Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш? материал

Эссе

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш?

Күренекле татар язучысы, әдип Габдрахман Әпсәләмов: “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар,” – дип язып калдырган. Чынлапта, аның кулында безнең илнең киләчәге, кечкенә сабый балага укытучы яңа тормыш ачучы бит.Гомуми әйткәндә универсаль кеше ул, чөнки кирәк булса ул белем бирүче генә түгел, рәссам дә, психолог та, хәтта язучы да.

Хәзерге заман укытучылары укучыларга белемнәр белән тәрбия бирергә тиеш.. Монда инде парадокс туа. Укучылар мәктәп бусагасында яңа закон буенча эш эшләргә тиеш түгел. “Бу дөрес хәл ме?”-дигән сорау туа. Балалар эшкә өйрәнмичә, тәрбия аламы?

Бу сорау татар теле укытучысын бирелде ул: “Эштән-тәрбия башлана,”- дип җавап кайтарды. Чынлапта, мәктәп эчендә уку процессы гына каралырга тиеш түгелдер, анда көндәлек белемнәргә дә игътибар булырга тиештер.

Хәзерге заман укытучы алдынга гомүмән күп тәләпләр тора, ә татар теле укытучысы алдында ул тәләпләрнең саны арта, чөнки ул үз фәненең белгече генә түгел, милләтнең дәвам итүчесе. Балаларга ул үз халкының тарихи этнографиясын өйрәтүче булырга тиеш.

Заман укытучысына килгәндә иң алдан ул үзе бәхетле кеше булырга тиеш. Бәхетле кеше генә, киләчәккә зур йогынты ясый ала, бала йөрәгендә кабатланмый торган хисләр уята ала. Заман гына түгел мәктәптә яңа үзгәрешләр кичерә. Укытучы кеше яшь үсмерләр алдында үзен иркен тота алырга тиеш, шул вакытта гына ул яхшы нәтиҗәгә килә ала.

Укытучы кеше лидер, стратег, новатор, профессионал була . Ул үзенең алда булган үзгәрешләрен күреп, предмет белән бәйле мәгълүмәтләрне үзләштерегә тиеш. Хәзерге тормыш бик тизлек белән үзгәрә бара , ә укыту программалары һәм шартлары күп очрактаүзгәрешендә артта кала. Шуңа күрә укытучы үз белемен күтәрерлек,өстәмә белем алган шәхесләр тәрбияләргә тиеш, ә моның өченул үзенең белемен үзләштереп торырга тиеш. Укыту процессында төрле кыенлыклар туа, ләкин бар каршылыклар, үзгәрешләр иң беренче чиратта укытучыдан тора. Доцент, к.п.н И.Р. Идрисов «Современный руководитель в контексте глобальных изменений» чыгышында Татарстан республикасының мәктәбләрендә үткәргән опрос буенча мәгълүмәтләр китерә : 22% укытучылар үз эше белән кәнәгать түгел, 22% укытучы эшенә теләп йөрми , 80% укытучы үз алдында куелган бурычларны аңлыйлар һәм үтиләр, ләкин калган 20% эшкә йөрүнең нәтиҗәләрен һәм бурычларын күрмиләр. “Димәк, аларның дәрес үткәрүнең файдасы юк”-дип игълан итә И.Р. Идрисов.

3 стр., 1490 слов

Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

... әкать сәгать уннарга кадәр барды. Повесткада сәгать сигездә Ташлытауда булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды. Халык Ташлытауга чыгып китә торган ... сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды. Бәхил ... юлдан исән-сау кайтырга тиешләр иде. Боларның берсе дә үләргә тиеш түгел, үләргә хаклары юк иде... Әнә шуңа ирешү өчен ...

Укытучы кеше гадел, укучыга дус булырга тиеш, ләкин 20% укучы аларны гадел түгел дип мәгълүм итәләр һәм күп очракта алардан “Укытучы кеше – укучы балаларга гыйлем бирүче һәм тәрбияләүче зат буларак, барлык кешеләргә караганда да гадел булырга тиеш. Чөнки ул, каршысына тезелеп утырган һәм нәрсә – дөрес, нәрсә – ялган икәнлеген аера белмәгән балаларга дөреслекне танып белергә өйрәтә, гүзәл холыкларның да иң гүзәле булган гаделлекне таба белергә һәм үзләренә дә гадел булырга өйрәтә,”- дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин «Әдәбе тәгълим” («Укыту кагыйдәләре”) китабында

Заман таләбе буенча, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану буенча укытучылар үз методикаларын булдырырга яки булган методикаларны игътибарга алырга тиешләр

Укытучы, укучыга уңышларга ирешү өчен ярдәм кулын бирсә, күптөрле алымнарны, үзгәрешләрне үзләштерә алса, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бары тик иҗади, тәрбияле укытучының гына иҗади, тәрбияле укучылары була һәм бәхетле укытучының укучылары да бәхетле кеше буладыр