Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре

I БҮЛЕК. МӘГЪРИФӘТЧЕ Г.ИСХАКЫЙ ПОВЕСТЬЛАРЫНДА ХАТЫН-КЫЗ ЯЗМЫШЫН ЧАГЫЛДЫРУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Иҗатында мәгърифәтчелек идеяләренә мәдхия укыган «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» дигән хикәя язу белән башлаган Гаяз Исхакый, башка татар мәгърифәтчеләре кебек үк, хатын-кыз язмышы проблемасын да читләтеп үтми. Мәгърифәтчелек реализмының үзәгендә торган бу җитди мәсьәлә мөселман дөньясы өчен аеруча зур әһәмияткә ия була. Чөнки хатын-кыз азатлыгы һәм аның ир-ат белән тигез хокуклы булу мәсьәләсе мәгърифәтчелек идеологиясенең мөһим өлешен алып тора. Шул сәбәпле мәгърифәтчеләр бу проблеманы төрле аспектта яктыртырга омтылалар. Әйтик, хатын-кызга ир-атның, җәмгыятьнең, диннең, йолаларның, хакимиятнең мөнәсәбәтен ачу аша шул чорның рухи-әхлакый йөзен билгеләргә омтылу хасияте мәгърифәтче әдипләрнең әсәрләрендә үзәк урыннарның берсен алып тора.

Аерым кешеләрнең, гаиләнең, тирәлекнең хатын-кызга мөнәсәбәте мәсьәләсе Г.Исхакыйны да кызыксындыра. Татар хатын-кызларының язмышын ул милләт язмышына бәйләп карый, аларның ирләр белән бертигез хокуклы булмавын милләтне инкыйразга алып баручы сәбәпләрнең иң җитдие итеп таный. Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аның шәхес һәм балалар тәрбиячесе булуын танымаган һәм бу нәфис затларның рухи үсеше һәм камилләшүе өчен уңай шартлар тудыра алмаган милләтнең киләчәге бик караңгы, өметсез булуын искәртә. Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз өчен яхшы җирлек тудырырга булыша.

Г.Исхакый «Кәләпүшче кыз» (1900), «Остазбикә» (1910), «Сөннәтче бабай» (1911) повестьларында да «хатын-кыз – милләтнең рухын саклаучы» дигән принципка тугры кала. Әлеге әсәрләрдә алар «барысы да милләт сагында торучы, аның бүгенгесен кайгыртучы һәм киләчәген тәэмин итүче илаһи затлар, нык рухлы күркәм шәхесләр итеп тасвирланалар». «Ул икелә иде», «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәрләрендә Г.Исхакый татар милләтен инкыйразга дучар иткән сәбәпләрнең берсе – катнаш никах мәсьәләсен калку күрсәтә. Катнаш никахлар аша әдип руслашуның нечкәртелгән бер юлын күрсәтеп кенә калмый, бәлки мондый күренешләрнең ике милләтнең дә генофондын хәлсезләндерүгә сәбәп булуын, табигать кануннарына каршы килүен искәртә.

Әдәби әсәрләренең уртасына мәдәни геройны куеп Исхакый бу чорда да игътибар үзәгенә әхлак, гуманлылык проблемаларын урнаштыра. «Остазбикә» (1910), «Мөгаллимә» (1913), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәрләрендә хатын-кызның гаиләдәге урынын, ана мәхәббәте, бала хакы кебек гомумкешелек кыйммәтләрен югары бәяләп, үзенчәлекле чишелеш тәкъдим итә.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

... хатыны гына, Гаеп миндэ бит, Гаделем, калдыр мине, тап узенэ бала таба алырдай хатын, ... буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори ... инопланетяннар бу доньяда. Гадел кызны кочагына алып, колакларын ... телэгэн хатыннар узбэкчэгэ бераз татар сузлэре кыстырып анлатырга, аны ... Гадел, упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен ... хатын кайда яши, эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе ...

1.1. «Кәләпүшче кыз» повестенда Камәр язмышының бирелеше

Г.Исхакый, алда искәртелгәнчә, татар халкының милли язмышын хатын-кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карый. Татар кызларының язмышына һәм, гомумән, милләткә зур зыян китерә торган яман гадәтләрнең барлыкка килүе сурәтләнгән «Кәләпүшче кыз» повесте Г.Исхакыйның иң беренче иҗади казанышларыннан исәпләнә.

