МБГБУ “Иске Кәшер төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Газизова Р.Р., 5 нче сыйныф укучысы
Мин – авыл баласы…” хикәя – тасвирлама.
Укытучы:Фазлыева Г.С., башлангыч сыйныф укытучысы.
Мин – авыл баласы. Мин – табигать баласы. Табигатьнең кеше көче җитмәслек могҗизасы бар. Анда булган һәрбер үзгәрешкә гел гаҗәпләнеп, сокланып карыйм. Кыш көне — күз ачкысыз бураннары, аяк астында шыгырдаган көмеш төсле карлары, җәй – чәчәкле болыннары, безне иркәләгән кояшы, үзенең рәхәт, җылы кочагына алырга торган елга — күлләре, көз – алтындай сарылыгы, муллыгы, ә яз – табигатьнең уянуы, күзне иркәли торган хәтфә яшеллеге, бернинди оркестр да алмаштыра алмый торган кошлар сайравы белән матур. Шушы матурлыкны күрер өчен кеше бер генә минутка туктап, күңел күзе белән як-ягына карасын иде. Бигрәк тә туган ягым табигате сихерли мине. Мин чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үстем. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли.
Безнең Туган илебез Русия диеп атала, ә туган дәүләтебез – гөлчәчәкле Татарстан. Ә инде туган авылыбыз Сарайлы -Татарстан дәүләтенең кечкенә бер өлешен тәшкил итә. Татарстан картасында ул бер нокта гына булып күренсә дә, туган авылыбыз безнең өчен иң зур, иң кадерле җир булып тоела. Сарайлы авылы дөньяның иң матур кочагында урнашкан. Безнең авылыбыз тау өстендә урнашканга күрә, хан сарайлары кебек бик ерактан ук күренеп тора. Ә авылыбызның табигатен курсәгез… Аны һәрьяклап урман, таулар, саф салкын сулы чишмәләр уратып алган. Җирләр ачыла башлау белән, монда умырзаялар калкып чыга. Ә умырзаялардан соң ландышлар чәчәк ата. Урманга килеп кергәч тә аның хуш исе борынга бәрелә. Беренче ландышлар, нинди матур, нинди нәфис һәм иркә алар. Аларның җанга ничек якын икәнлеген язып та, аңлатып та бетерә торган түгел. Үзе шушы матурлыкны күрмәгән кеше моны бервакытта да аңламаячак. Алар һәр язда беренче Май бәйрәменә чәчәк аталар. Һәм без һәр елны май аенда укытучы апабыз белән шушы урманга экскурсиягә киләбез. Беренче ландышларны да беренчеләрдән булып без укытучыбызга бүләк итәбез. Ә сез аның шушы нәфис, матур чәчәкләргә ничек сөенгәнен күрсәгез, мондый вакытта аның йөзе елмаю белән тула.
УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK
... торган бай егеткэ кияугэ чыгуына соенделэр. Озакка сузмыйча Гаделнен дэ туган ... буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори йори ... Казан тирэсендэге районга агроном булып эшкэ урнашты. Авыл яшьлэренен ... уянды Гадел. Куптэн инде узенэ аерым кече предприятие ачып ... Гадел, упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен намуслы ... яши, эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе улгэндер инде. ...
Без чәчәкләрне бервакытта да тамыры белән җыймыйбыз, чөнки укытучыбыз шулай өйрәтте. Ландышлардан соң, тугызынчы майга сирень, шомырт куаклары чәчәк ата. Бу вакытта безнең болын әкият бакчасына охшап кала. Без, балалар, барыбыз да шушы матурлыкны күреп калырга болынга ашыгабыз. Нинди генә бөҗәкләр, бал кортлары юк анда. Ә ничек матур итеп кошлар сайрый, әйтерсең алар берсен-берсе уздырырга тырышалар. Ул кошларның җылы яктан туган якларыбызга кайткан вакытта авылымның матурлыгын, гүзәллеген күрсәгез сез? Мондый вакытта минем авылым бер сихри утрауга охшап кала. Авыл кешеләре кошларны бик җылы каршылый. Һәрбер агачка, һәрбер өй кыегына сыерчык оялары куела. Шөкер, кешеләр кошларга карата бик тә мәрхәмәтле. Сигезенче мартка кара каргалар килсә, нәкъ бер айдан беренче сыерчыклар күренә. Ул чут-чут итеп, сузып-сузып сайраган сыерчыкларның җырына сокланмый мөмкин түгел. Шулай итеп алар үзләренә оя сайлый. Аларның канатлары кояшта елык-елык итеп тора. Безне менә чынлап та табигать балалары дияргә була. Чөнки безнең бөтен бала чагыбыз табигать кочагында үтә бит. Без, авыл балалары шушы гүзәл табигатьнең бишегендә туып-үскән гади табигать балалары – бәхетле балалар.
