Шул китудэн Фирузэ бик озак еллар авылга кайтмады. Анын
Ташкент якларына китеп урнашуы, анда малай табуы турындагы
хэбэрлэр авылга таралды таралуын. Мэрфуга да инде пенсиягэ
чыгып, чучка каравын ташлаган, ара- тирэ бригадир чакырганда
торле эшкэ йорде. Кызынын хатларын укып, оныгынын фотоларын
соеп, шул фотолар белэн сойлэшеп гомерен уздырган бер мэлне
Фирузэ анасын да уз янына яшэргэ чакырып хат язды. Мэрфуганын
бер якка авышкан ое ботенлэй ятимлэнеп калды, тора- бара
каралтысын сирень, чаган агачлары басты.
Бервакыт авыл советы каршына монарчы бу тирэдэ номеры
таныш булмаган машина килеп туктады. Юлаучы,
- Фирузэ дигэн
хатын кайда яши, эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай.
Энисе улгэндер инде. Адресы кирэк иде, — дип кибеттэн кайтучы хатыннарга морэжэгать итте.
Урамда жыелышып торучы эби- чэбилэргэ шул гына кирэк тэ инде.
Нэмэдэй Фирудэ ул? Кем кыды? Югарочныкымы? Тубэн очтанмы?
Эллэ утрочныкымы! Бэй, эллэ теге Мэрфуга кыды турында сораймы
ул, дип, бер берсен булэ- булэ авылдагы ойлэрне, ойлэрдэге
кешелэрне барлый башладылар. Шул Мэрфуга кыдыдыр. Авылда
бутэн Фирудэ юк бит, дип, сузне тогэллэп тэ куйдылар. Бикбау
халкынын шулай матур итеп, з хэрефен д дип бераз башкортчалап
сойлэшуе кызык тоелды юлаучыга.
- Фирудэ булса булсын. Адресын да эйтегез инде,апалар.
- Уйнаштан туган Фирудэне эзли инде бу. Ни, кем диеп эйтэем
узенэ, ул бит читкэ чыгып китте. Шунда бала тапты диделэр. Авылга
бик куптэннэн кайтканы юк. Э син кем буласын, нэмэшлэп аны
эзлисен?
- Мин Гадел булам. Сезнен якныкы тугел. Бик кирэк иде ул мина. Табасы иде аны.
- Сонга калгансын балакаем. Бик яшь чакта эзлисен калган аны.
Ай,хай, бик серле эле синен безнен авылга килеп, эллэ кайчан читкэ
чыгып киткэн кешелэрне эзлэвен,хэерлегэ булсын.
- Ярар, суз боткасы ясап тормагыз инде, чит кеше янында, дип,
тагын берсе сузгэ кушылды.- Ташкент ягына чыгып китте ул Фирузэ
укуын ташлап. Бик куптэн инде. Берничэ ел элек анасын да уз
янына алдырды. Бик кирэк булса,шуннан эзлисен инде, жанкаем, —
дип энгэмэне тэмамлап, урам буйлап таралыштылар.
Гадел тагын юлга ашыкты.
****
Гадел Фирузэнен Минзэлэдэн ерак юлга чыгып киткэнен, укуын ташлавын да
«Сугыш һәм безнең нәсел»
... төрле эшләрдә катнашкан. 1945 нче елны сугыш беткәч, авылга исән калганнар кайта. 7 нче классны бетергәч, ... бер кешегә кияүгә чыга һәм яшәргә Себер ягына чыгып китә. Шулай итеп Нурлы әби, үзенең һәм килендәшенең ... зләре йөрткән. Я сыерга менеп атланып, я инде башына бау тагып сыерны әйдәкләп, бауны алдан ... орлыкны тубалга салып, шуннан кул белән сибә-сибә барганнар. Инде үсә төшкәч, җәй көннәрендә укулар ...
