Урман безнен байлыгыбыз на татарском языке

«Зәй урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан экологик хәлне яхшырту мәсьәләсендә күп эш башкарыла. Урманнарны яңарту, яшәртү максатында 100 мең төп агач утыртылды. Шәһәрне яшелләндерү буенча планлы эш алып барыла, моның өчен бушлай үсентеләр бирелә. Авыл хуҗалыгы җирләрендә саклау зонасы буларак 50 гектарда 150 мең төп агач һәм куак утыртылды.

Урманчылыкның база питомнигында утырту материаллары әзерләү өстендә ныклы планлы эш алып барыла. 0,61 гектарда ылыслы агачларның орлыклары чәчелде, 17 мең данәдә эре декоратив агачлар зонасы булдырылды. Ул туя, берлин тополе, зәңгәрсу чыршы кебек агачлардан тора. Орлык өчен тополь плантациясе дә булдырылды. Август аенда 60 килограмм каен орлыгы җыелып, питомникка чәчелде.

2010 елгы корылыктан зыян күреп, сынган, корыган агачларны җыю, шул рәвешле урманнарны чистарту эше дә быел актив алып барылды. Корыган 15 гектардан артык каен, 10 гектарга якын ылыслы агачлар киселде. Корыган агачлардан бушаган мәйдан киләсе елга агачлар утырту өчен әзерләнде.

Быел без 132 гектарда яшь урман булдырдык. Моның өчен ябык тамыр системалы үсентеләр файдаланылды. Мондыйларның ныгып, үсеп китүчәнлеге 90 процент тәшкил итә. Җәй дәвамында безнең хезмәткәрләр яшь агачлар утыртылган мәйданны тәрбияләп, туфрагына агротехник чаралар үткәреп тора. Шулай ук зыян килгән агачларны сәламәтләндерү эше дә алып барыла, корыган, саргайган, авыру ботаклар киселә. Региональ билгеләнештәге юл буйларындагы, торак пунктларга якын урман массивларын ауган агач, баскан куаклардан арындыру да зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә быел 50 гектарда эш башкарылды. «Татарстанның чиста урманнары» акциясе дә экологик хәлне яхшыртуда зур роль уйный. Торак пунктларга якын урманнарны чүп-чардан арындыру өчен участоклар бүленеп, оешмаларга беркетелде.

Соңгы өч елда, корылык булуга карамастан, безнең урманнарда янгын чыгу очракларының булганы юк. Без моңа янгын куркынычы көчле булган чорда урман патрульләре оештыру, техника белән теләсә-ничек, теләсә кайчан урманнарга кереп йөрмәү өчен сөреп буразналар ясау, шлагбаумнар кую нәтиҗәсендә ирештек. Урман буйлары матур булып, үзенә тагын да җәлеп итеп торсын өчен 5 җирдә ял урыны ясалды, 10 беседка яңартылды.

Шулай ук ел дәвамында белгечләр тарафыннан ылыслы һәм яфраклы агачларны ашаучы бөҗәкләр үрчүен күзәтү буенча мониторинг алып барыла. Бу безгә корткычларга каршы көрәшне тиешле вакытында башкарырга ярдәм итә.

Кеше табигатьтән аерылгысыз яши. Табигатькә карата сак булырга кирәклекне кешегә сабый чактан сеңдерү зарур. Ә мәктәптә ул экологик тәрбия сәгатьләре булып дәвам итә. Бу юнәлештә 5нче мәктәп аеруча актив эшли. Мәктәп каршында 1965 елда оештырылган урманчылык бар. База предприятиесе буларак урман хуҗалыгы үсеп килүче яшь буынны әлеге юнәлештә тәрбияләүдә зур җаваплылык тоя. Мәктәп укучылары һәм белгечләр белән берлектә дәресләр үткәрелә, участокта эшләү нигезләре төшендерелә. Укучылар ел саен урманнарга җимлекләр, кош оялары ясап элә, җимлекләргә ризык салып тора. Бу, беренчедән, кошларны кайгырту булса, икенчедән, урманнарны бөҗәкләрдән арындыруга өлеш кертү дә. Мәктәп урманчылыгы 318 гектар мәйдан били. 5-11 сыйныфларда укучы 20 бала теләп урман мәнфәгатьләрен кайгырта. Алар урманнарда үсемлекләр һәм тереклек үсеше закончалыкларын өйрәнә, тере организмнарның тирә-як шартларга ничек җайлашуын билгели, ел фасыллары белән бәйле үзгәрешләрне, җиләк-җимеш өлгерүен, кошлар кайтуын, кыргый хайваннар, киекләр, бөҗәкләрнең язгы уянуын күзәтә. Кыскасы, хуҗалык белгечләре менә шул юл белән үзенә алмаш та әзерли.

