Марсель Галиевның «Догалы еллар» китабына кергән әсәрләрнең жанр төрлелеге

1.

2. /Чыгыш.doc

Марсель Галиевның «Догалы еллар» китабына кергән әсәрләрнең жанр төрлелеге

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы

Федераль мәгариф агентлыгы

Чаллы дәүләт педагогика институты

Филология факультеты

Татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы

Баева Фәридә Марат кызы

(232 нче төркем)

Марсель Галиевның «Догалы еллар» китабына кергән әсәрләрнең жанр төрлелеге

Чыгарылыш квалификация эше

Фәнни җитәкче:

филология фәннәре докторы, профессор

Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнурович

Якларга тәкъдим ителә.

Фәнни җитәкче:

Доцент

«___»___________2007ел__________________Шәрипов Ә.М.

имза

Якларга рөхсәт ителә.

Кафедра мөдире: филология

фәннәре докторы, профессор

«___»___________2007ел_____________________Шәрипов Ә.М.

имза

Хезмәт ДАК утырышында

2007 елның «___»_________

«___» билгесе белән якланды

ДАК рәисе:

____________Т.Н. Галиуллин

Яр Чаллы, 2007

Эчтәлек

Кереш 6

1 нче бүлек.

«Догалы еллар» − интеллектуаль әдәбият әсәре 16

2 нче бүлек. « Догалы еллар» китабына кергән әсәрләрнең жанр төрлелеге 19

2. 1. Эссе жанры һәм аның татар әдәбиятында тоткан урыны 19

2. 2. «Догалы еллар» китабына кергән әсәрләрнең жанр төрлелеге 26

3 нче бүлек. « Догалы еллар» китабында иҗат портретлары 42

3. 1. Шагыйрьләр портретлары 44

3. 1. 1. Татар шагыйрьләре 44

3. 1. 2. Рус һәм чит ил шагыйрьләре 51

3. 2. Язучылар портретлары 52

3. 2. 1. Татар язучылары 52

3. 2. 2 . Рус һәм чит ил язучылары 58

3. 2. 3 . Татар драматурглары 59

3. 2. 4 . Татар тәнкыйтьчеләре 59

3. 3. Артистлар турындагы мәгълүматлар 59

3. 3. 1. Татар артистлары 59

3. 3. 2. Башка милләт артистлары 62

3. 4. Композиторлар турында мәгълүматлар 63

3. 4. 1. Татар композиторлары 63

3. 4. 2. Башка милләт композиторлары 64

3. 5. Дөньякүләм танылган тарихи шәхесләр турындагы мәгълүматлар 64

3. 6. Рәссам, архитектор, скульпторлар турындагы мәгълүмат 67

3. 7. Галимнәр портретлары 67

3. 7. 1. Татар галимнәре 67

3. 7. 2. Чит ил галимнәре 68

3. 8. Тарихчылар турында мәгълүматлар 69

3. 9. Атаклы дирижерлар, режиссерлар турында мәгълүматлар 69

4 нче бүлек.

«Догалы еллар» китабында сурәтләнгән тарихи һәм географик киңлек 70

4. 1. Үткән тарихка караган мәгълүматлар 70

4. 2. Россия Федерациясенә караган географик урыннарны тасвирлау. 71

4. 3. Чит илләрне тасвирлау 75

Йомгак 78

Кулланылган әдәбият исемлеге 84

I. Марсель Галиевның басма китаплары 84

II. Фәнни – теоретик хезмәтләр 86

Шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Балтач авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылында, сигез сыйныфны шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберне исә 1964 елда Азнакайның 1 нче номерлы урта мәктәбендә укып тәмамлагач, гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында рәссам-бизәүче булып эшли. Армиядә чагында (1965–1968) Пермь шәһәрендә кече авиабелгечләр хәзерли торган берьеллык хәрби мәктәпне бетереп, хезмәтен Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә дивизия штабында дәвам иттерә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, М. Галиев 1969 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, укуын тәмамлагач, 1974 елдан 1979 елга кадәр Татарстан язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли, аннан соң өч елга якын «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли. 1982–1984 елларда М. Галиев Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтының икееллык югары әдәби курсларында белемен арттыра. Әдипнең «Исемсез утрауда» драмасы 1983 елда Минзәлә татар драма театрында, «Әлегә соң түгел» драмасы 1985 елда Татарстан күчмә театры (хәзерге К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела. Тәрҗемә бабында исә ул азәрбайҗан язучысы Әкрәм Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Ирәнҗан Хара-Дауанның Чыңгызхан турындагы тарихи монографиясен (Чыңгыз хан. Казан: Матбугат йорты нәшр., 1998.- 275 б.) татар теленә тәрҗемә итте.