белмэде. Хэер, белергэ дэ телэмэде. Тора- бара ул аны ботенлэй кунеленнэн
сызып ыргытты. Техникумны тэмамлагач, Казан тирэсендэге районга агроном
булып эшкэ урнашты. Авыл яшьлэренен кубрэге Казанга йореп эшлэулэре, ялга
авылга кайтып ял итулэре, акчаны да аннан кубрэк алулары Гаделнен дэ женен
котыртты. Агроном булып тездэн саз ерып йорим. Кесэмдэ акчам, утырып
йорергэ машинам да юк. Ни пычагыма мина бу басу эше, дигэн уйлар кунеленэ
ешрак керде. Коннэрдэн бер конне хужалык житэкчесенэ керде.
- Эштэн жибэруегезне сорыйм. Уз эшем белэн шогыльлэнергэ телим. Зинхар кире
какмагыз, — дип житэкчегэ гаризасын сузды.
Хужалыкнын эшлэре чыннан да горлэп бармый, жэй буе эшлэгэннен дэ акчасын
бирэ алмаган житэкче, нишлэсен, гаризасына имзасын салды. Шул коннэн Гадел
ирекле кошка эверелде. Ялга кайткан авыл яшьлэре белэн Казанга шабашкага
чыгып китте. Эшен яратып эшлэде, анын эшлэгэнен куреп, тиздэн хужа кеше
узен бригадир итеп кутэрде. Ел артыннан ел уза торды, Гадел узенэ башта тулай
торакта жун генэ бэягэ аерым булмэ сатып алды, сонрак, аны сатып, 2 булмэле
фатир алып, иптэшлэре белэн хэзергечэ евроремонтлап, жихазлап куйды.
Иркен фатирында бар да бар, тик Гаделнен жанын жылытырлык кыз гына
очрамый эле.
Казан хэтле Казанда кызлар буа буарлык анысы. Тик талэплэре бик зурдан.
Имеш синен фатирын да,машинан да, акчан да куп булса, синен белэн
сойлэшергэ була. Хе, акчам куп булса, мин узем се зне сатып та алыр идем дэ,
акча артмый шул эле. Эле очрашкан саен, чэчэген кая дип ирен турсайткан
булалар. Очрашкан саен чэчэк кутэреп барырга, минем оранжереям юк. Туган
коннэрен дэ зурлап билгелэп утэргэ телилэр. Кыскасы, Казанда бер тон чыгарга
ярашлы кызлар гына очрады бит эле мина, дип зур караватына сузылып ятып
хыялларга бирелеп, йоклап китте. Тошендэ ул беренче мэхэббэте Фирузэне
курде. Бик зур чэчэк бэйлэме кутэргэн, юк чэчэк тугел, бала кутэргэн, ахры. Эллэ
чэчэкме? Узе матур итеп елмая.
Тошен ботенлэй ук хэтерлэп бетермэсэ дэ, яхшы кэеф белэн уянды Гадел.
Куптэн инде узенэ аерым кече предприятие ачып жибэреп, такта эшлэре белэн
маташа ул. Кул астында эшлэучелэр дэ кэнэгать узеннэн. Коннэрдэн берконне
Киров олкэсенэ эш белэн барырга туры килде. Юлда очраган кешелэрне кызгана
ул. Узенен дэ яшь вакытта попуткага утырып йоргэннэрен онытмый, шуна да юл
читендэ басып торучыларны утыртырга тырыша. Бу юлы исэ ана юл читендэ
басып торучы жирэн чэчле туташ юлдаш булды. Шаян сузле, кынгырау
чылтыравы кебек чылтыратып килэ торган кызнын исеме Румия икэн. Юл буе
сойлэшеп,колешеп бардылар. Гомер булмаганны, Гадел кыздан телефон
номерын сорап алды, узенен визиткасын кызга тэкьдим итте. Командировкадан
кайткач та, Румия егетнен кунеленнэн чыкмады. Телефоннан шалтыратыпсойлэшулэр ешайды. Нихаять, кыз егет янына Казанга кунакка килергэ
ризалыгын бирде. Кон буе паркларда йореп, Казансу буйларын кузэтеп
арып-талып, Гаделнен фатирына кайтканда вакыт бик сон иде инде. Кыз юыну
булмэсеннэн чыгып, балкон тэрэзэсе янына барып басты.
