Тукай әдәбият йолдызы

Сочинение

“ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ИҢ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗЫ”

Эшне үтәде: Латфуллин И.,

Абубакиров Б.,

Сагдеева Л.

Укытучы: Абубакирова Н.М.

Казан 2009

Максат

  1. Габдулла Тукайның – татар әдәбияты күгендә иң якты йолдыз булуын исбатлау.
  2. Ятим калуына да карамастан төшенкелеккә бирелмичә, зур авырлыкларга карамыйча данлыклы булып калучы шагыйрь икәнен раслау.
  3. Халык тормышы белән янып яшәүче шагыйрь буларак, “Золым”, “Сәрләүхәсез”, “Авыл халкына ни җитми?” шигырьләрен искә алу.

Кереш

Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең егерменче йөздәге үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Тукай азатлык идеаллары белән рухланып иҗат итте. Югары гражданлык пафосы һәм кайнар кешелек хисләре белән сугарылган безнең милли поэзиянең реалистик нигезен салып, ул әдәбият халык бәхете өчен көрәшкә хезмәт итәргә тиеш дип раслады.

Тукайның гомере бик кыска булды. Ул, егерме җиде яше дә тулар-тулмастан, үпкә авыруыннан вафат булды. Әмма шагыйрь, үз заманының һәм шәхси тормышының искиткеч авыр булуына да карамастан, хезмәт, иҗат утында янып яши алды. 1905 елның азагында башланып, 1913 елның язында өзелгән җиде еллык иҗат дәверендә, ул ун мең юлдан артык шигырь һәм күпләгән проза әсәрләре язып калдырды. Аның иҗатын, һичшиксез, XX йөз башындагы татар җәмгыятенең энциклопедиясе дияргә була. Тукай татар тормышына бәйле темаларны гына түгел, гомумән Россиядә һәм дөньяда булган иҗтимагый вакыйгаларны һәм мәсьәләләрне халык таләпләре күзлегеннән аңларга, бәяләргә омтылды. Ул кеше Йөрәгенең иң нечкә кылларын тибрәтә алучы лирик та, изүче җәмгыятьнең төрле золымлыкларын аяусыз фаш итүче сатирик та, заманындагы сәяси һәм социаль мәсьәләләрне яктырткан ялкынлы публицист та иде. Сәгыйть Рәмиевкә язган бер хатында: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә…»— дигән иде Тукай. Тормышы һәм иҗаты белән шагыйрь үзенең бу сүзләрен тулысынча раслады.

6 стр., 2622 слов

"ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ОБРАЗЫ СӘНГАТЬТӘ"

... Тукай һәм музыка. 2.1 . Тукай һәм халык җырлары. Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер. Габдулла Тукай ... җыры. 2.2. Шагыйрьнең шигырьләренә татар композиторлары җырлар язган. Аерым алганда, Р.Яхин (“Мәхәббәт”, “Шагыйрь”), Җ.Фәйзи (“Бәйрәм ... борынлы, калын иренле Шүрәле ... Г.Тукайның Кырлайдагы музее өчен Бакый Урманче декоратив вазалар иҗат итте. Челтә ...

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдулла туып биш ай үткәч, аның әтисе Мөхәммәтгариф кинәт үлеп китә. Чама белән бер-ике елдан соң, әнисе Мәмдүдә, сабый баласын авылларындагы Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкка вакытлыча асрамага калдырып, үзе Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. Бераздан ул нәни Габдулланы үз янына Саснага алдыра, ләкин бала өчен бу бәхетле тормыш озакка бармый: бер елдан Мәмдүдә дә үлә. Шулай итеп, Габдулла бөтенләй ятим кала. Аны Өчиле авылында ачлы-туклы яшәгән күп балалы Зиннәтулла бабасына озаталар. Бу гаиләдәге чамадан ашкан фәкыйрьлек озакламый Габдулланы тагын «сәфәргә» чыгып китәргә мәҗбүр итә. Бервакытны Зиннәтулла бабай Тукайны Казанга баручы бер ямщикка утыртып җибәрә. Ямщик, аны Казанга алып килеп, Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри. Базар эченнән бер кеше чыгып, Габдулланы өенә алып кайтып китә. Бу кеше Казанның Яңа бистәсендә торучы Мөхәммәтвәли исемле бер кустарь була.

Бала чактан ук ана мәхәббәтеннән мәхрүм булып, җылы кул сыйпавын күрмәгән һәм тамагы ашка туймаган сабыйның кулдан-кулга, кешедән-кешегә күчеп йөрү еллары аның күңелендә төзәлмәслек яра калдыралар. Шуңа күрә дә Тукай иҗатында бәхеткә, мәхәббәткә сусау, әмма аларны таба алмауга газаплану хисләре, көчле иҗтимагый яңгыраш алып, йөрәк тетрәткеч шигырь юлларына әверелделәр:

(«Өзелгән өмид», 1910.)

