Шәриф Хөсәенов. Тормышның ике магистрале

Бүген резонанс тудырган, кешеләр китап кибетләреннән эзләп алып укыган әсәрләрне, Көнбатыш манерасына ияреп, бездә дә бестселлер дип атау гадәткә керде. Исемен алай атамасалар да, андыйлар бездә гомер-гомергә җитәрлек булган. Әйтик, Шәриф Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы» повесте. Хәбир белән Мәдинә тарихы – заман геройларыннан Гөлшаһидә һәм Мансурныкы белән бер чылбырда торган мәхәббәт кыйссасы ул. Ә инде драматургиясенә килсәк, «Зөбәйдә – адәм баласы», «Чулпан», «Профессор кияве», «Әни килде» пьесалары заманында театр дөньясын шаулаткан, сәхнәдән төшмәгән премьералар…

«СЕРЛЕ КЕШЕ», ЯКИ АЛЬТЕРНАТИВ ЯЗУЧЫ

Чор, заман тематикасы-проб­лематикасын үзәккә алып, аның чуалган төеннәрен чишеп күрсәтү белән беррәттән, мәңгелек, ә димәк ки, һәрбер чор кешесе өчен дә ак­туаль булган нәрсәләр турында сөйли бу әсәрләр. Шәриф Хөсәе­новның психолог буларак осталыгы да үзенекен итә – ул кешеләрнең холык-фигыльләре, гамәлләренең тирәнтен сәбәпләре, күңел халәтлә­ре белән бик нечкә тоеп эш итә. Шуңа да без, кайсы гына чорда яшәмик, аның Зөбәйдәсенең гаса­билануларына ышанабыз, Ананың сабырлыгына сокланабыз, Сәми­гулланың кысмыр беркатлылыгы­на шаккатабыз, Мәдинәнең соңгы очрашуда, Хәбирне үлеп яратса да, ни өчен аңардан китүенә аклау та­бабыз…

Гомере буена табиб булып эшләгән һәм язучылар «тусовка»­сында кайнашуны тормышындагы төп максат-бурыч итеп куймаган Шәриф Хөсәенов фигурасы баш­каларныкыннан шактый аерылып тора. Юкка гына язучы Фәнис Ярул­лин үзенең аңа багышланган эссе­сын «Серле кеше» дип атамагандыр. Ул эсседа сурәтләнгән вакыйгалар язучы-драматургның характерына, «менә монысы – бу ишектән, мо­нысы – икенчесеннән» дип, кайбер ачкычлар бирә.

Шәриф беренче карашка тупас булып күренергә мөм­кин. Ләкин аның күңелендә балалык ята. Ул матурлыкка соклана, тик, янында кеше торганын күрсә, исе китмәгән кеше кебек, йөзенә битараф­лык чыгара иде.

Фәнис Яруллин

Ул һәрвакыт перифериядә тор­ган, үзе дә теләмәстән, күпмедер дәрәҗәдә альтернатив агымга караган иҗатчы булган, дигән фикер формалаша каләмдәшлә­ренең Шәриф Хөсәенов турында­гы истәлекләре белән танышкач. Һәм бу аның табиб профессия­сенә – икенче өлкәгә нисбәтле булуына гына да бәйле түгелдер, миңа калса. Ә башкачарак уйла­вына, фикер йөртүенә, язучылык даирәсенә дә читтән караш ташлау мөмкинлегенә ия булуына, бәлки. Шуңа да язучылар арасына барып кергәндә, ул «үзгә кеше», «читтән кергән» кеше булып күренгәндер. Үзе исә, бу мөнәсәбәтне тоемла­ганга, битарафлык битлеге артына яшеренгәндер…

3 стр., 1490 слов

Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

... ашыгыч рәвештә – срочно зәһәр – злобный эшкә бик булган – мастер на все руки яңа салган өй бурасы янында йомычка ... бөтен тормыш – бер төш күрү генә булган икән. Хәкимулла кичен үзенең яңа йортында Миң ... ре дә бик җәберләде баштарак. Ну яратам... Эшкә бик булган бит... Миңлегали исә үз кайгысын сөйләде. Ул ... Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба ...