«М. Галиев поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына («Беренче карлыгачлар») кертелә, ә 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Бу җыентыклар икесе дә әдәби тәнкыйть һәм укучылар тарафыннан уңай бәяләнә. Беренче китапларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлыгы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара. Аның кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә калку итеп гәүдәләндергән «Ерак урман авазы» романы, «Ак абагалар», «Нигез», «Алтын тотка» кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы.

Аның прозасында «Ул чакта», «Нигез», «Алтын тотка» исемле повестьларында, күпсанлы лирик һәм көлкеле хикәяләрендә Марсель Галиев, сүз остасы буларак, тормыш күренешләрен үзенчә сайлый, үзенчә эшкәртә, нәкышле сурәтләрне үзенчә чигә һәм кабатланмас язучылык йөзен югалтмаска тырыша». 1

«Нигез» – бу повесте – иҗатының йөзек кашы аның. Үзәктә − Өянке образы. Бу – самими хисләр, садә хыяллар символы. Машиналы заманны Өянке инде аңлап бетерә алмый, кешеләр дә инде бик аңлашылмый аңа. Патриархаль авыл юк инде. Әсәр ахырында Өянкенең җиргә авып төшүе дә шуңа ишарәдер. «Юлга аркылы ауган карт агач без белгән өянке түгел иде инде. Өянкенең асылы бу мәлдә кояш нурлары буйлап чиксез биеклеккә күтәрелә, дөнья хәтеренә кушылырга ашыга иде». 2

«Әсәр геройлары да авторның үзе кебек – бер караганда ярпач, икенче караганда – нечкә күңелле, самими кешеләр. Өянке – туган тел символы да булып тора әсәрдә.

«Ак абагалар» повесте башлап форма эзләнүләре ягыннан игътибарны үзенә тарта: романтик структураны лирик өстәлмәләр, фәлсәфи уйланулар белән баетып, язучы аны күпмедер үзгәртүгә ирешә. Хәтта әсәрнең эпик таләпләрдән ерагайган сюжет-композиция бирелеше дә шушы форма сөйләмнең лирик-эмоциональ көченә буйсындырылган кебек тоела. Повестьны җыеп торучы үзәк – язучы тарафыннан уйлап табылган һәм автордан аерып куелган хикәяләүче, романтик герой». 1

«Алтын тотка» повесте романтик әдәбият үз күрә торган тагын бер өлкә − тарихка кагылып үтә. «Әсәрне берләштерүче үзәк булган хикәяләүче-герой күңелендәге үзгәрешләр төп сюжет җебен суза. Ул үзгәрешләр тарих һәм бүгенге көн мәсьәләләренә карый. Хыял һәм чынбарлык каршылыгын тоеп яшәүче герой бүгенгедән – үткәнгә, үткәннән бүгенгегә күчә торган «алтын тотка»лар белән очраша: алар мәхәббәт, дуслык, мәрхәмәт һәм иҗат». 2

«Ерак урман авазы…» Әдипнең моннан ун еллар чамасы элек бастырып чыгарган проза китабы шулай дип атала.

«Ерак урман авазы…

Күңелдә син күргән-кичергән дөнья, моң-сагышлар, куаныч-шатлыклар, матурлык-гүзәллек дөньясы берьюлы кабына, берьюлы җаныңны биләп ала. Җиләкле аланнар, карагай урманнары шавы, тирә-юньне тутырып, берүзе урман яңгыратып кычкырган кәккүк тавышы… Ерак урман авазы шуларның барысын җыйный». 1

«Ел фасыллары синең дә йөзеңне үзгәртә, шәһәр яшенә җиткән шәһәр, бакый Казан. Көзләрең генә ал… Идел җиле Татар бистәсе ягыннан сары яфрак явымы белән килеп керә дә, Болак күпереннән сыеп чыга алмыйча, Кабан күле киңлекләренә тарала. Гөмбәзләре, манаралары караеп күренгән шәһәр өстенә тымызык моңсулык иңә». 2

Прозасында ул гадәти лексиканы кулланмас, җиргә төшмәс, әнисенең ике иңенә, көянтәле чиләкләр янына, фәрештәләр утыртып, үзенә тереклек биргән кешесен ай кызы Зөһрә, күк даһилары белән күрештереп, Чатыр тавы түбәсенә алып менәр… Мондый «прозаик» юлларга ул шигырьдә генә урын бирә ала.

