XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘ

XIX гасыр әдәбияты турында кыскача белешмә. Татар халкы рухына, мәдәниятенә, сүз сәнгатенә уңай йогынты ясаган иҗтимагый тарихи факторлар: 1812 елгы Ватан сугышы, 1825 елгы Декабристлар восстаниесе, гасыр башында ук татарча китаплар басыла башлау, 1804 елда Казан университеты ачылу.

Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашу һәм аның тарихи җирлеге, формалашу сәбәпләре. Мәгърифәтчелекнең әдәбиятны үзенә үтемле корал итүе, шуның нәтиҗәсе буларак татар әдәбиятының тормышка якынаюы, мәгърифәтчелек идеяләре гәүдәләнгән реалистик юнәлеше туу.

XIX гасырның 1-яртысы татар әдәбиятының урта гасырлар әдәбияты белән дә, капиталистик үсеш, яңарыш белән дә бәйле булуы. Бу чор поэзиясендә ике юнәлеш. Иҗтимагый-сәяси, гадәт-әхлак мәсьәләләрен суфичылык идеяләре ярдәмендә хәл итәргә омтылган Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмседдин Зәки иҗатлары. Алар иҗатында жанрлар төрлелеге: хикәятләр, шигырьләр, сәяхәтнамәләр, лирик мөнәҗәтләр, мәдхия, назыйрәләр h.6. Социаль яктан гадел җәмгыять турында уйланулар, шуңа бәйле классик суфичылык идеяләренең яңаруы.

Җәмгыятьтәге гаделсезлекләр һәм кешеләрнең бозык эш-гамәлләре нәтиҗәсендә туган ризасызлык һәм борчылу хисләре кичергән, дини һәм дөньяви тойгылар конфликты гәүдәләнгән, шәхес буларак уянган лирик герой. Шагыйрьләр тарафыннан уңышлы файдаланылган шигъри бизәкләр, синтаксик чаралар.

ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ. Шагыйрьнең тормыш юлы. Аның үзенчәлекле шәхси сыйфатлары, шуның нәтиҗәсе буларак та һәм язмышка бәйле рәвештә ул кичергән авыр хәлләр, фаҗигале вакыйгалар. Г. Кандалый иҗaт эшчәнлегенең башлангыч чоры. Дини-әхлакый юнәлештә үгет-нәсыйхәт бирүче «Рисаләи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап») поэмасы. Әсәрнең төзелеше. Бәхетка ирешу юлы буларак укымышлылык, гыйлeмлeлeк. Поэмада дини-суфичыл карашларның, дини дидактиканың дөньяви рух белән сугарылып бирелүе. «Мулла белән абыстай» шигырендә халык җилкәсендә яшәүче дин әһеленең сатирик образы.

Шагыйрь иҗатында төп тема буларак дөньяви мөхәббәтнең сурәтләнүе. «Фәрхи», «Шәфгый», «Сахибҗәмал» h.6. әсәрләре. Бу поэмаларында шагыйрьнең мәхәббәт җырчысы буларак танылуы. «Сахибҗәмал» поэмасында гади авыл кызы образы һәм чын йөрәктән, ихлас күңелдән сөюче лирик герой, ягъни шагыйрь үзе («мин»).

Мәхәббәтне олы, изге хис һәм яшәү мәгънәсе дәрәҗәсенә күтәрү. Лирик геройның ләззәтле, шул ук вакытта газаплы, сагышлы тирән кичерешләренең чагылышы. Хатын-кыз гүзәллегенә мәдхия уку.

9 стр., 4489 слов

Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының ...

... ргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә ... р җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап ... кагыйдә буларак, авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар к ... вам итеп әйткәндә, «кеше, табигатьнең бер кисәге буларак, үзенең сәнгати көчен, дәртен табигать шаукымына ...

Г. Кандалыйның классик поэзиядәге традицион сурәтләү чараларыннан киң файдалануы: халык авыз инҗатындагы образлы гыйбарәләрне мул куллануы. Г. Кандалый инҗатының татар шигьриятенә йогынтысы.

XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА ӘДӘБИЯТ.(яңа әдәбиятка күчеш чоры)

Икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешне, җитештерү көчләренең алга китешен тоткарлаган феодаль-крепостной тәртипләрне бетерүгә бәйле реформалар. Татарлар оешып яшәгән төбәкләрдә капиталистик мөнәсәбәтләр формалаша башлау. Иске тәртипләрдән ризасызлык, демократик уй-фикерләр, аң-белемгә, һөнәр үзләштерүгә омтылыш көчәюнең иҗтимагый хәрәкәтне активлаштыруы.

Татар халкының милләт буларак уянуы, яңару процессы белән бәйле рәвештә мәгърифәтчелек хәрәкәте җәелү. Мәгърифәтче әдип, педагог, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе ИСМӘГЫЙЛЬ ГАСПРАЛЫның татарларда беренче буларак «Тәрҗеман» гәзитен чыгаруга ирешүе. Гәзитнең төрки-татар дөньясында тоткан урыны.

Мәгърифәтче галим, педагог, тарихчы, философ ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ. Аның тормыш юлы, фәлсәфи, гыйльми эшчәнлеге. Тарихка караган хезмәтләрендә татар халкының килеп чыгышы, үткән юлы, буын-нәселләре, гореф-гадәтләре, рухи тормышы, сәнгате, эстетик һәм фәлсәфи фикер үсеше кебек мәсьәләләрнең чагылышы. Гыйлем-мәгариф, мәктәп мәдрәсәләрне үзгәртеп кору идеясе. Ш. Мәрҗанинең татар әдәбиятындә тоткан урыны. Г. Чокрый, М. Акмулла, Г. Ибраһимов, Г.Тукай һ.б. әдипләрнең aңа хөрмәте, мөнәсәбәте.

ХӨСӘЕН ФӘЕЗХАНОВның тормыш юлы; фәнни, гыйльми эшчәнлегенә бәя, Казан университетының күренекле педагогы, киң колачлы галим булуы. Х. Фәезхановның татар укыту системасына реформа ясавы.

Гасырның соңгы чирегендә яңа типтагы мәдрәсәләр ачылу: «Хөсәения», «Буби», «Мөхәммәдия», «Галия» h.6.

КАЮМ НАСЫЙРИның гомер юлы. Аның күп тармаклы эшчәнлеге: тел гыйлеме, география, анатомия, математика, медицина, юриспруденция h.6. фәннәр буенча китаплары. Татар журналистикасының беренче тәҗрибәсе сыйфатында татар календарьлары чыгаруы. Халык авыз иҗатын җыю, туплау һәм гыйльми нигездә аңлату өлкәсендәге эшчәнлеге. Тарихчы буларак татар халкы һәм Казан тарихын, риваять-легендаларны, татар этнографиясен өйрәнүе. «Кырык бакча», «Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре») китапларына кыскача күзәтү.