Печән базарыннан Габдулланы тәрбиягә алган Мөхәммәтвәли белән Газизәләр йортында да бәхет елмаеп кына кала. Ике елдан соң бу ата белән ана да, бик каты авырый башлап, ятим баланы киредән бабасына кайтарып җибәрәләр. Үги әбисенең «котын очырган» Габдулла бераздан Кырлай авылының «коймасы читәннән булган, тәбәнәк кенә, салам түбәле» өйдә яшәүче Сәгъди гаиләсенә асрау малай булып килеп керә.

«Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным»,— дип язды соңыннан шагыйрь («Исемдә калганнар», 1909).

Тукайның гади крестьян тормышының көндәлеген, ихтыяҗын чын-чыннан беренче мәртәбә сиземләве дә шул Кырлайдан башлана дияргә мөмкин. Монда ул беренче мәртәбә, «Иман шарты», «һәфтияк», «Бәдәвам», «Кисекбаш» кебек дини китаплар нигезендә генә булса да, башта «абыстайга, икенче елны мәдрәсәгә йөреп», сабак ала башлый. Поэзиясенең нигез ташларыннан берсе булган халык иҗаты гәүһәрләре белән таныша. Аларның сихерле дөньясына якыная башлауда Тукай өчен Кырлайның әһәмияте аз булмаган, әлбәттә. «Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды»,— дип язды Тукай үзе еллар үткәч («Халык әдәбияты», 1910).

Аңарда туган илгә тирән мәхәббәт хисләренең бөреләнә башлавы да Кырлайдан аерылгысыз. «Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр кысуына» да карамастан, шагыйрь «гомеренең таңында аерылып киткән» Казан артына, Кырлай якларына сөеп кайта («Туган илемә», 1907); саф татар телендәге, чын халыкчан рухтагы «Шүрәле» (1907) кебек беренче поэмаларын Кырлай истәлекләренә багышлый.

1895 елның көзендә Кушлавыч крестьяны Бәдретдин, Тукайның әтисе ягыннан туган апасы Газизә Госманова үтенече буенча, Габдулланы Җаекка (Уральскига) озатыр өчен, Кырлайдан Кушлавычка алып кайта.

3 стр., 1399 слов

На татарском языке минем яраткан шагыйрем

... м ө н ә с ә б ә тл ә рен д ә ә йтеп барган. М ә с ә л ә н, Сочинение «Минем яраткан язучым» Татар теле әткәм – әнкәм кебек үк якын дип язуы өчен, Габдулла Тукай минем яраткан язучым булып ... татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч. Габдулла Тукай. Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, ...

Уральскидагы җизнәсе Галиәсгар Госманов гаиләсендә артык кыерсытмасалар да, Габдулла барыбер хезмәтчеләр арасында, «түбән» катта яши. Шул ук елны ул заманында азмы-күпме алдынгы булып саналган «иң хөр мәдрәсә»гә (Г. Кариев сүзләре) — «Мотыйгыйя» мәдрәсәсенә — урнашып, соңыннан рус классына да укырга йөри. Тукайның дөньяви әдәбият белән тирәнтен таныша башлавы әнә шул мәдрәсәдә укыган чорга туры килә. Ул Крылов, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Некрасов, Толстой әсәрләрен яратып укый, төрек һәм гарәп телләрен һәм әдәбиятларын, XIX йөз татар мәгърифәтчелек әдәбиятын ныклап өйрәнә.

Җизнәсе Галиәсгар үлгәч, Тукай бөтенләй мәдрәсәгә күчеп килә.

Тукайның беренче иҗади талпынулары да мәдрәсәдә башлана. 1902 ел тирәсендә ул чәчмә белән Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итә. 1904 елда кулъязма рәвешендә чыга башлаган «Әлгасрелҗәдит» журналына языша, сатирик шигырьләр язуда каләм тибрәтеп карый.

1905 ел революциясе китергән матбугат иреге нәтиҗәсендә, Уральскида Камил Мотыйгый тарафыннан шул ук елны «Фикер» газетасы, 1906 елның гыйнварында «Әлгасрелҗәдит» исемле айлык әдәби-сәяси журнал чыгарыла башлый. Бераздан «Уклар» дигән сатирик журнал да оештырыла. Шулай итеп, Тукайга актив иҗади эшчәнлек өчен киң мәйдан ачыла. Бу газета-журналларда сан саен диярлек аның шигырьләре, мәкаләләре, фельетоннары, памфлетлары, пародияләре басылып тора.