Хәер, зыялылыгы, затлылыгы белән дә күпләрдән аерылып тор­ган, диләр Шәриф Хөсәеновны. Меломан, театрал, эстет… Гөлләр үстерә. Гөлләр күргәзмәсенә сирәк төрләр белән катнашып, җиңүләр яулый.

Шәрифнең үсмер чагы. Зөһрә апасы һәм Гали абыйсының кызы Фирая белән.

«Шәриф Хөсәенов Казан театрларының һәммәсенә бик рәхмәтле булды. Ул Әни­не беренче уйнаган Галимә Ибраһимованы бик яратты. Качалов театрында Әнине мәшһүр Валентина Павлова уйнады. Ә Тинчурин театрын­да куелган тамашада Әни ро­лен Исламия Мәхмүтова уйнап күрсәтте. Шәриф ул көнне Ис­ламияне күтәреп кенә йөртте.

Шундый талантыбызга бездә әллә ни кадер-хөрмәт булмады. Шәрифнең Язучы­лар берлеге тарафыннан гел читтә тотылуы һаман аңлашылмый. 3–4 ел саен Мәскәүдә съездлар була торган иде. 30–40ар татар төялә дә китә бәйрәмгә, төялә дә китә. Ал­дан сайланган делегатлар, янә­се. Берсендә мин шул сайлауда тавыш күтәрдем: «Делегат булучылар! Сез бит инде бу юл­дан туеп беттегез, берегез баш тартыгыз әле делегатлы­гыгыздан, җибәрегез әле үз уры­ныгызга Шәрифне! – дидем. – Ичмасам, безнең бердәнбер ил­күләм танылган драматургны СССР язучылары күреп калыр иде». Әй көлделәр, әй мыскыл иттеләр мине. Әлбәттә, берәү дә үз урыныннан баш тармады. Шәриф үзе бу бәхәсне белми дә калды. Чөнки ул язучылар җыенына йөрми иде. Бөте­несе: «Ул безне санга сукмый, врачлар арасында үзен ир­кенрәк хис итә», – дип уйлый иде. Шәриф исә, тыштан сер бирмәсә дә, үзенә кара­та күрсәтелгән игътибарны бик ярата, аңа бик тирәннән шатлана иде. Язучылар берле­гендә җаваплы эшләрне Фәрваз Миңнуллин башкарганда, Шә­рифкә «Почет билгесе» орде­ны бирделәр. Шул ук Фәрваз тырышлыгы белән аңа фатир да бүлделәр. И-и, аның ул чак­ларда шатланып йөргәннә­рен күрсәгез! Сабый бала да ул кадәр шатлана алмыйдыр әле!

Камал театрына якынрак иде ул. Әсәрләрен сәхнәләште­рү генә түгел, аны якын итү, үз күрү Шәриф Хөсәеновны бу театр коллективына ныг­рак тартты. Бәхеткә, аларны олылый белде».

Кояш Тимбикова истәлекләреннән.

ЯҢА ТЕМАЛАР, ЯКИ БӘХЕТЛЕ БИЛЕТ

Драматург, язучы, публицист Шәриф Хөсәенов 1929 елның 26 ноябрендә Татарстанның Буа районы Өчмунча авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамла­ганнан соң, җиде классны күрше Килдураз авылында укый, аннан 1947 елда Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбен тәмамлый. Казанга килеп, Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факульте­тына укырга керә. 1953 елда инс­титутны тәмамлап, Казан шәһәре хастаханәләренең берсендә табиб булып эшли башлый. 1960–1962 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый, әмма язмышын профессиональ язучылык хезмәте белән бәйләми. Казанга кайтып, яңадан табиблык эшенә керешә һәм гомере буена медицинага тугры кала.

Язучы-драматург буларак, Шә­риф Хөсәенов киң катлам укучы­га һәм тамашачыга «Профессор кияве» (1952) исемле комедиясе белән таныла. Шәһәр зыялыла­ры, эшче яшьләр тормышына нигезләнеп язылган һәм гаилә, әдәп-әхлак, мәхәббәтнең бәһасе турындагы мәсьәләләрне үз эченә алган бу пьеса 50 нче еллар та­тар драматургиясенә яңа тема­лар, образлар, каһарманнар алып килүе белән үзенчәлекле. Андагы ситуациянең тормышчан булуы да күпләрнең игътибарын җәлеп итә. 1952 елда пьесалар буенча уздырылган республика бәйге­сендә ул икенче урынны ала һәм, рәсми оешмаларның шактый кискен каршылыгына карамас­тан, идеологик яктан беркадәр кыскарту-төзәтүләргә дучар ите­леп, шул ук елны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сәхнәгә куела. Яза гына башлаган һәм әдәби даирәләрдә әле танылып та өлгермәгән автор өчен театр һәм әдәбият дөньясына чын мәгънәсендә бәхетле билет була бу.

20 стр., 9774 слов

Новаторство Горького-драматурга в пьесе На дне (2)

... вперед в художественном развитии драматургии, выявив новые возможности изображения человека в драме. Новаторство горького-драматурга в пьесе «На дне» Драма открывается экспозицией, в которой уже представлены ... за сценический реализм он обогатил русскую драматургию. Горький утвердил в драматургии новый тип общественно-политической драмы. Его новаторство проявилось и в выборе драматического конфликта, ...

Драматургның бу беренче уңыштан соң иҗат иткән драма әсәрләре – «Зөбәйдә – адәм бала­сы» (1961) трагикомедиясе белән «Әниемнең ак күлмәге» (беренче исеме – «Әни килде», 1968) драма­сы тагын да зуррак уңыш казана. Әлеге пьесалар, русчага һәм элек­кеге СССР халыкларының унҗиде милли теленә тәрҗемә ителеп, ил­нең кырык сигез театрында куела. Һәр төбәк матбугатында куелган спектакльләргә резонанс бик көч­ле була. Бу пьесаларны заманча реаль яңгырашлы, җитди эчтәлек­ле, яңа тема һәм проблемаларны күтәргән әсәрләр дип табалар.

Өлкән апасы Мәгъсумә һәм аның кызы Роза белән.

Тәүге һәм бердән­бер мәхәббәте Зөлфә белән Ленинградта очрашкач.

Армиядә хезмәт иткән чактагы хезмәттәш дусты белән.

Яшь язучыларның III Бөтенсоюз киңәшмәсе.

Шәриф Хөсәенов (икенче рәттә уңнан өченче) ишеткәннәрен теркәп бара.

«Без мәктәптә укыган чакта ук Шәриф Хөсәенов танылган шәхес иде, аның «Профессор кия ­ве»н без авылдан авылга йөреп карадык. 1956 елда без, Мәскәү театр училищесына укырга керер өчен, Камал театрына җыелдык. Безне котларга, оза­тып калырга дип ике ир‑егет килде. Икесе дә бик пөхтә, ма­тур киенгән. Икесе дә төп-төз. Артык пөхтә киенгәне компози­тор Рөстәм Яхин булып чыкты, анысы тыйнак кына, сүзсез генә басып торды. Яхшы киемнәрен юри бераз кыйшайтыбрак кигәне, мут күзлесе, кырыс тавыш белән сөйләүчесе, үзенә нык ышанган кыяфәтлесе драматург Шәриф Хөсәенов иде. Шәриф абый, ба­рыбызны да җитди карашы белән күздән кичерде дә, Дунай янына килеп:

– Шәп егет алгансыз! Буе, сыны, төсе‑бите чибәр… Котлыйм сезне, сез укып кайтуга мин яңа пьесамны өлгертермен. Рөстәм абыегыз аңа музыка язар… Сезгә уңышлар телибез, – кебегрәк сүзләр сөйләгәне хәтердә калган.

Чыннан да, вакытлар узгач, «йомычкалылар» (Мәскәүдәге Щепкин исемендәге мәктәпне тәмамлаган артистлар – авт.) Шәриф абыйның спектакльлә­рендә еш уйнадылар. Ул пьеса­ларда уйнап, алар дан казанды».

Рабит Батулла истәлекләреннән

Шәриф Хөсәеновның «Бирнәле кыз», «Чулпан», «Егерме ел үткәч», «Туган көнең котлы булсын, Кад­рия!», «Генеральная уборка» (русча язылган), «Безнең подъезд төбе» ке­бек телевидение өчен язылган кече күләмле пьесалары да бар. «Егерме ел үткәч» дигәнен Мәскәү телеви­дениесе күрсәтә, ул «Искусство»нәшрияты бастырып чыгарган «Бер актлы совет пьесалары антология­се»нә дә кертелә.

Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Шә­риф Хөсәеновның пьесалары ком­позицион яктан оста корылган булуы, кеше образларының җете сурәтләнүе, конфликтның яхшы эшләнгән булуы белән аерылып тора. Тормышта, яшәештә совет системасы кысаларында килеп ту­ган әхлакый мәсьәләләрне кискен куеп хәл итүе белән үзенчәлекле. Шәриф Хөсәенов иҗатка килгән генә елларда әле «кызыл режим» хөкем сөрә. Әмма ул, татар әдәбия­тының икенче бер классигы Әмир­хан Еники кебек үк, курсны гому­ми проблемаларга һәм мәңгелек асылга таба ала, беркайчан да рәсми идеология рупоры булмый. «Кызыл» тематикадан бигрәк, кешеләрнең холык-табигатенә үтеп кергән әх­лаксызлык, әшнәчелек, торгынлык елларында киң таралыш алган бю­рократизм, мещанлык, эгоизм кебек сыйфатлар борчый аны. Ул табигате белән саф булган адәм баласының җәмгыятьтәге киртәләргә юлы­гып, эчтән бозылуы, черүе турын­да сүз алып барырга ярата. Аның Зөбәйдәсе, әгәр дә тирәннәнрәк уй­лап карасак, безнең һәммәбезнең беренчел садәлеген сагынып сөрән салуы, ачыргаланып кычкыруы ул…

3 стр., 1099 слов

«Мин яратам сине, Башкортостан»

... тәмле исле чәчәген һәм беренче чиратта, аның ачык йозле кешеләрен сагынып ... генә ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән ... барган саен, кошлар сайравы көчәя бара. Инде кояш чыгышы ягында күк йөзенә ... дон Йөзен нурлы, сулышың киң, Юлларың иркен синең. Якшы җырга тормышың тиң И газиз җирем ... ә сихри моң булып уелып кала. Тормыш дулкыннары мине кая гына илтмәсен, нинди генә юллар ...

Мещанлык турында

«Гидра кебек яшәүчән нәрсә бит ул мещанлык! Һәр турамын­нан бер яңа гидра үсеп чыга.

Менә минем бер танышым. Өй тулы келәм һәм палас – түшәмгә генә элмәгән. Театрга йөрми. Телевизор караштырга­лый. Төслесен, әлбәттә! Әле бала тумаган – аңа инде пианино алып куйдылар. Хрустальнең мо­дада икәнен белеп алгач, бөтен өен хрусталь белән тутырды. Сервантка сыймады – карават астында ята. Кунаклар килгәч, барысын да чыгарып күрсәтә ул аларның, әлбәттә.

Юләр түгел, аңлый ул. Эчендә буш икәнен дә белә. Тик тәр­биялим димә инде аны. Кире­сенчә, ул үзе башкаларны «тәр­бияләргә» мөмкин. Миңа килгәч, ул чыраен сытып, беләсезме, ни­чегрәк сүз башлый:

– Син ничә институт бетер­дең әле? Икеме? Ә мин менә өч класс бетердем. Тик миндә…

Икенче иптәшләр машина алды. Аннан машинага утыр­тырга шәп нәселле эт тә кирәк булды. Бик зур мәшәкать белән, озак чират көтеп, ниһаять, кол­ли овчаркасы сатып алдылар. Көньякка барып кайттылар. Тәрәзәдән колли карап бара инде! Хәзер алар өчен бар да бик мөһим: выжылдатып кай­тып кергәнне кем күрде, кузгалып киткәндә кем карап калды?

Менә кримплен күлмәкләр чык­ты бит инде. Бер уйласаң, ма­тур, киеп туздыра торган да түгел. Мин үзем дә шул шаукымга бирелеп костюм алып ташлаган идем. Кыш көне кисәң – туңдыра, җәй көне – эссе. Дөрес, мине ты­нычландырдылар – киеп йокласаң да була, таушалмый дип. Тик мин алай бай түгел, киеп йоклар өчен 180 сумлык костюм алырга!

Ә тормыштан шатлык табу­ны мин мещанлык дип санамыйм. Мин менә кактуслар үстерәм. Сезнең өчен кактус берни дә тү­гелдер. Ә миндә аның 600 ләп төре бар. Шуларга бер «Жигули» акчасы кереп киткәнен белгән кешеләр мине юләргә саный…»

Шәриф Хөсәенов белән Рәфикъ Юныс әңгәмәсеннән.

ӘДӘБИ БЕСТСЕЛЛЕР, ЯКИ «МӘХӘББӘТ САГЫШЫ»

Шәриф Хөсәеновның гомере буе­на йөрәгендә йөрткән мәхәббәте Зөлфә турындагы легенда әдәби мохиттәгеләр өчен яхшы таныш. Рәйсә Юсупова, язучының архивла­рына нигезләнеп, матбугатта аның актриса Рауза Уральская белән хат­ларын да бастырды. Бу мәхәббәт тарихы, актер Шәүкәт Биктимеров сөйләвенчә, «Профессор кияве»н әзерләгәндә яралган булган, әмма озак дәвам итмәгән. Дөрес, арада дуслык, иптәшлек тойгысы сакла­нып калган. Рауза Уральская хатла­рында язучыга булган тирән ихти­рам, соклану ярылып ята: «Мин сине язасың дип ишеттем. Ничек әйбәт! Мин бик‑бик шатмын. Язмаска си­нең хакың юк. Яз, син язарга тиеш, чөнки табигать сиңа бөтенесен дә, бөтенесен дә биргән! Мин сиңа уңышлар телим. Шайтаныма олак, диярсең, билгеле, әмма хат яз…» – дигән юллар бар аларның берсендә.

12 стр., 5814 слов

Марк франц «синий конь» описание картины, анализ,

... миром творчества. Присоединяйтесь к нам! Франц Марк: жизнь и творчество художника 5 (100%) 1 голос(ов) https://allpainters.ru/mark-franc.html Занятие по картине "Синий конь" Франца Марка Очень сложная темы и задание ... Действовали сначала по старой схеме: я искала картины и потом все отобранные (12 картин отобрала) показывала детям. Лиде понравились все, но больше всего Синий конь Франца Марка и ...

Зөлфәне гадәттә Шәриф Хөсәе­новның «Мәхәббәт сагышы» әсәре героинясы Мәдинәнең прототибы дип кабул итәләр. Шәриф Хөсәенов­ның гомерлек дусты – Казан меди­цина институтында бергә укыган сабакташы Суфия Мифтахова искә алганча, Рауза исә – Баязитованың прототибы. Ә менә Хәбирне язу­чы дусты Рөстәм Яхиннан күчереп «язган» дип фаразлыйлар. Шулай итеп, бер әсәрдә тулы бер галерея җыела, дисәк тә була. Суфия Мифта­хованың «Шәриф белән Зөлфә ара­сындагы мәхәббәт Рауза аркасында чәлпәрәмә килде», – дигән сүзлә­рен теркәп калдыра Рәйсә Юсупова истәлекләрендә.

Егерме ике яшендә Камал сәхнә­сендә беренче пьесасы куелу шау­кымыннан башы әйләнгән Шә­риф Хөсәеновның үз чалымнарын да «укый» алабыз лабаса романда. Фактларга караганда, Шәриф Хөсәе­нов барысын да төгәл кертеп җибәрә әсәр тукымасына: Зөлфә, Мәдинә шикелле үк, кияүгә чыгып, Ерак Көн­чыгышка китеп бара. 1956 елда алар яңадан күрешәләр дә кабат аерылы­шалар. 1957 елда Рауза Уральская вафат була. «Мәхәббәт сагышы» исә укучы кулына 1958 елда килеп керә. «Үзем белән Зөлфә язмышын, дөресрәге, язмышларның башын Хәбир белән Мәдинә образлары аша сөйләдем инде…» – ди бу хак­та язучы үзе. «Кадерле кешеңнең исемен кычкырып йөрмисең аны, ул йөрәктә саклана», – дигән сүзләре дә бар аның.

Суфия Мифтахова Шәриф Хөсәе­новның бу ике мәхәббәтенә кагы­лышлы тагын бер эпизодны искә ала: шулай берсендә, институтны тәмамлаучылар очрашуында, Зөлфә Шәриф Хөсәенов турында сорашты­ра. Бу хакта Шәриф Хөсәеновның үзенә әйткәч, ул Зөлфә кияүгә чык­кач, ничек тетрәнүен, Рауза үлемен бик авыр кичерүен ассызыклап, ки­тапка ымлый: «Яраларны ачасым килми… Алар икесе дә шушында…»

Зөлфә Хәбибуллинаның Приморье краеннан язылган беренче хатында 1955 елның 20 май числосы торса, очрашуга чакырып Казаннан языл­ганында – 1956 елның 28 феврале саны. Менә ул хаттан өзек:

«Исәнме, Шәриф!

Мин һаман синең белән очра­шу хакында хыялланып яшәдем.

Яшь язучыларның III Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашучы Татарстан делегатлары. Утырганнар (сулдан): Р. Төхфәтуллин, Г. Бәширов, Х. Госман, Р. Шәйхетдинов; икенче рәттә: Х. Камалов, Ш. Хөсәенов, Ю. Малевинский.

Табын корып күңелле очрашу­лар уздыру – шул чорның матур бер гадәте. Сулдан уңга: Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Шәриф Хөсәенов.

Табиб Шәриф Хөсәенов (артта, сулдан беренче) коллегалары белән.

Инде менә андый мөмкинлек туган иде. Әмма очрашуның ми­нем өчен ни‑нәрсә икәнен уйлап, мин бу хыялымнан баш тарттым. Тик ерактан гына булса да сине бер күрү теләге миннән көчлерәк булып чыкты. Һәм шушы кечкенә генә теләгем өчен дә язмыш мине аямады: без кара‑каршы очраштык (хәтерләмим, синең сәламләвеңә җавап бирдемме икән).

Минем сине күрәсем килә. Вакыт таба алсаң, билгеле. Минем өчен бердәнбер җайлы көн – ул бүген. Иртәгә ирем Рөстәм киләчәк, гәрчә минем аңардан яшерен серләрем юк – почти юк…

Җавабыңны көтәм.

Сәлам белән, Зөлфә».

Бу хатлардагы өслүб, фикер сө­реше – Мәдинә хатына бик тәңгәл.

3 стр., 1329 слов

Кыш килде на татарском языке

... -ак, йомшак юрганын ябынып, татлы йокыга китәр. Сочинение кыш килде на татарском языке 27.08.2019 20:49:46 Әнинең кайчан үлгәнен х ... яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең ... күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су ... әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, ...

«Шәриф шук иде, җор сүзле, чәнечкеле телле, үртәшергә яратты. Боларның барысы да – бер ширма: үзенең йомшак күңелле, игелекле, рәхим-шәфкатьле, намуслы, миһербанлы булуын яшерер өчен битлек кенә. Ул һәр көзне капчыгы-ние белән көнбагыш сатып ала иде. Кыш дәвамында песнәкләр­не сыйлый. Балконында очына-очына, сызгыра-сыз­гыра көнбагыш чүпләүче шул песнәкләрне сәгатьләр буе күзәтүе, ул чактагы уйчан-сагышлы карашы – йөрәк төбендә. Ә эчке дөнь­ясына ул берәүне дә якын җибәрмәде».

Марсель Сәлимҗанов.

«Шәриф абый бик тә үзенчә­лекле шәхес иде. Зәвыклы шәхес. Табиб буларак, аны табиблар да, авырулар да бик хөрмәт итәләр иде. Авыручылар табиб Шәриф Хөсәеновка язылырга тырыша­лар. Аның үзенең дәвалау алым­нары бар иде кебек. Ул, дарулар алырга рецепт язуга караганда, авыруларга күбрәк психологик яктан тәэсир итүне хуп күрә иде. Әйтик, ул хаста кешене «песием»ләми, аңа кырысрак булырга тырыша.

Бер хастаханәдә кырык ел табиб булып эшләгән Шәриф ага врачлар арасында бик зур абруй казанган шәхес иде.

Ул музыка, опера өлкәсендә алыштыргысыз тәнкыйтьче. Юк! Бер генә операны да кал­дырмый, кат‑кат тыңлый, бигрәк тә чит илләрдән килгән җырчыларны тыңлый. Шәриф ага татар операсындагы кимче­лекләр, җитешсезлекләр турын­да олыдан кубып, рәнҗеш катыш ачыну белән сөйли иде. Халык тарафыннан танылган атаклы җырчыларны да ул күз алларында да, артларында да тәнкыйтьли иде. Җырчы берәр урында «әтәч» кычкыртса, залдан ук чыгып китә торган иде. Дөрес баш­кармаган өчен ул Җик Мәргәнне җырлаучы атаклы артистның тетмәсен тетеп ташлады:

– Алла биргән тавышыңа гына ышанып ятасың, эшләми­сең, тырышмыйсың, акча түләп килгән халыкка син «карт әтәч» пешереп бирәсең. Йөрмә җырчы булып. Син бу партияне тар­талмыйсың!

Гомумән, Шәриф ага сәнгать­челәргә дә, язучыларга да бик кы­рыс, таләпчән булды. Ул ташла­малар ясый белми иде. Шуңа күрә аның дуслары да күп булмады. Язучылар белән якыннан ара­лашмады, ул аны болай аңлата иде: татар язучылары арасында югары сәнгать, фәлсәфә турын­да сүз куерта алырлык әзерлекле кешеләр аз.

Язучыларның күбесенең әсәрләрен ачы тәнкыйтьли, интеллектуаль булмаган язучы­ларны җене сөйми. Ул үз фикерен кемнең кем булуына карамастан ярып сала иде.

Шәриф абыйның өе тулы чәчәк аткан кактуслар иде. Аларга ба­гып сокланмаган кеше булмаган­дыр. Аеруча сокланган кешегә ул:

– Ошадымы? Ошаса, мин аны сиңа бүләк итәм! – ди торган иде.

Китәргә җыенгач, кунак со­раса:

– Мин аны сиңа биреп җибәрә алмыйм, чөнки син кактус тәрбияли торган кеше түгел, ул синең өеңдә тончыгып үләчәк! Торсын шушында, мин аны үзем тәрбияләп торырмын. Килгәләгәндә сокланырсың. Ка­бат чакырсам! – ди.

Башка берәр кунак озак кына шул гөлгә карап сокланып торса:

– Ошадымы? Ошаса да мин аны сиңа бүләк итә алмыйм… Чөнки мин аны инде Аяз Гыйлә­җевка бүләк иттем! – ди.