К. Насыйриның әдәби эшчәнлеге: тәрҗемә әсәрләреннән «Кырык вәзир кыйссасы»; «Әбүгалисина кыйссасы»ның эчтәлеге, төп каһарманнарыннан Әбүгалисина һәм Әбелхарис. Язучы үткәргән төп фикерләр. Кыйссада урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятыннан килә торган һәм яңа татар әдәбиятының билгеләре, үзлекләре үрелеп бирелү.

XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА ӘДӘБИЯТ.Реализм нигезендә татар прозасының җитлегүе: мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылып, татар тормышына заман куйган мәсьәләләргә йөз белән борылуы. Татар әдәбиятында проза активлашу. Мәгърифәтче язучылар иҗатында зур күләмле жанрларга игътибар арту. Матур әдәбиятның үзәгендә җир кешесе, милләт язмышы тору, халыкны агарту, милләтне мәгърифәтле, мәдәниятле итү мәсьәләсенең әдәби әсәр үзәгенә куелуы. Реализм принципларын үзләштерә барган әдәбиятның яңа тасвирый алымнар, чараларга мөрәҗәгать итүе: җанлы сөйләм, тасвирлап язу, пейзаж күренешләре, портрет, образ-күренеш, сатирик чаралардан ирония h.6.

14 стр., 6888 слов

Мусульманское искусство татар Среднего Поволжья: истоки и развитие

... отразила процессы взаимодействия с культурой народов арабо-, ирано- и тюрко-мусульманского мира. Взаимодействие этнических традиций региональных и локальных групп татар способствовало становлению общенационального стиля ... и Республике Татарстан с начала 1990-х гг. Материальная и духовная культура татар Поволжья и Приуралья восходит в своем генезисе к древнетюркской цивилизации, является ...

МУСА АКЪЕГЕТ — реалистик прозага нигез салучыларның берсе. Белемле, күп телләр белүче, дворян нәселеннән чыккан әдипнең тормыш юлы һәм күпкырлы эшчәнлеге. Татар милләтен мәгърифәтле итү, алга җибәрү идеяләре белән сугарылган «Хисаметдин менла» романы. Әсәрнең жанры, сюжеты, андагы вакыйгалар. Авторның идеалын чагылдырган геройлар. Гимназист Әбүзәр Дәүләтгилдиев, мастерской хуҗасы Гайса Зурколаков, Мохтар образлары аша язучының милләтне алга илтү юлларын гәүдәләндерүе; мәгърифәтчелек, капитал туплау; көч, хезмәт куеп табылган байлыкны милләт файдасына тоту идеясе… Хисаметдин менла белән иске карашлы, надан Бикбулат арасындагы бәрелеш. Хисаметдин менла белән Хәнифә мөнәсәбәте. Авторның идеалы булган укымышлы, ирекле хатын-кыз образы. «Хисаметдин менла» романының әһәмияте.

РИЗА ФӘХРЕТДИНОВ мөгаллим, тирән белемле галим, журналист, әдип, дин әһеле. Аның иҗтимагый фәлсәфи фикер, әдәбият, мәдәният, мәгарифне үстерүгә керткән өлеше. «Әсма (яки гамәл вә жәза)» романы турында мәгьлүмат. Әсәрнең композицион төзелеше, сюжеты, геройлары. Үзәк героиня Әсманың маҗаралы язмышы ярдәмендә яхшылык һәм явызлык, укымышлылык һәм наданлык, әдәплелек һәм әдәпсезлекнең бәрелешен күрсәтү. Романда гомумкешелек кыйммәтләрен раслау.

Мәгърифәтчелек әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән Ф. КӘРИМИ. Аның журналистика, публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге. Ф. Кәрими — күп санлы хикәяләр авторы «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы» хикәясендә иске тип мәктәп-мәдрәсәләр тәртибен, дөньяви ихтыяҗларга җавап бирмәгән уку программаларын, укыту алымнарын кире кагу. «Салих бабайның өйләнүе», «Мирза кызы Фатыйма» хикәяләрендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен гуманлы ноктадан торып яклау. Геройларның үз бәхетләре өчен көрештә ныклыгын хуплау. Хикәяләрнең халыкчан теле һәм сурәтләү чаралары.

Әдип һәм педагог ЗАКИР ҺАДИның тәрҗемәи хәле. Аның әдәби иҗаты турында белешмә. «Бәхетле кыз», «Бәхетсез кыз» повестьларында хатын кыз бәхете мәсьәләсен гаиләви һәм тәрбияви тирәлек, мохиткә бәйләп xәл итү. «Җиһанша хәзрәт» повестеның жанр үзенчәлекләре: вакыйгалар киңлеге, тормышчанлык, әсәрдә кешене, аның яшәү рәвешен тәнкыйди планда тасвирлавы. Шәхес һәм тирәлек мәсьәләсенең тагын да киңрәк хәл ителеше. Җиһанша хәзрәт образы аркылы халык җилкәсендә яшәүче сорыкорт ишаннарның җитлегү процессын күрсәтү. Закир Һади иҗатында сатирик башлангычның көчәюе.

ЗАҺИР БИГИЕВ. Тирән белемле, киң карашлы, шәрык телләре белән беррәттән рус, француз телләрен һәм әдәбиятларын белгән Заһир Бигиевның тормыш сукмаклары. Яшьли роман язып танылуы. Иҗат биографиясе хакында белешмә.

«Өлуф яки гүзәл кыз Хәдичә». Әсәрдә детектив жанрга хас геройлар һәм детальләр. Әсәрнең композицион төзелеше, сюжет элементларының үзенчәлекле урнаштырылуы. Романда маҗараларның реаль вакыйгалар, хәлләр һәм детальләр ярдәмендә күрсәтелеше; образлар системасы, геройларның язмышы, авторның аларга мөнәсәбәте. Муса Салихов һәм Габденнасыйрны берләштергән сыйфатлар, алар арасындагы мораль һәм әхлакый яссылыктагы аерма. Тугрылыклы, саф күңелле, керсез, беркатлы, чибәр, кыю кыз Зөләйханың фаҗигасе. Әсәрдә автор үткәргән төп фикерләр һәм объектив равештә кильп чыккан нәтиҗәләр.