Сочинение мин кулыма китап алам
... итеп, автор безне китапларны сөяргә,белемле булырга чакыра. ГИА-сочинение 1. Мин кулыма китап алам...(Р.Миңнуллин тексты буенча) Текст ахырында китерелгән сүзл ... бөтен мәгълүматны ала. Милләтебез тарихын, гореф-гадәтләрен без алар аша гына аңлый алырбызмы? Компьютер бездә ... авторның "элеккечә яшь, дәртле, моңлы” кыңгыравы гына вакытка бирешми. Беренче чиратта, автор кадерле истәлекнең мәңгелек булуын ...
- Гадел, упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен намуслы булуына ышанып
килдем синен янына. Мина тимэссен дип ышанам.
Гадел дэ диваннан торып анын янына чыкты.
- Мине хайван дип уйлыйсынмы эллэ? Кил эле яныма. Мин бит сина бер курудэ
гашыйк булдым. Мин инде яшь егет тугел, узен куреп торасын. Гаилэ корырга да
куптэн вакыт мина. Кызлар упмэдем тугел, булдылар алар. Лэкин берсе дэ кунел
турендэ оялый алмады. Э син мине сихерлэден дэ куйдын. Жирэн чэчле
кешелэрне инопланетяннар дигэнне ишеткэнем бар. Эллэ доресе шулай инде?
Румия бу сузлэрдэн чыркылдап колеп жибэрде.
- Жулэркэем, без барыбыз да инопланетяннар бу доньяда.
Гадел кызны кочагына алып, колакларын кытыклый, анын бераз гына бодрэрэк
чэчлэрен иреннэре белэн кабып уйный башлады.
- Румия, минем сина бер утенечем, юк инде, нинди утенеч, минем сина телэгем,
эй, тэкьдимем бар.
Гаделнен башы эйлэнеп, узе эйткэн сузлэрне узе ишетмэслек дэрэжэгэ житте.
- Румия, чык мина кияугэ. Хатыным бул. Иртэгэ иртук синен эти- эниен янына
кайтып ризалыкларын алырбыз. Ышан мина, мин доньядагы ин тугры ир
булырмын.
- Син чынлап торып эйтэсенме бу сузлэрне, Гадел? Мин дэ сина беренче курудэ
ук гашыйк булдым. Без бит синен белэн телефон аша гына сойлэшеп, аралашып
тордык. Бу бит безнен беренче мэртэбэ очрашуыбыз гына.
- Кадерлем минем, бер- беренне белу очен айлар- еллар кирэкми хэзер. Элек
кенэ ул оч, биш ел буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай
йори йори сунгэн. Э мин сине яратам, ишетэсенме, я-ра-там!
Егет шашып- шашып кызны убэ башлады.
- Гадел, житте, тукта эле. Аягымны козэн жыера. А-аа!
Бары тик шул кычкырудан гына Гадел айнып киткэндэй булды. Чынлап та,
ваннадан яланаяк чыккан кызнын аягын козэн жыерган иде. Аякны калын солге
белэн тореп, диванга кутэреп кертеп яткыргач, Гадел Румиягэ тэмле итеп чэй
ясап китерде дэ, тыныч йокы телэп, узе йокы булмэсенэ кереп китте.
Тоне буе икесенен дэ йокысы йокы булмады. Иртэнге ашны кафеда ашарга
булдылар. Сузсез генэ тамак ялгаганнан сон, Гадел кызга Мега сэудэ узэгенэ
барып кайтырга тэкьдим ясады. Кызнын Казаннын зур сэудэ узэклэрендэ
булганы юк иде, ул, икекуллап риза булды. Бераз кибетлэрне урагач, сэудэ
узэгендэге ресторанга тошке ашка керделэр. Син ашарга сайлый тор, мин хэзер
килэм, дип, кызнын кулына меню китабы тоттырып, Гадел тиз генэ юкка чыкты.
Унбиш минут та утмэгэндер, кулына чэчэклэр бэйлэме тоткан Гадел, кыз
каршына килеп тезлэнде.
- Румия, чык мина к ияугэ. Мин синен ирен булырга эзермен.
