К ешене хезмәт бизи.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Кешене хезмәт бизи.
Ә нигә шулай диләр? Чыннан да бу хак сүзләрме? Әйдәгез, моның дөреслеген исбатлап карыйк.
Кеше узен-узе белә башлаганнан бирле хезмәт итә. Бала чакта көчең җитәрдәй эшләр башкарасың, әти-әниеңә булышасың. Бу вакытта синең хезмәтеңне бәяләүчеләр- әтиләр, әниләр. Мәктәптә уку-белем алу да иң авыр хезмәтләрнең берсе. Бу чорда безнең эшебезгә укытучыларыбыз нәтиҗә ясый. Аннан инде безне озын хезмәт юлы каршылый. Яраткан һөнәреңне сайлау өчен белем аласың. Укуың беткәч, хезмәт юлыңны башлыйсың.
Эшкә өйрәнә-өйрәнә еллар арты еллар уза. Кеше үзе дә сизмәстән үз эшенең остасына әйләнә. Ә мондый булыр өчен аннан сабырлык, тырышлык, тугрылык таләп ителә.
Шундыйлар рәтенә, һич кенә дә мактана дип уйламагыз, мин бабам Рәис белән әбием Гөлфидәне кертер идем.
Бабам Рәис Әхмәтгали улы 1942 нче елда, якты дөньга килә. Бу вакытта аның әтисе яу кырында була һәм аңа исән-имин килеш туган авылына әйләнеп кайту бәхете язмаган. Бик кызганыч, бабам Рәискә беркайчан да “ әти” дип эндәшергә насыйп булмый. Шулай булса да. Кеше арасында ким-хур булмый, яугир әтисе исеменә тап төшерми гомер итә, намуслы хезмәт куя ул. Тырыш хезмәт тә бәясез калмый. “В.И. Ленинның 100 еллык” юбилей медале, “ Социалистик ярышта җиңүче”, “ Унберенче бишьеллык ударнигы” билгеләре белән бүләкләнә.
Әбием- Гөлфидә күрше Теләкәй авылы кызы. 10 баланың иң өлкәне. Моннан 47 ел элек бабам белән язмышларын бергә бәйлиләр. Шуннан башлап, лаеклы ялгы чыкканчы әбием колхозда сыер сава, бозау карый һәм “ Атказанган колхозчы” исеменә лаек була. Бүгенге белән чагыштырганда бик түбән хезмәт хакына эшләсәләр дә, барысына да канәгать итә белгәннәр. 5 ул, 1 кызга гомер бүләк иткәннәр. Балаларын да эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр.
Алда әйтелгән мактау сүзләре-гади бер кәгазь кисәге генә. Шулай булса да, ул аларның чын, намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Шушы кәгазь кисәге нигезендә күпме сабырлык, түземлелек, йокысыз төннәр ята.” Кешене хезмәт бизи” кебек сүзләр нәкъ әбием белән бабам турында.
Барлык кешене дә хезмәт бизи дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә. Кешеләр дә төрле-төрле. Араларында җиңел юл белән, урлашып яисә әти-әни тапканга яшәүчеләр дә очрый. Берәүләр – ялкау, берләрен язмыш үзе сыный. Андыйларга беркайчан да бәхет елмаймый. Бәхетле тормыш- ул сәламәтлек, тырышлык, хезмәт сөю һәм намуслылык.
Самигуллина Ильназа «Минем бабам»
... ремонтлап йәриләр. 1943 нче елда кызы- әбием туа. Әтисенә бер тамчы кебек охшаган кызын , бабам бигрәкләр дә ярата. Кичләрен, арып ... елның 5 нче октябрь төнендә, ул туган йортының ишеген кага. Ярасы авыр булганга, сугышка яраксыз дип табалар. Пуля й ... булмый. Август урталарында гына хәрби госпитальдән язган хаты килә. Бабам бик нык яраланып, ике ай буе госпитальдә яткан икән. 1942 нче ...
Кешене хезмәт бизи
классный час на тему
Скачать:
Предварительный просмотр:
Кешене хезмәт бизи.
Ә нигә шулай диләр? Чыннан да бу хак сүзләрме? Әйдәгез, моның дөреслеген исбатлап карыйк.
Кеше узен-узе белә башлаганнан бирле хезмәт итә. Бала чакта көчең җитәрдәй эшләр башкарасың, әти-әниеңә булышасың. Бу вакытта синең хезмәтеңне бәяләүчеләр- әтиләр, әниләр. Мәктәптә уку-белем алу да иң авыр хезмәтләрнең берсе. Бу чорда безнең эшебезгә укытучыларыбыз нәтиҗә ясый. Аннан инде безне озын хезмәт юлы каршылый. Яраткан һөнәреңне сайлау өчен белем аласың. Укуың беткәч, хезмәт юлыңны башлыйсың.
