Электронное образование Республики Татарстан (2)

Эссе

Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе.

Эссе

Мин гап-гади авыл укытучысы,

Байлыгым юк, юк шул даным да.

Балаларга белем өләшәм мин,

Рәхәт табам шуннан җаныма.

“Укытучы булып туарга кирәк”, — ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлеле к, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү, б алаларны ярату, гомер буе үрнәк бул ып яшәү , дөрес аралаша белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк укытучы кешегә. Күп эзләнү, һәр эштә осталык , белемгә омтылу да укытучы өчен бик әһәмиятле.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Мин– “яңа гасыр балалары”белән эшләүче, бүгенге катлаулы тормышта аларга үз юлларын табарга, иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле, белемле, теләкләренә ирешә алырдай, намуслы, рухи яктан нык, тәрбияле, милләтен һәм мәдәниятен яратырдай шәхес тәрбияләргә теләгән гади бер зат.

Нинди генә заманда эшләмәсен–укытучы алдына зур бурычлар, яңадан – яңа таләпләр куела. XXI гасыр укытучысы нинди булырга тиеш соң? Минемчә, үз фәнен “су кебек эчүче”, түземле, күңелеңдәгесен чыгарып салмаучы тотнаклы, намуслы, балалар күңеленә юл таба алучан, гадел һәм риясыз, башкаларны аңлаучан, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклаучы, үз һөнәренең остасы һәм балаларны яратучы шәхес булырга тиеш. Балаларны ярату ул:

10 стр., 4515 слов

'Мин кем булырга телим?' Темасына язарга әзерлек дәресенең план-конспекты

... 3 нче укучы - умартачы. Мин киләчәктә "татлы һөнәр иясе" булырга телим. Кем соң ул татлы һөнә ... өрәгеңдә күпме ялкын,җылылык булырга тиеш. Укытучы эшен ювелир хезмәте белән чагыштырып карыйк әле. Аз ... әрсә сорала соң? Беренчедән - хезмәтеңне ярату. Икенчедән - бал кортларын яшь баланы т ... хыялым тормышка ашар дип уйлыйм. 2 нче укучы - сатучы. Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу - мактаулы һәм игелекле ...

— балалар белән аралашудан тәм табу;

— балаларның эшләрен, уй-хыялларын аңлау;

—укучыга да канәгатьлек китерү;

—укучыларының сәләтләрен күреп, иренмичә шул сәләтләрен ачу;

— балаларга үрнәк булырга омтылу һәм үз артыннан ияртә алу;

— профессиональлеккә омтылып яшә

Алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Уздырган әңгәмәләре, һәр дәресе кызыклы булсын, мавыктыргыч мәгълүматлары балаларны шатландырсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Югыйсә, борынгылар юкка гына: «Кем алга бармый, шул артка тарта», — димәгән. Белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый бит . Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш. Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Бу һөнәр күп кырлы иҗат мөмкинле г е бирә. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхет нең нәрсә икәнен аңламаган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Олы җанлы педагогның гына укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә була , иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши.

Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы — танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларыңның, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул.

Бүгенге көндә мин эшемдә мөмкин булганча компьютер технологияләреннән, төрле мультимедия дәреслекләреннән, интернет ресурслардан файдаланам, дәресләргә презентацияләр әзерлим. Дәресләрдә төрле технологияләрне кулланам: шәхескә юнәлтелгән технология, группалап укыту, проблемалы укыту, сәламәтлек саклау технологияләре кертәм. Ял минутларын фән белән бәйләп үткәрәм. Дәресләремне кызыклы итеп: КВН, экскурсия, проект яклау, диспут, бизнес-дәрес, уен, эшлекле дәрес формаларында үткәрәм. Укучылар белән берлектә сыйныфтан тыш чараларны үткәрүгә дә зур игътибар бирәм.

2 стр., 514 слов

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш? материал

... үткәрүнең файдасы юк”-дип игълан итә И.Р. Идрисов. Укытучы кеше гадел, укучыга дус булырга тиеш, ләкин 20% укучы аларны гадел түгел дип мәгъл ... үп очракта алардан “Укытучы кеше – укучы балаларга гыйлем бирүче һәм тәрбияләүче зат буларак, барлык кешеләргә караганда да гадел булырга тиеш. Чөнки ул, каршысына ...

Җәмгыять укытучыга аерым бер җаваплылык йөкли, ышандыру көченә мөмкин хәтле ия булган кешене генә укытучы итеп кабул итәргә мөмкин. Ул балаларда белем, күнекмә, осталык, идеаллар һәм тормыш юнәлешләре формалаштыра. Кеше дә шәхес нең гүзәл башлангычларын уяту, укучыны ң сәләтен һәм иң яхшы сыйфатларын күреп, аларны үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Бу – гаҗәеп зур тәрбияви проблема. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп, өстәмә эшләр белән шөгыльләнеп яшәргә тиеш. Мин үзем фәнни эшләр белән шөгылләнәм. Ә аларны язу өчен бик күп китаплар укырга, милли китапханәдә утырырга кирәк. Бүген укучыларыбызга аз таныш булган шәхесләр мине аеруча нык кызыксындыра.