Әсәр беренче тапкыр 1900 елда Казанда басыла. Аның жанрын автор хикәя дип билгеләгән була. Әдипнең бу гыйбрәтле кыйссасы укучылар игътибарын җәлеп итә һәм ул бик тиз таралып бетә. 1902 елда әсәр кабат чыгарыла, Г.Исхакый укучыларыннан килгән бер хатны икенче басмага кушымта рәвешендә тәкъдим итә. Повесть өченче тапкыр, Лена Гайнанова тарафыннан хәзерге татар шрифтына күчерелеп, «Мирас» журналында дөнья күрде.

«Кәләпүшче кыз» повесте шул чор татар әдәбиятына хас мәгърифәтчелек реализмы кысаларында язылган. Г.Исхакый иҗатының башлангыч чорында кешене күбрәк тормыштагы гыйбрәтле хәлләр үрнәгендә тәрбияләргә омтыла. «Кәләпүшче кыз»да шундый башкаларга сабак булырлык гыйбрәтле мисал итеп Камәр язмышы алына. Ул, балачакта дөрес тәрбия ала алмавы сәбәпле, алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Автор бу фаҗигане язуының максатын «. Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр булуда нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер тән-биһдер (кисәтү)»[18; 72] дип күрсәтә.

Повестьның милли рухлы максат белән һәм укучыларга тәэсир итәрлек итеп язылуын матбугат уңай яктан билгеләп үтә. Әлбәттә, беренче чиратта әсәргә авторның каләмдәшләре бәя бирәләр. Мәсәлән, Йосыф Акчура болай дип яза: «Гаяз илә иң әүвәл Парижда таныштым: мәктәп аркадашы Садрида (С.Максудида) аның портреты һәм «Кәләпүшче кыз»ы бар иде. Татар әдәбиятының иң күп тәэсир белән укыган китабым «Кәләпүшче кыз» булды. Мәмләкәттән ерак идем. «Кәләпүшче кыз»ны укыган көнне шул Казанда гомер иттем һәм милләтемә чыккан иң тәһликәле (куркынычлы), иң агулы бер чуанның сызлавын үз рухымда хис кыларак гомер иттем. Хикәянең икенче басылуында гыйлавә (кушымта) ителгән хатны укыганда чыдый алмадым. мескен татар кызының сөкүте (түбәнлеккә төшүе), фәлякәте (афәте) . өчен озын-озын егладым. .«Кәләпүшче кыз» шагыйранә-шагыйранә дим, чөнки әдәбиятның ул кадәр хис вә тәэсир итә язылып, укучыларына да ул хис вә тәэсирне бирә алган нәүгына (төренә), мәнзум (шигъри) булсын-булмасын, шигырь (дип) әйтелә»[53; 65].

Г.Исхакыйның якын дусларыннан булган Сәгыйть Рәмиев белән Габдрахман Хөсәенов, әсәрне бәяләп, «Кәләпүшче кыз» китап базарында бик зур роль уйнап, «мөхәррир» таҗын кигәзән» [53; 78], – дип язалар.

Югары бәя алган бу әсәрдә, чыннан да, укучыны уйландырырлык, аңа сабак булырлык хәлләр тасвирлана. Ире үлеп, унбиш яшьлек кызы Камәр һәм унөч яшьлек улы Габделәхәт белән калган, кәләпүшләр тегеп тамак туйдыра башлаган Кәримә кияүгә чыгу фикеренә килә. Габделәхәтне мәдрәсә интернатына урнаштырганлыктан, кәләпүшләрне кибеткә илтеп тапшыру Камәргә йөкләнә. Һәм шушы кибеткә йөри башлау яшь кызның булачак фаҗигасенә нигез сала. Чөнки ул анда кызлар алдауны үзенә кәсеп иткән өлкән кибетче Вафа белән очраша. Ул яшь, чибәр кызны тизрәк кулга төшерү ягын карый. Үги ата йортында газиз анасының сүрелә төшкән мәхәббәтен, кими барган игътибарын тоеп яшәгән беркатлы, эчкерсез үсмер кыз үзе теләп диярлек Вафа кармагына килеп каба. Мәхәббәттә алдануын соңлап аңлаган Камәр асламчы Зөһрә карчык ярдәмендә кулдан кулга күчеп йөри башлый, аннан соң фәхешханәгә эләгә, начар авыру эләктереп больницага керә. Әсәр Камәрнең фаҗигале үлеме белән тәмамлана.