Эшкә өйрәнә-өйрәнә еллар арты еллар уза. Кеше үзе дә сизмәстән үз эшенең остасына әйләнә. Ә мондый булыр өчен аннан сабырлык, тырышлык, тугрылык таләп ителә.
Шундыйлар рәтенә, һич кенә дә мактана дип уйламагыз, мин бабам Рәис белән әбием Гөлфидәне кертер идем.
Бабам Рәис Әхмәтгали улы 1942 нче елда, якты дөньга килә. Бу вакытта аның әтисе яу кырында була һәм аңа исән-имин килеш туган авылына әйләнеп кайту бәхете язмаган. Бик кызганыч, бабам Рәискә беркайчан да “ әти” дип эндәшергә насыйп булмый. Шулай булса да. Кеше арасында ким-хур булмый, яугир әтисе исеменә тап төшерми гомер итә, намуслы хезмәт куя ул. Тырыш хезмәт тә бәясез калмый. “В.И. Ленинның 100 еллык” юбилей медале, “ Социалистик ярышта җиңүче”, “ Унберенче бишьеллык ударнигы” билгеләре белән бүләкләнә.
Әбием- Гөлфидә күрше Теләкәй авылы кызы. 10 баланың иң өлкәне. Моннан 47 ел элек бабам белән язмышларын бергә бәйлиләр. Шуннан башлап, лаеклы ялгы чыкканчы әбием колхозда сыер сава, бозау карый һәм “ Атказанган колхозчы” исеменә лаек була. Бүгенге белән чагыштырганда бик түбән хезмәт хакына эшләсәләр дә, барысына да канәгать итә белгәннәр. 5 ул, 1 кызга гомер бүләк иткәннәр. Балаларын да эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр.
Алда әйтелгән мактау сүзләре-гади бер кәгазь кисәге генә. Шулай булса да, ул аларның чын, намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Шушы кәгазь кисәге нигезендә күпме сабырлык, түземлелек, йокысыз төннәр ята.” Кешене хезмәт бизи” кебек сүзләр нәкъ әбием белән бабам турында.
Барлык кешене дә хезмәт бизи дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә. Кешеләр дә төрле-төрле. Араларында җиңел юл белән, урлашып яисә әти-әни тапканга яшәүчеләр дә очрый. Берәүләр – ялкау, берләрен язмыш үзе сыный. Андыйларга беркайчан да бәхет елмаймый. Бәхетле тормыш- ул сәламәтлек, тырышлык, хезмәт сөю һәм намуслылык.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ФГОС ка күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда күптөрле технологияләр кулланыла. Хезмәттәшлек технологиясе универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора.
Тәрбия сәгате «Кешене хезмәт бизи»
классный час (4 класс) по теме
Автор бу класс сәгатен балаларда хезмәткә мәхәббәт;хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм соклану;һөнәр,белем алуга омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып эшләгән.Монда”алтын” куллы кешеләр хезмәте дә тәкъдим ителә,балаларда фикер йөртү күнекмәләре дә булдырыла.Иң мөһиме-балалар үз эшләрен дә, һөнәрләрен дә күрсәтә,бәя бирә.
Турында сочинение батырлык
... млә дә җитә) Композицияне тикшерегез: сочинение текстының тезисы, дәлил һәм ... 11.2. Батырлыкта матурлык . «Батырлык» Сочинениеның күләме ... фикерегезне белдерегез. Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз. Башлам вариантлары: 1. Минем ... була ул. Мин бу очракта кешенең тышкы кыяфәтенең матурлыгын ... Шул саытлар тирәсендә кешеләр дә нидер актарып ... итеп, без батырлыкның кеше бизи торган бер сыйфат ик ...
Скачать:
Предварительный просмотр:
Тема: Кешене хезмәт бизи
Максат: кеше тормышында һөнәрнең мөһим урын тотуына ышандыру; төрле һөнәрләргә карата кызыксыну,һөнәр ияләренә ихтирамлылык, хезмәткә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: “Их, Мөслим җыры; һөнәр, һөнәр, хезмәт турында плакатлар, укучыларның һөнәр турында ясаган рәсемнәре; кул эшләре буенча төзелгән стенд; әни-әбиләрнең кул эшләреннән күргәзмә; видеоязма; әсәрдән өзек; курай.
2.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Һәр бала үз рәсеменә аңлатма биреп тактага элеп куя.
3.Уку мәсьәләсен кую.
- Без нинди табигатькә керәбез?