«Гөнаһе кәбаир» романында гомумкешелек кыйммәтләренә каршы булган күренеш һәм бозыклыкларның кире кагылуы. Образларның реаль мөнәсәбәтләрдә, тормышчан күрсәтелүләре. Геройларны сурәтләгәндә, авторның төрле буяулардаы, алым-чаралардан, аларның эш-гамәлләренә мөнәсәбәт белдергәндә, публицистик чигенешләрне оста файдалануы.

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

... 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, м ... хәрби эшләр 4. Иҗтимагый-сәяси төзелеш 5.Болгар шәһәрләре. Болгар һәм Суар 6. Бүлә ... р һәм башка шәһәрләр. Авыллар 7. Мәдәният һәм мәгъриф ... татар тарихи чыганагы булган «Дәфтәри Чыңгызнамә»дә Идел белән Камадан Җаекка кадәрге җирләр болгар ...

XIX ЙӨЗНЕҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА ПОЭЗИЯ.

Халык тормышындагы Цм үзаңындагы үзгәрешләр: татар халкының үткәнe, бүгенге хәле һәм киләчәге, аның башка халыклар арасында урыны турында уйланулар. Милләт һәм шәхес, шәхесне тәрбияләп, халыкны үстерү, аның уй-кичерешләре, иҗтимагый багланышлары мәсьәләренең үзәккә куелуы. Гаилә, бала тәрбияләү, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләрен яңача яктырту; социаль мотивлар, тормышка тәнкыйди караш, публицистик аһәң көчәю. Реаль тормыш, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне үзәккә куйган шигъри әсәрлар белән беррәттән, әкияти, романтик рухлы жанрларның активлашуы.

Бу дәвер шигъриятенең идея-тематик, жанр җәһәтеннән баюы, төрлеләнүе. Лирикада мөнәжәт, робагый, фәрд, хат, мәдхия, мәрсия формаларының иркен кулланылуы. Тел-стиль, сурәтлелек, поэтик яктан Урта гасыр әдәбиятына хас сыйфатларның чагылышы.

ГАЛИ ЧОКРЫЙ — үз чорының, күренекле шагыйре, педагогы һәм рухание. Әдип иҗатында тематик һәм поэтик яктан традицион pyx hәм шул ук вакытта аның чынбарлык, татар иҗтимагый тормышы, тарихы, заман белән бәйләнеше. Мәдхия һәм мәрсияләре. Аларда авторның укымышлы, гыйлемле затларны мактавы, белемне, мәгърифәтне яклавы. Ислам үзәге буларак Казанга дан җырлау: «Шәм нуры» («Шәмгыз зыя»), «Казанны мактау»(«Мәдхе Казан»).

Фән-техника казанышлары, кеше хезмәте, иминлек, туган ил газизлеге, якынлыгы, яшәеш турында уйланулар: «Хаҗнамә», «Елның дүрт фасылы» («Фөсүле әрбага»).

Татар халкының керәшен төркеменнән чыккан куренекле шагыйре — ЯКОВ ЕМЕЛЬЯНОВ. Аның биографиясе һәм иҗаты турында белешмә бирү. Шигырьләрендә иҗтимагый гаделсезлеккә ризасызлык хисләре, ярлы халык тормышының реалистик детальләрдә сурәтләнеше («Ярлы тормыш»).

Шәфкатьлелек, ярдәмлелек, юмартлык, гаделлек, теләктәшлек, ата-ана, олыларга хөрмәт кебек матур әхлакый сыйфатларны, күркәм эш-гамәлләрне мактау («Улым»,»Балам»).

Усаллык, оятсызлык, саранлык кебекләрне тәнкыйтьләү рухы («Саран»).

Иҗатының татар чынбарлыгы, татар фольклоры һәм язма мәдәнияте белән бәйләнеше.

Татар, башкорт, казах халыкларының уртак шагыйре МИФТАХЕТДИН АКМУЛЛА иҗаты. Авыр, михнәтле тормыш юлы, язмышы. Мирасы һәм аны тематик төркемләү:

укымышлы кешеләргә мөнәсәбәтле һәм мәгърифәтчелекне яклап язган әсәрләре («Дамелла Шиһабетдин хәзрәт…» h.6.)

тоткынлыкта иҗат ителгән һәм иҗтимагый гаделсезлеккә ризасызлык белдергән әсәрләре;

  • фәлсәфи, әхлакый, дини мәсьәләләр хакында уйлануларны өченә алган парчалары.

Фикердә, эш-гамәлдә хөрлек, мөстәкыйльлек тарафдары, укымышлы олуг затларга дан җырлау; матур әхлакый сыйфатларны, кешелекле эш-гамәлләрне мактау, аларның капма-каршыларын кискен тәнкыйтьләү. Авторның кешене, халыкны җәмгыятьне имин, бәхетле иту турында, шуның юллары хакында карашлары. Акмулла — чичән шагыйрь; поэзиясендә фикер тирәнлеге, кыскалык, тапкырлык, сурәтлелек, яңа бизәкләр. Образлы фикерләү төрлелеге: сатирик башлангыч, романтик рух һәм реалистик стиль.

2 стр., 950 слов

Язуга әзерлек 9 нчы сыйныф (татар төркеме)

... Казан. "Гыйлем" нәшрияты, 2014; Сочинение язуга әзерлек буенча папка, компьютер, интерактив такта, презентация, орфографик сүзлекләр. Дәрес барышы. I.Оештыру. Дәресне ... з ана телендә матур итеп сөйләшергә тиеш.Кызганыч, Ленарга әбисе татар телен өйрәтә башласа да, әти- әнисе дәвам ... безне табигатьне рәнҗетмәскә чакыра. Туган тел, аның рухи кыйммәте. Туган телгә мәхәббәт.Автор фикеренчә,кеше үз ана ...

ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАРЫ.

XIX гасырның соңгы чирегендә матур әдәбиятның яңа төре — драма формалаша башлау. Драма һәм комедия жанрларының мәйданга чыгуы. Бу төрнең соңлап формалашу сәбәпләре: сәхнә өчен язылу; диалогка корылу, геройларның автор сөйләменнән башка, үзләренең сөйләме, хәрәкәтләре белән ачылу, ягъни иҗат итү өчен кыенрак төр булуы; театрның тууы өчен зарур булган тарихи, иҗтимагый мәдәни шартларның чагыштармача соң өлгерүе h.6.

Татар әдәбиятының бу чорында беренче драматурглар Г. Ильяcи, Ф. Халиди, Г. Камал, Г. Исхакый h.6. әсәрләре. Г. Ильяси — «Бичара кыз», Ф. Халиди — «Рәддә бичара кыз» драмаларының идея-эчтәлеге, геройлары, алар менәзенең төп сыйфатлары. Хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, гаилә, бала тәрбияләү кебек мәсьәләләрнең мәгърифәтчелек әдәбияты рухында хәл ителеше. Әсәрләрнең сәнгатьчәлек ягыннан йомшак яклары.