9 стр., 4489 слов

Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының ...

... кне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә. ... ын ,ә башка милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы - республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, ... чабышының чын мәгънәсендә драматик мизгелләрен аеруча калку итеп тасвирлый: “... атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Буласы ...

Кызның шундый түбәнлеккә төшүенең сәбәпләрен автор күбрәк аерым начар кешеләргә кайтарып калдыра һәм болай яза: «Камәр вакыйгасында күрелдеке шикелле кызларымызның сәфаләт галәменә керүләренә сәбәп булучылар Вафа илә Зөһрә кеби кешеләрдер» [20; 98].

Вафа Г.Исхакый тарафыннан бер-ике ел рәтсез-чиратсыз гына укыган, шулай да үзен бик укымышлы, гыйлемле санап, һәртөрле мәсьәләгә катышып, үз фикерен генә дөрес күрә торган кеше итеп сурәтләнә. Хатын-кыз мәсьәләсенә килгәндә, Вафа дөньядагы барлык матур хатын-кыз аңа рәхәтлек бирер өчен яратылган дип исәпли. Күргән бер чибәрне үзенә каратып, теләгенә ирешү өчен Вафаның бернәрсәдән дә тартынмый торган кеше булуын күрәбез. Ул тәмле телен дә кызганмый, төрле ялганга, хәйлә коруга да бара. Ә соңыннан бәхетсез кызларның нинди хурлыкка, түбәнлеккә төшүләре аны кызыксындырмый. Г.Исхакый Вафаны гөнаһсыз яшь кызларның бөтен гомерен харап итеп, аларны фәхеш юлына этәрүче дип кенә түгел, бәлки мондый имансыз гамәлләре белән мөселман галәменә, милләтебезгә тап төшерүче итеп күрсәтә.

Тыштан шәфкатьле булып күренгән Зөһрә карчык Камәр кебек кызларны кулдан-кулга тапшырып акча эшли, үз файдасын кайгырта торган кеше итеп бирелә. Чарасызлыктан кая барырга белми йөргән Камәрне алдап-йолдап фәхешханәгә китереп кертүче дә Зөһрә була. Г.Исхакый Зөһрә карчык кебекләрнең күп кенә яшь кызларны «кешелек саныннан этлеккә чыгып, фәхеш почмакларыннан җеназалары күтәрелү кебек бөтен галәме исламны рәнҗетә торган эшләргә башчы булуларын» [20; 113] күрсәтергә тели.

Әмма әсәрдә күпмедер дәрәҗәдә Камәрнең үзен гаепләү дә бар. Моның өчен автор намусын саклап калучы яхшы кешегә кияүгә чыгып рәхәт яши башлаган Васфикамалны Камәргә каршы куеп карый.

Мәхәббәтне китаплардан гына укып белгән Камәр яратуда алдашуны уйламый, ялган мәхәббәтне белми. Вафаның матур сүзләрен, мәгънәле күз карашларын үзенә гашыйк булуы дип уйлаган һәм үзенә гашыйк булган кешене сөймәү шәфкатьсезлек дип исәпләгән, сөйгәне өчен яшьлеген, сафлыгын да кызганмаган Камәрнең, беркатлы ышанучанлыгы, самимилеге аркасында, үзен-үзе һәлакәткә илтүен автор ачынып яза. «Ай, мескинәне тотып калучы булсачы, бу бәлаләрдән әллә котылыр иде» [20; 115], – ди ул. Ләкин Камәрне «рәхәт галәменнән михнәт галәменә» керүдән беркем дә туктатып калмый. Дус кызлары, тәҗрибәсез булганга күрә, Камәрнең бу эштән күңелен биздерәсе урынга анын дәртен генә арттыралар. Үзләре дә шундый бәлагә тарыган дусларының: «Мин харап булдым, исемем-чабым китте, миннән генә көлмәсеннәр әле, бу да шулай безнең төсле булсын!» [20; 123] – дип, Камәрне котыртуларын күрәбез.

5 стр., 2486 слов

Әдеби . «Ар-намыс мәселесін автор «Батыр Баян» ...