Егет кызга кулындагы кечкенэ кызыл тартманы ачып, кашлы. йозек сузды.
- Гадел, мин риза.
Озак уйлап тормадылар, тамак туйдыргач, шул сэудэ узэгеннэн булачак эби
белэн бабайга кучтэнэчлэр,булэклэр алдылар да, Киров олкэсенэ юл тоттылар.
Кызнын эти- энилэрен кура жилэге кебек пешеп олгергэн кызларынын кинэт кенэ
бер ике мэртэбэ кургэн кешегэ ризалык бируенэ сэерсенсэлэр дэ, Казан
каласында яшэуче, бер дэ ойлэнмэгэн, эчми- тартмый торган бай егеткэ кияугэ
На татарском языке минем яраткан шагыйрем
... н ә с ә б ә тл ә рен д ә ә йтеп барган. М ә с ә л ә н, Сочинение «Минем яраткан язучым» Татар теле әткәм – әнкәм кебек үк якын дип язуы өчен, Габдулла Тукай минем яраткан ... җ и һ анга к ү ренерлек кадерле Тукаебыз!» Д ө рес, без аны чорына карап, ү зебезч ә файдаланырга тырышабыз. ... Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда ... Тукай кечкенәдән татып яши. Габдулла Тукайның кайсы гына шигырен ...
чыгуына соенделэр. Озакка сузмыйча Гаделнен дэ туган ягына кайтып танышып
килделэр хэм Казанда ресторанда горлэтеп туй ясадылар. Тормышлары
майлаган арба кебек тигез барды. Румия керфеклэр ясату шогылен уз итте. Яна
бай танышлары артты, акча мэсьлэсендэ дэ проблемалар тумады.
Отпускыларын башта Кара дингез ярында уздырсалар, сонрак Испания, Таиланд
кебек иллэрдэ ял итэ башладылар. Печэн вакытлары якынлашкач, авылга
кайтып, су коенып, печэн чабып, жилэклэр жыеп хозурландылар. Ал да гол
барган доньянын бары бер ягы китек иде. Табиблар Румиянен беркайчан да эни
була алмаячагын анлаттылар. Бармаган медицина узэге, эчмэгэн даруы
калмады Румиянен,файдасы гына тимэде. Гадел дэ бу кимчелек белэн килешкэн
иде инде, тик хатыны гына,
- Гаеп миндэ бит, Гаделем, калдыр мине, тап узенэ бала таба алырдай хатын, —
дип узэгенэ утте.
Кабат-кабат кабатланган бу сузлэр Гаделнен дэ йорэгенэ ук булып кадалды.
Коннэрдэн берконне ул гомерендэ икенче тапкыр Казаннан Бикбауга юл алды.
*******
Казан тугел, Чаллыда да сирэк булган Фирузэне поезд куз курмэгэн, колак
ишетмэгэн якларга алып китте. Богелмэ вокзалында кеше куп тугел иде,
поездагы плацкарт вагоннын ян тэрэзэсе утыргычында кузен тэрэзэдэн
алмыйча, бите буйлап туктаусыз яшь агызучы чандыр гына гэудэле яшь кызны
куршелэре бик тиз абайлап алды. Эллэ узбэк, эллэ тажик гаилэлэре, ирлэре
хатыннары, бергэлэп, поезд кузгалып китугэ, горлэшэ- горлэшэ ашап алдылар.
Ирлэре, тамак туйдыргач, остэге ятакларга менеп урнашты. Тиздэн ботен
вагонны селкетердэй булып гырлый да башладылар. Хатыннар бер мэл сузсез
генэ тэрэзэгэ карап бардылар, экрен генэ уз теллэрендэ сойлэшеп тэ алдылар.
Поезд тэгэрмэчлэре дык- дык итеп шакылдаган саен, Фирузэгэ, алар шулай
аннан мыскыллап колэ кебек тоелды. Кая бара, анда аны кем котэ. Кемгэ кирэк
булачак синен уйнаштан туган балан. Фирузэнен баш мие гожли, яндагыларнын
сойлэшкэнен тугел, уз эчендэ туган сорауларны узе дэ анламый.