Прозада Марсель Галиев беркемне кабатламый – ул бер үк вакытта һәм җитди, һәм лирик, һәм уен-көлкеле проза рәвешендә кабул ителә.

М. Галиевның юмор-сатира жанрында («Кәефең шәпме?», «Арыслан йокысы» җыентыклары), балалар әдәбияты («Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле шигъри җыентыклар, «Җиңәсем килде» исемле нәни хикәяләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту», «Шәрек кызы», «Казанымның җиде капкасы», «Төнге күзләр», «Таныр идең микән?», «Һаваларда торна тавышлары» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Бу җырларны тыңламаган, сүзләренең нурлы сикерешенә, эчке җегәренә сокланмаган татар юктыр дип уйлыйм. Шигырь самимилеге, садәлеге белән сине үзенең колы итә.

Җитди итеп уйлап карасаң, шаккатырлык табышмаклары да юк кебек. Тормышчан гадилек.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,

Каз каурые алган кулына.

Эзләренә, җылы карлар булып,

Тал мамыгы ява тын гына.

Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярова, Илфат Дәүләтшин, Сара Садыйкова, Шамил Тимербулатов, Сәмдә Вәлиди, Ганс Сәйфуллин, Алмаз Хәмзин, Вил Усманов, Айдар Әхмәтшин, Луиза Хәертдинова, Алмаз Монасыйпов, Әхмәт Хәертдинов кебек зыялы композиторлар аның шигырьләренә музыка яздылар.

«Марсель Галиевның Ходай кушучлап биргән таланты әдәби жанрларның һәммәсенә дә тигез кагыла. Чәчмә әсәрләрендә җырдагы нечкәлек, моңлык сирпелеп чыга икән, шигырьләрендә исә – прозадагы киң колачлык, саллылык, фикри байлык.

Шигырь һәм чәчмә әсәрне тигез күрүен автор, мөгаен, үзе дә кире какмыйдыр. Шулай булмаганда үзенең язмаларында аларны аралаштырып файдаланмас та иде ул. Игътибар гына итегез: аның шигырьләре агылып баралар баралар да, «тукта, болай гына булмый, рифма-ритм кысаларына гына сыеп бетә алмыйм», дигәндәй чәчмәлек болынына чыгып йөгерәләр. 1 нче томга тупланган шигырьләре, балладаларында шигырь белән тигез атлап чәчмә әсәрләре дә уйланулар, сурәтнамәләр кертелгән.

« – Син Күк кызы! – дияр идем, Җир үпкәләр.

  • Син җир кызы! – дияр идем, Күк үпкәләр. Кем дип дәшим сиңа? Яшәү дәверендә бөтен серләр ачылып бетеп, Кеше акылы хәрабәләргә әверелгәндә дә син хыял шәмдәлләренә тагын өмет уты кабызырсың.

Төнге күк тирәнлегенә чумып, ярны тетрәтеп шаулаган диңгез каршында басып торган алиһә сын – мәңге алгысыту өчен яратылган Иблискә – барысына да гаепле!..

Син бармак селкүгә, дәүләтләр җимерелгән; тимер ташкын булып гаскәрләр канга-кан килгән; тәхетләр йөзтүбән ауган; ефәк юрган астында пышылдап кына әйткән сүзеңнән дә күпме башлар тәгәрәгән!

Сиңа сокланудан, яшәвен иҗади исбатларга теләгән ирләр, мәһабәт сарайлар торгызган, яуда батырлыклар кылып, мәйдан учында мәрмәр сынга әйләнгән; үлмәс дастаннар, поэмалар язган». 1

Марсель Галиев иҗаты кешеләргә, туган якка, гомумән, безне чолгап алган һәрнәрсәгә тирән мәхәббәт нәтиҗәсендә тугандыр кебек. Чын барлыгыбызны җаны-тәне белән яратмаса, каләменнән мондый сүзләр чыгар идемени?» 2