... Қолдану «Ар-намыс мәселесін автор «Батыр Баян» шығармасында қалай көтерген?» эссе жазу. Оқушылар эссе жазады Аяқталуы Сабақты бекіту ... Пәнаралық байланыс Музыка, қазақ тілі. Алдыңғы оқу «Батыр Баян». Екінші тарау. Сабақтың жоспары Жоспарланғануақыт Сабақ барысы ... өзіне аудара алады. Тілдік құзіреттілік кейіпкерлердің іс-әрекеті мен автор берген портреттік мінездеме Ресурстар Оқулық, суреттер, топқа бө ...

Ә инде Камәрнең иң якын кешесе булырга, бөтен серләрен уртаклашып, киңәш бирергә, ялгыш адымнар ясаудан тыеп, дөрес юл күрсәтергә тиеш булган ана кешенең кызга игътибары кими. Автор тарафыннан «бала җанлы, йомшак күңелле» итеп бирелгән Кәримәне тормыш шартлары икенче кешегә кияүгә барырга мәҗбүр итә. Әтисе әзерләгән бар җиһазны таратып, үз фатирларыннан күчеп китүләренә, әнисенең башка кеше белән тора башлавына бик хәсрәтләнгән Камәрнең кичерешләрен автор тәфсилләп сурәтли. Яңа гаиләдә Камәргә игътибарның шактый кимүе, кызда барган үзгәрешләрнең ана күзеннән читтә калуы сизелә. Һәм, мөгаен, менә шушы хәлләр, яшүсмер кыз башына төшкән хәсрәтләр элегрәк «мин әни сүзеннән бер дә чыкмыйм» дип торган Камәрнең әнисеннән читләшүенә китергәндер.

Гомумән, әлеге повестьта кешенең үз-үзен тотышын, аның нинди тәрбия алуына һәм, гомумән гаиләви-әхлакый мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыру кебек мәгърифәтчелек реализмы «кагыйдәсе» тулысынча үтәлгән кебек.

Г.Исхакый хатын-кыз мәсьәләсен яктыртуга багышланган икенче бер әсәрендә – «Теләнче кызы» романында исә әсәр идеясе башкарак яссылыкта ачыла. Ачыграк әйтсәк, анда, ата-анасы бик иртә үлеп, бөтенләй ятим калган, әмма тормышның төбенә төшсә дә, үзенең күңел сафлыгын һәм иманын югалтмаган Сәгадәтнең, тормыш баткаклыгыннан котылып һәм аң-белем алып, күркәм зыялы затка әверелүе сурәтләнә. Камәрнең һәлакәткә килүе күбрәк гаилә мөнәсәбәтләренә, дөрес тәрбия алмауга бәйләп каралса, Сәгадәтнең бәхетсезлеге инде шул чор җәмгыяте тәртипләре нәтиҗәсе рәвешендә алга баса. Бу хәл «Теләнче кызы»ның «Кәләпүшче кыз»дан аермалы буларак тәнкыйди реализм кысаларында язылганлыгын раслый.

«Кәләпүшче кыз» повесте Г.Исхакый иҗатының башлангыч чорында язылган һәм шулай ук гыйбрәтле мисал рәвешендә тәрбия мәсьәләләрен яктырткан «Бай углы» повесте белән охшаш. Г.Исхакыйның бай угылларының нинди тәрбия алулары һәм бу тәрбиянең ни дәрәҗәдә зарарлы булуын күрсәтү максатын куйган әлеге повесте да мәгърифәтчелек реализмы рухында язылган.

Әдипнең беренче чор иҗатына бәя биреп, Җамал Вәлиди әлеге әсәрләр хакында болай ди: «. Болар никадәр саф диялна (саф күңелле) вә никадәр әхлакчы! Боларда әле сәнгать бик аз эш күргән. Типлар юк, сурәтләр дә гаять юка булып, алар артында яшеренгән вәгазь иң гади күзгә күренеп тора. . Шулай булса да, ул шул вакытта ук үзенең иң истигъдадын (зирәклеген), табигатен, хөласа (иң чын) Гаязлыгын күрсәтә. Аның язганнарында башкаларда күрелмәгән бер хөлүс (эчкерсезлек) вә җәдит (яңалык) күрелә. Ул чагында ук милләтнең чын авыруларын карый, зур яраларын күрсәтә, күп сырланмый, фәлсәфә сатмый» [8; 70].