Авылыбызның тарихы турында да сөйләп китмичә булмый. Мәгълүм булганча, Сарайлы җирләре борынгы Болгар дәүләтенең иң көньяк-көнчыгыш читендә булган. Элек-электән Мәскәү хөкүмәтендә Кама аръягы җирләре, Себер җирләренә кадәр, «Башкорт җирләре” дип аталган. Кама — Агыйдел елгалары арасында борын-борын заманнарда ук төрле-төрле ырулар гомер сөргән. Бу төбәктә фин-угыр кабиләләре дә яшәгән. Бу кабиләләрнең теле соңыннан маҗар (венгр), коми, удмурт, мари, мордва, эстон, карел, фин телләрен тудыруда «чишмә башы” булган. Тарихчы С. И. Руденконың «Башкортлар” дигән китабында 1730 елда Уфа провинциясе канцеляриясендә төзелгән волостьлар исемлеге бирелгән. Анда Агыйдел, Игәнә, Ашказар елгалары буйларында Юрматы волостенең җирләре булуы күрсәтелгән. Игәнә елгасы буенда кайчандыр нугайларның юрматы ыруы кешеләре яшәвен өздереп әйтергә була. Идел-Чулман (Кама)-Агыйдел-Җаек елгалары арасындагы жирләрнең болгарларныкы булуы халык күңелендә һәрвакыт төрле риваятьләр, шәҗәрәләр аша сакланып килгән. Казан ханлыгы чорында Кама аръягындагы жирләрне махсус ярлыклар (грамоталар) белән аерым эш күрсәткән кешеләргә бирү тәртибе булган. Аны бирү тәртибе, Казан ханлыгы яшәүдән туктагач та, сакланып кала. Теге яки бу хезмәте өчен аерым кешеләргә ерактагы жирләр, грамоталар белән, бүләк итеп бирелгән. Мәсәлән, 1595 елгы грамота буенча Сарайлы авылы кешеләренә, аерым алганда, Туктамышка һәм аның иптәшләренә Кама артындагы Кабан, Оргыды, Тәкермән, Мәләкәс, Ирнә, Карамалы, Кәүжияк, Тегермәнлек, Сөрәнчәк һәм тагын башка вак елгалар тирәсендәге жирләр бирелгән.
Туган тел җәүһәрләре
... дөньябызга да ямь өстәүче табигать булмаса, яшәү бик күңелсез булыр иде, кеше күңеле гел тупаслана, мүкләнә, картая барыр иде. Укучылар, безне ... дәрес сездә ... Безнең бу сәяхәт вакыт буенча да, Идел елгасының агышы буенча ... Туган табигатебезнең язмышына без беребез д ... се ... Дәрестә җавап биргән укучыларга билгеләр куела. Өйгә эш: «Иделнең дә бар бит үз язмышы, Иделнең дә бар бит үз юлы», - дигән темага сочинение ...
Туган як табигате ул – һәрбер кеше өчен дә иң мөһим, иң кирәкле әйбер, минемчә. Тирә-ягыбыз, туган җир – яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит Экологияне үзебез пычратуыбыз турында уйлыйбызмы икән? Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләренә пычрату, яр буйларын чүп түгү урыны ясаү,очсыз-кырыйсыз урманнарны акча эшләү өчен генә бер мәгьнәсезгә кисеп бетерү, ә урынына бер агач та утыртмау,химия заводларының агулы газлар белән һавабызны агулап бетерүе — болар әле туган ягыбыз табигатенә салган зыянның бер өлеше генә. Табигатьне пычратуыбызны туктатмасак, көрәшне бүген үк башламасак, берничә дистә елдан соң, безнең табигатебез юкка чыгачак. Ул вакытта инде без радиациядән саклый торган скафандрлар киеп, агуланудан сакланыр өчен противогазлар киеп йөрүебез дә ихтимал. Бу турыда безне галимнәребез күптән инде кисәтеп киләләр. Без генә моңа битараф. Без бер нәрсә дә күрмибез, ишетмибез, янәсе.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, чаң сугыйк! Миңа бүген булса җиткән, иртәгесен башкалар кайгыртсын дигән принцип белән яшәмик. Һәрбер кеше аз гына булса да өлеш кертсә, табигать безгә йөз белән борылыр иде. Табигать бит шундый мәрхамәтле, әйдәгез аны рәнҗетмик, саклыйк. Табигатьне саклау һәркемнең бурычы. Без,үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста, һаваларыбызны пычратмыйча калдырсак, изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз. Яшел дусларыбызны саклыйк. Шул чакта гына без алардан файдалана алырбыз.Тирә-юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын.
Кулланылган әдәбият