Аның бөтен матур кактусла­ры «бүләк ителгән» иде».

Рабит Батулла истәлекләреннән.

«Әни килде» иң шәп татар пьесаларының берсе. Шәриф үзе дә: «Аннан начаррак әйбер язарга хакым юк, ә яхшырак итеп мин инде яза алмыйм», – ди».

6 стр., 2610 слов

Урман безнен байлыгыбыз на татарском языке

... «ЗОЛОТАЯ ОСЕНЬ» Туган ягыма алтын көз килде. Әле кичә генә җәйне кө ... урман хуҗалыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе, урманчы. Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа СОЧИНЕНИЕ НА ТЕМУ ... әрне, җиләк-җимеш өлгерүен, кошлар кайтуын, кыргый хайваннар, киекләр, бөҗәкләрнең язгы уянуын күзәтә. Кыскасы, ху ...

Марсель Сәлимҗанов.

«ЧӘЧӘКЛӘРГӘ КҮМЕЛЕП КИТӘМ…»

Шәриф Хөсәенов тормышын­дагы ике магистраль – табиблык һәм язучылык. Ул аларга гомере буена бертиң тугры булып кала. Матбугатта юмористик, сатирик хикәяләре, публицистик мәкаләләре белән дә чыгыш ясап тора. Аның җәмәгатьчелектә шау‑шу кубар­ган проблемаларга карата язылган мәкаләләре, сәяси-иҗтимагый мәсьәләләр буенча Михаил Горба­чевка, Никита Хрущевка, «Огонек» журналына язган хатлары да мәгъ­лүм.

Шәриф Хөсәенов 1979 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. Ул «Татарстанның ат­казанган табибы» дигән мактаулы исемгә дә лаек.

1999 елның июнь аенда Шәриф Хөсәеновны Республика клиник хастаханәсенә салалар. Аяз Гыйлә­җевның тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева истәлекләрендә ире­нең Шәриф Хөсәенов янына ба­руы турында яза. «Шәриф һаман шаярып сөйләшә әле ул», – дигән була ул чакта инде үзе дә авырлык белән генә йөргән Аяз Гыйләҗев, хастаханәгә барып кайткач. Хас­таханәдән драматургны өенә алып кайту хәстәрен Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Закиров күрә. Тиз арада Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» әсәрен яңадан сәхнәгә әзерлиләр, 70 яшь­лек юбилей хәстәрен күрә башлый­лар. Юбилей, чынлап та, киң колач белән уза.

Шәриф Хөсәенов 70 яше туларга биш ай кала, 1999 елның 7 июлендә Казанда вафат була. Гомере буе как­тусларны чәчәк аттырган әдипне чәчәкләргә күмеп озаталар…

«Спектакль тәмам. Тамашачы Авторны чакыра. Тамашачы Авторны көтә. Һәм менә ул… үләр өчен кыя башын салган бөркет кебек, үзе өчен кыяга әверелгән сәхнә түрендә, үз гаилә­сенә әйләнгән театрында, дуслары, артистлар арасында, чәчәк бәйләмнәре уртасында, үзен аягүрә каршылаучы тамашачысы каршында – горур башын тагын да югарырак чөйгән.

Ә дүрт‑биш минуттан соң сәхнә артында, сеңлесе Наза ханым белән Суфия ханым аның манма су булган күлмәген сыккан арада, үзенең дусты – режиссер Марсель Сәлимҗановка ул: «Мин бәхетле, слушай, сәхнәдә, тамашачым каршында, чәчәкләргә күмелеп китәм бит, – дияргә һәм: – Шушылай, минем кебек, аяк өсте үлүче, йә, тагын кем бар?!» – дип шукланып алырга да көч табачак».

Рәйсә Юсупова истәлекләреннән.

«Зөбәйдә – адәм баласы», «Әни килде» спектакльләреннән күренешләр.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин драматургны һәм Камал театрының иҗат коллективын «Әни килде» спектакле премьерасы белән котлый. 1999 ел.