XX ГАСЫР БАШЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ.

XX йөз башында илдәге иҗтимагый-сәяси хәлләр, 1905-1907 еллар рус инкыйлабы, милли азатлык хәрәкете көчәю. Аның нәтиҗәсендә татарларда вакытлы матбугат туу, әдәби тәнкыйть формалашу, профессиональ театр барлыкка килү. Матур әдәбиятның тизләтелгән үсеш юлы үтүе, яңа сәнгатьчәлек үрләренә күтәрелүе. Урта гасыр әдәбиятыннан килгән традицияләргә таянып, милли җирлеген саклаган хәлдә, гаребкә йөз белән борылуы.

Сүз сәнгатендә жанр һәм стиль төрлелеге. Реализм юнәлеше белән янәшә гареб тибындагы романтизм формалашу. Символизм, акмеизм, модернистик агымнардан импрессионизм, экспрессионизм өлкәсендә тәҗрибәләр.

Идея-проблематика ягыннан баю. Милләт язмышы темасының әйдәп баруы. XX йөз башы әдәби хәрәкәтенең йөзен билгеләүче язучылар, шагьгйрьләр, драматурглар.

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты. Иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенең башлангыч чорында патша хөкүмәтенә каршы көрәше. Милләт язмышы өчен кайгыруы, татар милләтенең дини, колониаль изелүенә каршы чыгышлары, милли азатлык хәрәкәтендә катнаша башлавы. Г. Исхакыйның беренче дәвер иҗатында мәгърифәтчелек рухында язылган «Өч хатын белән тормыш», «Ике гыйшыйк», «Кәләпүшче кыз», «Бай углы» һ.б. әсәрләре.

Әдипнең «200 елдан соң инкыйраз» повесте. Әсәрнең жанр үзенчәлеге, композицион төзелеше, автор үткәргән төп фикерләр — татар халкының милләт буларак бетү, юкка чыгу куркынычы, аның сәбәпләре, милләтнең бүгенге һәм киләчәге турында уйланулар. Повестьның яңа әдәбиятка нигез салудагы роле, сүз сәнгатенең үсеш юлын билгеләп, замандашлары иҗатына йогынтысы. «Теләнче кыз» романында кеше язмышы, бәхет мәсьәләсенең иҗтимагый тирәлек белән тыгыз бәйләнештә хәл ителеше. 1906-1908 еллар иҗатында тәнкыйди реализмның җитлегүе («Зиндан», «Алдым-бирдем» һ.б.).

Г. Исхакыйның мөһаҗирлек еллары (1908-1911) әсәрләрендә яңа сыйфатлар, үзенчәлекләр: татар психологиясен, рухи дөньясын, яшаү рәвешен, йолаларын, кеше күңелендәге хис кичереш үсешен, көрәшен, борылышларын сурәтләү осталыгы. «Кәҗүл читек» хикәясендә Әхмәдулланың читек кию шатлыгы һәм ачы гарьлек хисе — малайның фаҗигасе. «Кияү» повестенда Галәү, кияү мулла, Садыйк абзый һәм Мәрфуга абыстай образлары. Булдыксыз, надан, ялкау, сорыкорт мулла кияүнең Галәү көч белән тапканны ашап ятудан туган гарьләнү, ачыну хисе.

1 стр., 358 слов

Татар теле сочинение ирекле темага

... якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз ... икенче төркем — рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен, өченче төркем — рус теленд ... леге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгел ...

«Сөннәтче бабай» хикәясе. Төп геройның җитди планда һәм нечкә юмор берлегендә сурәтләнеше. Бер йола аша бөтен бер халык тарихын, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен чагылдыру. Геройның менәз сыйфатларын тулырак ачуга, хис-тойгыларны тирәнәйтүгә ярдәм итүче детальләр, образ-күренешләр, табигать образлары: сөннәт пәкесе, шәҗәрә, миләш агачы, өй һ.б. «Ул әле өйләнмәган иде» хикәясендә милләт темасының икенче яссылыкта ачылуы, аның бүгенге көн мәсьәләләренә аваздашлыгы: сөю-сөелү хисләренең керсезлеге, башка милләт кешеләре белән гаилә кору, бала тәрбияләү, рухи һәм дини якынлык һәм аерымлык, милли үзенчәлекләрне саклап калу мәсьәләләре.

Г. Исхакый — татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе. Аның иҗатында драма төренең жанр байлыгы. Әсәрләрендә яңалык һәм искелек тартышы, сыйнфый көрәш, дин, милләт язмышы. «Зөләйха» фаҗигасе, «Җәмгыять» комедиясе — жанр үзенчәлекләре, идея-проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше.

ФАТИХ ӘМИРХАН. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗат биографиясе: ялкынлы публицист, теоретик әзерлекле, киң эрудицияле тәнкыйтьче, сатира остасы, журналист, балалар язучысы булуы. Әдәби мохите. Әсәрләрендә хатын-кыз темасы, зыялы яшьләр тормышын сурәтләү, искелек, уртагасырчылык калдыкларын тәнкыйтьләү, ислам диненең кеше рухын әхлакый яктан тастарту, шәхес буларак саклау урыны турындагы фикерләр. «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип» хикәяләре. Хикәяләрнең сюжеты. Персонажлар кичереше. Кичерешләрнең ургак сәбәбе — вөҗдан белән теләк каршылыгы. Геройларны берләштергән уртак сыйфатлар һәм аерымлыклар. Әсәрләрдә сурәтләнгән вакыйгаларга, геройларга автор мөнәсәбәте.»Хәят» повесте. Үзәк герой, гаилә тормышы, гореф-гадәтләр, рус тирәлеге, дуслары, язмышы. Татар кызының менәзе формалашуга мохит йогынтысы, күңел дөньясында каршылыклар туу, аның сәбәпләре. Хәятның дини йола, гадәтләргә мөнәсәбәте, яшь кеше күңелендә аларның ныклыгы, кыз бала кичерешләренең нәфислеге, нечкәлеге; хис-тойгылары хәрәкәтен тасвирлауда язучының осталыгы, ул мөрәжәгать иткән чаралар, алымнар.

Ф. Әмирхан — драматург. «Яшьләр» пьесасы. Әсәрнең сюжеты, геройлар язмышы, идея-проблематикасы, «аталар» һәм «балалар» арасындагы каршылык. Иске тормышны яклаучы «картлар»ның күренекле вәкилләре — Хөсәен бай белән аның кияве Рәхимҗан. Яңа тормыш яклылар: Газиз, Йосыф, Гали, Әхмәт һ.б. Иске татар тормышын үзгәртү юллары, әсәрдә сәяси, идеологик көрәшнең чагылышы.