- Тагын нәрсәләр терек табигатькә керә?
- Кешеләрнең бүтән тереклектән аермасы нидә?
- Кешеләр эшли алалар.
- Ягъни,аермалы буларак нинди эшләр?
- Уку,язу,ашарга пешерү, тегү,өй салу һ.б.
- Дөрес,рәхмәт.Менә хәзер бер өзек тыңлагыз әле:
“Шагыйрьләр арасында теләсә нинди эшне умырып башкара торган эшлеклк кешеләр сирәк очрый: арада кадак та кага белмәүчеләр бар. Рәзил Вәлиевнең исә һәр эшкә кулы ятып тора. Шуңа күрәдер дә улбернинди авырлык алдында да югалып калмый.
Университетка кергәч, аңа тулай торактан урын бирмиләр.Шәһәрдә бернинди таянычы булмаган үсмер фатир эзли башлый. Шунда ул Казан елгасы тирәсендәге бер урамда яшәүче Вәли бабай белән таныша. Бер иптәше белән шуның җимерек сараен “арендага”алып, алар аны идән-түшәмле итәләр, мич чыгаралар. Идәнгә хәттаәрҗә такталарыннан паркет тезәләр. Җимерек алачык чын сарайга әйләнә.”
- Бу хикәядә сүз нәрсә турында?
- Шагыйрьнең авырлыклар алдында югалып калмавы турында.
- Ни өчен ул авырлыкларга бирешмәгән?
- Төрле һөнәрне белгән.
- Җимерек алачыкны сарайга әйләндергәндә ул нинди һөнәрләрне белгәнлеген күрсәткән?
- Балта остасы, буяучы,мичче.
- Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?
- Дөрес,һөнәрнең кирәклеге,кеше өчен әһәмияте турында сөйләшербез.
3.Уку мәсьәләсен чишү.
Кул эшләре турында стендны карау.Әңгәмә.
- Бу стендта нинди һөнәр ияләрен күрәсез?
- Кул көче белән нинди дә булса эш башкару,нәрсә дә булса җитештерү.
- Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
- Игътибарлы булырга,күп эшләргә, күнекмәләр булдырырга,ихтыяр көче кирәк.
- Сез нинди оста һөнәр ияләрен беләсез?
Җаваплар.Үз-үзеңә бәя кую.
б) Нәрсә ул профессия?
_-Билгеле бер хәзерлек,белем кирәк булган,кешегә яшәү өчен кирәк булган эш,хезмәт.
- Һөнәр белән профессия арасында нинди аерма бар?
- Профессия алу өчен уку кирәк.Ә һөнәрләрнең кайберләрен укымыйча да өйрәнеп була.Әти-әниләрдән,әби-бабайлардан һ.б.
Әни- әбиләрнең кул эшләреннән оештырылган күргәзмәне карау
в) Һөнәр белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?
- Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
- Оста кулда һөнәр бар.
- Һөнәрле үргә йөзәр.
- Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
- Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс.
Һөнәр ашарга сорамый,үзе ашата.
- Кем эшләми,шул ашамый.һ.б.
г) Безнең классыбызда даһөнәр ияләре бар. Рамил-рәссам, Айгөл-биюче. Марсель-төсле нечкә чыбыклардан бизәнү әйберләре ясаучы, Илмира-җырчы, Ландыш, Рәмис-нәфис сүз осталары, Инзилә, Гөлзирә-чигүчеләр, Фәнүзә-курайчы, Илдар-оста йөгерешче.
Болгар дэулэте турында
... Лаврентий елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәсә ... археологлар кулына урта гасырларның башлангыч чорындагы Урта Иделнең матди культурасы турында өр-яңа мәгълүматлар бирде. Мәсәлән, ... дип саныйлар, ә кайбер тарихчылар суарлар бөтенләй башка кабилә кешеләре булган дигән фикер әйтәләр. Әлбәттә, ...
Хәзер безгә Фәнүзә курайда уйнап күрсәтер.
(Курай моңы тыфңлана)
г) Игътибар белән үзебезнең авылда яфшәүче алтын куллары белән могҗизалар тудыручы Рәйсә апа Кәлимуллинаны карыйк, тыңлыйк.
(Видеоязма Рәйсә апаның өендә алынды. Язмада “Сибелә чәчем”,
“Әй,язмыш,язмыш”, ”Айкала суларыгыз” җырлары файдаланылды.)
Караган язма буенча әңгәмә.
- Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?Һөнәрле булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.
5.Өйгә эш бирү.Гаиләдә алтын куллы туганнарыгыз турында сөйләшү үткәрергә.”Алтын куллы туганнарым” дигән темага инша язарга.