Язма имтиханнарга әзерлек

Мәгълүм булганча, мәктәптә ана телен укыту барышында тормышта кирәк булган дәрәҗәдә укучыларга сөйләм һәм язма тел күнекмәләрен аңлату максаты куела. Әмма бу максат мәктәптә белем һәм тәрбия бирү бердәм процесс буларак һәм башка бурычлар — грамматиканы өйрәнү һәм укучыларның фикерләү сәләтен үстерү белән бергә бәйләп алып барылганда гына тормышка ашырылырга мөмкин.

Һәр бәйләнешле сөйләм 3 төрле компонентны яки күнекмәне үз эченә ала: 1) эчтәлек, 2) логик-композицион төзелеш, 3) тел культурасы.

Методик әдәбиятта күбрәк бәйләнешле сөйләмнең логик-композицион ягы эшкәртелгән, ә эчтәлеге һәм тел ягына игътибар әле җитәрлек түгел. Шуңа күрә мәктәптә язма сөйләм теленең иң күп кимчелеге эчтәлек белән теленә туры килә. Тел грамотасызлыгы сүзләрне төгәл кулланмау, җөмлә төзелешендә бертөрлелек, штамплар, кабатлаулар һәм стилистик ялгышлардан тора.

Укучыларны бигрәк тә имтихан сочинениеләре язарга хәзерләгәндә аеруча шушы ике моментка конкрет тукталырга кирәк.

IX сыйныфта язма имтиханнар моңа кадәр ачык темалар буенча үткәрелде. Соңгы елларда IX, XI сыйныфлар өчен чыгарылыш имтиханнарында үзгәрешләр бар. IX сыйныфта сочинение элементлары белән изложение, ә XI сыйныф өчен чыгарылыш имтиханнарында сочинение яздырыла. Ул ачык темалар буенча эшләү хәзер XI сыйныфларда эшләү өчен тәкъдим ителә.

Имтихан тематикасы укытучыдан махсус хәзерлек таләп итми, чөнки ул үз эченә программа таләпләре һәм дәреслек материалларын ала.

Сыйныфта һәм өйдә язылган сочинениеләр дә шул ук тематикадан чыгып бирелә.

Тәҗрибәдән күренгәнчә, имтихан өчен булган темаларны алдан ук бирү, шулар буенча системалы эшләү, сочинениеләрнең сыйфатын күтәрүгә шартлар тудыра.

XI сыйныфта имтихан өчен ирекле темалар да тәкъдим ителә. Андый темаларга язу өчен укучылар Туган ил һәм аны ярату, саклау; батырлык, яраткан һөнәр, кешенең идеалы, кешелек бәхете өчен үзеңне хезмәткә багышлау, фидакарьлек кебек иҗтимагый-сәяси һәм әхлакый категорияләрне аңлауларына таянырга тиешләр. Ирекле темаларга язылган сочинениеләрнең эчтәлеге тулысынча ачылып җитмәү шушы төшенчәләрнең мәгънәсен ачыклый алмауларына бәйледер. Мондый темаларга сочинение язуда сыйныф җитәкчесе, яшьләр эшләре өчен җавап бирүче директор урынбасары, китапханәче һәм башкалар өлешчә җаваплы. Ә ана теле һәм әдәбияты укытучысы турыдан-туры аның сыйфаты өчен җавап бирә.

Ирекле темаларга сочинение язганда укыту процессының ике ягы — белем һәм тәрбия бирү бергә кушыла. Ирекле темага язылган сочинениеләр өчен эпиграф бирү мәҗбүри түгел. Әгәр укучы теманың идея эчтәлеген ачардай эпиграф сайлаган икән, бу, әлбәттә, хупланырга тиеш.

Сочинение язу өчен тәкъдим ителгән темаларны шартлы рәвештә берничә төркемгә берләштерергә мөмкин.

1. Туган ил, Ватан темасы.

2. Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы.

3. Хезмәт һәм халык бәхете өчен үзеңне хезмәткә багышлау.

4. Яшьләр тормышыннан.

5. Мәктәп һәм белем.

6. Яраткан һөнәр.

7. Яраткан китабым (язучым).

Мисал өчен беренче темага конкретрак тукталыйк. Туган ил төшенчәсе укучыда мәктәптә уку елларының бөтен дәвамында формалаша. Сочинениегә хәзерлек барышында укытучы укучыларда Туган ил, Туган як, милләтара дуслык, Туган якны (илне) ярату төшенчәләренең эчтәлеген тагын да киңәйтү һәм тирәнәйтү өстендә эшләргә тиеш. Бу эштә укучыларның туган төбәгенә булган изге хисләренә таяну уңай тәэсир бирәчәк. Укучыларны бер моментта кисәтергә кирәк. Алар туган якларын матурлыгы, байлыгы өчен яратулары турында гына язалар. Ә байлыгы, табигате матур булмаса?!

Туган як турында әңгәмә барышында түбәндәге мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәктер.

1. Туган якның матурлыгы дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз? Матурлык төшенчәсенә нәрсәләр керә?

2. Туган ягыгызда сезгә аеруча нәрсә кадерле?

3. Туган ягыгыз тарихында нинди кызыклы сәхифәләр бар? Аларның кайсысы сезгә аеруча тәэсир итә?

4. Туган ягыгызның сезгә үрнәк булырлык данлы кешеләре кемнәр?

5. Аның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

6. Туган ягыгызга багышланган сәнгать әсәрләре (әдәби әсәр, шигырь, җыр, рәсем сәнгатендә һ.б.).