Укытучы укытучы гына түгел, артист та, язучы да, автор-методист та, галим дә, спортчы да, гомумән, иҗади шәхес булырга тиеш! Укытучы – һәркайда үрнәк кеше. Мин дә, укучыларыма үрнәк буларак, театр концертларда чыгышлар ясыйм, конкурс-ярышларда һәм спорт бәйгеләрендә катнашам. Укучыларым миңа картаерга, дипрессиягә бирелергә, күңелсезләнергә һич ирек бирмиләр. Алар –минем рухи дөньямны тулыландыручылар, тормыштан ямь,тәм табып яшәргә мөмкинлек һәм иҗат көче бирүчеләр.

Миңа сорау бирсәләр:

— Сөенечең ни? — дисәләр,

Сөенечем — таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

— Шатлыгың ни? — дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

— Бәхет ни ул? — дисәләр,

Бәхет — шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

1990 нчы елда Арча педагогия көллиятен тәмамлап эшли башлаганга 24 ел вакыт узган. Шул вакыт эчендэ пәлтәсен дә төймәли белмәгән сабыйларны киендереп, чишендереп, укырга, язарга өйрәткән, алар өчен борчылып, укырга-язарга өйрәтә алырмынмы дип йокысыз төннәр кичергән, шул шатлык -мәшәкатьләр аша эшнең тәмен, үзеңнең кирәклегеңне тоярга ярдәм иткән ходаема рәхмәтле мин. Әйе, рәхмәтле! Чөнки нинди генә “йомшак” балалар кермәсен барысын да укырга-язарга өйрәтә алдым. Бәхетле кеше вакыт белән исәпләшми диләр бит, минем өчен дә укучыларым янында –мәктәптә булганда вакыт төшенчәсе юкка чыга. Бүген ата-аналардан рәхмәт сүзләре ишетү-бәхет түгел мени.

4 стр., 1526 слов

БСҮ. Дуслык, иптәшлек темасына фикер алышу, сөйләшү. Галимҗан ...

... дуслык турында сөйләшербез. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, ... Сочинение язып килергә. Тест “Син яхшы дусмы?” Синең дустың һәр вакыт ниндидер ... чен.) Катнашучылар әзерме, уенны башлыйбыз. (Укытучы сорау бирә, бер укучы тактада ... дип атап буламы? Чын дуслык нинди булырга тиеш? Моны ачыклар өчен мин ... шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга ...

Шул 24 ел эчендә Казан Дәүләт педагогия университетын тәмамларга да өлгергән, үземә күрә өстәмә фәнни эшләр белән дә шөгыльләнгәнмен, мәктәптә никадәр конкурсларда катнашылган, газеталарда мәкаләләрем басылган, авылыбыз сәхнәсендә күпме спектакльләр уйналынган. И Гомер… тормыш юлым никадәрле генә катлаулы булмасын, малайларым янына килгән, үзем укыткан , миннән инде ике башка зур булган укучыларымның: «Апа исәнмесез! — дип апа дип эндәшүләре мине чиксез бәхетле итә. Шуңа күрә мин бүген һич икеләнмичә, укытучы һөнәреннән дә кирәклерәк хезмәт юк дип әйтә алам. Чөнки һәр профессия кешесен иң беренче укытучы нәни кулларыннан тотып хәреф язарга өйрәтә, олы юлга чыгара бит. Бүген мин Екатериновка урта мәктәбендә укучы рус балаларына татар теленең дә кирәклеген, бай булуын, ана телебезнең матурлыгын, нәфислеген төшендерәм, шуның белән үземне файдалы кеше итеп хис итәм. Аларның уңышларына сөенәм, кайгылары көендерә. Әлегә бу өлкәдә күп эшләмәсәм дә, тупланган тәҗрибәм аша, үземнең эш методикасын җайга салам.

Язмыш миңа бәхет бүләк итте,

Сайлап бирде мәктәп юлларын.

Бар көчемне биреп укытамын

Халкыбызның кыз һәм улларын.

24 елдан артык балаларга

Дәрес бирәм, чыңлый тавышым.

Алар белән бергә шатланамын,

Үз баламдай күрәм барысын.

Мәктәпләрдә укып йөргән чакта

Укытучы булды хыялым.

Әти-әни фатихасын алып,

Сайладым мин мәктәп юлларын.

Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Укытучы эшен сайлаганга,

Үкенмимен әле бүген дә.

Балаларга төпле белем бирү,

Тәрбияләү – минем төп максат.

Кешелекле булып калыгыз, дип,

Мин аларга әйтәм кабатлап.