9 стр., 4108 слов

Инша коз турында башкортса – Алтын көз. Инша. | Социальная сеть ...

... генә көзге яфраклары кызыл. Калган агачларның яфраклары саргая, ләкин бар да ... нужно выбрать одну и написать сочинение. Подробнее Six acts torrent espaol ... юрган түшәлгән. Тиздән агачлар ялангач кала. Көз башында ук к ... җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очырып алып китә. Сары, кызыл, к ... 2014 ел nsportal.ru Хикэя коз турында. >>> Хикэя коз турында Казакша Сканворд. & ...

Эдуард Гущин, «Зәй урман хуҗалыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе, урманчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа

СОЧИНЕНИЕ НА ТЕМУ «ЗОЛОТАЯ ОСЕНЬ»

Туган ягыма алтын көз килде.

Әле кичә генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулып бешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Минемчә, көзне сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен дә алтын көз дип атыйлар. Көз җиткәч, көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. Укучылар белем алырга дип мәктәпләргә юл тоталар.

Табигать үзенчә матурая башлый. Тирә-яктагы яшеллек, күзгә күренеп, төсен сарыга үзгәртә. Бакчаларга күз салсаң, кып-кызыл, алсу, сары алмаларны, кызарып пешкән миләш, баланнарны күреп хәйран каласың. Иген кырларына карасаң, әйтерсең аларны алтын төсенә буяп куйганнар, сап-сары булып, кояшта күзләрне камаштырып утыралар. Нинди матурлык һәм байлык!

Көз җиткәч, күк йөзе дә үзгәрә. Әле генә кояш балкыган булса, күп тә үтми болытлар барлыкка килә, яңгыр ява башлый. Яңгырсыз көннәрдә көндезләрен бик салкын булмаган һава торышы күзәтелә, ә кичләрен суыта. Иртән тышка чыксаң, җирдәге үләннәргә матур итеп чык төшкән була. Ә әбиләр чуагы дип аталган көннәрдә бигрәк тә җылы һава торышы саклана. Минем өчен бу көннәр ямьле җәй айлары белән саубуллашу көннәре.

Көзге урман үзенең чиста, саф һавасы белән үзенә тартып тора. Урманга килеп керсәң, матурлык та, моңсулык та тоясың. Монда инде җәй көне кебек матур итеп кошлар сайрамый, төрле төстәге күбәләкләр очып уйнамый. Үзләренең хуш исләре белән башны әйләндергән аллы-гөлле урман чәчәкләре соңгы таҗларын коеп утыралар. Агачларга күз салсаң, сары, яшел, кызыл, алтынсу төсләрне күрәсең. Каен агачлары үзләренә бер төрле матур. Ап-ак каеннар сап-сары шәл ябынганнар. Ара-тирә матур, куе яшел төсләре белән җәйне хәтерләтеп, озын нарат агачлары күренә. Урманда да көзге уңыш бик күп була. Гөмбә, чикләвек, балан, алма, миләшләрне кышка җитәрлек итеп җыярга була.

2 стр., 551 слов

Слайд-презентация для -сочинения по картине презентация по русскому ...

... образы. 3. Живописец обращает особое внимание на детали, за счет чего картина наполнена добротой, светом и теплом. Меню Слайд 23 Пишем сочинение! 1. В. Волегов – современный художник 2. ... его картин «Красавица с яблоком». Меню Слайд 20 Как можно начать сочинение? 2. Перед нами картина выдающегося художника Владимира Волегова «Красавица с яблоком». Автор картины обращает особое внимание на детали ...

Көз көне җәйге яллар тәмамланса да, мин көзне яратам. Чөнки көз җиткәч, без җәй буена күрмәгән сыйныфташлар белән очрашабыз. Озак күрешми торгач, инде сагынырга да өлгергән дуслар белән төрле хәлләр турында сөйләшәбез, серләшәбез.

Шулай ук мин көз көне һавада кыр казларының, торналарның җылы якка очып киткәннәрен күзәтергә яратам. Шундый матур, тигез итеп тезелеп очалар алар, әйтерсең, бер-берсенә җеп белән бәйләп куйганнар.

Табигаттә бар да бик тиз үзгәрүчән шул. Күп тә үтмәс, бераз вакыт үткәч, агачлардан яфраклар коелып бетәр, иген басулары буш булып калыр, бертуктаусыз яңгырлар ява башлар. Кояш сирәк кенә безгә якты нурлларын бүләк итәр. Беренче кар да явып үтәр. Елга-күлләр ялтырап торган, матур боз белән капланыр. Җир үзенең ап-ак, йомшак юрганын ябынып, татлы йокыга китәр.

Максат: Табигат ьне ң бер тере почмагы буларак урманның тереклек иялә-ре: агач, куак һәм төрле үләннәр, җәнлек һәм кошлар турындагы белемнә-рен киңәйтү; укучыларда урманның кешегә китергән файдасы турында кү-заллау булдыру һәм табигат ьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту.

Җиһазлау:

(слайд 1)

Шаулый аңда һәрбер агач,

Көчле җилләр искәндә,

Үләнендә пешә җиләк

Кояш нуры төшкәндә.

Ямьле язлар килү белән

Чүт- чүт сайрыйлар кошлар,

Тиен, керпе, куян, бүре

Йөриләр бер сукмактан.

Монда һәрчак саф һава,

Чәчәкләр керфек кага,

Булса чишмә- суы чиста,

Тын гына челтерәп ага.

(слайд 2)

Кышын тун бирә. (Урман).

Без бүген сезнең белән урманга кунакка барырбыз. Күзләрне йомып әкрен генә урманга керәбез. (музыка).

Ә хәзер мин сезгә бер хикәя укып китәм.

Бер рәссам урман ясарга булган.

(слайд 4)

Рәссам каеннар, чыршылар,наратлар, усаклар, имәннәр һәм юкәләр ясаган. Алар шулкадәр чынбарлыктагы кебек булганнар, менә- менә ботаклары сел-кенеп куяр кебек тоелган. Ә почмакка, тиешенчә, урманчы картны ясап куй-ган. Рәсемне элеп куйган, ә берникадәр вакыттан корыган кәүсәләр күргән.

Чәчәкләрсез, үләннәрсез урман булмый!

Рәссам үләннәр дә чәчәкләр дә ясаган. Ләкин урман барыбер корыган.

Һәм тагын урманчының тавышы ишетелгән:

  • Ә бөҗәкләрне ясадыңмы?

Рәссам бөҗәкләрне дә ясаган, ләкин алар барлык агачларны сарып алган-нар.

Кошлар кирәк. Тагын куаклар һәм җиләкләр – дигән урманчы карт.

Барын да ясаган рәссам, ләкин барыбер урман сула, кора башлаган.

Гөберле бака белән кәлтәне яса!

Юк, ясамыйм, дигән рәссам. Алар бик озак бәхәсләшкәннәр, ниһаять рәссам килешкән һәм тагын күп төрле җәнлекләр ясаган. Караңгы төшкән, рәссам ут яндырырга теләгән, ләкин кинәт ботакларның шатырдавы һәм кемнеңдер пошкырып куюы ишетелде.

  • Менә бу урман! Дигән карт һәм юкка чыккан. Ә бәлки югалмагандыр да, берәр куак яки агач артына гына яшеренгәдер. Анда бит меңнәрчә терек-лек ияләре яшеренә. Болар барысы да урман дип атала инде.

Урман кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга агач бирә, анда бик күп дару үләннәре үсә. Урман бүләк итә торган байлыклар санап бетергессез. Ул кешегә 20 мең артык төрдәге продукция җитештерү өчен чимал бирә.