Поэзиясендә булсын, проза әсәрләрендә булсын, М. Галиев – үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора. Татарстанның халык язучысы Ә. Еники, әдипнең иҗатына бәя биреп, үз вакытында болай дип язган иде: «М. Галиев – башкалардан бик нык аерылып торган язучы. Ул бөтен яктан үзгә: теле белән дә, стиле белән дә. Бик талантлы язучы. Барысыннан да әһәмиятлерәге, миндә кызыксыну тудырган сыйфаты шул: ул берәүне дә кабатламый, берәүгә дә иярми. Аның һәр нәрсәгә үз карашы, үз мөнәсәбәте. Бу дөньяның, тормышның яңа якларын күрә, ача белүе һәм шул күргәненә карата үзенең мөнәсәбәте, саф фикере булуы белән ул башкалардан нык аерыла, һәм шуңа күрә кызыксыну уята. Кызыксыну уяту – бу бик мөһим мәсьәлә. Мин моңа әдәбият тарихыннан да мисал китерә алам. Такташ шундый булды: аның һәр язганын, нәрсә әйтә, нинди яңа сүз алып килә, дип көтеп алалар иде. Менә шушылай кызыксындыра алу сирәк язучыга эләгә. Безнең әдәбиятта гомер буе бик күп язып та, андый кызыксыну уята алмаган әдипләр дә бар. Әсәрләре белән кызыксыну уята алган М. Галиев безнең әдәбиятта үзенә аерым бер урын тота» 1 .

«Классик әдип санап киткән сыйфатлар М. Галиевның туксанынчы еллардан башлап матбугатта өлешләп басыла килгән һәм 1998 елда аерым китап булып нәшер ителгән «Догалы еллар» исемле сәнгати-публицистик әсәрендә аеруча калку чагыла. Язучының күңел дөньясын, уй-гамьнәрен, әрнү-шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгалары фонында күренекле шәхесләрнең, үз чордашларының җанлы портретларын шагыйранә бәян иткән бу китап фәлсәфи-фикри тирәнлеге, эчтәлегенең тематик колачы белән татар мемуар жанры әдәбиятында үзенчәлекле бер яңалык булып тора. 1998 елда «Татнефть»нең «Рухият» яңарыш фонды оештырган әдәби конкурста «Догалы еллар» әсәре беренче дәрәҗә дипломына лаек була. Әдипнең шулай ук төрле елларда үткәрелгән иң яхшы балалар җыры, иң яхшы юмористик хикәя, иң яхшы публицистик әсәрне билгеләү ярышларында да җиңүче булганы бар. М. Галиевның аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казакъ, каракалпак, осетин, чуваш телләренә тәрҗемә ителгән.

1993 елдан М. Галиев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем йөртә, ә 1996 елда татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

М. Галиев – 1979 елдан Татар язучылар берлеге әгъзасы». 2

1998 нче елда М. Галиевның дүрт томлык сайланма әсәрләре басылып чыкты. Бу сайланма әсәрләрдә язучының егерме биш еллык иҗаты бар тулылыгы белән бәян ителә. Әсәрләрнең 1 нче томлыгына шигырьләр, балладалар кертелгән. «Беренче карлыгачларның эзе кала күкләрдә», «Еллар чалымы», «Сүзләр эзлим», «Апрель кызы», «Сабыйлыкка ни җитә?», «Агыла да болыт агыла», «Юлларда – җырлар, җырларда – еллар» дигән бүлекләр авторның шагыйрь буларак үсеш этапларын билгелиләр. Барлыгы язучының 348 шигыре кертелгән. Соңгы бүлектә, шулай ук, шагыйрьнең – «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту», «Көзге моң», «Нинди моң бар төнге күзләреңдә?», «Айлы сагыш», «Кил минем дөньяма», «Соңгы теләк», «Төрек кызы», «Елмай син», «Тимә төнбоекка», «Урсай җыры», «Таныр идең микән?», «Миләшле көз», «Тымытык җыры», «Урманчы кызы», «Гаепле түгелдерсең», «Күрше кызы», «Бәйрәмнәр килә», «Актүбә чишмәләре», «Яшьлек акчарлаклары», «Миләүшә», «Ак көймәләр», «Дулкынга карап», «Ут алма син шәмдәлләргә», «Син дә кайт мәхәббәт ярына», «Туган як тургае», «Дала хәтере», «Без туганбыз», «Казанымның җиде капкасы» кебек популяр җырлары бирелгән. 2 нче томда авторның «Ак абагалар» повесте, аның белән бергә 45 эреле-ваклы лирик һәм юмористик хикәяләре урын алган. 3 нче томда «Ерак урман авазы» романы, «Ул чакта», «Нигез», «Алтын тотка» повестьлары һәм «Исемсез утрауда» исемле пьеса кергән. 4 нче томга әдипнең иҗтимагый эчтәлеге ягыннан зур әһәмияткә ия эссе-сурәтнамәләре, заман-чор, тарих, әдәбият һәм аның күренекле вәкилләре турында фәлсәфи-лирик уйланулары тупланган. Түбәндәге бүлекләр кертелгән: «Чатыр тау җиле», «Сөйлә, җил… Юат мине», «Нуркалей», «Алданудан куркам», «Кошлар оча-оча югала», «Без, без, без идек», «Туфанлы хәтер», «Искән җил. Үткән гомер. Калган хәтер», «Башкаламы Казан атлы таш кала?», «Яшәү белән үлем арасында», «Йә Раббым», «Ике урман чигендә», «Сүзсез дога», «Оҗмах бакчалары хозур», «Мизгел», «Язмышка рәхмәт», «Бисмиллалы табын күрке», «Тәңренең тамгасы белән», «Илһамлы халыкның илханы булыр», «Мин яшим әле!», «Яшел байрак астында», «Әрем исе әрнүле».