Тукайның башлангыч әсәрләрендә милли азатлык хәрәкәте һәм мәгърифәтчелек идеяләре күренекле урын алды. Яшь шагыйрь, татар җәмгыятендә нык тамыр җәйгән искелеккә, дини фанатизмга, рухи кыргыйлыкка каршы көрәшкә күтәрелеп, татар реакцион көчләрен, сорыкорт катлауларны тарих сәхнәсеннән себереп түгәргә чакырды, милли мәдәнияткә, әдәбиятка һәм телгә азатлык таләп итте. («Хиссияте миллия», «Әдәбият ахшамы…», «Сорыкортларга», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» һ. б.)

1905 ел башында Тукай рус прогрессив газетасы «Уралец» типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә керә. Типография эшчеләре белән якыннан аралашу яшь шагыйрьнең сәяси карашларын тагын да үстерә, аның иҗатының социаль эчтәлеген үткенәйтеп җибәрә. 1906 елны шагыйрь патша режимының терәге булган һәм югары сыйныф вәкилләреннән торган Дәүләт думасының халыкка бернинди яхшылык эшләмәячәген фаш иткән «Мөхарәбә вә Государственная дума» дигән революцион брошюраны, изелгәннәрнең ни өчен ач, өстеннәрнең ни өчен муллыкта яшәвенең сәбәпләрен ачып салган «Ачлык-падишаһ»ны, крестьян кузгалышлары тәэсирендә язылган «Петр бабай хикәяте»н, Л. Толстойның деспотизм вәхшилеген тәнкыйтьләгән «Бик кыйбат» әсәрен русчадан татарчага тәрҗемә итә. Болар барысы да Тукайның дөньяга карашының һаман үсә, ныгый баруы турында сөйлиләр. «Ач-ялангач мужикларга» ирек, җир таләп итү («Государственная думага», 1906) идеяләрен ул әдәби формаларга күчерә һәм «хокук өчен тартышмаклык»ның «изге эш» икәнлеген раслый («Тавыш хакында», 1907).

Революцион идеяләр яктылыгында Тукай татар милли буржуазиясенең дә чын йөзен ачык күрә: «аның ятуы капитал өчен, торуы капитал өчен… мөхәррирлеге капитал өчен» булуын аңлый һәм шуны фаш итә («Шартлар», 1906).

Шуңа бәйләнештә Тукайның шигъри тел чаралары һәм формалары да гади халык сөйләменә, фикерләвенә көннән-көн якыная баралар.

1907 елның башында Тукай мәдрәсәне ташлап чыга һәм, «халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә» чакырып, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» исемле зур шигырен яза. Ләкин аның изге омтылышлары юлында каршылыклар, киртәләр аз түгел иде. 1906 елны «Уклар», 1907 елның маенда «Әлгасрелҗәдит» һәм «Фикер» чыгудан туктыйлар. Аның өстенә, типографияне Камил Мотыйгый сатарга мәҗбүр була, ә сатып алучы М. Гобәйдуллин исә аны бөтенләй яба.

9 стр., 4489 слов

Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының ...

... ыр, моң яңгырап торган. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә. “ ... милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы - республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр ... үзләрен дәвам итеп әйткәндә, «кеше, табигатьнең бер кисәге буларак, үзенең сәнгати көчен, ... лбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләрг ...

1907 елның җәендә тагын да көчәя төшкән реакция көннәрендә Тукай үз идеалларының, теләкләренең караңгы чынбарлык белән никадәр кискен каршылыкта торганлыгын ачыктан-ачык күрә, һәм аның иҗатында халык, туган ил һәм гади замандашы турындагы уйланулары, кичерешләре социаль бер үткенлек белән яңгырый башлыйлар. Татар реакционерларының һәм рус карагруһчыларының явыз ниятләренә каршы язылган «Китмибез!» (1907) шигыре, әнә шундый рухтагы киеренке пафос һәм гражданлык горурлыгы белән сугарылып, XX йөз башындагы татар поэзиясенең иң көчле бер үрнәге булды. Монда «хөр мәмләкәт, хөр Русия» идеалы гаять көчле бер яңгыраш тапты.

«Китмибез!» белән бер үк вакытларда язылган «Шүрәле», «Туган илемә», «Пар ат» кебек шигырьләрдә исә Тукай талантының яңа гүзәл сыйфатлары ачылды. Болар, шагыйрьнең беренче әсәрләрендәге стиль чуарлыгын җиңеп, татар халык иҗатының һәм теленең реалистик байлыгын үз поэзиясенә нигез итеп алуы турында сөйләделәр. Бу әсәрләрнең һәммәсе туган илгә һәм халыкка булган кайнар мәхәббәт хисләре белән сугарылган.

