«Мин яратам сине, Башкортостан»

Мин яратам сине, Башкортостан.

Р.Рәкыйпов

Туган ил минем очен бишетктән, әти-әни йорты бусагысыннан, авыл яныңдагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тугайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика.. Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.

Кеше һәм туган ил, Бу -ике төшенчә бер-бересенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул-син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре- халкы. Туган илем- Башкортостаным! Нигә син шулхәтле кадерле, якын икән?! Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл жирләрдә генә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагына яланаяк йөрисе килә. Тугайларда болыннарда гөрләп үсуче юалар, сарыбашлар, челтерәп аккан тау сулары аның төшләренә кереп йөдәтә.

Исем китми читтә үскән

Кипариска, бананга,

Әче булса да, гашыйк мин

Миләш белән баланга.

Башкортостаннын табигате искиткеч бай, гузәл. Бу турыда сөйләп кенә бетерерлекме соң?! Республикабыз елга-күлләр, урман-болыннар, уңдырышлы басу-кырлары белән бергә, җир асты байлыклары белән да данлыклы. Җиребез буйлап мул сулы, Агыйдел, Караидел агып үтә. Аларга күп сандыгы кечкенә елгалар кушыла. Безнең зәнгәр күзле күлләребез лә бик күп. Һәр ел фасылының: кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган аерым матурлыклары бар. Бу гүзәллекләр бер-берсен кабатламыйлар һәм берсе икенчесенә һич охшамаган. Без аларны күреп тә беләбез, бөек әдипләребезнең әсәрләре, рәссамнарыбызның картиналары аркылы да танышабыз.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

... торган бай егеткэ кияугэ чыгуына соенделэр. Озакка сузмыйча Гаделнен дэ туган ... очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай ... авыл яшьлэре белэн Казанга шабашкага чыгып китте. Эшен яратып эшлэде, анын эшлэгэнен куреп, тиздэн хужа кеше узен бригадир итеп кутэрде. Ел артыннан ел уза торды, Гадел узенэ ... упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, ... эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе улгэндер ...

Нинди ямьле җирләр булмасын, минем өчен Башкортостанымнан да, үземнең районымнан да, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак җир юк.. Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга, иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә моңнар ишетелми! Саратов гармунының кыңгырау тавышлары, скрипка сыздырулары, курай, кубыз моңнары- барысы да бар. Кайсы койма башына, кайсы агач ботагына, кайсы куе яфраклар арасыны кунаклаган кошлар тавышы бу. Алар канатларын җилпи-җилпи һаман сайрыйлар, һаман җырлыйлар. Көн яктыра барган саен, кошлар сайравы көчәя бара. Инде кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлары җәелә. Елга өсләреннән сөт кебек ак, мамык җиңел томан күтәрелә. Яр буйларында балыклар уйный башлый. Кичен яшел чирәмгә кунаклаган казлар, бәбкәләрен ияртеп инешкә төшәләр дә җай гына йөзеп китәләр. Озак та үтми, иген басуларында болыннарда яңа “музыкантлар” концерт бирергә тотына: күктә өзлексез тургай сайрый, арыш араларында бытбылдыклар кычкыра. Менә елга буйлап сузылган әрәмәлекләр…

Шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлар дисеңме, кузгалак, балтырган дисеңме, нинди генә үсемлекләр юк монда! Болар бөтенесе дә кешеләр өчен, аларның бәхет өчен табигать тарафыннан бүлән итеп бирелгән. Ямь –яшел яфракларга күмелгән әрәмәлекләрдә хуш ис иснәп, матур чәчәкләр күреп йөрүу үзе ни тора!

Ә инде урманнарга барып керсәк анда тагын үзенә бертөрле матурлык: бөтен урманны яңгыратып сайраган кош тавышлары, бер ботактан икенчесенә сикереп йөрүче җәнлекләр, шау яфраклар арасында уйнаучы тәңкә-тәңкә кояш нурлары, исәп-хисабына чыга алмаслык төрле-төрле бөҗәкләр, җилкәләренә “төзу материаллары” тәяп үтеп баручы кырмыскалар, умарта кортлары.. Болар бөтенесе дә безгә җан рәхәте, рухи шатлык һәм куңел күтәренкелеге бирәләр, безнең тәннәребезне сәламатләндерәләр, зиһеннәребезне ачалар. Җиребезнең болыннары, кырлары безне үзенә һәрвакыт чакырып торырлар. Ә сөт кебек ак чәчкәдә утыручы карабодай кырлары безне чисталлыкка, аклыкка әйдиләр.

