әктәбем тарихы битләрен ачканда…
Сирписең күрше-күләнгә
Якты мәгърифәт нурын.
Шуңа да безнең күңелнең
Нәкъ уртасында урының.
Х. Вәлиди.
Кыңгыраулы мәктәп еллары – күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Бу фикер чынлап та бик дөрес. Мәктәп кешегә беренче мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра.
Һәркем үзенең уку елларын, соңгы кыңгырау бәйрәмен күпме еллар үтсә дә истә калдыра. Һәркемгә үз укыган мәктәбе кадерле һәм якын. Мин үземнең мәктәбемнең тарихы турында язасым килә.
Гүзәл Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбе авылыбызның уртасында, калкулыкта тора. Тирә-ягы ямь-яшел, сылу ак каеннар, мәһабәт мәңге яшел чыршыларга күмелгән. Күз явын алырлык төрле төстәге чәчәкләр мәктәп ишегалдын тагын да гүзәлрәк итеп үсеп утыралар. Бер караганда, бу мәктәп башка мәктәпләрдән әллә ни аерылмый да кебек, әмма бу мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына киткән укучылар өчен дә, хәзерге көндә монда белем һәм тәрбия алучылар өчен дә ул – изге һәм үзенчәлекле.
Яраткан мәктәбемнең тарихы да бик кызыклы.
Октябрь инкыйлабына кадәр Олы Кариле авылында мәдрәсә эшләгән. Аны авыл халкыннан җыелган акчага салганнар. Анда бары тик ир балалар гына укыган. Гади бер авыл өенә охшаган бу дини уку йортының түр бүлмәсенә берничә шәкерт, идәнгә утырып, сабак ала алганнар. Парталар һәм урындыклар бөтенләй булмаган. Мәктәпне Риза мулла үз кулында тоткан. Хәлфәне (укытучыны шулай диеп атаганнар) дә ул билгеләп куйган. Озак еллар хәлфә булып торган Садыйк Гәрәев, Әхмәтша Гәрәев һәм Гайфулла Абдуллин исемнәре хәзерге мәктәп музеенда күренекле урында куелган.
Яр Чаллы тарихы турында уйларым
... ре нигез салган. Беренче язма истәлекләр шактый соңгы чорга туры килә. Бәхши Иманның 1680 елгы «Җәгъфәр тарихы» исемле болгар елъязмалары җыентыгында Яр Чаллы ш ... Яр Чаллы шәһәре төзелеше чаралары турында» карары нигезендә, Кама (Чулман) елгасы ярында яңа ш ... Чаллы елгасының Камага (Чулманга) коя торган урынында, калмык һәм нугай сугышчылары яуларыннан саклану өчен, Чаллы ш ... рсу төс − намус, яшел төс − сә ...
1917нче елда мәдрәсәгә дәүләт тарафыннан укытучылар билгеләнгән. Мәктәпнең иң беренче укытучылары Шәһит һәм Сәйдә Гаделшиннар булганнар. Бу вакытта мәктәптә дин укытылу бетерелә. Мәктәп “зурая” башлый: ике яклы өйдә бер укытучы өстәле тора, ә балалар идәнгә утырып укыйлар. Китаплар һәм дәфтәрләр җитешми. Хәтта акбур табу да бик кыен була. Шул рәвешле балалар башлангыч белемне алалар. Ә укуларын дәвам итәргә мөмкинлекләре булганнар җидееллык белем алырга Ишем авылына барганнар.
1924нче елда, бу бинаны сүтеп, яңадан зурайтып эшләгәннәр. Аның ике ягында класс бүлмәсе, уртада (коридорның урамга караган ягында) укытучылар өчен бүлмә була. Мәктәпне зурайтып эшләү дәүләт акчасына башкарыла. Һәм ул, Олы Кариле авылындагы башлангыч мәктәп булып, 1924-1925нче уку елында эшли башлый. Укучыларны бу елны беренче тапкыр классларга бүлеп укыта башлыйлар. Бу бина, 1934нче елда яңа мәктәп бинасы салынгач, чит авыллардан килеп укучылар өчен 1938-1941нче елларда интернат хезмәтен үтәгән.