Тукайның бу чор иҗатында өстен сыйныфлар алдында баш имәүче, чынбарлыкка аек күз белән карап, халыкка азатлык даулаучы һәм бу изге юлда бернинди авырлыклар алдында тукталып калырга теләмәүче горур шагыйрь образы барлыкка килеп, бу образ үзенең иҗтимагый тавышын торган саен кыюрак итеп ишеттерде һәм кемнәр эше өчен янып-көеп яшәвен туры итеп әйтте.

дип нәтиҗә чыгарды ул үзенең соңгы көннәрендә.

Тукай, зур иҗади теләкләр белән рухланып, 1907 елның көзендә Казанга кайта. Аның туган якларын никадәр сагынып кайтуы «Пар ат» (1907) шигырендә романтик пафоска күтәрелеп, шагыйрьнең үз халкына хезмәт итү идеалы гаҗәп көчле булуын тагын бер мәртәбә раслый. Шагыйрь, пар атка утырып, үзенең «торган» шәһәреннән, Уральскидан, Казанга юнәлә. Кич, тынлык, сагыш.

Казанга килү белән үк Тукай Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан кебек алдынгы интеллигентлар, язучылар белән якыннан аралаша. 1909 елның уртасына кадәр Ф. Әмирхан җитәкчелегендә чыгарылган «Әльислах» газетасына актив языша, шул ук вакытта алдынгы яшьләр оештырган «Китап» нәшриятында экспедитор булып эшли, «анда корректуралар да карый, посылкаларны да тегә, почтага посылкалар да ташый» (Г. Камал).

Тукайның сатирик эшчәнлеге өчен дә киң мәйдан ачыла. 1908 елның августында ул Г. Камал белән берлектә «Яшен» журналы чыгара башлый.

«Август башы» исемле мәкаләсендә Тукай, бу журналның программасын билгеләп, «Яшен» профан, саламторхан вә хаиннәрне үзенең сугуы белән куркыткан шикелле, караңгыда адашып калганнар өчен үзенең яктылыгы белән юллар күрсәтәчәкләр»,— дип язды. Шулай итеп, «Яшен», «хыянәтләрене яшерергә тырышып йөрүче хаиннәр»гә каршы аяусыз көрәш алып баруны, ач-ялангач халыкка якты юл күрсәтүне максат итте. «Яшен» төшенчәсе үзе дә реакция караңгылыгына каршы куелган яктылык символы һәм көрәш коралы булып күз алдына килә иде.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

... инде,апалар. Уйнаштан туган Фирудэне эзли инде бу. Ни, кем диеп эйтэем узенэ, ул ... ешайды. Нихаять, кыз егет янына Казанга кунакка килергэ ризалыгын бирде. Кон ... ел буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори йори сунгэн. ... басты. Гадел, упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен намуслы булуына ... кайда яши, эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе улгэндер инде. Адресы ...

1909 елның җәендә, материаль һәм цензура кыенлыклары аркасында, «Яшен» журналы чыгудан туктый. Әмма аның демократик традицияләре нык тамырланган иде инде. Бер төркем алдынгы яшьләр ярдәмендә, 1910 елны «Ялт-Йолт» журналы чыгарыла башлый. Тукай соңгы көннәренә кадәр бу журналга фактик җитәкчелек итә. Аның сатирик эшчәнлеге дә шушы журналга бәйләнештә үсә һәм үткенләнә бара.

Казанга килүенең икенче елында ук, 1908 елда, Тукай үзенең иң күренекле сатирик әсәрләреннән булган «Яңа Кисекбаш»ны яза. Поэма үз заманы өчен шактый зур тираж белән басылып, тиз арада сатылып та бетә.

Иҗтимагый тормышның конкрет картиналары, кешеләре аша тискәре күренешләрне фаш итү Тукайның публицистикасына да хас. Аның күп кенә публицистик әсәрләрендә ачы сарказм, үтергеч ирония һәм үткен памфлет элементлары бер-берсенә үрелеп биреләләр. Тукайның көлүе үзенең эчтәлеге, объекты белән дә бик төрле. «Былтырның хисабы»нда (1912), мәсәлән, Камчылы ишан, карагруһчы Мөхәммәтҗан хафиз, Дума депутаты Байбурин, «Новое время» редакторы Меньшиков, Иран революциясен вәхшиләрчә бастырган Мөхәммәтгали шаһ кебек тарихи конкрет кешеләр һәм тормыш күренешләре тәнкыйть уты белән көйдерелә.