«Тигезсезләр» драмасы (1914).

Жанр үзенчәлеге, сюжеты турында кыскача мәгълүмат. Әсәрдә гомумкешелек мәсьәләләренең куелышы. Образлар системасы, геройларга хас сыйфатлар, психологик кичерешләр. Рөкыя — Сәлимә, Рөкыя — Сөләйман, Рөкыя — Габдулла, Габдулла — Сәлимә һ.б. арасындагы мөнәсәбәтләр. Әсәр исеменең пьесада гәүдәләнгән мәсьәләләр белән бәйләнеше. Драмада кеше сафлыгын, кеше матурлыгын һәм бөтенлеген саклап калуның сәнгатьчә хәл ителеше. Пьесаның әдәби яктан камиллеге.

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ. Тормыш баскычлары һәм күпьяклы иҗтимагый, фәнни эшчәнлеге: публицист, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, тел галиме, тарихчы, күренекле педагог. Әдипнең иҗатын чорларга бүлү мәсьәләсе. 1908 — 1912 еллар иҗат дәверендә романтизм алымнары: кешенең күңел дөньясын, хис-кичерешләрен сурәтләү, мәхәббәт, табигать матурлыгына дан җырлау, тормыш-чынбарлык кырыслыгы, рәхимсезлегенә хыял дөньясын, рухи азатлык, кешенең үз рухи көчен, сыйфатларын каршы кую. «Табигать балалары» хикәясендә табигать һәм кеше арасында мөнәсәбәт, авыл тормышы, көнкүреше, яшәү рәвеше, авыл халкының күңел дөньясын тасвирлау. Физик һәм рухи матурлыкның чагылышы.

3 стр., 1490 слов

Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

... Сугыш донъяның вак-төяген оныттырды. Бүгенгә кадәрге бөтен тормыш – бер төш күрү генә булган икән. Хәкимулла кичен ... сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды. Бәхил ...

«Уты сүнгән җәһәннәм», «Карак мулла» хикәяләре. Хикәяләренең сюжеты, геройларның идея-эстетик үзенчәлекләре. Садыйк, Тимри образларының менәз сыйфатлары; аларны берләштергән, бергә җыйган сыйфатлар һәм аерма. Персонажларның үз тормышлары, язмьшзларына, авыл халкының мөнәсәбәтенә, теләк омтылышларына бәйле хис-кичерешләре, аларга авторның мөнәсәбәте.»Яшь йөрәкләр» романы. Жанр үзенчәлеге. Әсәрнең төп сюжет сызыгы — яңарышка, рухи азатлыкка омтылыш. Язучының үңай идеалын гәүдәләндергән Зыя образы. Иске татар тормышына ризасызлык, геройның рухи иреккә, милли азатлыкка омтылышының, матурлыкның чагылышы буларак музыка. Нечкә күңелле, кайнар йөрәкле, хыял белән яшәүче Марьям образы. Бәхетсез мәхәббәт, шәхес фаҗигасенә сәбәпләре. Шәхси иминлеккә омтылган Сабир. Аның иске тормыш нигезләренә каршы көрәше. Искелекне яклаучы, дан-шөһрәт сөюче, мин-минлекле Җәләл мулла һәм аның язмышы. Геройларның эчке кичерешләре, рухи дөньясын ачуда эчке монолог, психологик анализ, портрет, лирик чигенеш, төш, пейзаж, табигать күренешләре.

Әдипнең 1912 еллардан соңгы иҗатында җитди үзгәрешләр: реалистик тирәнлек, элементлар ныгу, әсәрләрендә социаль каршылыклар тасвирлану, иҗтимагый гаделлек, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре куелу («Безнең көннәр», «Мәрхүмнең дәфтәреннән», «Карт ялчы» һ.б.).

Әдипнең Октябрьдән соң басылып чыккан «Безнең көннәр», «Тирән тамырлар» романнарында, «Яңа кешеләр» пьесасында, «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә сыйнфый тигезсезлек, көрәш мәсьәләләренең сурәтләнуе. «Казакъ кызы» романының язылу һәм басылу тарихы. Татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы. Роман сюжетында бәхет һәм иҗтимагый хәлләрнең каршылыкка керүе. Карлыгач-Сылу, Арысланбай, Биремҗан карт образлары. Казакъ халкының яшәү рәвеше, көнкүреше, гореф-гадәтләренең үзенчәлекле бирелеше. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше (хикәяләү, теле, стиле, сурәтләү чаралары).

ШӘРИФ КАМАЛ. Язучының иҗат биографиясе турында кыскача белешмә. Ш. Камалның кыска күләмле хикәя-новелла остасы буларак танылуы. Әсәрләрендә сезонлы эшчеләр: балыкчылар, шахтерлар, нефтьчеләр тормышы гәүдәләну, бәхет мәсьәләсе үзәккә куелу. «Акчарлаклар» повесте, тормышчан сюжетка корылуы. Әсәрнең геройлары. Кыю, батыр, тәвәккәл, нечкә күңелле, итагатьле һәм хисчән Гариф образы. Аның иптәшләре арасында абруе, урыны. Гариф белән Газизә арасында бәйләнеш җепләре, саф, керсез сөю хисләре. Матур, чиста рухлы Газиза образы. Авгорның кеше бәхете турында уйланулары. «Буранда», «Сукбай», «Сулган гөл», «Козгыннар оясында» хикәяләрендә гади халык вәкиленең гәүдәләнеше. Геройларның рухи халәтен, нечкә күңелен, кичерешләрен тасвирлауга өстенлек бирү; аларның сәбәпләре — тормыш гаделсезлеге; гаҗизлек, үкенеч хисенең алгы планга чыгуы.

15 стр., 7381 слов

Тема родина в лирике Есенина, Блока, Рубцова

... поближе узнать о том , как тема родины была отражена в их произведениях рассмотрим ее на примере поэзии таких известных поэтов , как Есенин , Блок и Рубцов .Как Пушкин , Лермонтов, Некрасов ... место любимой заняла Родина . В русской поэзии , столь богатой шедеврами пейзажной лирики (Пушкин , Баратынский , Кольцов , Тютчев , Некрасов , Бунин , Блок ) , появился новый певец , звонкий и чистый голос ...