- Кыз, хай, бала, — дип жилкэсенэ кемдер кагылгач, кына Фирузэ айнып киткэндэй
булды.
Балам, кук чэй эч, эйдэ елама, хай, хай, — дип хатыннар анын янына чумэште.
Анын хэлен белергэ телэгэн хатыннар узбэкчэгэ бераз татар сузлэре кыстырып
анлатырга, аны юатырга телилэр. Узен кызганучы кешелэр табылуга, Фирузэ,
тынычлану урынына, башын куллары остенэ салып уксеп ук елап жибэрде.
Кытыршы куллары белэн чэченнэн сыйпап, жилкэлэреннэн кочаклап бик озак
юаттылар аны. Нихаять, елаудан шешенеп беткэн йозен кутэреп, Фирузэ узбэк
хатыннарына рэхмэтен житкерде. Балам, чэй эч, дип кыстый кыстый чэй
эчерделэр, урынынны жэеп йоклап ал, дип, тынычландырдылар. Чынлап та,
вагоннын бишек кебек тирбэлеп баруы Фирузэнен дэ кузлэренэ йокы оеткысы салды. Поезд бер экренли, бер елгыр аргамак кебек, алга чаба. Юл читендэге
авылларга, калаларга кычкыртып сэлам бирэ дэ, тагын алга омтыла. Гуя, шушы
тимер ат та белэ Фирузэнен серлэрен, аны тизрэк еракка илтеп, бар булган
хэсрэтлэрен оныттырасы килэ.
Еще в поезде лейтенант николай потапов сочинение
... побороть даже смерть. Это произошло в рассказе К.Г. Паустовского «Снег». Лейтенант Николай Потапов не хочет идти в родной дом после смерти отца, ... из нас вопреки ужасу войны и смерти. Сочинение: Как нужно вести себя в экстремальных ситуациях? Над этим вопросом размышляет Г. ... и бомбёжка была не страшна. Бабушка вселяла в окружающих уверенность в близкой победе, надежду на добрые вести от родных, ...
Узбэк апайлары ике тэулек буе Фирузэне уз кызларын баккандай, яратып,
тэрбиялэп, ашатып- эчертеп бардылар. Бер белмэгэн кешелэрнен шулай изге
кунелле булуларына шак катты Фирузэ. Анын кая хэм кемгэ баруын да, комэнле
икэнен дэ, энисенен берузе тэрбиялэп устеруен дэ — барсын да шушы ике хатын
гына белде. Узара узбэкчэ сойлэшеп, бу балага ничек ярдэм итик икэн дип, баш
ваттылар.
Казахстан далалары да артта калды, вагонда да кешелэр саны кими барды.
Поездда бару кызык тоелды Фирузэгэ. Эле генэ айгыр кебек алга ыргылган
поезд, тизлеген экренэйтэ, ва гондагы халык тоенчеклэрен сумкаларын кутэреп,
чыгу ягына ашыга, ул арада вагонга шау- гор килеп, яна пассажирлар кереп
тула. Станция саен гына тугел, багана саен туктый ахры бу поезд дип уйлады
Фирузэ. Энэ анын куршелэре дэ ыгы- зыгы килеп, капчыкларын, эйберлэрен
барлыйлар. Димэк, тиздэн килеп житэбез. Нинди икэн ул Ташкент дигэн жир. Таш
шэхэрме икэн? Биек микэн йортлары, эллэ безнен Минзэлэдэге кебек уз ойлэре
белэн яшиме икэн халкы? Фирузэнен умарта оясы кебек гожлэгэн башына эллэ
нинди уйлап керде, булыр- булмас сораулар туды.
- Нэнем, анда Ташкент, килдек,- дип, аны да эйберлэрен жыйнарга, чыгарга
эзерлэнергэ куштылар.
Узбэк хатыннары, нихаять, серне ирлэренэ чишэргэ булдылар.
- Бала бит яшь. Туганнарына килэ, адресын белэ, лэкин куптэн курешмэгэн
туганнарына хат салып та узенен килэсен белгертмэгэн. Бэлкем аны кабул
итмэслэр. Бик кызганабыз. Ярдэм итик. Иншалла, ярдэмебезне Ходай куреп,
узебезгэ савабы булыр,- дип ялвардылар.
