945 еллар. Авыр, ачы, кай­гылы, хәс­рәт­ле, бәхет­сез, ачлык-ялан­гач­лык, күз яшьләре түгел­гән чор. Дәһшәт­ле Бөек Ва­тан сугышын­да күп­ме балалар, ана­лар, ата­лар, абыйлар, апа­лар, бабай­лар яу кырын­да ятып кал­дылар. Безнең, без­гә хәт­ле һәм без­дән соң буынның яу кырын­да ятып кал­ган кешеләр­не оны­тыр­га хакы юк. Нәкъ шушы әй­тел­гән сүз­ләр­не күз­дә тотып, 2011 нче елны шәһәребездә Му­са Җәлил проспек­ты һәм сту­дентлар ура­мы кисеш­кән чат­та Дан мемориа­лы төзел­де.

Бөек Ватан сугышы елларында Чаллы районы илебез тылында иде. 14 меңгә якын Чаллы кешесе фронтка китә, шуларның 8 мең ярымы кире әйләнеп кайтмый. Сугышның беренче елларында шәһәрдә 8 балалар йорты эвакуацияләнә, аларның дүртесе шәһәрдә кала, калган дүртесен район буенча тараталар. Бөек Ватан сугышы елларында 12 якташыбыз «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек булды, ә бер кеше — Дан Ордены тулы кавалеры. 2800 дән артык кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Шәһәр язмышына ни язган, шуны лаеклы кичереп яшәвен дәвам итә, сынауларга бирешми, киләчәккә өмет белән карый.

Яр Чаллы төзекләнгәннән төзекләнә, киңәйгәннән киңәя, үскәннән үсә бара. 1960 нчы еллар башында күзәнәкле бетон заводы, Түбән Кама ГЭСы, кирпеч заводы төзелешләре башланып китә. 1964 елда өч төзү-монтажлау идарәсе базасында «Камгэсэнергострой» төзелеш идарәсе оештырыла. 1969 нчы елга шәһәрдә халык саны 35,5 мең кешегә җитә. Районда авыл хуҗалыгы зур үсеш ала. 1969 нчы елның 13 декабре − Яр Чаллы тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе. Бу көнне экскаваторчы Михаил Носков экскаватор чүмече белән үзбушаткыч машинасы кузовына туңган җир өемен бушата. Шушы өемнән КамАЗ төзелеше башланып китә. КамАЗ төзелеше белән бергә, СССР МСның 1970 нче елның 9 июнендәге «Яр Чаллы шәһәре төзелеше чаралары турында» карары нигезендә, Кама (Чулман) елгасы ярында яңа шәһәр төзелеше дә башлана.Шул еллардан бирле шәһәр гел үсештә: ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка бистәләре, Яңа шәһәр, соңгы елларда гына калкып чыккан “Мә­лә­кәс аръ­я­гы”, “Яр буе”, “Чал­лы Яр”, “Яшь­лек-2”, “Ма­ши­на тө­зү­че­ләр” ра­йон­на­ры­ шәһәр халкының алга, якты киләчәккә омтылышын исбатлый.

Мин шәһәрем белән горурлану хисләре кичерәм. Бүген балкып торган ак шәһәрнең үткән шаһитларына, аңа нигез салучыларга рәхмәтемне әйтәм. Шәһәрем язмышын тарихка әйләндереп баручы, көн артыннан үтүче яңа көн өр-яңа идеяләре, планнары, максатлары белән туып тора һәм күп үзгәрешләр алып килә.Е.Батенчук, Р. Низаметдинов, С. Титов, Н. Якупов, З. Яруллин, Р. Беляевлар янәшәсенә тагын файдалы, кирәкле эшләре белән истә калырдай әллә кемнәрнең исемнәре хәтерләргә уелып язылыр, бүген без саф йөрәктән башкарган тырыш хезмәт җимешләре киләчәк буынга тарих итеп сөйләрлек горурлыкка әйләнер.

Чал­лы­да 2011 нче елны Ту­кай­га һәй­кәл ачы­лу шә­һә­ре­без өчен ге­нә тү­гел, бө­тен та­тар дөнь­я­сы өчен ис­тә­лек­ле һәм мө­һим ва­кый­га бул­ды. Бо­ро­вецк буль­ва­ры тө­зек­лән­де­рел­де. Би­ре­дә Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бул­ган­нар ис­тә­ле­ге­нә Дан һәй­кә­ле ачыл­ды. Чер­но­быль фа­җи­га­сен­нән соң тө­зек­лән­де­рү эш­лә­рен­дә кат­наш­кан чал­лы­лы­лар­га, ТКХ тар­ма­гын­да эш­лә­ү­че­ләр­гә ба­гыш­лап, шә­һәр­дә сквер­лар бул­ды­рыл­ды. Чаллы каласы 2009 елда Гиннесс рекордлар китабына кертелде. 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать эчендә катнашкан 4799 кеше моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыграк булуы белән өстен иде.

5 стр., 2417 слов

Ремень как способ воспитания. Буклет «родителям о наказании» ...

... методы воспитания ребенка 2011 г. Часто родители, которые применяют физическое наказание ребенка, говорят: «Он не реагирует ни на что, кроме ремня. Он сам напрашивается на ремень». И никто не ... МЕТОДЫ ВОСПИТАНИЯ БЕЗ ПРИМЕНЕНИЯ СИЛЫ? Метод беседы или убеждения. Данный метод можно применять в воспитании ... воспитательное средство, чем наказание. Наказание лишь останавливает дурные действия, а поощрение ...

Әйе, шәһәрдәшләрем һәрнәрсәдә биеклекләрне иңләргә күнеккән. Дәртле, моңлы, күңелле җырларда җырланучы, шигъри юлларда тирбәлүче, җитди әсәрләрдә урын алучы, дөньякүләмендә танылган шәһәремнең күпмилләтле халкы кулга-кул тотынышып, бер-берсенең йөрәк тибешен тоеп, дус-тату яши, чын күңеленнән җиң сызганып эш эшли, бәйрәмнәрдә матур итеп, тәрбияле рәвештә күңел ача, татар халкының буыннардан килгән гореф-гадәтләрен саклап юана белә. Яр Чаллы шәһәре әкренләп, заманча карашлы, акыллы, укымышлы, бүгенге буын яшьләре кулына күчә бара. Алар үткәнне, хәзергене истә тотып, киләчәкне күзалдына китереп, шәһәребезне тагы да бизәрләр, үстерерләр, төрле юнәлешләрдә дан казанырлар әле!

6

Адрес публикации: