Турында сочинение батырлык

Демонстрационный вариант 2017 г. — задание 11.2

1)Степан Игнатьевич безнең дөнья хәлләре, илебездәге яңалыклар белән ни дәрәҗәдә таныш булуыбыз, бу өлкәдә ничегрәк фикерләвебез белән кызыксынып тора иде. 2) Үзе ул бик күп белә, безгә төрле кызыклы нәрсәләр, халыкара хәлләр, дөнья яңалыклары сөйли. 3) Без нинди әдәби китаплар укыйбыз, нинди газета-журналлар белән танышып барабыз, шул хакта да белешеп-сорашык торырга онытмый иде.

4) Ул безгә Бөек Ватан сугышы батырлары турына сөйләргә ярата иде. 5) Шулай без Брест крепостен саклаганда искиткеч батырлыклар күрсәткән якташабыз майор Петр Гаврилов турында белдек. 6) Степан Игнатьевич безгә Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Олег Кошевойлар хакында күп сөйләде. 7) Һәрберсенең гомере үзенә бер соклангыч һәм тетрәндергеч тарих иде аларның… 8) Ә җәлилчеләр! 9) Безне барыннан да ныграк дулкындырганы Муса Җәлилнең «Маобит дәфтәрләре» булгандыр.

10) Бу әңгәмәләр безнең күңелләребезне торган саен ныграк яулый барды. 11) Гаҗәеп җылы, кызыклы очрашуларга, әдәби кичәләргә әверелеп китте. 12) Алар безнең өчен чын тарих, әдәбият дәресләре булдылар. 13) Степан Игнатьевич безнең өчен кызыклы әңгәмәче, түзем, игътибарлы укытучы, тәрбияче иде.

(Резеда Вәлиева)

Резеда Вәлиева

11.2. Батырлыкта матурлык .

«Батырлык»

Сочинениеның күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениены пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның чтәлеген аңлатмаларсыз өчен ноль балл куела.

Решение:

  1. Текстны игътибар белән укыгыз.
  2. Сорау-биремнең мәгънәсе турында уйлагыз һәм тексттан әйтелгән фикерне ачыкларга ярдәм итә торган сүзләрне табыгыз.
  3. Куелган сорауга җавап бирергә ярдәм итә торган мәгънәви кисәкләрне табыгыз.
  4. Сорауның эчтәлеге буенча үзегезнең тезисыгызны формалаштырыгыз (1-2 җөмлә)
  5. Тексттан фикерегезнең дөреслеген раслый торган 2дәлил китерегез. Мисалларны өземтә (цитата) рәвешендә бирегез яки җөмләнең тәртип номерын күрсәтегез.
  6. Дәлилләрнең тезиска туры килү-килмәвен тикшерегез.
  7. Нәтиҗәдә күчегез (бер җөмлә дә җитә)
  8. Композицияне тикшерегез: сочинение текстының тезисы, дәлил һәм нәтиҗә өлешләренең булуы, абзацларга бүленү, өлешләр арасында бәйләнеш булу һ. б.
  9. Фикерегезнең автор позициясе белән туры килү-килмәвен ачыклагыз.
  10. Сочинениегезне берничә тапкыр укыгыз. Язмагызның грамоталылыгына (сөйләмһәм грамматик нормаларның үтәләше, орфография һәм пунктуация) игътибар итегез.

  1. Беренче теманы билгеләгез. (Бу өзек нәрсә турында?)
  2. Текстның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган ачкыч сүзләрне билгеләгез.
  3. Ачкыч сүзләргә нигезләнеп, текстның төп мәгънәсен формалаштырыгыз. ( Ни өчен?) Аннан соң үз фикерегезне белдерегез.
  4. Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз. Башлам вариантлары:

    1. Минем алдымда Р.Вәлиева язган текст. Автор нәрсә турында яза соң? Әлбәттә, бу текстта …( теманы язабыз) турында язылган.

    7 стр., 3480 слов

    Сэламэтлек турында

    ... а шул көнне. Их, нинди кызыклы нәрсәләр сөйли иде ул урмандагы кошлар һәм җәнлекләр турында! Ә менә хәзер бабасы да, ... Алмазның башыннан сыйпап һәм кулындагы ап-ак сөлге белән елкылдап торган самавырның өстен сөртеп алды. Алмаз йөгереп бакчага чыгып китте. ... аптырап. – Куркышып, – диде аңа бабасы. – Менә Алмаз килә, хәзер безнең барыбызны да йолкып бетерә инде бу малай, дип калтырыйлар. Ә менә ел саен ...

    2. Автор, текстның «…» фразалары (язарга кирәк) белән тәмамлап, безне … турында һәм аны ни өчен … (текстның темасын, идеясын билгеләргә, ягъни текстның язылу максатын һәм автор әйтергә теләгән фикерне ачыкларга) уйланырга мәҗбүр итә.

    3. «Бирелгән фраза». Безгә анализларга бирелгән текст менә шулай тәмамлана…

  5. Фикерегезне (тезисны) раслый торган җөмләләрне тексттан табыгыз да аларны үз сүзегез белән языгыз. Җөмләләрнең номерларын курсәтегез.

    Игътибар! Җөмләнең номерын күрсәтү яки күчереп язу, вакыйга аңлатылганда һәм тексттан алынган берәр мисал булганда гына, дәлил дип санала.

  6. Сочинениегез ахырында автор тәкъдим иткән темага карата үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерегез.

    Сочинение түбәндәгечә тәмамларга мөмкин:

    1. Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: …

    2. Без … исбатлардык дип уйлыйм.

  7. Сочинениегезнең төзелешен (тезис, дәлилләр, нәтиҗәләр) тагын бер тикшереп чыгыгыз.
  8. Сочинениегезнең эзлекле, аңлаешлы булуына игътибар итегез, тикшереп чыгыгыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Ответ:

Үрнәк:

Батыр кеше матур була ул. Мин бу очракта кешенең тышкы кыяфәтенең матурлыгын гына түгел, ә эчке дөньясын күздә тотам. Үзен кызганмыйча башкаларга ярдәм итәргә омтылган, кыю, тәвәккәл кеше батыр була. Кешеләргә чыннан да үрнәк булырлык батырлар бик күп бит бу якты дөньяда.

Бу теманы ачыклау өчен, тексттан мисал китерәсем килә. 4 нче җөмләдә Бөек Ватан сугышы батырлары турында сүз бара. Белгәнебезчә, сугышта катнашкан бөтен кеше дә ил, халык өчен көрәшә. Алар бер дә куркып артка чигенмәгәннәр. Алар батырлык күрсәтеп алган тыныч тормышта без хәзер рәхәт яшибез.

Икенче дәлилне тормыштан китерәсем килә. Телевизорларда гел яшь балаларның башкаларны коткаруы турында ишетеп торабыз. Аларга чыннан да баш иясем килә, чөнки күп очракта батыр йөрәкләр башкалар өчен якты дөнья белән хушлаша бит.

Шулай итеп, без батырлыкның кеше бизи торган бер сыйфат икәнлеген аңладык. Әгәр дә кеше намус кушканча эшләсә, беркайчан да югалып калмас.

Демонстрационный вариант 2016 г. – задание №11.2

Керпе

1) Урмандагы алан буйлап керпе бара. 2) Кая карама кыштырдавык яфраклар. 3) Алар яңгыр шикелле ашыкмый гына агач ябалдаәларыннан явалар да явалар. 4) Аяк асты, бөтен тирә-як сары, кызгылт яфраклар белән түшәлгән.

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

... елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәс ... ньяк-көнбатыштагы протоболгарлар каберлекләрендә һәм авыл урыннарында очрый торган керамикадан бик нык аерылалар. Алар башка этник дөнья— угызлар, ... Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә мөмкин. Ул кеше — Багдад хәлиф ...

5) Калын итеп түшәлгән яфрак келәм өстеннән баруы уызык та, рәхәт тә. 6) Көзнең шушундый җылы, вак яңгыр сибәләп торган вакытын ярата Керпе. 7) Җылы яктан килгән кошлар кире китеп баралар, алар кыштан кыштан качалар. 8) Ак каен башында тукран тукылдый, нидер сөйләнеп саескан очып үтте, яфракларгы сак кына кыштырдатып тычкан йөгерә: урман үз тормышы белән яши.

9) Керпе кышка әзерләнә. 10) Эше күп, өлгер генә! 11) Хәзер дә аркасында зур гына гөмбә салып, оясына алып кайтып бара. 12)Коры яфракларны җыеп оясына ташырга, аны салкын үтеп кермәслек итеп җылытырга кирәк. 13) Шулчак Керпе күптәнге танышы Чыркый — чыпчыкның чыркылдавын ишетеп алды.

  • 14) Кая ашыгасың, Керпе, бераз ял итеп ал, күптән күзгә күренгәнең юк.

-15) Чыркый, ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне: төннәрен тычкан аулыйм, көндез черем итеп алам да оя ясыйм, шулай эш, мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән. 16) Үзең ничек үткәрдең җәйне?

  • 17) Мин бит хәзер шәһәрдә яшим. 18) Шәһәрдә бөтен нәрсә дә бар! — диде Чыркый.

— 19) Безнең чыпчык халкына ризык та мул. 20) Адым саен зур-зур савытлар, андагы азыкныд исәбе юк. 21) Шул саытлар тирәсендә кешеләр дә нидер актарып эзли, этләр-песиләр җыела, чәүкә-саесканнар да очып килә. 22) Интекмә, әйдә син дә күчеп кил шәһәргә.

  • 23) Гөмбәне үзем белән алыйммы?
  • 24) Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? 25) Шәһәрдә кая карама гөмбә! 26) Тибеп кенә китәләр.

Факил Сафин

язучы, шагыйрь

11.2

Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Бу темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

50 сүздән

Сочинениены чиста һәм танырлык итеп языгыз.

язылмаган

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен 0 балл куела.

Решение:

  1. Текстны игътибар белән укыгыз.
  2. Сорау-биремнең мәгънәсе турында уйлагыз һәм тексттан әйтелгән фикерне ачыкларга ярдәм итә торган сүзләрне табыгыз.
  3. Куелган сорауга җавап бирергә ярдәм итә торган мәгънәви кисәкләрне табыгыз.
  4. Сорауның эчтәлеге буенча үзегезнең тезисыгызны формалаштырыгыз (1-2 җөмлә)
  5. Тексттан фикерегезнең дөреслеген раслый торган 2дәлил китерегез. Мисалларны өземтә (цитата) рәвешендә бирегез яки җөмләнең тәртип номерын күрсәтегез.
  6. Дәлилләрнең тезиска туры килү-килмәвен тикшерегез.
  7. Нәтиҗәдә күчегез (бер җөмлә дә җитә)
  8. Композицияне тикшерегез: сочинение текстының тезисы, дәлил һәм нәтиҗә өлешләренең булуы, абзацларга бүленү, өлешләр арасында бәйләнеш булу һ. б.
  9. Фикерегезнең автор позициясе белән туры килү-килмәвен ачыклагыз.
  10. Сочинениегезне берничә тапкыр укыгыз. Язмагызның грамоталылыгына (сөйләмһәм грамматик нормаларның үтәләше, орфография һәм пунктуация) игътибар итегез.

  1. Беренче теманы билгеләгез. (Бу өзек нәрсә турында?)
  2. Текстның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган ачкыч сүзләрне билгеләгез.
  3. Ачкыч сүзләргә нигезләнеп, текстның төп мәгънәсен формалаштырыгыз. ( Ни өчен?) Аннан соң үз фикерегезне белдерегез.
  4. Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз. Башлам вариантлары:

    1. Минем алдымда Ф.Сафин язган текст. Автор нәрсә турында яза соң? Әлбәттә, бу текстта …( теманы язабыз) турында язылган.

    9 стр., 4108 слов

    Инша коз турында башкортса – Алтын көз. Инша. | Социальная сеть ...

    ... Батдалов Илнур эше 2014 ел nsportal.ru Хикэя коз турында. >>> Хикэя коз турында Казакша Сканворд. >>> Казакша Сканворд Казакша ... среди которых нужно выбрать одну и написать сочинение. Подробнее Six acts torrent espaol Six acts torrent ... әйтерсең лә төрле төсләрдән торган палас җәелгән. Мин көз көне шушы ... әп, бер җепкә тезелгәндәй тигез итеп очалар. Мин аларга һәрвакыт“Хәерле, юл!” ...