4 стр., 1684 слов

Материалов описание презентации по отдельным слайдам

... Намуна Баҳолашаспектлари Бали Энг юқори бошлан- ғичбалл Эссе Мазмуни 10 18 Саводхонлиги 8 Описание слайда: Адабий мавзуга ёзилган эссенинг мазмунини баҳолаш ўлчамлари Баҳолаш ... мақсадини бошқалар фикри билан солиштириш; эссенинг турига, жанрига ва мавзусига мос гаплар тузишни амалга ошириш;матнни адабий тилга асосланган ҳолда ёзиш. Описание слайда: Ўқув тилида имти ...

Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле,саф һавасы, яфраклары әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы- болар барысыда кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә.

Әйдәгез әле урманның ел әйләнәсендәге матур күренешләре, үзгәрешләре.

(слайд 5-6)

(слайд 9-11).

(слайд 12-13)

слайд 14,15)

Урманга килү белән безне нәрсә каршы ала?

(слайд 16)

Хәзер укучылар без танышып китүче агачларны ачыклыйк.

1. Нинди агач җилсез шаулый?

Бу агач Татарстанда киң таралган. Аның үсентесе янгын булып үткән җирдә иң беренчеләрдән булып шытып чыга, шуңа да аны «урман пионеры» дип йөртәләр. Ул үсәргә һәм тамыр җибәрергә шартлар булган һәр җирдә беренче булып баш калкыта. Орлыгы янгыннан соң калган урынга, я булма-са, көпшәкләндерелгән туфракка яисә ерым-ерынтының ишелеп баручы текә кашлагына очып төшүгә, күп тә үтми шытып чыга һәм, еллар узгач, аксыл кәүсәле, лепер-лепер «сөйләшергә яратучы» агач булып җитлегә. Бу агач гөмбәгә һәм төрле корткычларга бирешми. Ул — өрлек, түшәм, идән, кое бу-расы өчен менә дигән агач материалы.

2.Нинди агач энәләрен кыш көне коя? (Карагай, слайд 18).

Бу — илебездә иң киң таралган ылыслы агачларның берсе. Онега күле тирәсеннән башлап Охот диңгезенә кадәр сузылган 250 млн га мәйданлы тайга урманын тәшкил итә ул. Төп өстенлеге — аның озын гомерле булуы. Бу төр агачлар уртача 400 — 500 ел, ә кайберләре 700 — 900 елга кадәр яши. Киселгәннәре дә яхшы саклана. Бу агачтан эшләнгән телеграф баганалары һәм шпаллар дистәләрчә елга чыдый. Балык Бистәсе районында 1906 елда ук утыртылган 27 га мәйданда әлеге агачтан торган табигать истәлеге бар. Лени-ногорск төбәгендәге бер авыл әлеге агач исемен йөртә.

Әлеге агачның тагын бер үзенчәлеге шунда: ылыслары кадамый, алар йом-шак, ефәксыман. Бу төр агачның борынгы бабалары мәңге яшел ылыслы агач булган, һәм алар Себернең кырыс табигать шартларында табигый сайла-ныш процессында яфрак коелу мөмкинлеге туу аркасында исән кала алган-нардыр, дип уйланыла.

3. Чөйдә кызыл читлек. (Миләш, слайд 19).

Бу агачның җимешләре чиянеке кебек үк тәмле түгел, әмма бик файдалы. Аңарда витаминнар лимондагыга караганда күбрәк, тормыш өчен кирәкле башка матдәләр дә бар. Шуның өстенә, алар коелмый, кипми һәм череми. Хәтта кышкы суыклар да аның өчен куркыныч түгел. Киресенчә, суыкта тор-ганнан соң җимешләре тәмлерәк кенә була.

Әлеге агачның сыгылмалы ботакларыннан һәм нәзек кәүсәләреннән үреп ясалган менә дигән йорт җиһазлары эшләнә. Кайрысы составында күн җи-тештерүдә кулланыла торган дуплау матдәләре бар.

4. Су буенда елаучы агач. (Тал агачы, слайд 20).

Бервакыт күн остасы, табиб һәм умартачы урманга юл тоткан. Табибны дарулар ясауда кулланып була торган агач кайрылары кызыксындырган. Ә күнче күн эшкәртү өчен кирәкле дуплау матдәләрен алырга яраклы агач кай-рысын очратмаммы дип уйлаган. Умартачы исә урманга баллы үсемлек әле чәчәк атмадымы икән, дип карарга килгән. Һәркайсы үз кирәге белән кызык-сынган кебек. Әмма алар, эзләнә торгач, ахырда бер үк агач әрәмәлегендә ка-бат очрашкан. Чөнки әлеге агачтан дару да ясыйлар, дуплау матдәсе дә ала-лар, һәм ул бик шәп баллы үсемлек тә санала. Татарстанда бу агачның 15 тө-ре үсә.

5 стр., 2298 слов

Узбекистан- Родина моя Презентация русского языка в 4 классе ...

... она на него не сердится, только сострадает. Подробнее… Сочинение на тему моя родина узбекистан Р одина! Это слово содержит множество смыслов. Родина – это край, в котором мы рождены, выростаем ... его Отчизной. Возможно, поэтому самыми проникновенными строками в поэзии являются стихи о Родине. Наша Родина – Узбекистан, если взглянуть на карту мира, то она расположена в самом центре ...

5. Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә Чәчәк ата бер төстә. (Чыршы, нарат, слайд 21).

Бу агач биек, төз кәүсәле булып үсә, шуңа да аның тамырлары вертикаль рәвештә бик тирәнгә китәргә тиеш кебек. Бу — нәкъ шулай, тик агач 10 — 15 яшькә җиткәнче генә. Аннары вертикаль тамыр корый, бары ян тамырлары гына кала.

Бу агач акрын үсә: ун ел эчендә аның буе нибары 1,5 м га җитәргә мөмкин. Мәңге яшел агач, әмма чәнечкеле ылыслары агачында 5 — 7 ел гына тора, аннары коела.

Республикабызның Алабуга һәм Биектау, Сарман районнарында бу агач исемнәрен йөрткән авыллар бар.

6. Юл өстендә җиз бүкән. (Имән, слайд 22).

Әлеге агач борынгы риваять һәм әкиятләрдә тасвирланган. Борынгы сла-вяннар аны күк күкрәү һәм яшен алласы Перунуга багышланган сихер агачы дип санаган. Әлеге алланың статуяларын да аңардан уеп ясаганнар һәм агач-ның үзен дә Перуну агачы дип йөрткәннәр.

Кәүсәсе бик юан, ботаклары, таза мускуллы куллар сыман, борылмалы һәм юан; яфраклары нык уемтыклы.

Агачы — төзү эшләрендә, җиһаз ясауда, ә яшь агач кайрылары — эч кит-кәндә, яфрагы помидор яки кыяр тозлаганда кулланыла. Чикләвеге — терлек азыгы. Бу агач гайрәтлелек, ныклык, көч-куәт билгесе булып санала.

Роберт Гукның үсемлекләрнең күзәнәкчел төзелешен ачыклауга багыш-ланган ачышы да әлеге агач кайрысы белән бәйле.

Үзагачы аеруча нык, бүрәнәсе суда череми, ә бәлки, кара төскә кереп, та-гын да катылана гына, ягъни чыныга.

Борынгы греклар аны Җир йөзендә иң беренче пәйда булган агач дип са-наган.

7. Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә Иң тәмле балны җыеп Алып китәләр сезгә. (Юкә, слайд 23,).

Яфраклы урманнарда каралҗым кәүсәле, искитмәле бер агач очрый. Июнь ахыры — июль башларында аның хуш исле чәчәге исе бал кортларын ерактан ук үзенә җәлеп итә. Чәчәк атканда ул матурлыгы белән алмагачтан калышмый. Бер төп агачы 1 га карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Шә-һәрләрне яшелләндерүдә дә аңа тиңләшердәй агач юк. Яфраклы ботаклары кыш көне терлек азыгы буларак файдаланыла.

Чәчәкләреннән әзерләнгән төнәтмә — салкын тиюне тир чыгарып дәва-лый торган бик борынгы дәвалау чарасы. Чәчәкләре азык һәм кондитер сәнә-гатендә кулланыла. Орлыгында 12 процент тирәсе миндаль мае сыман май бар. Йомшак үзагачыннан кашык, уенчык, аяк киеме тегү өчен калып һ.б.ш. эшләнмәләр ясала.

8. Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе түгелә. (Шомырт, слайд 24).

Әлеге агачның җимешләреннән кесәл һәм төнәтмә аракысы (наливка) яса-ла. Кайрысы белән тукымаларны яшел яки коңгырт төскә маналар. Чәчәклә-ренең һәм яфракларының көчле, исерткеч хуш исе һаваны микроблардан чис-тарта. Бу агач бүлеп чыгарган фитонцидларда цианид кислотасы бар. Әлеге фитонцидлар тәэсирендә амеба һәм инфузорияләр 5 минут эчендә һәлак була.

Мондый «зәһәр» агач, беренче карашка, башкалар кайгыртучанлыгына мохтаҗ да түгел, үз-үзен яклый аладыр сыман. Әмма ул яклауга бик тә мох-таҗ. Матурлыгы, язын шау чәчәккә күмелүе харап итә дә инде. Чәчәге дип кемнәр генә ботарламый аны.

Яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп утырган агачлар табигатьнең гүзәл бер могҗизасы. “Алар тәсбих әйтеп кешеләргә гел бәхет, тәүфыйк теләп то-ралар”- диләр олылар. Кешенең бөтен тормышы табигатьтә уза бит. Чөнки кеше никадәр генә көчле булып күренмәсен ул табигать баласы. Агачларда кеше язмышы дип юкка гына әйтмиләр.

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

... Лаврентий елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәс ... нигезендә мөселман елы исәбен алып баруда башлангыч нокта булып тора. Мөселманнарның ай елы христианнарның кояш елына караганда 11 ... өчен ислам динен бөтен халыкның кабул итүе кирәк була. Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына мөрәҗәгать ...

Агачлар төзү материалы булып кына түгел, безгә яшәү егәрлеге чыганагы буларак та хезмәт итә. Кайбер агачларда бик күп егәлек тупланган була. Агачларның егәрлек куатен 1,5 м ераклыктанагачка таба учыңны куеп тикше-реп карарга була. Бу вакытта агачтан килгән егәрлектән уч төбендә җылы-лык, чәнчү һәм басым тоелыр. Димәк, аның энергиясе бар.

(слайд 25)

Җәй көне дару үләннәре һәм кышлыкка мунча себеркесе җыябыз. Әмма күпләрнең моңа осталыгы да, әдәбе-әхлагы да җитми. Чөнки кайберәүләр мунча себеркесен урмандагы яшь каеннарны балта-пычкы белән кисеп ауда-рып, ботарлап, тунап әзерли. Югыйсә, агачның астагы ботакларын урак белән урап та, әйбәт кенә себерке җыеп була. Кемнәр ботарлый, туный диген?! Үз гомерендә бер агач утыртып карамаганнар кисә, ботарлый бит аны.

Дәвалау көченә ия булган табигатьне нигә шулай рәнҗетәбез, мәсхәрәли-без? Урман – безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә ул байлыкны кадерләп саклар-га кирәк. Ә урманны ничек сакларга соң? ( Балаларның җавабы)

* Кошларны, җәнлекләрне рәнҗетмәгез, кырмыска ояларын туздырмагыз.

* Агачларның ботакларын сындырмагыз, каерыларын җәрәхәтләмәгез.

*Чәчәкләрне кирәксезгә өзмәгез.

* Чүп – чарлар калдырмагыз.

* Урманда ут белән сак булыгыз

* Урамнарга, өй һәм мәктәп тирәләренә агачлар утыртыгыз.

(слайд 28)

Янгын – урман өчен иң куркыныч бәла. Ел саен меңнәрчә гектар урман мәйданнары янып юкка чыга. Урманда булган 100 янгынның 92 се кешеләр-нең ут белән сак эш итмәвеннән килеп чыга. Янгын булган урыннарда озак еллар үлән үсми.

(слайд 29)

4нче октябрь – Бөтендөнья җәнлек-җанварларны саклау көне.

Укытучы. Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир- анага мәрхәмәтле, шәф-катьле балалар булып калырсыз дип ышанам. Ә сезнең табигатькә, Җир – анага нинди сүзләрегез бар?

(слайд 30)