Геройларның рухи кичерешләрен тасвирлауда Ш. Камалның отышлы алымнары, образлылык. Акчарлаклар, кырмыскалар, тараканнар, суалчаннар һәм җил, диңгез, буран, яңгыр, яфрак кебек җанлы һәм җансыз табигать күренешләре һәм вәкилләре. Бу иҗатта импрессионизм билгеләре: табигатьнең кеше күңеленә аваздашлыгы, тәңгәллеге; шәхес күңелендәге хисләрне тасвирлап, тәэсирлекне арттыру.

САДРЫЙ ҖӘЛӘЛ. Әдипнең тормыш юлы. Октябрь борылышыннан соң, фаҗигале язмышы. Әдәби эшчәнлеге. «Дим буенда» повесте. Жанр үзенчәлеге, сюжеты, күтәрелгән мәсьәләләр. Фәридә, Рөстәм, Касыйм һ.б. образлар. Бу геройларның рухи дөньялары, психологик кичерешләре, төп сыйфатлары. Әсәрдә фаҗигале мәхәббәт тарихын морзалар тормышы, аларның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, көнкүреше җирлегендә сурәтләү. Фәридә белән Рөстәм арасындагы керсез, саф мәхәббәткә бозылып өлгергән, җиңел карашлы Касыймның мөнәсәбәте. Ике арадагы аңлашуга Рөстәмнең тәкәбберлеге, мин-минлеге каршы төшү. Фәридәнең сөю хисләрен һәм газапларын тирәнәйтүче алымнар: пейзаж, музыка, кабатлаулар, образ-предмет, образ-күренешләр һ.б. Рөстәмдә үткәнне юксыну, Фәридәне югалту белән бәйле ачыну, өзгәләнү, үкенү хисләре.

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ — журналист, үткен һәм тугры сүзле тәнкыйтьче һәм публицист. Шагыйрьнең тормыш баскычлары. «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре. Анда авыр балачакның оптимистик рухта сурәтләнүе, истәлекләрдә ихласлык һәм эчкерсезлек.

Иҗат биографяясе. Башлангыч чорында урта гасыр әдәбиятыннан, шәрык әдәбиятыннан килгән элементлар, мотивлар, алымнар, кабатлаулар һәм яңа табышлар. Аң-белем һәм ахлак мәсьәләләренең үзәккә куелуы, дидактизм принципларын дәвам итү. Әсәрләрендә үгет-нәсыйхәт укучы, аң-белемгә өндәүче лирик герой. Шагыйрь поэзиясендә иҗтимагый моңнар. Социаль тигезлек өчен көрәш. Милли мәсьәләләргә игътибар арту. Лирикасының милли үзенчәлеге иҗатының төп сыйфатына әверелүе. Реакция еллары әдәби әсәрләрендә романтик башлангыч куәтләнү, шагыйрьнең романтик сурәтлелеккә, алымнарга мөрәҗәгать итүе. Г. Тукайның күңел лирикасында лирик герой һәм шагыйрь образы, аларның кушылып китү очраклары, хис-кичерешләр төрлелеге, образлар байлыгы.

Г. Тукай шигъриятендә туган як, авыл, Ватан һәм туган телгә мәхәббәт. «Туган авыл», «Туган җиремә», «Туган тел» шигырьләре. Туган як матурлыгы, яме, туган тел газизлеге белән горурлану, сөенү хисе. «Шүрәле», «Су анасы» кебек әкият-поэмалары, алардагы сюжет, мифик геройлар һәм табигать образлары. Былтыр һәм «карак» малай. Балалар өчен язылган шигырьләрдә җылылык, шигъри бизәкләр байлыгы һ.б. Халыкның йөрәгендә, җанында кайнаган хис-кичерешләрне ачкан Г. Тукай. «Сәрләүхәсез» шигырендә «ачы хәсрәт көен» көйләүче, «Эштән чыгарылган татар кызына»да җәмгыятьтә рәнҗетелгән, кимсетелгән хатын-кызны кызганып әрнүче, нәфрәтләнүче герой; «Кичке азан», «Үз-үземә», «Милләткә» кебек әсәрләрдә татар халкын бәхетле, бердәм итеп күрергә омтылучы, кол хәлендә яшәвен күреп сызланучы лирик герой бирелеше, «Милли моңнар «шигырендә милләт язмышының халык көйләре кебек үк моңлы, зарлы булуына кайгыру, ачыну.

Г. Тукай ачы һәм үткен телле сатирик. Аның сатирик шигырьләре, «‘Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасы. Поэманың язылу тарихы, сюжеты, мотивлары, образлары. Аның реаль җирлеге. Иске татар тормышын тәнкыйтьләүдә, аннан ачы көлүдә, фаш итүдә автор файдаланган алымныр: гипербола, ирония, гротеск һ.б.

2 стр., 769 слов

ЛЮБОВНАЯ ТЕМА В ЛИРИКЕ М. Ю. ЛЕРМОНТОВА

... ­бовная лирика Лермонтова выходит из рамок узкой темы и воссоздает личность поэта в ее целостности и полноте. На этой странице искали : любовная лирика лермонтова сочинение сочинение на тему любовная лирика лермонтова любовная лирика лермонтова сочинение на тему образы и мотивы любовной лирики лермонтова сочинение любовная лирика лермонтова ...

Шагыйрьнең иҗатында дини мотивлар: Тәңре тарафыннан яратылу («Туган авыл»), Алла рәхмәте белән гомер итү, авыр вакытларда, тормыш иткәндә аңа сыену («Таян аллага», «Ана догасы»), әхлакый яктан сафлану, чистарыну, кылган гөнаһлардан ярлыкауны сорау («Туган тел», Тәәссер» һ.б.).

Г. Тукай шигырьләренең матурлыгы, сәнгатьчә бөтенлеге, хис-кичерешләр байлыгы, аларны тирәнәйтүче алымнар: кабатлаулар, синоним сүзләр куллану, риторик өндәш, эпитетлар, сынландырулар һ.б.

ДӘРДЕМӘНД. Шагыйрьнең тормыш юлы. Тирән мәгънәле, күләм ягыннан тыйнак иҗаты турында белешмә. Шагыйрьнең гомер агышы, мәңгелек, яшәү-үлем, тәкъдир турында фәлсәфи уйланулары. «Без», «Бүзләрем маналмадым», «Агышың и агымсу» һ.б. Җәмгыять, аны хәрәкәт иттерүче көчләр, бу хәрәкәтта ил, халык, милләт язмышы, аңа авторның мөнәсәбәте. «Кораб» шигыре. Әсәрдә кораб, диңгез, җил, мөрәвәтле җан-корбан кебек символик һәм мифологик образлар. Кеше язмышының галәм, дөнья, табигать язмышы белән берлеге. «Җәй үтте», «Булырмы яз, исеп җилләр». Дәрдемәнд шигырьләрендә милли горурлык, телнең сафлыгын, чисталыгын кайгыртучы лирик герой. «Син урысмы — татармы?», «Татар углы татармын», «Тел уйнатмак — наданлыктыр» әсәрләре.