Шушындый бай, гүзәл табигатьле җирдә, әлбәттә, яхшы күңелле кешеләр яши. Алар жир сөрәләр, иген игәләр, илемә гәрәбәдәй ашлык үстерәләр. Таңнан торып кемнәр җәйләуләргә юнәлә, сыерлар сава, терлекләр карый? Әйе, терлекчеләр. Алар алсу таңнарның, чыклы үләннәрнең матурлыгын бар кешедән алда күрәләр, аны йөрәкләре белән тоялар һәм аңлыйлар. Бу тыйнак, гади авыл кешеләре беркемнән бернәрсә өмет итмиләр, алар хозурланып, дәртләнеп эшлиләр дә эшлиләр. Аларның хезмәтләре-иң кирәкле, изге хезмәт.

Туган як. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өсти күңелләрне үстереп ңибәоә торган хәтфәдәй болын-кырлары, күреп туймаслык купшы урманнары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тарта тора. Аллы-гөллә чәчәкле болыннары, энҗе-мәрҗән бөртекләре тәсле җиләкләре, зифа каеннары авылымда гына кебек. Авылыбызның таң аткан чаклары йөрәккә сихри моң булып уелып кала. Тормыш дулкыннары мине кая гына илтмәсен, нинди генә юллар үтмим, һаман туган ягымны сагынырмын, куңелем белән, уем белән шул якларга омтылырмын. Менә син Башкортостаннан чыгып китеп бераз гына торып кара әле. Аның кайнар кояшын, кара-көлсу туфрагын, тәмле исле чәчәген һәм беренче чиратта, аның ачык йозле кешеләрен сагынып кайтып керәсең. Күпме кеше элек шулай киткән булса, барыбер үзенең туган ягына саргаеп кайтып керә.

3 стр., 1399 слов

На татарском языке минем яраткан шагыйрем

... н ә с ә б ә тл ә рен д ә ә йтеп барган. М ә с ә л ә н, Сочинение «Минем яраткан язучым» Татар теле әткәм – әнкәм кебек үк якын дип язуы өчен, Габдулла Тукай минем яраткан ... кадерле Тукаебыз!» Д ө рес, без аны ... дән татып яши. Габдулла Тукайның кайсы гына шигырен алсак та, анда туган телгә мәхәббәт сурәтләнә. Ул үзенең иң кадерле кешел ... н безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? ...

Чыннан да, минем Башкортостаным чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, сөекле бердәнбер Башкортостаным. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыенда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең-синдә яшәүче халкын булсын. Амин! Берүк шулай булсын!

Һәркемгә үз иле кадерле. Безгә үз тормышыбызны, телебезне сакларга өйрәнергә кирәк.Тик шундый кеше генә ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала. Горур кеше беркайчан да Туган иленең хәерче, ирексез булуына юл куймый.

Башкортостанны бүген ботен дон

Йөзен нурлы, сулышың киң,

Юлларың иркен синең.

Якшы җырга тормышың тиң

И газиз җирем минем!

Республикамның үз Төп Законы , үз флагы, уз гербы бар.

Башкорт теле дәүләт теле дип игълан ителде. Шунысы чиксез сөендерә: халык телебезнең, динебезнең иң мөкатдәс байлыгыбыз булуын аңлап алды, үз кыйблабызга йөзе белән борылды.

Мең тирәктә сайраган мең сандугач кебек, республикам халкы бердәм, тату гаиләдә гүзәл уйлар, якты теләкләр белән яши.

Минем туган ягым- Югары Тәтешле авылы да Башкортостан Республикасының ямьле бер почмагы булып тора. Соңгы елларда авылымда күп үзгәрешләр булды: юллар салынды , йортларга газ керде, мәдәни-көнкуреш корылмалары төзү шактый уңышлы бара.

Бүгенге гаҗаеп зур промышленносте алга киткән фәне, борынгы һәм яңа корылмалары, мәһабәт театрлары, концерт һәм башка төр тамаша заллары да-Башкортостан күрке.

Туган җирен, туган илен кем генә яратмый да кем генә аңа табынмый икән?! Куңелемә үзеннән-үзе җыр килә: “Аерма син безне, язмыш, туган илләрдән!”

Министерство образования Республики Башкортостан

Муниципальное учреждение отдел образования администрации муниципального района Татышлинский район РБ муниципальное образовательное учреждение общеобразовательное учреждение общеобразовательная школа №2 с.В. Татышлы