Ташкент каласына кергэч, поезд ташбака тизлеге белэн вокзал ягына урмэлэде.
Фирузэ тэрэзэгэ капланып, Ташкент урамнарын кузэтте. Ай- хай зур икэн! Ул
алтын тубэле, яшел тубэле мэчетлэр! Ул куккэ ашкан манаралар! Ул эреле
ваклы, биек хэм тэбэнэк йортлар! Урамнарда кул арбасы тартып баручылар,
аяклары жиргэ тияр- тимэс булып асылынган агайларнын бозау хэтле генэ
ишэклэргэ атланып баруы. Ботен нэрсэ узгэ иде монда. Гажэплэнудэн,
аптыраудан Фирузэ поезднын инде вокзал бинасы каршында туктап торуын да
сизмэде.
Бала, эйдэ,эйдэ, дип ашыктыргач, тиз генэ тоенчеген, сумкасын кулына алды да,
таныш узбэклэре артыннан атлады.
Мондагы тавыш, ыгы- зыгыдан кинэт башы эйлэнеп китте, эле ярый узбэк агай
тотып калды.
Танышлары Фирузэгэ туганнарынын адресын Ташкентнын узендэ тугел, э
шэхэргэ ерак тугел урнашкан кышлак, лэкин якын булса да, узенэ генэ барырга
таныш тугел жирдэ куркыныч икэнен анлаттылар. Беренче кичке Фирузэне
узлэренэ алып кайтып, ял иттереп, юындырып, тузанлы киемнэрен юып, остенэ
ефэк тукымадан тегелгэн узбэк кулмэге кигезеп, башына кыйгачлап
ялтыравыклы юка яулык бэйлэттелэр. Вай, вай, матур бала. Бэхетле бул, дип
юрадылар. Фирузэ туземсезлек белэн тан атканны котте. Нэфисэ апасы ничек каршы алыр? Жизнэсе каршы килмэсме? Ойлэре зурмы икэн? Балалары узлэре
белэн тора микэн?- энэ шуларны уйлый- уйлый нихаять кон туды. Узбэк
халкынын тырышлыгы капка тобеннэн ук куренэ, иртук торып капка топлэренэ
На узбекском языке про ташкент
... на 12 областей и суверенную республику Каракалпакстан. Город Ташкент является столицей государства. Население столицы свыше 2.5 млн. человек. В столице есть метрополитен. Государственным языком является узбекский. Русским языком ... регионе высокоскоростная железная дорога соединяет узбекские города Ташкент и Самарканд. 36. Впервые в истории изображение движущихся предметов на расстоянии по радио было ...
су сибеп, ялт итеп себереп куйганнар, ишек алдындагы тэбэнэк сэкедэ торле
торле савыт- саба. Виноград агачлары уратып калган мэйданчыкка киез
тушэлгэн, анын остенэ дистэлэгэн мендэр куелган. Фирузэгэ тормышнын бу ягы
да сэер тоелды. Ничек инде ойдэ ашамыйча, ишек алдында ашап утырасын?
Куршелэр курсэ? Тик, бездэн аермалы буларак, узбэклэрдэ койма ярыгыннан
куршелэрне кузэтмилэр икэн. Чонки койма урынына, балчык белэн сылап
эшлэнгэн биек диварлар йортлар арасында. Узбэк танышлары уз йортлары
белэн яшэп, бер як диварлары буена ости ости тагын эллэ ничэ булмэ — йорт
ясаган. Хэр балага аерым йорт тозилэр икэн биредэ. Башка чыккан хэр бала ата-
анасы белэн бер ишек алдында яши, аларнын эшен дэвам итэ. Саманнан
салынган йортнын стеналары калын, тыштан акбур белэн агартылган,
булмэлэрдэ тушэмгэ кадэр биеклектэ мендэр, ястыклар оелгэн, матраслар саны
бихисап. Ой эчендэ дэ жихазлардан тэбэнэк остэллэр, козгеле шкаф хэм
телевизор.
Дәвамы бар.