Шагыйрь поэзиясендә мәгънәви тирәнлек, шигъри нәфислек, кыскалык, әдәби зәвык, сурәтләү чараларын файдалануда аерым бер осталык, үзгәлек.

СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ. Тормыш юлы. Әдәбиятның барлык төрләрендә уңышлы иҗаты. Аның журналистлык, публицистик, педагогик эшчәнлеге. Дөньяга карашы, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегендә Гаяз Исхакый йогынтысы. Бу еллардагы иҗаты. «Низамлы мәдрәсә», «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» пьесаларында иске мәктәп-мәдрәсә тәртипләрен, дөньяви ихтыяҗга җавап бирмәгән укыту программаларын, иске татар тормышын, гореф-гадәтләрне кире кагу. Татарның киләчәген мәгърифәтле, гыйлемле, тәрбияле, уртагасырчылык богауларыннан, патриархаль карашлардан азат хатын-кызга бәйләү. Аның соңгы драмадагы Зөбәйдә образында гәүдәләнеше.

Беренче тәҗрибәләрендә аң-белемгә, мәгърифәткә өндәү үгет-нәсыйхәт чагылышы («Уку», «Хатыннар галәме»).

«Таң вакыты» шигыренең шагыйрь иҗатына яңа биеклекләр, сыйфатлар алып килүе. Татарның «йокылы» халәте, артталыгы, наданлыгы, бүгенге һәм ерактагы хаталары, үз язмышына битарафлыгы белән бәйле лирик геройның борчылу хисе.

С. Рәмиевнең «Алла» кебек шигырьләрендә дини өйрәтүләргә, рухани көчләргә мөнәсәбәте. «Мин», «Мин үләм», «Алданган» әсәрләрендә ярсулы, шашкын, тынгысыз, хөр фикерле, рухи бәйсезлеккә омтылган романтик лирик герой. «Җәмилә», «Ул», «Авыл», «Син» шигырьләрендә рәхимсез, кырыс, шәхес иреген буган чынбарлыкка хатын-кыз гүзәллеген, авыл табигате матурлыгын, илаһи мәхәббәтне каршы кую. Рухи иреккә, эчке дөньяга аеруча әһәмият бирелү.

Шагыйрьнең тел-сурәтләү чараларыннан чагыштыру, эпитетлар, өндәш сүз, риторик сорау, интонацияне уңышлы файдалануы. Аның татар шигыре техникасына керткән яңалыгы.

МӘҖИТ ГАФУРИ. Әдипнең тормыш юлы. Авыр, михнәтле балачагы, үсмер еллары. Иҗатында реалистик юнәлешнең мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм үзенчәлекләре урын алу.

Шигърияттә мәгърифәтчелектән — милли азатлыкка, милли азатлыктан — иҗтимагый азатлык фикерләренә килү юлы. Лирикасында социаль ирек мәсьәләсенә өстенлек бирелү. Аерым бер әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең сыйнфый мәнфәгатьләр артында күләгәдә калуы: «Шатлык шигыре», «Көннәребез», «Татар хатыны», «Вөҗдан теләге», «Юктырсың ла, Алла», «Ул кем», «Хөррият иртәсе», «Үзем һәм халкым», «Эшче» һ.б. М. Гафуриның проза әсәрләре: «Шагыйрьнең алтын приискасында», «Кара йөзләр». Әсәрләрнең сюжеты, идея-эчтәлеге, геройлары. «Кара йөзләр» повестенда күтәрелгән мәсьәләләр. Дини фанатизмның хатын-кызга патриархаль иске карашның, көнчелек, миһербансызлыкның явызлык тудыруы. Фәхри карт образы. Аның каршылыклы уй-фикерләре, кичерешләре. Эчке драмасы. Уңган, матур, шат, саф күңелле Галимәнең фаҗигасе. Шәкерт Галинең хикәяләүче буларак вакыйгага мөнәсәбәте, аның хисләре, дөньяга карашы үзгәрү.

НӘҖИП ДУМАВИ. Тормыш юлы һәм иҗаты: XX йөз башы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларның шаһите, аларда катнашуы. Дөньяга карашларының аеруча дингә мөнәсәбәтенең каршылыклы булуы. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты үзенчәлекләре: халыкның авыр хәле, караңгылык, наданлык, киләчәккә өметсезлек чагылу.

Милли азатлык һәм мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланган лирик герой («Хөррият белән тәбрик»).

«Золым», «Үтте, үтә», «Мәхбүс дустыма» һәм башка шигырьләрендә лирик герой күңелендә җәмгыятьтәге гаделсезлеккә, явызлыкка, милли кысу, изүгә ризасызлык, татар дөньясындагы таркаулыктан туган ачыну, борчылу хисләре. Кеше һәм җәмгыять, сугыш һәм кеше, аның афәте, зыяны, кешенең табигате, зурлыгы, җирдәге урыны, үз шәхесеңә хөрмәт кебек әдәбиятның гомумкешелек кыйммәтләре турында уйланулар: «Сугыш», «Сугыш тәэссораты»,»Син — кеше» һ.б. «Яз» шигырендә табигать матурлыгы белән шатлану хисе һәм аның социаль мотивлар белән кушылып китүе. Н. Думави иҗатында романтизмга хас алымнар, сурәтләү алымнары.

ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ. Татар-башкорт шагыйре Ш. Бабичның катлаулы һәм фаҗигале тормышы, күпкырлы эшчәнлеге: фәнни-гыйльми, педагогик-журналистлык, иҗтимагый, сәяси, һ.б. Бик яшьли талантлы шагыйрь буларак танылуы. Аз гына гомер эчендә тарихта тирән эз калдырган фидакарь зат булуы.

Шагыйрьнең матурлыкка гашыйк, сагышлы лирик герое. Әсәрләрдә каршылыклы хис-кичерешле, әмма яшәүгә мәхәббәтен, күтәренке рухын, омтылышын югалтмаган лирик герой. Чынбарлык гаделсезлегенә , «тормыш-зиндан»га күңел байлыгын, татлы уй-хыялларын каршы куюы («Шатлык җыры», «Дөньяга», «Бәхетсез мин» һ.б.).

