Р. Хафизованың “Каенның күз яше” хикәясе буенча

(1) Урманга эчкәрәк кергән саен, ландыш чәчәкләре күбрәк очрый башлады. (2) Камил, сакланып кына, берничә чәчәк өзеп алды. (3) Тамырлары белән дә йолыкмады, күпләп тә өзмәде. (4) Юкса, урманда чәчәкләр корыр дип уйлады. (5) Өзгән чәчәкләрен әнисенә алып кайтырга булды.

(6) Йөри торгач, түгәрәк аланга килеп чыктылар. (7) Аланның бер ягында – төз наратлар, икенче ягында ап-ак каеннар тезелешкән. (8) Әйтерсең лә ап-ак күлмәкләрен кигән кызлар әйлән-бәйлән уйныйлар.

(9) Камил түзмәде, каеннарга таба йөгерде һәм барып җитәр-җитмәс тукталып калды: каршысындагы япь-яшь каен урталай сынган иде. (10) Сынган җирендә, алсуланып, каен суы каткан. (11) Камил дә, әтисе дә каенны бик кызгандылар.

(12) – Рәхимсез кешеләр узган моннан, каенны харап иткәннәр, – диде әтисе. (13) Камил исә каен кәүсәсен иркәләп, сыйпап алды.

(14) Бераз баргач, тагын бер каен кәүсәсендә яман җәрәхәт күрделәр. (15) Кемдер каен кәүсәсенә балта чабып, тирән кирт ясаган, ул кирткә каен суы тулып каткан иде. (130 сүз)

“Рәхимсез кешеләр узган моннан, каенны харап иткәннәр, – диде әтисе. Камил исә каен кәүсәсен иркәләп, сыйпап алды.” Бу юлларда әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланылган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитаталар китерегез.

Р. Хафизованың “Каенның күз яше” хикәясе буенча сочинение

Минемчә, авторның бу юлларында табигатькә мәхәббәт белән беррәттән кемнәрнеңдер аңа кылган шәфкатьсезлеге турында сүз бара.

Урманнар, андагы үсемлекләр дөньясы, гомумән, табигать – яшәешнең әһәмиятле бер өлеше. Урман, беренчедән, кислород чыганагы булса, икенчедән, аның гүзәллеге күңелләрдә рәхәт тойгылар уятырга сәләтле.

Әтисе белән Камил бу матурлыкның кадерен беләләр. Малай берничә ландыштан артыгын өзми. 4 нче җөмләдә моның сәбәбе ачык күрсәтелә. Берәүләр шулай табигатькә сак караса, икенчеләр аны вәхшиләрчә ботарлый, рәнҗетә, талый. 14 нче һәм 15 нче җөмләләрдә әнә шул турыда сөйләнә.

Авторның бу хикәясе безне тирәнтен уйланырга этәрә, чөнки ул табигатьне саклау проблемасын күтәрә. Ни өчен табигатькә кизәнәбез? Үзебез утырган ботакка үзебез балта чабабыз түгелме соң? Урманнары корып беткән җир шарын күз алдына китерү дә куркыныч бит югыйсә. Кылган гамәлләребез фаҗига булып үзебезгә кайтмасын дисәк, без табигатьне сакларга тиешбез. Кемдер явызлык эшли, ә безгә аның яныннан тыныч кына узып китәргә ярамый, табигатькә ярдәм кулы сузарга кирәк. Иманым камил, әтисе белән Камил дә агачларга ясалган җәрәхәтләрне бәйләп куеп, аларның коруына юл куймаслар.

7 стр., 3169 слов

«Ф.Яруллин ижатында бәхет темасы»

... да, әсәрләрем сәламәт булды,”- дип яза Ф. Яруллин. Түземнәр генә бәхеткә лаек . Ф.Яруллин – катлаулы ... юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фәнис Яруллин да бар. Аның иҗатында үзенчәлекле шаянлык һәм шулар ... куллары да эштән чыкса, тешләрен корал итә. Фәнис Яруллин үз бәхетен әнә шулай кыенлык белән табучы ... атына илһам өстәүче- олы җанлы, саф күңелле ак чәчәк. Ярты гасыр ул шагыйрь белән бергә, ...

Бу хикәясе аша автор безне табигатькә карата мәрхәмәтле булырга чакыра. Без яхшы булсак, урман-суларыбыз да безне сөендерерләр, яшәешебез матураеп, күңелләребез дә нурланыр.