Дүрттомлыкның 1 нче томында Марсель Галиев иҗаты турында Ә. Еники, М. Кәрим, Т. Миңнуллин, Г. Ахунов, Р. Фәйзуллин кебек күренекле әдипләрнең уй-фикерләре бирелгән.

Драматург Т. Миңңуллин сүзләренә генә игътибар итик: «Марсель Галиев фикер тирәнлеге белән тел нечкәлеген тәңгәл китерә белгән язучы. Мондый осталык Әмирхан ага Еникида бар. Аннан килеп, мин Марсельне холкы белән, дәүләт чикләрен санламыйча колачлы фикерләве, яшәеш рәвеше белән Мәһдигә охшатам. Язган һәр җөмләсен күрсәтә, укучыны гаҗәпләндерә белү – һәр язучыга да тәтеми. Мөхәммәт Мәһдиев күрсәтә белә иде, Марсель дә күрсәтә белә. Бу – тумыштан бирелә. Аның күңеленнән чыккан, кулыннан төшкән һәр әсәр кояш нуры кебек ялтырап китә. Марсель Галиев һәр әсәрендә үзе булып кала». 1

«Аның иҗаты кешеләргә, туган якка, гомумән, безне чолгап алган һәрнәрсәгә тирән мәхәббәт нәтиҗәсендә тугандыр кебек. Чынбарлыгыбызны җаны-тәне белән яратмаса, каләменнән генә мондый юллар чыгар идемени?!

Кичке шәфәкъ. Мин әтигә карыйм,

Колак салам һәрбер сүзенә;

Дөнья читлегенең шәүләләре –

Җыерчыклар аның йөзендә.

Әсәрләренең ифрат затлылыгы язучының күңел хөрлегеннән дә киләдер. Күңелендәге хөрлек тәэсиреннән туган горурлыкны Марсель Галиев әсәрләренең теләсә кайсыннан тоярга мөмкин. Ул шундый: бер табынган хакыйкатеннән, бер сокланган матурлыгыннан тиз генә йөз чөерә торган җан түгел. Марсель шатланса, бөтен дөнья тантана итә, ул хәсрәтләнсә, ахырзаман җиткән шикелле» 2 ,– дип яза Кояш Тимбикова.

Бүгенге көндә язучының «Догалы еллар» әсәрен өйрәнү, анализлау мөһим мәсьәләләрнең берсе булып санала. Эссе әдәбият белгечләре тарафыннан берникадәр өйрәнелгән инде. Мәсәлән, Наис Гамбәр, Дания Заһидуллина, Адлер Тимергалин бу өлкәләрдә нәтиҗәле эшләгән галимнәр. Әмма «Догалы еллар» әсәре махсус тикшерү объекты буларак каралмады әле. Сайланган теманың актуальлеге шунда: биредә М. Галиевның «Догалы еллар» эссесы беренче тапкыр монографик планда тикшерелә; язучының тулаем иҗаты, халкыбызның мәшһүр шәхесләре турында әдәби портретлары, эссеның татар әдәбиятында тоткан урыны, авторның интеллектуаль әдәбият тарафдары булуы төрле яклап һәм тәфсилләп өйрәнелә. Шулар мисалында М. Галиев иҗатының эчке механизмы ачыла. «Догалы еллар» әсәрен өйрәнүнең төп максаты – идея-тематик яктан тәфсилләп өйрәнү. Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдык:

  • темага кагылышлы махсус әдәбият белән танышу;

  • язучының тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү;

  • әсәргә тупланган әдәби портретларны күзәтеп чыгу;

  • соңгы чор әдәбиятында эссе жанрының тоткан урынын билгеләү;

  • «Догалы еллар» китабына тупланган әсәрләрнең жанрларын билгеләү;

  • «Догалы еллар» әсәрен интеллектуаль әдәбият агымына кертеп карау.

Бу чыгарылыш квалификация эшен эшләгәндә без тикшерү, чагыштыру алымнарын һәм фәннилек принцибын кулландык.