«Бәхетем» шигырендә шәхси ирек, рухи азатлыкка омтылган, «Кышкы юл» әсәрендә табигать матурлыгы, хозурлыгыннан шатланган, юаныч тапкан, «Язгы җыр»да үткән мәхәббәтенә кире кайтып моңланган, сагышланган лирик геройның гәүдәләнеше, хис-кичерешләр төрлелеге; әсәрләрдә шигъри гүзәллек, эмоциональлек, лиризм, поэтик чаралар, әсәрләрнең бизәлеше.

Ш. Бабичның халык язмышы, милләт киләчәге өчен кайгыруы, үз гомерен халык тормышы белән бәйләп каравы: «Халкым өчен», «Хөррият бүләге», «Ямь күралмам» һ.б. шигырьләре. Аның сатира өлкәсендәге эшчәнлеге: «Чеп-чи надан», «Бәгъзе студентларыбыз» һ.б.

ГАЛИӘСГАР КАМАЛ. Драматургның тормыш юлы һәм иҗат биографиясе. Журналистика өлкәсендәге эшчәнлеге. Татар профессиональ театрын оештыру, җайга салу, үсешенә керткән өлеше. Тәрҗемә һәм беренче пьесаларында мәгърифәтчелек әдәбияты темаларының дәвам итүе: бала тәрбияләү, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте, аңлы-белемле, намуслы-итагатьле булу һ.б. «Бәхетсез егет» драмасы.

Сатирик комедияләрендә үзе яшәгән җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән, искелекләрдән, җитешсезлекләрдән һәм кеше характерындагы кимчелекләрдән көлү. «Беренче театр» комедиясендә конфликт, аның комедиячел характеры. Пьесадагы күпчелек геройларның тип дәрәҗәсенә җиткерелеп эшләнеше. Хәмзә бай, Гафифә, Хәбибрахман образлары; Вәли, Факиһә образлары. Конфликтның чишелүе — Хәмзә байның көлкегә калуы. Әсәрдә көлке тудыручы чаралар. Комедия конфликтының иҗтимагый әһәмияте.

«Бүләк өчен» комедиясенең сюжеты, конфликты. Хәмидә һәм яучы Мәхүп образлары. Алдынгы карашлы Габдуллаҗан һәм тапкыр Әхмәтҗан бай образларына автор мөнәсәбәте. Мәхәббәт һәм шәхес иреге, акча һәм рухи байлыкларның әсәрдә бирелеше. Авторның сюжет-композиция төзүдә, персонажларның телен индивидуальләштерүдә осталыгы.

«Безнең шәһәрнең серләре» комедиясенең сюжеты, композицион төзелеше, аны оештыруда үзәнчелек. Пьесадагы типлар һәм сурәтләнгән вакыйгалар, күренешләрнең җирлеге, һәрберсе мөстәкыйльлеккә ия булган пәрдәләрне бер-берсе белән бәйләп торучы уртак сыйфатлар: наданлык, бозыклык, икейөзлелек, кирелек, һәртөрле яңалыкка дошман булу; Себер баена автор тарафыннан йөкләнгән әдәби вазифа. Шәһәр тормышындагы кимчелекләрдән көлү алымнары, чаралары. Комедиягә замандашларының бәясе. «Банкрот» комедиясе. Сюжеты, композициясе, геройлары. Сираҗетдин, Туктагаев, Гөлҗихан образлары. Ярдәмче персонажлар: им-томчы карчык Нәгыймә, Доктор һ.б. Авторның татар буржуазиясенең әхлаксызлыгын күрсәтүе. Акча, байлыкка омтылышның кешене түбәнлеккә, ялганга, әхлаксызлыкка, җинаятькә этәрүе, рухи яктан җимерүе. Комедиянең сәнгатьчә эшләнеше ягыннан камиллек, бөтенлек: сюжет элементларының уңышлы урнаштырылуы, тел үзенчәлекләре, көлкеле хәлләр, сатирик алымнардан гипербола, гротеск, ирония, сарказм һ.б.

ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ. Тормыш юлы. Пролетариат әдәбиятының бер вәкиле, марксистик тәгълиматны халык арасында таратучы, агитацияләүчы. «Ике фикер», «Яшь гомер» драмаларының яңалыгы: пьесаларының эчтәлегенә марксистик идеологиянең үтеп керүе, кеше бәхетен сыйнфый көрәш белән бәйләү, зыялылар катлавының пролетариат көрәшенә мөнәсәбәте, тема һәм образлар ситемасының үзенчәлеге.

«Яшь гомер» драмасы. Төзелеше, сюжеты, эчтәлеге, күтәрелгән мәсьәләләр, төп геройлар. Пьесаның ике катламлы булуы. Беренчесендә идея-эчтәлек ягыннан традиционлык: мәхәббәт өчпочмагы (Гали-Зөләйха-Мостафа), хатын-кыз азатлыгы; кеше бәхете, мәхәббәт һәм шәхес иреге мәсьәләләре. Бу катламда байлыкның җиңүе. Икенчесендә сыйныфлар көрәшен тасвирлау, аңа Вәли, Гали, Йосыф образларының мөнәсәбәте. Галинең бу көрәштә ике арада торуы, каршылыклы уй-фикерләре, психологик кичерешләре, тоткан юлының дөреслегендә шикләнү, шөбхәләнүләре. Аның менәз сыйфатларыннан кешелеклелек, гуманлык, инсафлылык, кайгыртучанлык һәм ярдәмчеллек. Яңа тормыш каһарманнары: Вәли, Йосыф. Алар ярдәмендә драматургның җсеп килүче эшчеләр сыйныфын гәүдәләндерүе. Бу көчкә хас уңай һәм кимчелекле якларны чагылдыру. Пьесада мәхәббәт хисләренең сыйнфый мәньфәгатьләр белән каршылыкка керүе, соңгысына өстенлек бирелү. Драманың художество эшләнеше.

МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ. Тормышы һәм иҗаты. Аның драматургиясенә кыскача күзәтү. Иң гүзәл, көчле драмаларыннан берсе — «Галиябану» пьесасы. Жанр үзенчәлеге. Драманың сюжеты; Галиябану һәм Хәлил образлары. Алар арасындагы олы мәхәббәтнең чынбарлык, иҗтимагый гаделсезлек белән каршылыкка керүе. Бәдри һәм Исмәгыйль образлары; теләк-ниятләре, максатлары. Чишелештә Исмәгыйль һәм Хәлилнең яңа мөнәз сыйфатлары ачылып китү. Дөреслекнең, байлыкка омтылышның ачылыгы, зур үкенеч алып килүе. Мәхәббәт хисенең илаһилыгы, зурлыгы. Драмада реалистик һәм романтик алымнар, романтик рух. Аның сәнгәтьчә эшләнеше.