1934нче елда Олы Кариледә җидееллык мәктәп оештырыла. Шул елны мәктәп директоры итеп Садыйков Варис билгеләнә.
1939нчы елда Олы Кариле мәктәбе урта мәктәп итеп оештырыла.
1941нче елда мәктәпнең беренче чыгарылышы була. Ләкин рәхимсез Бөек Ватан сугышы кеше язмышларына гына түгел, мәктәпләр язмышына да үзенең кара тамгасын сала:мәктәп яңадан җидееллыкка калдырыла. Сугыш башлануга, барлык ир укытучыларны армиягә озаталар, укытучылар коллективы хатын-кызлардан гына оеша. Мәктәпнең төп эше булган укыту белән бергә бөтен көчләре илне саклауга, фронтка булышырга юнәлдерелә аларның.
1945нче елның май ае илебезгә җиңү алып килә, әмма мәктәп бинасы бу вакытта җимерек хәлгә килгән була инде. 1945нче ел – илебез тормышында һәм халык фикерендә зур өметләр, яңа башлангычлар елы. Мәктәпкә яңа бина торгызу мәсьәләсе дә шушы елда күтәрелә.
1954-55нче уку елын Олы Кариле мәктәбе тагын урта мәктәп булып каршылый. Чит авыллардан килеп укучылар өчен интернат кирәк була. Аны күрше Бәби авылындагы башлангыч мәктәп бинасын күчереп эшлиләр.
Мәктәптә 1954-1955нче елларда 9 класс бүлмәсе була. Бүлмәләр бик кечкенә булганлыктан, дәресләр ике сменада алып барыла. Һәр класска дүрт-биш керосин лампасы куела.
1957нче елгы чыгарылышта 62 кешегә өлгергәнлек аттестаты бирелә. Шул елда мәктәп район күләмендә беренчелекне ала.
1958-59нчы уку елында безнең мәктәп районда бердәнбер унберьеллык итеп үзгәртелә. Шушы елдан Татарстан Мәгариф министрлыгы Олы Кариле урта мәктәбен җиһазлау өчен күп акча биргән.
1986нчы елга кадәр агач мәктәп бинасында да, бер катлы кирпеч бинада да укулар алып барылган. Шушы чорда мәктәп, тирә-яктагы 16 авыл баласына югары белем биреп, олы юлга чыгарган.
Болгар дэулэте турында
... —Лаврентий елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер со ... Мәсәлән, тарихта мәгълүм беренче болгар бие Алмас мөселман булган. Болгарларның кайсыдыр бер ... аларның катнашы ярыйсы ук көчле булган. Менә шушы хәл Танкеевка һәм шулай ук Зур Тиг ... динен бөтен халыкның кабул итүе кирәк була. Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына ...
1986-87нче уку елын укытучылар һәм укучылар яңа ике катлы бинада каршы ала. Бу бина хәзер дә авылыбыз күрке булып балкып утыра. Мин дә 2010нчы елда шушы мәктәпкә укырга кердем.
2006нчы елда бик зурлап мәктәпнең 80 еллык юбилее үткәрелде. Анда төрле елларда шушы мәктәпне тәмамлаган күренекле шәхесләр кайткан иде. Ә иң кызыклысы – совет чоры мәктәбенең беренче укучысы Вәсимә әбинең дә бу бәйрәмдә катнашуы булгандыр, мөгаен. Ул 1924нче елда беренче класска укырга кергән. Шул еллар мәктәбе турында аның үз авызыннан ишетү барлык кеше өчен дә бик кызыклы булган, әлбәттә. Ә безнең буынга һәм киләчәк буыннарга аның турында төзелгән альбом мәктәп музеенда кадерләп саклана.
Язмамны
-
Рәхмәт, и мәктәп! – диюдән
Таба алмыйм бүтән сүз.
Ераклашма яшьлегеңнән,
Булсын туксан, тулсын йөз!..
7нче сыйныф укучысы Хасанова Парвина эше.